Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия һәм Украина чираттагы тапкыр әсирләр белән алмашты

Украина президенты Владимир Зеленский сүзләренчә, илгә Украина хәрби көчләре, Дәүләт чик хезмәте, Милли гвардиядә хезмәт иткән кешеләр кайткан. Президент сүзләренчә, аларның күбесе 2022 елдан бирле әсирлектә булган. Бу кешеләр Донецки, Запорожье, Луһански, Харьков һәм башка якларда сугышкан.

Украинаның хәрби әсирләр белән эш итү мәсьәләләре штабы мәгълүматларынча, күбрәк авырулар һәм яралылар кайткан.

Азат ителгәннәрнең күбесе әсирлектә өч елдан артык булган. Алар арасында Мариупольны саклаучылар да бар.

Русия саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, барлык азат ителгән әсирләр хәзер Беларуста.

«Барлык хәрбиләр Русия медицина оешмаларында дәвалану һәм тернәкләнү өчен Русиягә кайтарылачак», диелә хәбәрдә.

▪️Бу алмашу турында Русия белән Украина делегацияләре 16 майда Истанбулда узган сөйләшүләрдә килеште.

@azatliqradiosi
❤3👍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Гөлнара Бахаревага янә җинаять эше ачылды. Аңа 7 ел төрмә яный Тикшерү мәгълүматынча, "Ты не один 74" дигән Telegram-каналда Бахарева сәяси тоткын Алексей Нуриевның туган көне турындагы пост астында урыс телендә өч сүздән торган "Минем якташлар. Горурланам"…
Чиләбе өлкәсенең Сатки шәһәрендә яшәүче ялгызы гына улын тәрбияләүче Гөлнара Бахареваны мәхкәмә 600 мең сум штрафка тарткан.

Гаепләү ягы аңа биш ел төрмә сораган иде.

Бу инде Бахаревага чыгарылган икенче карар. Элек ул 400 мең сум штарфка тарылган иде, бу юлы 450 мең сум штраф салганнар. Нәтиҗәдә икесен бергә кушып, мәхкәмә 600 мең сум штраф билгеләгән дип хәбәр итә "Азатлык Радиосы" чыганаклары.

Ике тапкырда да Бахареваны язулары өчен хөкем иттеләр. "Ты не один 74" дигән Telegram-каналда Бахарева сәяси тоткын Алексей Нуриевның туган көне турындагы пост астында урыс телендә өч сүздән торган "Минем якташлар. Горурланам" дип язу калдырган. Нуриев һәм һәм тагын бер фигурант Роман Насрыевны Чиләбе өлкәсе Бакал шәһәрендә шәһәр хакимиятенең хәрби исәпкә алу бүлегенә ут төртү эше нигезендә 19 елга хөкем итткәннәр иде.

ФСБ "горурланам" сүзендә террорчылыкны аклау билгеләре күргән (https://smarturl.click/Q1DGR)

2023 елда Бахаревага "Кырым күпере — кануни хәрби һәдәф", "Останкино манарасын да шартлатырга кирәк" дигән сүзләре өчен штраф салынды.

@azatliqradiosi
😢11❤3🙏2😱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген —20 июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

1️⃣Русия армиясенең төнлә Одесса һәм Харьковка дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә югары уку йорты бинасына, газүткәргечкә, машиналарга зыян килгән. Одессада 23 катлы йорттан 600 кеше эвакуацияләнгән, 14 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкә хакимияте башлыгы Олег Кипер белдерде. Харкьковта дрон һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган.

2️⃣Әле генә Мәскәү янында дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итте шәһәр мэры Сергей Собянин дип яза Astra.

3️⃣Трамп АКШның Ирандагы вазгыятькә тыкшыну мәсьәләсен ике атнда эчендә хәл итәчәк дип белдерә АК Йорт.

4️⃣Нидерланд парламенты 1944 елгы кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды. Бу хакта парламент саәхифәсендә әйтелә. Совет хөкүмәте оештырган сөрген аркасында һәлак булган кырымтатарлар саны (төрле санауларга караганда) 195 меңгә җиткән булырга мөмкин. Моңарчы бу сөргенне Чехия, Украина, Латвия, Литва, Канада, Польша, Эстониянең рәсми хакимият вәкилләре дә геноцид дип таныган иде.

5️⃣Brent нефтенең бәяләре гыйнвар аеннан бирле беренче тапкыр мичкәсенә 77 доллардан югарырак күтәрелде. Израил белән Иранның бер-берсенә һөҗүмнәре башланганнан бирле бәя 11 процентка артты.

6️⃣Көнбатыш ширкәтләре әлегә Русиягә кайтырга җыенмый һәм алар моны эшләргә тырышмаячак та дип белдерде Дмитрий Песков RT телеканалына биргән әңгәмәсендә.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤2🔥1
💣Baza: Казанда Ми-17 боралагы астында сумкада яшерелгән бомба табылган

17 июньдә Казан боралак ширкәте җирлегендә Ми-17 боралагы астында шикле кара төстәге сумка табылган. Куәт оешмаларына якын дип санала торган Baza язуынча, аның эчендә пластик контейнер һәм билгесез сыекча булган. Сумкадан 15-20 метр озынлыктагы чыбыклар куаклыкка таба сузылган, анда батареялар белән ике рюкзак яткан. Шул ук көнне аны юк иткәннәр.

Тикшерү комитеты террорчылык гамәленә әзерләнү нигезендә җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр инде диверсантның исемен дә атаган - 22 яшьлек Фәнис М. Baza язуынча, аннан сорау алу мөмкин булмаган, чөнки ике көн элек ул үле килеш табылган.

Аның мәетен Казанның Гаврилов урамындагы йорт янында тапканнар. Ул үз-үзенә кул салган булуы ихтимал диелә. Аның фатирында аммоний нитраты һәм шартлаткыч ясау өчен башка әйберләр табылган дип яза Baza.

@azatliqradiosi
🤔1😢1
Түбән Камада элекке шәһәр башлыгы Рамил Муллиннан торакка сертификат алган күпбалалы ата Мөхеддин Холзоду тоткарланган.

Chelny-biz үз чыганакларына таянып язуынча, аны субсидия алу вакытында алдауда шикләнәләр.

Бүгең аңа чикләү чарасы билгеләнәчәк.

Март башында Рамил Муллин дүрт баласы булган Мөхеддин Холзоду белән Мәликә Тоирова гаиләсенә торак сатып алуга сертификат бирде.

Бу постны шәһәр хакимияте үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә уртаклашты.

Пост астында шәһәрдә яшәүчеләр сертификатны җирле халыкка түгел, мигрантларга бирәләр дип ачу белдерде, мыскыллы сүзләр язучылар да булды.

Соңрак Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзенә Түбән Кама мэриясен тикшерүнең нәтиҗәләре турында җиткерергә кушты.

Кайбер федераль басмалар Муллинның эштән китүен әлеге сертификатның таҗик гаиләсенә бирелүе белән бәйләде.

@azatliqradiosi
😢5😱3❤1🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Chelny-biz
❗️Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе Мөхеддин Холзодуны ике айга сак астына алган.

Chelny-biz язуынча, мәхкәмә утырышына журналистлар кертелмәгән.

@azatliqradiosi
🤬3😢1
📱Көн язмасы: Татарстанда мобил интернеттан зарланалар. Аны сүндерү кемгә кирәк?

Татарстанда көнаралаш мобил интернет сүнә. Кешеләр зарлана, хакимият аклана, иминлек өчен мөһим, ди. Әмма белгечләр фикеренчә, мобил интернетны сүндерүнең мәгънәсе юк, ул дроннар һөҗүменнән сакламый, ә менә кешеләрнең тормышына кыенлыклар тудыра.

Казанда яшәүчеләр интернетның сүнүе үзәккә үтә башлады дип зарлана.

"Өйдә вайфай бар, ул сүнми. Әмма кеше көне-төне эштә, урам чаба. Ә чыгып китсәң, кулсыз, күзсез кебек. Беренчедән, машиналарда навигатор эшләми. Таныш булмаган җиргә барасы булса, бетте баш, сукыр кебек барасы. Советлар Берлеге вакытында юл хариталары белән йөргән чаклар искә төшә, валлаһи! XXI гасырда навигаторсыз яшибез менә.

Балалар, хатын, әти-әни белән WhatsApp аша гел элемтә тоттык. Бу да бетте. Гап-гади шалтыратырга кирәк хәзер. Хатын көн саен зарлана, автобуска керсәң, түләп булмый. Метрода да шул ук хәл. Тормыш туктап кала. Күп нәрсә интернетка тоташкан

", ди бер казанлы.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
⚡1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия һәм Украина чираттагы тапкыр әсирләр белән алмашты Украина президенты Владимир Зеленский сүзләренчә, илгә Украина хәрби көчләре, Дәүләт чик хезмәте, Милли гвардиядә хезмәт иткән кешеләр кайткан. Президент сүзләренчә, аларның күбесе 2022 елдан бирле…
Җомга көнне дә Русия белән Украина әсирләр белән алмашкан.

Бу юлы да ничә әсир алмашканнары әйтелми. Аларның саны алмашу төгәлләнгәч кенә билгеле булачак. Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский алмашуның 20-21 июньдә төгәлләнәчәген әйткән иде.

@azatliqradiosi
😢1
Бөгелмәдә Украинадагы сугыштан кайтучылар өчен тернәкләндерү үзәге ачмакчылар

"Бизнес Online" язуынча, аны «Татнефть»кә караучы «Лилия» исемле шифаханәдә булдырачаклар. Русия соцаиль фонды рәисе Сергей Чирков үзәкне булдыру турында фәрманны быел 15 майда имзалаган.

Элегрәк Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләре турында әйтелгән иде.

▪️Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 6084, Татарстаннан 5370 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
🤮3💩3😢1
❗️Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа затларны өстәгән.

Менә алар:

➡️драматург Артур Соломонов

➡️публицист Борис Стомахин

➡️ аналитик, «Голос» эксперты, ФБК тарафдары Иван Шукшин

➡️ активист Александр Хмелёв

➡️ хокук яклаучы, «Мемориал»ның башкарма җитәкчесе Анастасия Гарина

➡️хирург Александр Ванюков ( Навальныйны яклап хат язучы табибларның эшен башлап йөрүче)

➡️ элекке Мәскәү депутаты Николай Бобринский

➡️ «Горби медиа» проекты.

@azatliqradiosi
🔥3❤1👏1
Искешәһәрдә Татарстан белән Төркия сәнгатькәрләре берләшеп концерт куйды

19 июнь Искешәһәрнең дәүләт симфоник оркестры белән бергә Татарстаннан композитор Эльмир Низамов, җырчы Эльмира Кәлимуллина Искәшәһәрнең Ататөрк исемендәге мәдәният үзәгендә концерт бирде. Бу - 1200 кеше сыйдырышлы бина, билетлар барысы да сатылып беткән. Оркестр белән атаклы дирижер Наҗи Озгуч идарә итте. Концертта дөнья сәнгате әсәрләре дә, Эльмир Низамов иҗат иткән көйләр дә, татарча классик җырлар да яңгырады.

Казан белән Искешәһәр - тугандаш шәһәрләр, бу хакта ике як белән имзалаган килешү дә бар.

— Безнең өчен шәһәребездә татар чарасының узуы - зур вакыйга. Татарстаннан килгән сәнгатькәрләр безнең шәһәрнең оркестры белән чыгыш ясап, чын бәйрәм бүләк итте. Шәһәр хакимияте Казан белән мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытты, моңа сөенеп бетә алмыйбыз,

— ди Ведат Догу.

Тулырак➡️ монда укыгыз.

@azatloqradiosi
❤7🔥3👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар.

Төнлә Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Казан һава аланы ябылып торды. Хәзер инде барлык чикләүләр алынган.

Бүген Казанда Сабантуй уза.

Казан мэриясе соңгы көннәрдәге мобиль интернет белән туган вазгыятьне исәпкә алып, банк карталары эшләмәскә мөмкин дип, казаннарга бәйрәмгә кулакча белән килергә киңәш итә. Мобиль интернет эшләмәү күпләрә шактый уңайсызлыклар тудыра.

Интернетта иминлек өлкәсендәге белгеч Михаил Климарёв фикеренчә, шушы юл белән хакимиятләр бер-берсеннән җаваплылыкны аудару эше белән мәшгуль.

"Мәсәлән, дрон каядыр Амурда килеп бәргән, ди һәм андагы хәрби очкычлар белән нидер булган, ди. Кем гаепле? Әлбәттә, иминлек өчен җавап тотучы хезмәтләр. Әмма Федераль иминлек хезмәтен (ФСБ) тәнкыйтьләргә ярамый. Шуңа җирле хакимият гаепле кала. Аннан сорау алачаклар. "Әфәндем, бу хәл булмасын өчен син нишләдең соң?" дип сораячаклар һәм ул күзен дә йоммыйча: "Мобил интернетны сүндердем, тагын нишләмәк кирәк?! Ни булдыра алам, шуны эшләдем диячәк", ди белгеч.

Килешәсезме?

Бу хакта кичә язган идек, кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
👎1🔥1
Казан Тикшерү изоляторыда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының элекке мөдире Рамил Хәйретдинов үлгән

Аңа 61 яшь иде.

Бизнес Online язуынча, үлем сәбәпләрен экспертлар тикшерә. Хәйретдинов белән хушлашу бүген сәгать 11дә республиканың судмедэкспертиза бюросы бинасы янында узачак. Аны Буа зиратында җирләргә тиешләр.

Mash Iptash язуынча, Хәйретдинов хастаханәдә үлгән. Тикшерү изоляторында тотылганда берничә операция кичергән.

▪️2024 елны Хәйретдинов акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнеп тоткарланды. Тикшерү фаразынча, 2022-2023 елларда ул институт хезмәткәрләренә "Восточный разряд" һәм "Клио плюс" фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Хәйретдинов соңгы көнгә кадәр үз гаебен танымады.

Шул ук вакытта ул килгән зыянны каплаган, бу айдагы мәхкәмә утырышында КФУ вәкиле аңа карата матди дәгъва булмауны әйткән.

Тарихчының хатыны һәм кечкенә баласы калган.

@azatliqradiosi
😢11❤3⚡2👎1
Башкортстаннан Украинадагы сугышта иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән.

Шул ук вакытта, районнардан үлүчеләр саны да зур тизлек белән арта бара. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

▪️Уфа – кимендә 521 кеше.
▪️Белорет районы – кимендә 279 кеше.
▪️Стәрлетамак – кимендә 247 кеше.
▪️Учалы районы – кимендә 221 кеше.
▪️Баймак районы – кимендә 178 кеше.
▪️Туймазы районы – кимендә 175 кеше.
▪️Мәләвез районы – кимендә 172 кеше.
▪️Әбҗәлил районы – кимендә 165 кеше.

Бу районнар исемлеге күптәннән үзгәрми, кайбер районнар бары тик урыннары белән алмашына ала. Әмма төп үлем очраклары нәкъ бу районнарга туры килә. Күрше Татарстан белән чагыштырганда, зур шәһәрләрдән үлемнәр саны әзрәк, районнардан, бигрәк тә авыллардан күбрәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉3🤔1🌭1
Китаб-әт-тәрбия (Каюм Насыйри)
📕Бу атнада Казанда Татарстан Фәннәр академиясендә Каюм Насыйри мирасына багышланган форум узды.

Чараны оештырган Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты телеграм каналы хәбәр итүенчә, Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган конференциядә аның әдәбият, мәгърифәт, фән, журналистика һәм башка өлкәләрдәге хезмәтләре турында чыгышлар ясалган.

☀️Сез дә ял көнне гаиләгез белән Каюм Насыйри насыйхәтләрен укып һәм тыңлап алыгыз.

Танылган мәгърифәтченең "Китаб-әт-тәрбия" китабыннан өзекләрне безне Әйдә! Online проекты тәкъдим итә. Китап теле хәзерге әдәби татар теленә күчерелгән килеш бирелә.

👉Текстны безнең сайтта укып була.

@azatliqradiosi
👍2❤1
⚡️Беларус оппозиционеры Сергей Тихановский иреккә чыкты.

"Наша Нива" язуынча, бу АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Кит Келлогның Минскига сәфәре нәтиҗәсендә мөмкин булган.

@azatliqradiosi
❤8
Тихановскидан кала тагын 13 сәяси тоткын азат ителгән.

Алар арасында Азатлык Радиосының беларус хезмәте журналисты Игорь Карней да бар.

@azatliqradiosi
🔥7❤1👍1
Төнлә АКШ Иранның атом корылмаларына һөҗүм итте

АКШ президенты Доналд Трамп белдергәнчә, АКШ Иранда өч атом корылмасына – Фордо, Натанз һәм Исфаханга – һөҗүм ясады. Халыкка мөрәҗәгате вакытында Трамп "Иранның уран баету өчен төп корылмалары юкка чыгарылды" диде.

Ул бу вакыйганы АКШ, Израил һәм бөтен дөнья өчен тарихи вакыт дип атады. "Хәзер Иран сугышны туктатуга ризалашырга тиеш", дип өстәде Трамп.

Axios мәгълүматына караганда, АКШ һөҗүм алдыннан Израилне кисәткән. Fox News Фордо корылмасына алты бункер-каршы бомба кулланылган дип хәбәр итә.

Иран атом энергиясе оешмасы АКШның атом объектларына һөҗүмен халыкара хокукны, шул исәптән атом коралының таралмавы турында килешүне бозу дип атаган. Иран парламент рәисе киңәшчесе Мехди Мохаммади белдергәнчә, алар Фордо корылмасына һөҗүмне көткән, аны алдан эвакуацияләгән.

CNN чыганакларына күрә, хәзер Трамп яңа һөҗүмнәр планлаштырмый һәм Тәһраннан сөйләшүләргә утыруын көтә.

@azatliqradiosi
🤯5👎3👏2🔥1