Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Язның соңгы көнендә үткәннәргә сәяхәт итеп кайтыйк. ❤️😀

Бу фотоларда — 1983 ел, Пермь төбәгенең Октябрь районы. Фотоларны Александр Матросов төшергән.

Октябрь районында татарлар халыкның 34,8%ын тәшкил итә. Бүген районда 24 меңләп кеше яши. Ә 2000 елда 38 меңгә якын кеше яшәгән...

#татарлар

@azatliqradiosi
🔥7❤1👍1😢1
Брянски өлкәсендә күпер җимерелүдән казага эләккән поездда 7 кеше һәлак

Климов-Мәскәү юлы белән хәрәкәт иткән поездда 388 юлчы булган. Әлегә җиде кеше үлеме турында билгеле, өч бала яраланган. 80гә якын кеше зыян күргән, дип хәбәр итте өлкә башлыгы Александр Богомаз.

Шулай ук Курски өлкәсендә дә күпер җимерелүе билгеле. Тикшерү комитеты күперләр шартлау нәтиҗәсендә җимерелүен белдерде.

@azatliqradiosi
🎉4😢3🔥1🥱1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1
Кырымтатар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Айше Сеитмуратова вафат

Моның турында Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итте.

— 89 яшендә СССР заманындагы легендар диссидент, сәяси тоткын, журналист, тарихчы, милли хәрәкәт ветераны Айше Сеитмуратова арабыздан китте, — дип язды Чубаров.


1966 елда Сеитмуратованы беренче тапкыр «милли нәфрәт уяту» гаепләве белән кулга алалар һәм шартлы хөкем чыгаралар. Икенче тапкыр кулга алыну Үзбәкстанда була — ул чакта аңа өч ел колония җәзасы бирелә.

1978 елда ул мәҗбүри психиатриягә җибәрелүдән куркып АКШка күченә. Соңгы елларда аннексияләнгән Кырымда яши.

Заманында ул Азатлык Радиосы, BBC, DW һәм «Америка авазы» редакцияләрендә эшләгән.
😢10💔3🔥1
2024 елда РФ саклану министрлыгы белән 400 меңнән артык кеше контракт имзалаган.

Бу хакта "Важные истории" басмасы яза. Медиа федераль бюджет чыгымнарына таяна: аларга күрә, узган елны саклану министрлыгы белән 407 мең кеше контракт төзегән.

407 мең кеше – максималь сан, диелә. Минималь сан 374,2 мең кеше тәшкил итә: августта Путин контракт өчен түләнә торган акча күләмен 195 мең сумнан 400 меңгә кадәр арттыргач, контракт имзалаучылар саны үзгәреп китте, шуңа күрә 2024 елның өченче кварталында төзелгән килешүләр санын санап чыгару гаять авыр, ди журналистлар.

Шулай да, журналистлар фикеренчә, саклану министрлыгы яңа контракт имзалаучыларның санын арттырса да, элеккеге кебек зур дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, узган ел азагында РФ саклану министры Андрей Белоусов барлыгы 427 мең кеше контракт төзегән дигән иде: бу бюджет чыгымнарыннан 5-15%ка гына аерыла. Русиянең Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев 450 мең кеше контракт төзегән дип белдергән иде.

Ел азагына Русия гаскәренә димләү тизлеге кимегән: көненә уртача алганда 1700ләп кеше контракт төзегән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкыр кимрәк.

2025 елның язында контракт имзалау тагын да кимегән, диелә.

Исегезгә төшерәбез: өч елдан артык дәвам итүче Русия-Украина сугышында Русия ягыннан кимендә 110 мең кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
😢2🤬1
❗️Украина Русиянең стратегик очкычлары урнашкан берничә хәрби һава ныгытмасына һөҗүм итүен таныды

Мәскәүнең Украинага каршы алып барган сугышын яктыртучы медиа бүген Русиянең берничә һава ныгытмасына ясалган һөҗүмнәрне сурәтләүче видеолар урнаштырды. Анда еракка җитәрлек стратегик очкычларның дөрләп януы, хәрби һава аланнарындагы көчле шартлау тавышлары һәм куе кара төтен чыгуы күренә.

Украин ягы үзенең иминлек хезмәте исеменнән, дроннар белән 4 шундый һава аланына һөҗүмнәр ясавын, шулар нәтиҗәсендә кимендә 40 очкычны тулысынча, йә өлешчә сафтан чыгаруын белдерә. Русия рәсмиләре бу һөҗүмнәрне Иркутски һәм Мурмански кебек аерым төбәк җитәкчеләре дәрәҗәсендә танырга мәҗбүр булды.

Чынбарлыкта күпме очкычка нинди зыян килүе турында әлегә бәйсез раслау юк. Нәкъ шул очкычлар ярдәмендә Русия украин җирләрен ракет утына тота иде. Шундый һөҗүмнәрнең берсе узган төндә генә булды - Украинадагы хәрби әзерлек базасына урыс ракеты төшүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 украин хәрбие һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган дип хәбәр ителде.

Ике якның да үзара һөҗүмнәре Киев һәм Мәскәү вәкилләренең 2 июньдә Истанбулда үткәреләчәк икенче солых сөйләшүләре алдыннан булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤4🔥4👏2
Бүген галәм дөньясыннан матур сүз тәкъдим итәбез – кара упкын 🔭 Ишеткәнегез, кулланганыгыз бармы?

▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤7
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔸Русия саклану министрлыгы кичәге хәрби һава аланнарына һөҗүмнәрне террор гамәле дип атады. Министрлык белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә берничә очкыч зыян күргән. Украина Кораллы көчләре мәгълүматларына караганда, зыян җиде миллиард долларны тәшкил итә.

🔸Польша президентын сайлауда консерватор Кароль Навроцкий җиңде. Ул икенче турда 50 проценттан артык тавыш казанган. Навроцкий элек Украинаны НАТОга чакыруга каршы чыккан иде.

🔸Май башында Якутскида мәчеткә зыян салган 29 яшьлек Иннокентий мәхкәмә каршына басты. Салмыш килеш мәчеткә кергән ир икенче каттагы бетоннан ясалган бизәкләрне ваткан иде. Ул вакытта аны тагын да зуррак зыян салудан мәчеткә килүчеләр туктатып калды.

🔸Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә эштән кайтып килүче 21 яшьлек кызга ике хатын-кыз һөҗүм иткән. Аларга кызның ал төстәге чәче ошамаган, дип яза Mash Batash.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1