Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда һәм Русиянең татар авылларында сабантуйлары гөрли 🪗

Оренбур өлкә сабантуеннан кайбер матур фотоларга күз салырга тәкъдим итәбез.

Ә сез быел сабантуйга инде бардыгызмы?

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤13👍2🔥2👎1🖕1
10 ел элек, 2015 елның июнь башында Яндекс үз тылмачына татар телен өстәде 💬

Ул вакытта бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче булды. Татар теле башта сынау рәвешендә генә өстәлгән иде, хаталар саны күп булды, әмма еллар узу белән тәрҗемә сыйфаты яхшыра барды.

Аның тәрҗемәчеләр өлкәсендә төп көндәше – Google Translate хезмәте – үз системына татар телен 5 ел соңрак, 2020 елда гына өстәде.

Бүгенге көндә текст тәрҗемәсе өчен күпсанлы хезмәтләр эшли, аларның күбесе татар телен дә белә. Тәрҗемә эшен ясалма акыл – нейрочелтәрләр дә бик оста башкара, бу хакта без 👉 монда җентекләп язган идек.

Сез татарчага һәм татарчадан тәрҗемә өчен бүген нинди хезмәтләр, нинди нейрочелтәрләрне кулланасыз? Бу хакта фикер алышыйк
💬

#татартеле
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍8🔥3❤1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3🔥2
Хәерле иртә! 9 июнь, дүшәмбе иртәсендә дөньяда төп хәбәрләр:

🟠Русиядә төнлә 49 дрон бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Русия Саклану министрлыгы. Дроннар Чуашстан һавасында да юк ителде. Корбаннар турында хәбәрләр юк.

🟠Казан һава аланы 3 сәгатьләп ябылып торды. Хәзер ул ачык, әмма дистәләрчә очыш, шул исәптән Анталиягә очарга тиешле рейс тоткарланган.

🟠Израил хәрбиләре Газзәгә һуманитар ярдәм белән килгән Madleen корабына менгән, аның белән элемтә югалган. Элегрәк Израил корабны Газзәгә үткәрмәячәк дип белдерде.

🟠Украинаның Сум өлкәсенә Русия һөҗүменнән кимендә 6 кеше зыян күргән.

🟠Португалия җыелма такымы Испанияне җиңеп, УЕФАның Милләтләр лигасында беренчелекне яулады.

Көн дәвамында бергә булыйк! Безнең Телеграм-каналга дусларыгызны да чакырыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4🔥1
Акча бетә башладымы? Башкортстанда сугышка китү өчен контракт акчасын киметәләр

Башкортстаннан "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә 500 мең сумга кимрәк акча түли башладылар. Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә.

— Минемчә, бу, бер яктан, республиканың бюджет хәленең киеренкелеге белән бәйле. Бюджет дефициты арта, ә хәзер әле ел башы гына. Икенче яктан, бу контрактчылар җәлеп итүгә мохтаҗлыкның элеккечә кискен булмавын да күрсәтә ала.


Хакимиятләр хәзер "административ ресурс хисабына эш алып барырга уйлаган" дигән фараз дә бар.

👉 Бу хакта безнең көн язмасында укыгыз.
👉 VPN булса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁4👍2🔥1👏1🤔1
Чуашстан башлыгы Олег Николаев Русия армиясе өчен радиоалгычлар җитештерүче "ВНИИР" ширкәтенә дроннар белән һөҗүм ясалуын хәбәр итте

Николаев белдерүенчә, Чабаксар шәһәрендә урнашкан "ВНИИР" ширкәтенә ике дрон килеп төшкән. Бу хәл сәбәпле, җитештерү вакытлыча туктатылган.

Тагын ике дрон Чабаксар һәм Кызыл Армия районнарына төште – кешеләргә куркыныч юк, диде Николаев.

"ВНИИР" Чабаксар шәһәрендә урнашкан. Astra Telegram-каналы мәгълүматына күрә, ширкәт Русия армиясе өчен "Комета" радиоалгычларын да җитештерә, алар украин радиоэлектрон көрәшенә (РЭБ) каршы кулланыла.
🔥4❤1👏1🤩1
✈️ Очышлар тоткарлану сәбәпле Казан һава аланы халык белән тулы

Телеграм-каналлар язуынча, кешеләр очкычлар көтә, идәннәрдә һәм баскычларда утыра. Кеше күплегеннән бинада сулау да кыен диелә.

▪️Казан һава аланы бүген төнлә 3:35тән иртәнге 6:18гә кадәр дроннар һөҗүме аркасында ябылып торды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төнлә республикада дроннар куркынычы режимын керткән иде.

▪️Һава аланында очып килүгә һәм очып китүгә дистәләгән очыш тоткарланды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🍾5👍1🔥1👏1🤬1
2024 елда Татарстанда ЗАГС бүлекчәләре 23,6 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта республикада 13,5 мең гаилә таркалган – бу теркәлгән никахларның яртысыннан артыгына туры килә.

Шул ук вакытта, республикада яшьләр саны кими бара. 5 елда 25-30 яшьтәге кешеләр саны 30% тирәсенә кимегән.

▪️2023 елда Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада биш елда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлаган иде.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4💔4🔥2😢2👏1