Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк

🔹Русия армиясе төнлә Харьковка тугыз дрон һәм ике ракет белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр бар. Шәһәр мэры сүзләренчә, сәнәгать урыннарында янгыннар чыккан. Русия саклану министрлыгы төнлә төрле төбәкләрдә җиде дронны бәреп төшерүен хәбәр итте.

🔹Киләсе елның апрелендә Британия Украинага 100 мең дрон бирергә җыена. Бу узган ел белән чагыштырганда ун тапкырга күбрәк.

🔹Мәскәүдә билгесез кешеләр бер ир-атны урлаган. Видеоязмадан күренгәнчә, берничә ир-ат әлеге кешене мигалкалы "Мерседес" машинасының багажнигына тыга. Телеграм каналлар язуынча, урланган кеше Арег Щепихин һәм ул мөселманнарга вә Аллаһка карата мыскыл итүче видеолар яздырып чыгарган. Соңрак урлаучыларның машинасын туктатканнар, әмма ир-атның язмышы билгесез.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп корыч һәм алюминийга җыемнарны ике тапкырга - 25%тан 50%ка кадәр арттыру турында фәрман имзалады. Документта әйтелгәнчә, бу АКШ сәнәгате өлкәсенә зур ярдәм булачак.

🔹Татарстаннан Анапа җәйге аланнарына җиде меңнән артык бала барачак, әмма алар диңгездә түгел, ә бассейннарда коеначак. Диңгездә мазут таралганнан соң пляжлар ябык.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Башкортстан һәм Татарстанга Украинадагы сугыштан көн саен диярлек яңа мәетләр кайтарыла.

Аларның саны ким дигәндә 11 меңнән артты. Бу әле без ачыклый алган саннар гына, чын саннар яшерелә.

#Татарстан

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🎉4🔥1😢1🌭1
Казан авиация заводы ниһаять Ту-214 очкычын тапшырды.

Ләкин ул юлчыларны ташыр өчен кулланылмаячак.

БИЗНЕС Online хәбәр итүенчә, әлеге очкыч Русия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы заказы булган. Аны инде 2019 елны ук ясый башладылар, 2023 елда тапшырылырга тиеш булса да, ширкәт аны үти алмады.

Гомумән Казан Русия өчен очкычлар ясау эшен җайлый алмады. Украина сугышы башланганнан соң Татарстан Русия өлешләреннән торган пассажирлар йөртүче Ту-214 очкычын күпләп җитештерә башлаячагын белдерде.

2022 елда Казан авиация заводына 2023-2030 елларда 115 данәдә Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелды: 2023 елда — өчне, 2024 елда — җидене , 2025 елда — унны, 2026 елда — 15, 2027-2030 елларда — 20шәрне. Әлеге күрсәткечләр Русиянең авиация транспортының комплекслы програмына кертелде.

Ләкин әлегә Казан авиация заводы очкычларны тиешле күләмдә җитештерә алмый. Очкыч ясауны кичектерүнең төп сәбәбе — санкцияләр шартларында Русиянең чит ил технологияләренә мохтаҗ булуы. Русия детальләреннән торган очкыч та чит ил очкычларыннан шактый калышуына киная ясый белгечләр.

Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде, кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
👎3😁3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 4 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк 🔹Русия армиясе төнлә Харьковка тугыз дрон һәм ике ракет белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр бар. Шәһәр мэры сүзләренчә, сәнәгать урыннарында янгыннар…
Чечня хакимияте Арег Щепихинны урламадык, бу тоткарлау иде дип белдерә

Чечняның милли сәясәт министры Әхмәт Дудаев язуынча, кичә Мәскәүнең Ярославль вокзалыннан “Мерседес” машинасына салып алып кителгән Щепихинга карата Чечня эчке эшләр министрлыгы тикшерү алып бара.

Дудаев сүзләренчә, ир-ат этник чистартуларга һәм нацизмга чакырган, динне һәм Аллаһны мыскыл иткән, ачык экстремистик карашлар белдергән һәм балигъ булмаган балаларны көчләргә җыенуы турында әйткән.

Шулай ук әлеге постта әйтелгәнчә, Щепихинга Русия Җинаять кодексының биш маддәсе нигезендә гаепләүләр белдерергә мөмкин: нацизмны аклау, экстремистик эшчәнлеккә чакыру, нәфрәт яки дошманлык уяту, көчләү һәм Русия иминлегенә каршы юнәлештә дошманга ярдәм итү.

Дудаев урлау турында язган Телеграм каналларга җинаять эшләре белән яный.

@azatliqradiosi
🤡6👍2🔥2❤1👎1
Казан федераль университетының журналистика Югары мәктәбе җитәкчесе вазыйфасына Васыйл Гарифуллин билгеләнәчәк

Элекке җитәкче Юлия Андреева әлеге вазыйфада бары 9 ай эшләде. Хезмәттәшләре белән хушлашканда ул журналистика факультетына бәйсез статус алырга тырышуын, әмма нәтиҗәсез булуын әйткән. «Вечерняя Казань» язуынча, мөгаен Андреева журналистика мәктәбенең социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан аерылып чыгуын истә тоткандыр.

Мәктәпнең элекке җитәкчесе Леонид Толчинский да әлеге максатка ирешә алмыйча, сигез ел эшләгәннән соң вазыйфадан киткән иде.

63 яшьлек Васыйл Гарифуллин 2002-2012 елларда КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы вазыйфасын башкарды. Шулай ук социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакуләм коммуникацияләр институтында бүлек җитәкчесе булып торды, 2018 елдан социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакуләм коммуникацияләр институты журналистика Югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиалар кафедрасы җитәкчесе иде.

@azatliqradiosi
❤‍🔥4❤2🤣2😢1
🕋Мәккәдә хаҗ йолаларын үтәү башланды һәм хаҗилар Мина үзәнлегенә күчте

Татарстан мөселманнары Дини Нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстаннан 1800 хаҗи Минага килеп җитеп, хаҗилар чатырларга урнашкан.

Биредә алар, хаҗның төп гамәлләрен башлап җибәрәчәк.

Элегрәк Азатлык Хаҗ йоласы турында язган иде.

▪️2025 елда Русиядән Мәккәгә барлыгы 25 000 кеше бара алачагы хәбәр ителде.

▪️Русия мөселманнары Диния нәзарәте сугышта катнашучылар, "махсус хәрби операция" (Украинага каршы һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый — ред.) ветераннары яки аларның туганнары да хаҗга бушлай бара алачак диде.

@azatliqradiosi
❤5👎2👍1🎉1
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 11 меңнән артык кеше һәлак булган

4 июньгә без Татарстаннан кимендә 5185 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 5870 үлгән хәрби исеме бар.

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә.

Без элегрәк игътибар иткәнчә, Башкортстанан сугышта үлүчеләрнең күпчелеге авыл-районнардан, Татарстанда киресенчә шәһәрләрдән.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр 35-44 яшь тирәсендәгеләр.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉5😢4🔥1🤔1
❗️Русия президенты Владимир Путин Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашырга җыенмавына ишарәләде

Путин Брянски һәм Курски өлкәләрендә поездлар шартлаганнан соң, Украина хакимиятләрен тыныч халыкка махсус һөҗүм ясауда гаепләде. Әлеге шартлау аркасында җиде кеше һәлак булды, 100дән артык кеше җәрәхәтләнде.

“Күптән түгел Брянски һәм Курски өлкәләрендә тимер юлга куелган шартлаткычлар – бу, һичшиксез, террорчылык гамәле. Мондый җинаятьләр кылу турында карар, һичшиксез, Украинада сәяси дәрәҗәдә кабул ителә”, диде Путин хөкүмәт вәкилләре белән узган киңәшмәдә.

Аның сүзләренчә, Украина гаскәрләре “фронт сызыгы буйлап чигенә”, ә Киев “террор гамәлләренә күчкән”. Әлеге шартларда алар 30 яки 60 көнгә утны туктатуны сорый, җитәкчеләр очрашуын тәкъдим итә. Әмма террорга өстенлек бирүчеләр белән ни хакта сөйләшәсең? Ни өчен вакытлыча тынычлык биреп сөендерергә?”, дип белдерде ул.

Путин Украинаны килешүгә барырга теләге булмауда гаепләде.

Шулай ук ул Зеленскийны “тамырдан черек һәм ришвәтчелеккә баткан режим башлыгы”, дип атады.

Путинның әлеге белдерүе Украина президенты Владимир Зеленскийның Истанбулда сөйләшүләрне дәвам итү теләге булмавы турындагы сүзләреннән соң яңгырады. Зеленский Русиянең сугышны туктату турындагы шартлары язылган меморандумны үтәлмәс ультиматум дип атады. Аның сүзләренчә, сөйләшүләр югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш. 'Русия сайлый ала: Истанбул, Ватикан, Швейцария. Без дүшәмбедән бөтен көнгә очрашуга әзербез”, диде Зеленский.

@azatliqradiosi
🤡3❤2💩2😁1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 5 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

♦️Украинаның Чернигов өлкәсендә Русия дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, алар арасында бер яшьлек бала да бар. Алты кеше яраланган, дип хәбәр итә җирле хакимият. Моннан тыш дроннар төнлә Харьковның Слобод районында ике күп катлы торак йортка бәрелгән. Өлкә хакимияте мәгълүматларынча, 17 кеше җәрәхәтләнгән.

♦️"Дәүләт хезмәте" ("Госуслуги") порталында бомбадан саклану урыннары адреслары белән аерым бүлек булачак. Әлеге сервис ярдәмендә һәр кеше үзенә беркетелгән бомбадан саклану урынын белә алачак. Яңа бүлекнең кайчан эшли башлаячагы төгәл әйтелми.

♦️Русия "Британ шурасы"н (British Council) "теләнмәгән оешма"лар исемлегенә кертте. British Council – дөнья буйлап инглиз телен укыту һәм инглиз мәдәниятен популярлаштыручы иҗтимагый оешма. Чыгымнарның бер өлешен Британия хөкүмәте капласа, калган акчаны оешма үзе чаралар үткәрү, уку өчен түләү, түләүле имтиханнар хисабына эшли. Русиядә бу шура 20 елдан артык эшләде, соңгы елларда оешма башта Русиядән китүен игълан итте, соңрак эшчәнлекне Британия илчелегенең Мәдәният һәм мәгариф бүлеге буларак дәвам итте.

♦️Казан метросының "Кәҗә Бистәсе" станциясендә кыска ялганыш сәбәпле төтен чыккан, дип яза "Еду в Татарстан" телеграм каналы.

♦️Бүген Башкортстанда "Хатын-кызның бәхет җирлеге" дигән форум ачыла. Русиякүләм чарада төрле "түгәрәк өстәл"ләр, лекцияләр, осталык дәресләре узачак дип яза "Юлдаш" радиосы Телеграм каналы. Чара Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә оештырыла. Күптән түгел Башкортстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмаларга 2025 елга субсидияләр бүлеп бирүен язган идек. Акчалата грантларга бөтен республикага дүрт оешма ия булды. Алар арасында урыс һәм башкорт оешмалары гына бар. Татар, чуаш, мари, мукшы оешмалары читтә калган.

♦️Татарстанда япон теле репетиторларына ихтыяҗ якынча ике тапкырга арткан дип яза «Профи.ру» сервисы. Русиянең башка төбәкләрендә дә япон теле белән кызыксынучылар күбәйгән.

@azatliqradiosi
❤6🔥1
❗️Уфада куәт оешмасы вәкилләре башкорт активисты, блогер Урал Байбулатовны тоткарлаган.

Бу хакта "Idel.Реалии"га Байбулатовның танышы хәбәр иткән.

"Сәгать иртәнге алтыда Федераль иминлек хезмәте вәкилләре өенә килеп тентү уздырды, ноутбук һәм кесә телефонын алды, аннары Совет урамына Тикшерү комитетына алып китте", дигән ул.

Аның сүзләренчә, тоткарлау Әҗбәлил районында Кырктытауны яклау эшчәнлегенә бәйле була ала.

Шулай ук ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Магнитогорскидан Кырктытауны яклаучы Илдар Хәбиров өенә дә полиция вәкилләре килгән.

▪️Апрель башында Әбҗәлил районында яшәүчеләр һәм активистлар "Рус бакыр ширкәте"нең Кырктытау тавында яңа эшчәнлек башларга җыенуы турында белгәч, берничә Telegram-чатына берләшеп, каршылык күрсәтү юлларын өйрәнә башлады. Активистлар Кырктытаудагы эшләр табигатькә зур зыян салачак, "җир асты суларының эшчәнлеген бозачак" дип әйтә.

@azatliqradiosi
😡4😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
💃Бүген Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны башланып китәчәк.

Казан мэриясе Telegram каналы хәбәр итүенчә, татар бию хәрәкәтләренә өйрәтүче әлеге чара һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда узачак.

▪️2022 елны “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты кысаларында Самар өлкәсе Ярмәк авылыннан чыккан 👆"Ярмәк" вагы биюен өйрәткәннәр иде. Кабан күле буенда узган чарада йөзләрчә кеше катнашты.

@azatliqradiosi
👍10👎1🔥1
Көн язмасы: Татар театры һәм әдәбияты да сугыш өчен хезмәт итә башлады

Татар сәнгатенә сугыш пропагандасы үтеп керде. Өч елдан артык баручы Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң татар сәхнәсендә шуңа багышлап беренче спектакль күрсәтелде.

Сугыш пропагандасы татар әдәбиятына да үтеп керде: ярты ел дәвамында язучыларны шул темага әсәр язарга өндәп тордылар. Конкурсның суммасы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә булды — 5,2 млн сум.

Моңа кадәр эчке эмиграциягә киткән дип йөртелгән татар сәнгате сугыш өчен хезмәт итә башлады.

Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😡12👎6🤬1🌚1
АКШ президенты Доналд Трамп 12 ил ватандашларына илгә керүне тыю фәрманын имзалады.

Моннан тыш, тагын җиде ил ватандашларына өлешчә чикләүләр кертте.

Бу күпчелектә мөселманнар яшәгән илләр.

2017 елны президент булганда Трамп шундый ук тыю керткән иде.

Тулырак 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤔2😢1
Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.73.

Нигездә сугышка репродуктив ирләр китә, димәк, күпме бала тумый кала дигән сүз.

Инвалид булып калучылар саны да арта. Узган ел декабрьгә андыйлар саны 403 кеше иде.

@azatliqradiosi
🎉3😢2🔥1🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Татар театры һәм әдәбияты да сугыш өчен хезмәт итә башлады Татар сәнгатенә сугыш пропагандасы үтеп керде. Өч елдан артык баручы Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң татар сәхнәсендә шуңа багышлап беренче спектакль күрсәтелде. Сугыш пропагандасы…
Былтыр "Татмедиа" дәүләт агентлыгы Украина сугышына багышланган "Геройлар янәшәдә" – "Герои рядом" патриотик әдәби конкурсы игълан итте.

Әсәрләр ярты ел дәвамында кабул ителде. Аның гомум приз фонды 5,2 млн сумнан артып китте. Әдәби бәйгеләрдә моңарчы моның кадәр сумма бүленгәне булмады.

Хәзер бу бәйгенең шорт-исемлеге тәкъдим ителде. Җиңүчеләр соңрак игълан ителәчәк. Исемлектә билгеле язучылар күп булмаса да, алар бар. Мәсәлән, Галимҗан Гыйльмановны күрергә була. Ул сугышта яраланып кайткан Илшат Әминев турында новелла язган. Гыйльманов үз җирен яклаган украиннарны "укроп"лар дип атый, Украина җирен "дошман тылы" дип яза, "азовчы"ларны телгә ала.

Бу Мәскәүдән — төбәкләргә, республикаларга төшкән сәясәтенең бер күренеше. Хәзер Русиядә урыс сәнгате, аеруча урыс киносы "хәрби юнәлешкә" күчте. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан бирле режиссёрлар "урыс дөньясы" һәм "махсус хәрби операция максатлары" турында фильмнар төшерү өчен финанслар ала. Русия мәдәният министрлыгы бу максаттан акчаны турыдан-туры, йә фондлар аша бүлеп бирә, дип яза "Настоящее Время".

Шундый эшләрнең берсе — режиссёр Илья Казанков төшергән "Позывной "Пассажир" фильмы. Бу — публицист һәм сугышны яклаучы Александр Проханов китабы нигезендә эшләнгән тулы метражлы фильм. Аның бюджеты 351,7 миллион сум тәшкил иткән, шуның 246,2 миллионын дәүләт финанслаган.

Украина сугышында катнашучыларның каһарманлыгын күрсәткән фильмнар өчен дәүләт тарафыннан йөзләгән миллион сум акча бүленә, дип сөйләгән "Настоящее Время"ның Русия киносы даирәсендәге чыганаклары.

Режиссёр Виталий Манский фикеренчә, Мәскәү Кирмәне хәрби фильмнар төшерүне зур игътибар белән күзәтә.

— Бу эшкә җаваплы кураторлар бик игътибарлы була. Минемчә, алар махсус исемлекләр дә төзеп бара: кемне, ничек һәм нәрсә аша кызыктырырга, алдарга, сатып алырга кирәк — барысы да билгеле. Максат — шушы кешеләрне билгеле бурычлар үтәүгә җәлеп итү.

Аның фикеренчә, сугыш пропагандасы белән шөгыльләнүче кайбер режиссёрлар һәм сценаристлар чыннан да Мәскәү сәясәтенә ышана, башкалары — миллиардлаган бюджет акчасын үзләштерү өчен эшли. Әмма барысы да Украина шәһәрләренә бомба ташлауны, дрон һөҗүмнәрен һәм йөзләрчә мең кешенең үлемен аклауга китерү өчен хезмәт итә ди ул.

@azatliqradiosi
🌚3❤1🤮1
2024-2025 елда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 63,58 %-ы туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрен сайлаган.

Мисал өчен, 2017-2018 уку елында аны 69% кеше сайлаган булса, 2023-2024 — 63% кына. Бу якынча 9 процентка азрак дигән сүз. Соңгы уку елында ярты процентка арту күзәтелсә дә, гомум тенденция татар телен өйрәнүчеләрнең кимүен күрсәтә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢11🔥4
Бүген мөселман дөньясы иң мөһим бәйрәмен – Корбан гаетен билгели. Бу уңайдан Татарстан һәм Башкортстанның барлык мәчетләрендә иртүк бәйрәм намазлары укылды, корбан чалулар башланды.

Барлык мөселман укучыларыбызны бу бәйрәм белән тәбриклибез! Бу көн сездә ничек уза? Коймаклар пешердегезме, корбан чаласызмы? Чатта языгыз 👇
❤14🙏3👎2
6 июнь иртәсенә кайбер мөһим дөнья хәбәрләре:

🔵Төнлә Русия Украинага дроннар һәм ракетлар белән көчле һөҗүм оештырган: Киевта, Луцкида, Черниговта һәм Тернопольдә шартлаулар турында хәбәр ителә. Киевта дүрт кеше һәлак, 20ләп кеше яраланган.

🔵Русиянең үзендә, Брянски һава аланы тирәсендә көчле шартлау яңгыраган. Mash язуынча, анда Украина һөҗүм иткән, әмма хакимиятләр бу хәлгә әлегә аңлатма бирмәгән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

🔵Русиядә Gmail аша сайтларда теркәлүне тыю мөмкинлеген өйрәнәләр. РБК язуынча, сайт хуҗаларын кулланучыларны бары тик Русия почта хезмәтләре аша гына теркәргә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

🔵Миллиардер Илон Маск АКШ президенты Дональд Трамп белән социаль челтәрләрдә бәхәстән соң, АКШ президентына импичмент игълан итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш эшкуар үзенә караган SpaceX ширкәте NASA файдалана торган Dragon космик корабын кулланудан туктаячагын белдерде.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3🔥1
"Нинди генә бай булса да, бер генә дәүләтнең дә чит җирләргә янарга хакы юк."


Бу сүзләрне үз бәйрәм вәгазендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте. Әмма шулай итеп ул Русиянең күрше Украинага каршы алып барган сугышын тәнкыйтьләмәде, киресенчә, сугышны бу сүзләр белән аклады, "махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләрнең бүген менә шушы хак өчен көрәшә" диде.

Сәмигуллин сүзләренчә, Русиягә "нацизм яный", әмма ул Русиягә генә янамый, аның астында мөселман халыклары изелеп яшәвен белдерде.

Украинадагы сугышта катнашучыларны хуплау турында үз бәйрәм котлауларында Татарстан һәм Башкортстан башлыклары да әйтте.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😁6🤡4👎1💩1🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Нинди генә бай булса да, бер генә дәүләтнең дә чит җирләргә янарга хакы юк." Бу сүзләрне үз бәйрәм вәгазендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте. Әмма шулай итеп ул Русиянең күрше Украинага каршы алып барган сугышын тәнкыйтьләмәде, киресенчә, сугышны…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Дин әһелләре Русиянең Украинага каршы сугышына нинди карашта?

Бу уңайдан Азатлык 3 ел элек әзерләгән видеоны яңадан карарга тәкъдим итәбез.

Ике хәзрәт, ике татар, ике караш. Берсе — Русиядән, икенчесе —​ Украинадан. Шамил Әләүтдинов һәм Сәид Исмәгыйлев. Сез кайсысының фикерен хуплыйсыз?

@azatliqradiosi
❤4👍1👏1😁1