❗️Истанбулда узган сөйләшүләрдән соң, Русия һәм Украина вәкиллеге җитәкчеләре журналистлар алдында чыгыш ясап, очрашуның нечкәлекләре турында сөйләде.
Рустем Умеров белдерүенчә, Киев Путин, Зеленский һәм Трамп катнашында очрашуны 20 июньнән 30 июньгә кадәр уздыруны тәкъдим иткән.
Ул бүгенге очрашуда бары тик алмашу мәсьәләләре турында гына килешүләрен әйтте.
"Без төп мәсьәләләрне бары тик ил лидерлары дәрәҗәсендә генә хәл итеп була дип ышанабыз. Әлеге очрашуга АКШ президентының да җәлеп ителүе мөмкин. Без делегацияләр арасындагы эшчәнлекне президентлар очрашуына әзерлек юнәлешендә генә дәвам итү мәгънәле дип саныйбыз. Шуңа күрә Русия ягына бу очрашуны 20 июньнән 30 июньгә кадәр уздыруны тәкъдим иттек", диде Умеров.
"Без бөтен кешене бөтен кешегә" авыр яралыларны һәм авыру хәрби тоткыннарны алмашу турында килештек. Тагын 18дән 25 яшькәчә яшь солдатларны алмашачакбыз. Шулай ук без үлгән хәрбиләрнең мәетләрен кайтару турында да килештек. 6000гә 6000 мәет", дип өстәде ул.
Русия вәкиле җитәкчесе Владимир Мединский да алмашу турындагы килешүләрне раслады.
"Без фронтның аерым урыннарында 2-3 көнгә утны туктату тәкъдимен ясадык. Хәзер бу мәсьәлә безнең һәм украин хәрби белгечләре тарафыннан тикшереләчәк. Нигә кыска вакытка утны һәм дроннарны туктатабыз. Командирлар үз солдатларының мәетләрен җыеп ала алсын өчен", диде Мединский.
@azatliqradiosi

😢2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔸Русия армиясе төнлә Одесса, Чернигов, Харьков һәм Полтава өлкәләренә дроннар белән һөҗүм иткән. Одессада ким дигәндә дүрт, Чернигов өлкәсендә шулай ук дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Торак йортлар, машиналарга зыян килгән.
🔸Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия басып алган өлешендә электр юк. Херсонның Мәскәү билгеләгән "губернаторы" Владимир Сальдо сүзләренчә, барлыгы 100 мең кеше утсыз калган.
🔸Көньяк Кореяда чираттан тыш президент сайлавы уза. Элекке президент илдә хәрби хәл кертү омтылышыннан соң вазифасыннан читләштерелде.
🔸Төркиянең кайбер шәһәрләрендә зилзилә булган. Кешеләр куркудан урамнарга чыккан. 5.8 балл дәрәҗәдә зилзилә булган Мармариста өйләреннән ашыгып чыкканда ким дигәндә 11 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
🔸Дөньядагы иң яхшы 2000 югары уку йорты рейтингында Казан федераль университеты бер елда 10 позициясен югалткан һәм 1049нчы урыннан 1059нчы урынга төшкән. Университетларның дөнья рейтингы үзәге (CWUR) мәгълүматынча, Русиядәге 43 югары уку йортының 34 позицияләре аска тәгәрәгән.

🔥1
2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә укыту програмына "Безнең төбәк тарихы" ("История нашего края") дәресе кертеләчәк. Ул 5-7 сыйныф укучылар өчен тарих дәресе кысаларында укытылачак.
Узган елдан бирле дәреслекне әзерләүдә Русиянең 32 төбәге катнашты. Бу исемлектә Татарстан да бар иде. Республика инде дәреслек макетларын әзерләп Русия министрлыгына тапшырган.
▪️Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу тарих дәресләренә дә кагылды. Инде 2023 елның 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.
Тулырак 👉монда укыгыз.

🤮7👎2❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә укыту програмына "Безнең төбәк тарихы" ("История нашего края") дәресе кертеләчәк. Ул 5-7 сыйныф укучылар өчен тарих дәресе кысаларында укытылачак. Узган елдан бирле дәреслекне әзерләүдә Русиянең 32 төбәге катнашты.…
2026 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе керә башлаячак
Аны тарих укытучылары бишенче-җиденче сыйныф балаларына укытачак.
5 сыйныфта елына 17 сәгать, ә 6-7 сыйныфларда 34шәр сәгать керәчәк.
Укыту материаллары инде быел ноябрьгә әзер булырга тиеш. Аны эшләүдә белгечләр белән бергә Урыс православ чиркәве вәкилләре, аерым алганда иң сүзе үтә торган кешеләрнең берсе (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) митрополит Тихон (Шевкунов) катнаша.

🤮8🖕1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Мәскәүдә Югары мәхкәмә утырышы вакытында “Баймак эше” фигурантлары, аерым алганда Ильяс Байгускаров “Кыркты, йәшә!!!”, “Урал, ты где?” (“Урал, син кайда”) дигән шигарләр күтәргән.
Ләкин мәхкәмә хезмәткәрләре трансляция вакытында плакатларны күрсәтмәскә тырышкан, компьютерда башка тәрәзәне ачып, әлеге шигарләрне каплаган дип хәбәр итә RusNews.
“Баймак эше” нигезендә гаепләнүчеләр мәхкәмәдә Уфадан видео элемтә аша катнашты. Фигурантларның берсе Айнур Хөсәенов мәхкәмәнең “тарафсыз һәм һуман булуына” ышанмавын әйтеп, хөкемдарны читләштерүне таләп итте.
Шулай ук Әлфинур Рәхмәтуллина да мәхкәмәдә чыгыш ясап: “Безне җинаятьче итеп күрсәтергә телиләр. Әлбәттә, сез үзегезнекеләрне яклыйсыз, ә гади халык сезгә беркем түгел. Кайда безнең мөрәҗәгатьләр, хөкемдарны читләштерү үтенечләре? Мин гаепләү ягын, хөкемдарларны читләштерүне белдерәм...
Без җинаятьче түгел”, диде ул.

❤10
❗️Башкортстанда контракт төзеп Украинадагы сугышка китүчеләрнең акчасын киметкәннәр
Башкортстаннан "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә 500 мең сумга кимрәк акча түли башлаячаклар. Республика башлыгы Радий Хәбиров 5-30 июнь аралыгында контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалаган.
Башкортстан башкаласы Уфадагы хәрби комиссариатларга һәм хәрбиләр туплау пунктларына килеп контракт имзалаучыларга да түләүләрне ике тапкырга киметкәннәр: 1 миллион 200 мең сум урынына 600 мең сум биреләчәк.
Башкортстанда Украинадагы сугышка китүчеләргә бирелә торган акчаларны соңгы тапкыр Яңа ел алдыннан үзгәрткәннәр иде, ул чакта өч тапкырга арттырдылар: 505 мең сум урынына 1,6 млн сум булды. Шуның белән беррәттән Башкортстан хакимиятләре 2025 елны Украинага каршы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы дип игълан итте.
Татарстанда контракт төзүчеләргә 2 миллион 500 мең сум түлиләр.
▪️Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бүгенгә Азатлык Радиосы ким дигәндә Башкортстаннан 5858, Татарстаннан 5181 кеше үлемен раслый алды.

🤣5
Казандагы мәхкәмә 70 яшьлек татар милли хәрәкәте активисты Фазыл Вәлиәхмәтовның сак астында тотылу вакытын тагын ике айга озайтты.
Бу хакта социаль челтәрләрдә татар активистлары яза.
Фазыл Вәлиәхмәтовка "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" маддәсе нигезендә берничә пацифистик посты өчен гаепләү белдерелде. Әлеге постлар "ВКонтакте"да урнаштырылган, аларда Русиянең Украинага каршы сугышы телгә алынмый.
Тикшерү шулай ук татар активистын "Русия азатлыгы" легионының мөрәҗәгатенә сылтама урнаштыруда да гаепли ("интернетта террорчылыкны аклау" маддәсе).
▪️Фазыл Вәлиәхмәтовны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан язылган шигыре таралганнан соң быел гыйнвар башында гына билгеле булды.
#Татарстан

😡11😢5
2 июнь көнне Казанда беренче тапкыр «Алмаш» гаилә җыены узган.
Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыенда төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булганнар өчен татар телендә кызыклы чаралар әзерләнгән. Аны Казан мэриясе оештырган.
«Безнең өчен бу беренче шундый тәҗрибә. Һәм узган беренче чара ук проектның актуальлеген дәлилләде. Туган телебезне белгән, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә омтылган милли үзаңлы алмаш әзерләү – төп максат. Моңа без бары бергә – әти-әниләр, татар бакчалары, мәктәпләре, балалар үзәкләре, татар матбугаты, нәшриятләре һәм тагын бик күп башка үзебез кебек үк тынгысыз, битараф булмаган җанатарлар белән берләшеп эшләсәк кенә ирешә алабыз.
«Алмаш» гаилә җыены татар гаиләләрен бергә җыючы илһамландыручы, уйландыручы зур чара булсын иде дип телим. Моның өчен әле, әлбәттә, тырышырга кирәк, иң мөһиме – беренче адым ясалды», – ди "Вконтакте" битендә җыенның кураторы Айсылу Лерон.

👍8🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк
🔹Русия армиясе төнлә Харьковка тугыз дрон һәм ике ракет белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр бар. Шәһәр мэры сүзләренчә, сәнәгать урыннарында янгыннар чыккан. Русия саклану министрлыгы төнлә төрле төбәкләрдә җиде дронны бәреп төшерүен хәбәр итте.
🔹Киләсе елның апрелендә Британия Украинага 100 мең дрон бирергә җыена. Бу узган ел белән чагыштырганда ун тапкырга күбрәк.
🔹Мәскәүдә билгесез кешеләр бер ир-атны урлаган. Видеоязмадан күренгәнчә, берничә ир-ат әлеге кешене мигалкалы "Мерседес" машинасының багажнигына тыга. Телеграм каналлар язуынча, урланган кеше Арег Щепихин һәм ул мөселманнарга вә Аллаһка карата мыскыл итүче видеолар яздырып чыгарган. Соңрак урлаучыларның машинасын туктатканнар, әмма ир-атның язмышы билгесез.
🔹АКШ президенты Доналд Трамп корыч һәм алюминийга җыемнарны ике тапкырга - 25%тан 50%ка кадәр арттыру турында фәрман имзалады. Документта әйтелгәнчә, бу АКШ сәнәгате өлкәсенә зур ярдәм булачак.
🔹Татарстаннан Анапа җәйге аланнарына җиде меңнән артык бала барачак, әмма алар диңгездә түгел, ә бассейннарда коеначак. Диңгездә мазут таралганнан соң пляжлар ябык.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

Башкортстан һәм Татарстанга Украинадагы сугыштан көн саен диярлек яңа мәетләр кайтарыла.
Аларның саны ким дигәндә 11 меңнән артты. Бу әле без ачыклый алган саннар гына, чын саннар яшерелә.
#Татарстан
#Башкортстан

🎉4🔥1😢1🌭1
Казан авиация заводы ниһаять Ту-214 очкычын тапшырды.
Ләкин ул юлчыларны ташыр өчен кулланылмаячак.
БИЗНЕС Online хәбәр итүенчә, әлеге очкыч Русия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы заказы булган. Аны инде 2019 елны ук ясый башладылар, 2023 елда тапшырылырга тиеш булса да, ширкәт аны үти алмады.
Гомумән Казан Русия өчен очкычлар ясау эшен җайлый алмады. Украина сугышы башланганнан соң Татарстан Русия өлешләреннән торган пассажирлар йөртүче Ту-214 очкычын күпләп җитештерә башлаячагын белдерде.
2022 елда Казан авиация заводына 2023-2030 елларда 115 данәдә Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелды: 2023 елда — өчне, 2024 елда — җидене , 2025 елда — унны, 2026 елда — 15, 2027-2030 елларда — 20шәрне. Әлеге күрсәткечләр Русиянең авиация транспортының комплекслы програмына кертелде.
Ләкин әлегә Казан авиация заводы очкычларны тиешле күләмдә җитештерә алмый. Очкыч ясауны кичектерүнең төп сәбәбе — санкцияләр шартларында Русиянең чит ил технологияләренә мохтаҗ булуы. Русия детальләреннән торган очкыч та чит ил очкычларыннан шактый калышуына киная ясый белгечләр.
Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде, кереп укыгыз.

Азатлык Радиосы
Киселгән канатлар. Ни өчен Казан Ту-214 очкычын җитештерүне кичектереп килә?
Санкцияләр аркасында Казан авиация заводы очкычларны тиешле күләмдә җитештерә алмый. Чит ил технологиясенә мохтаҗ ди белгечләр.
👎3😁3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк 🔹Русия армиясе төнлә Харьковка тугыз дрон һәм ике ракет белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр бар. Шәһәр мэры сүзләренчә, сәнәгать урыннарында янгыннар…
Чечня хакимияте Арег Щепихинны урламадык, бу тоткарлау иде дип белдерә
Чечняның милли сәясәт министры Әхмәт Дудаев язуынча, кичә Мәскәүнең Ярославль вокзалыннан “Мерседес” машинасына салып алып кителгән Щепихинга карата Чечня эчке эшләр министрлыгы тикшерү алып бара.
Дудаев сүзләренчә, ир-ат этник чистартуларга һәм нацизмга чакырган, динне һәм Аллаһны мыскыл иткән, ачык экстремистик карашлар белдергән һәм балигъ булмаган балаларны көчләргә җыенуы турында әйткән.
Шулай ук әлеге постта әйтелгәнчә, Щепихинга Русия Җинаять кодексының биш маддәсе нигезендә гаепләүләр белдерергә мөмкин: нацизмны аклау, экстремистик эшчәнлеккә чакыру, нәфрәт яки дошманлык уяту, көчләү һәм Русия иминлегенә каршы юнәлештә дошманга ярдәм итү.
Дудаев урлау турында язган Телеграм каналларга җинаять эшләре белән яный.

🤡6👍2🔥2❤1👎1
Казан федераль университетының журналистика Югары мәктәбе җитәкчесе вазыйфасына Васыйл Гарифуллин билгеләнәчәк
Элекке җитәкче Юлия Андреева әлеге вазыйфада бары 9 ай эшләде. Хезмәттәшләре белән хушлашканда ул журналистика факультетына бәйсез статус алырга тырышуын, әмма нәтиҗәсез булуын әйткән. «Вечерняя Казань» язуынча, мөгаен Андреева журналистика мәктәбенең социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан аерылып чыгуын истә тоткандыр.
Мәктәпнең элекке җитәкчесе Леонид Толчинский да әлеге максатка ирешә алмыйча, сигез ел эшләгәннән соң вазыйфадан киткән иде.
63 яшьлек Васыйл Гарифуллин 2002-2012 елларда КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы вазыйфасын башкарды. Шулай ук социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакуләм коммуникацияләр институтында бүлек җитәкчесе булып торды, 2018 елдан социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакуләм коммуникацияләр институты журналистика Югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиалар кафедрасы җитәкчесе иде.

❤🔥4❤2🤣2😢1
🕋Мәккәдә хаҗ йолаларын үтәү башланды һәм хаҗилар Мина үзәнлегенә күчте
Татарстан мөселманнары Дини Нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстаннан 1800 хаҗи Минага килеп җитеп, хаҗилар чатырларга урнашкан.
Биредә алар, хаҗның төп гамәлләрен башлап җибәрәчәк.
Элегрәк Азатлык Хаҗ йоласы турында язган иде.
▪️2025 елда Русиядән Мәккәгә барлыгы 25 000 кеше бара алачагы хәбәр ителде.
▪️Русия мөселманнары Диния нәзарәте сугышта катнашучылар, "махсус хәрби операция" (Украинага каршы һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый — ред.) ветераннары яки аларның туганнары да хаҗга бушлай бара алачак диде.

❤5👎2👍1🎉1
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 11 меңнән артык кеше һәлак булган
4 июньгә без Татарстаннан кимендә 5185 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 5870 үлгән хәрби исеме бар.
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә.
Без элегрәк игътибар иткәнчә, Башкортстанан сугышта үлүчеләрнең күпчелеге авыл-районнардан, Татарстанда киресенчә шәһәрләрдән.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр 35-44 яшь тирәсендәгеләр.

Сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 11 мең кеше һәлак
Азатлык Радиосы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкорстан кешеләрен санауны дәвам итә. Ике республикадан кимендә 11 мең үлгән кеше исемен таба алдык.
🎉5😢4🔥1🤔1
❗️Русия президенты Владимир Путин Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашырга җыенмавына ишарәләде
Путин Брянски һәм Курски өлкәләрендә поездлар шартлаганнан соң, Украина хакимиятләрен тыныч халыкка махсус һөҗүм ясауда гаепләде. Әлеге шартлау аркасында җиде кеше һәлак булды, 100дән артык кеше җәрәхәтләнде.
“Күптән түгел Брянски һәм Курски өлкәләрендә тимер юлга куелган шартлаткычлар – бу, һичшиксез, террорчылык гамәле. Мондый җинаятьләр кылу турында карар, һичшиксез, Украинада сәяси дәрәҗәдә кабул ителә”, диде Путин хөкүмәт вәкилләре белән узган киңәшмәдә.
Аның сүзләренчә, Украина гаскәрләре “фронт сызыгы буйлап чигенә”, ә Киев “террор гамәлләренә күчкән”. Әлеге шартларда алар 30 яки 60 көнгә утны туктатуны сорый, җитәкчеләр очрашуын тәкъдим итә. Әмма террорга өстенлек бирүчеләр белән ни хакта сөйләшәсең? Ни өчен вакытлыча тынычлык биреп сөендерергә?”, дип белдерде ул.
Путин Украинаны килешүгә барырга теләге булмауда гаепләде.
Шулай ук ул Зеленскийны “тамырдан черек һәм ришвәтчелеккә баткан режим башлыгы”, дип атады.
Путинның әлеге белдерүе Украина президенты Владимир Зеленскийның Истанбулда сөйләшүләрне дәвам итү теләге булмавы турындагы сүзләреннән соң яңгырады. Зеленский Русиянең сугышны туктату турындагы шартлары язылган меморандумны үтәлмәс ультиматум дип атады. Аның сүзләренчә, сөйләшүләр югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш. 'Русия сайлый ала: Истанбул, Ватикан, Швейцария. Без дүшәмбедән бөтен көнгә очрашуга әзербез”, диде Зеленский.

🤡3❤2💩2😁1🙏1