Татарстанда һәм Русиянең татар авылларында сабантуйлары гөрли 🪗
Оренбур өлкә сабантуеннан кайбер матур фотоларга күз салырга тәкъдим итәбез.
Ә сез быел сабантуйга инде бардыгызмы?
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤13👍2🔥2👎1🖕1
10 ел элек, 2015 елның июнь башында Яндекс үз тылмачына татар телен өстәде 💬
Ул вакытта бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче булды. Татар теле башта сынау рәвешендә генә өстәлгән иде, хаталар саны күп булды, әмма еллар узу белән тәрҗемә сыйфаты яхшыра барды.
Аның тәрҗемәчеләр өлкәсендә төп көндәше – Google Translate хезмәте – үз системына татар телен 5 ел соңрак, 2020 елда гына өстәде.
Бүгенге көндә текст тәрҗемәсе өчен күпсанлы хезмәтләр эшли, аларның күбесе татар телен дә белә. Тәрҗемә эшен ясалма акыл – нейрочелтәрләр дә бик оста башкара, бу хакта без 👉 монда җентекләп язган идек.
Сез татарчага һәм татарчадан тәрҗемә өчен бүген нинди хезмәтләр, нинди нейрочелтәрләрне кулланасыз? Бу хакта фикер алышыйк💬
#татартеле
@azatliqradiosi
Ул вакытта бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче булды. Татар теле башта сынау рәвешендә генә өстәлгән иде, хаталар саны күп булды, әмма еллар узу белән тәрҗемә сыйфаты яхшыра барды.
Аның тәрҗемәчеләр өлкәсендә төп көндәше – Google Translate хезмәте – үз системына татар телен 5 ел соңрак, 2020 елда гына өстәде.
Бүгенге көндә текст тәрҗемәсе өчен күпсанлы хезмәтләр эшли, аларның күбесе татар телен дә белә. Тәрҗемә эшен ясалма акыл – нейрочелтәрләр дә бик оста башкара, бу хакта без 👉 монда җентекләп язган идек.
Сез татарчага һәм татарчадан тәрҗемә өчен бүген нинди хезмәтләр, нинди нейрочелтәрләрне кулланасыз? Бу хакта фикер алышыйк
#татартеле
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍8🔥3❤1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3🔥2
Хәерле иртә! 9 июнь, дүшәмбе иртәсендә дөньяда төп хәбәрләр:
🟠 Русиядә төнлә 49 дрон бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Русия Саклану министрлыгы. Дроннар Чуашстан һавасында да юк ителде. Корбаннар турында хәбәрләр юк.
🟠 Казан һава аланы 3 сәгатьләп ябылып торды. Хәзер ул ачык, әмма дистәләрчә очыш, шул исәптән Анталиягә очарга тиешле рейс тоткарланган.
🟠 Израил хәрбиләре Газзәгә һуманитар ярдәм белән килгән Madleen корабына менгән, аның белән элемтә югалган. Элегрәк Израил корабны Газзәгә үткәрмәячәк дип белдерде.
🟠 Украинаның Сум өлкәсенә Русия һөҗүменнән кимендә 6 кеше зыян күргән.
🟠 Португалия җыелма такымы Испанияне җиңеп, УЕФАның Милләтләр лигасында беренчелекне яулады.
Көн дәвамында бергә булыйк! Безнең Телеграм-каналга дусларыгызны да чакырыгыз.
@azatliqradiosi
Көн дәвамында бергә булыйк! Безнең Телеграм-каналга дусларыгызны да чакырыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4🔥1
Акча бетә башладымы? Башкортстанда сугышка китү өчен контракт акчасын киметәләр
Башкортстаннан "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә 500 мең сумга кимрәк акча түли башладылар. Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә.
Хакимиятләр хәзер "административ ресурс хисабына эш алып барырга уйлаган" дигән фараз дә бар.
👉 Бу хакта безнең көн язмасында укыгыз.
👉 VPN булса, монда басыгыз.
#Башкортстан

— Минемчә, бу, бер яктан, республиканың бюджет хәленең киеренкелеге белән бәйле. Бюджет дефициты арта, ә хәзер әле ел башы гына. Икенче яктан, бу контрактчылар җәлеп итүгә мохтаҗлыкның элеккечә кискен булмавын да күрсәтә ала.
Хакимиятләр хәзер "административ ресурс хисабына эш алып барырга уйлаган" дигән фараз дә бар.
👉 Бу хакта безнең көн язмасында укыгыз.
👉 VPN булса, монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Акча бетә башладымы? Башкортстанда сугышка китү өчен контракт акчасын киметәләр
Башкортстанда сугышка китү акчасын киметкәннәр. Белгечләр үлүчеләр саны белән Русия күләмендә беренче урында барган республикада икътисади авырлыклар турында сөйли, салымнар кимүен әйтә. Моннан тыш сугышка кешеләр болай да җитәрлек бара дигән фараз бар.
😁4👍2🔥1👏1🤔1
Чуашстан башлыгы Олег Николаев Русия армиясе өчен радиоалгычлар җитештерүче "ВНИИР" ширкәтенә дроннар белән һөҗүм ясалуын хәбәр итте
Николаев белдерүенчә, Чабаксар шәһәрендә урнашкан "ВНИИР" ширкәтенә ике дрон килеп төшкән. Бу хәл сәбәпле, җитештерү вакытлыча туктатылган.
Тагын ике дрон Чабаксар һәм Кызыл Армия районнарына төште – кешеләргә куркыныч юк, диде Николаев.
"ВНИИР" Чабаксар шәһәрендә урнашкан. Astra Telegram-каналы мәгълүматына күрә, ширкәт Русия армиясе өчен "Комета" радиоалгычларын да җитештерә, алар украин радиоэлектрон көрәшенә (РЭБ) каршы кулланыла.

🔥4❤1👏1🤩1
✈️ Очышлар тоткарлану сәбәпле Казан һава аланы халык белән тулы
Телеграм-каналлар язуынча, кешеләр очкычлар көтә, идәннәрдә һәм баскычларда утыра. Кеше күплегеннән бинада сулау да кыен диелә.
▪️Казан һава аланы бүген төнлә 3:35тән иртәнге 6:18гә кадәр дроннар һөҗүме аркасында ябылып торды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төнлә республикада дроннар куркынычы режимын керткән иде.
▪️Һава аланында очып килүгә һәм очып китүгә дистәләгән очыш тоткарланды.
#Татарстан

Telegram
Казань на максималках
✈️ Аэропорт Казани из-за утренних ограничений забит битком. Множество рейсов задерживают, люди ждут самолеты, сидя на полу и на лестницах, дышать не чем сообщает подписчик в бот @Kznjournal_bot.
👓Казань на Максималках
👓Казань на Максималках
🍾5👍1🔥1👏1🤬1
2024 елда Татарстанда ЗАГС бүлекчәләре 23,6 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта республикада 13,5 мең гаилә таркалган – бу теркәлгән никахларның яртысыннан артыгына туры килә.
Шул ук вакытта, республикада яшьләр саны кими бара. 5 елда 25-30 яшьтәге кешеләр саны 30% тирәсенә кимегән.
▪️2023 елда Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада биш елда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлаган иде.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍4💔4🔥2😢2👏1
Русия белән Украина арасында киңкүләм әсирләр алмашы башланды
Бу хакта ике ил дә хәбәр итә. Русия Саклану министрлыгы Украинаның Русиягә 25 яшькә кадәр беренче төркем әсир хәрбиләрне тапшыруын белдерә. Үз чиратында Русия шул ук санда әсирләрне Украинага кайтарганы әйтелә.
Моны Украина президенты Владимир Зеленский да раслады. "Украиннар Русия әсирлегеннән өйгә кайта", дип язды ул үз телеграм-каналында. Аның сүзләренчә, әсирләр алмашы берничә көн дәвам итәчәк.

❤3😢3🙏2
Украинадагы сугышта катнашучының хатыны Рөстәм Миңнехановны алдагы сайлауда катнашырга сорады
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан узган очрашуда Татарстан президентын республика башлыгын сайлауда катнашырга сорадылар. Очрашудан видео өзеген Миңнеханов матбугат сәркатибе чыгарды.
Мондый үтенеч белән ире Украинадагы сугышка киткән Римма Садыйкова чыкты. "Сез безнең Татарстанның төп яклаучысы. Алдагы сайлауда сезнең катнашуынызны теләр идем. Бу минем генә фикерем түгел дип уйлыйм", диде ул.
Моңа Татарстан президенты "Сез [сайлауга] барсагыз, мин дә барырмын" дип көлеп җавап бирде.
▪️Татарстанда президент (республикада бу вазифаны хәзер "рәис" дип атыйлар) сайлавы 14 сентябрь узачак дип көтелә. "Бердәм Русия" праймеризында намзәтләр булып Рөстәм Миңнеханов белән сенатор Александр Терентьев катнаша.
▪️Элегрәк мондый "гади халыктан үтенеч" рәвешендә сайлауга намзәт итеп чыгу технологиясен Русия президенты киң кулланган.
▪️Азатлык Украинадагы сугышта катнашучыларның яңа "урта сыйныф"ка әйләнүен язган иде. Аларны сәясәткә дә актив җәлеп итәләр.

ГАЛИМОВА
Рустам Минниханов по случаю дня социального работника встретился с координаторами фонда «Защитники Отечества».
Встреча прошла за чайным столом в центре реабилитации «Восхождение», в котором в этом году было организовано стационарное отделение для участников…

🤮8🤡6🤣4
❗️Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды
Мондый карарны "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проекты кабул итте.
Вәлиәхмәтовка карата бу маддә нигезендә куелган гаепләүләр нигезсез һәм сәяси, ди "Мемориал".
Моннан тыш, хокук яклаучылар олы яшьтәге кешене, гамәлләре җәмгыять өчен куркыныч тудырмаган булса да, озак вакытка сак астына алуны нигезсез һәм юл куелмаслык хәл дип саный.
70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра һәм аны нәрсәдә гаеплиләр? 👉 Безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Мондый карарны "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" проекты кабул итте.
— Вәлиәхмәтовка карата кулланылган гаскәрне кабаттан дискредитацияләү турындагы маддә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң фикер иреген бастыру өчен булдырылган. Ул сугышка һәм Русия хакимиятенә каршы теләсә нинди тәнкыйтьне тыя, ягъни фикер белдерү иреген бозу булып тора, — диелә проектта.
Вәлиәхмәтовка карата бу маддә нигезендә куелган гаепләүләр нигезсез һәм сәяси, ди "Мемориал".
Моннан тыш, хокук яклаучылар олы яшьтәге кешене, гамәлләре җәмгыять өчен куркыныч тудырмаган булса да, озак вакытка сак астына алуны нигезсез һәм юл куелмаслык хәл дип саный.
70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра һәм аны нәрсәдә гаеплиләр? 👉 Безнең сайтта укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды
70 яшьлек активист "ВКонтакте"дагы язмалары өчен кулга алынган иде.
👍7🔥5🙏3
⚡️Татарстанга дроннар һөҗүм итте
Бүген иртән Түбән Кама һәм Алабугага дроннар һөҗүм итүен шәһәр җитәкчеләре раслады.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә дрон юк ителүен хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк.
"Ширкәтләрнең технологик эшчәнлеге бозылмады.
Шәһәр халкын тынычлык сакларга һәм рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматка ышанырга чакырабыз", дип язды Беляев.
ASTRA Telegram-каналы Түбән Кама күгендә дрон бәреп төшерелүен чагылдырган видео урнаштырды.
Соңрак Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев та үз Telegram-каналында шәһәр күгендә дронның юк ителүен язып чыкты.
Казан һәм Бигеш һава аланнары очкычларны җибәрми һәм кабул итми. Казан һава аланы 3.35 сәгатьтә, Түбән Кама һава аланы 4.55 сәгатьтә ябылды.
▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. Бу Татарстанны украин һөҗүмнәре өчен әһәмиятле бер максатка әйләндерә.
Элегрәк хәрби-хокук тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы “Шахед” дроннары җитештерүче заводлар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдергән иде.
“Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар”, диде ул "Настоящее время" телеканалына.

❤6🤬2👍1🎉1