Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа затларны өстәгән:

🔹Артем Клыга, "Движения сознательных отказников" юристы
🔹Евгений Трикоз, комик
🔹Наум Блик, рэпер
🔹Тамилла Иманова, хокук яклаучы (“Мемориал”дан)
🔹Евгений Егорченко, блогер
🔹Иван Звягин, активист һәм психолог

@azatliqradiosi
❤2🔥2❤‍🔥1👍1
❗️Украина дроннар җитештерү өчен компонентлар бирүче затлар һәм ширкәтләргә чикләүләр кертте

Украина Русия ватандашы булган 52 кеше һәм 35 ширкәткә карата санкцияләр кертте. Ширкәтләрнең 34 – Русиянеке, берсе Кытайныкы.

Украина ягы белдерүенчә, алар Русиягә «Шахед» тибындагы дроннар җитештерү өчен детальләр, шулай ук чиплар җитештерү станоклары җибәрүдә катнашкан.

Президент офисы башлыгы Андрей Ермак язуынча, санкцияләр Алабуга шәһәре белән хезмәттәшлек итүче ширкәтләр һәм затларга кагыла.

▪️"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. Шуңа ул Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора. 15 июньдә Алабугага дроннар һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кеше үлде.

Украина президенты Владимир Зеленский Telegram каналында язуынча, бүген “Укриана белән аның көнбатыш партнерлары арасында санкцияләрне тиз генә синхронлаштыру процессы башлана”. Аның сүзләренчә, Көнбатыш илләре тарафыннан Русиягә каршы кабул ителгән санкцияләр Украинада да гамәлдә булачак, ә Украина санкция исемлегенә эләккән кешеләр башка илләрдә дә чикләүләргә дучар булырга тиеш.

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Шимбә көненә кыскача кайбер яңалыклар:

🔷Татарстанда премьер-министр ярдәмчесе Илгиз Латыйпов тоткарланган. Ул ришвәт алуда шикләнелә.

🔹Башкортстанда яһүдләрне мыскыл итүдә гаепләнеп биш көнгә кулга алынган активист Аким Туктаров вакытыннан алда азат ителәчәк. Аппеляция мәхкәмәсе административ тоткарлау карарын үзгәртеп, аны биш көннән өч көнгә калдырган дип яза "Аспекты". Ул сак астыннан бүген кич азат ителергә тиеш.

🔹Бүген Химкида узарга тиеш булган Мәскәү өлкәсе Сабан туе булмаячак. Бизнес Online язуынча, Фаил Ибятов җитәкләгән татар милли мохтариятенә бу хакта ун көн элек кенә әйткәннәр. Рәсмиләр моны Химкиның Шереметьево һава аланына якын урнашуы белән аңлаткан. Дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле, һава аланы әледән-әле ябылып тора. Әмма басма чыганаклары белдерүенчә, чынлыкта сәбәп булып шулай ук шимбә көнне Коммунаркада диннәрара үзәге янында татар-башкорт гаиләсе фестивален уздыру була ала. Ул төзелеп килүче үзәкне мөфти Альберт Крганов белән бәйлиләр. Фестивальне оештыручыларның берсе - Русия татар һәм төрки халыклар милли конгрессы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев. Ул үзе Сабантуй узмауга сәбәп булып шәһәр хакимиятенең Дөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенең уртак фикергә килә алмавы торуы ихтимал дип әйткән.

Әлегә шулар. Ялларыгыз матур узсын!

@azatliqradiosi
❤3🤔2
Казан ЗАГСы идарәсе узган атнада туган балаларга кушылган сирәк һәм популяр исемнәрне атады

👶Малайларга сирәк кушылган исемнәр: Амур, Айназ, Бүләк, Даниз, Иса, Кантэмир, Кай, Мирен, Михаил? Вальдемар.
👧Кызларга Кәүсәр, Халимә, Әсминә, Эля, Арина, Мишель, Мерила, Нәфисә, Нелли, Нурай, Стелла, Луна.

Популяр исемнәр мондыйлар:

👦Малайлар: Әмир, Кәрим, Тимур, Хәким, Арслан, Илья, Лев, Марк, Матвей, Мирон
👧Кызлар: Алисә, Амелия, Әминә, Айлин, Варвара, Василиса, Ева, София.

@azatliqradiosi
❤3⚡1🔥1
Русияләрнең Трампка карата мөнәсәбәтләре начарайган.

АКШ белән алар якынаюга март ае белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга азрак кеше өметләнә.

"Можем объяснить" Telegram-каналы язуынча, Украина белән солых сөйләшүләре өзелгәч Z - пропаганда Доналд Трампны мактаудан баш тарткан һәм АКШка карата гадәти дошманлык риторикасы әйләнеп кайткан. Кремль ботлары да шундый ук юнәлешне алып бара, дип яза басма.

Мондый үзгәрешләрне халык та сизгән, бу Кремльгә якын Җәмәгатьчелек фикере фонды социология үзәге июньдә үткәргән сораштыруда да чагыла.

🔸АКШ белән якынаюга өмет тотучылар март ае белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимегән: мөнәсәбәтләр яхшырачак дип ышанучылар өлеше 53%тан 31%ка кадәр төшкән. Ә киресенчә, мөнәсәбәтләр тагын да начараячак дип санаучылар 3%тан 7%ка кадәр арткан. Сөйләшүләр тукталып, сугыштагы хәл тагын кискенләшкәннән соң, русияләрнең күпчелеге (39%) бернинди үзгәреш булмас дип саный.

🔸Марттан башлап Трампның шәхесенә карата мөнәсәбәт тә начарайган. Аңа уңай караш белдерүчеләр саны 39%тан 36%ка кадәр кимегән, ә тискәре мөнәсәбәттә булганнар 22%тан 26% кадәр арткан.

🔸АКШ белән якынаюны яклаучылар да яз айларында кимегән: мартта русияләрнең 66% хакимият АКШ белән дус булырга омтылырга тиеш дип уйласа, июньдә бу сан 61%ка кадәр төшкән. Шул ук вакытта, якынаю кирәкми дип санаучылар өлеше 14%тан 19%ка кадәр арткан.

🔸АКШка карата гомум мөнәсәбәт тә начарайган: Америкага тискәре караучылар өлеше 31%ка җиткән. Бу 2021 елдан бирле иң югары күрсәткеч. АКШка уңай караучылар саны кимегән һәм хәзер ул 18% тәшкил итә.

@azatliqradiosi
❤2🤡2😐1
Әстерханда Татар бистәсенең сакланып калуына куркыныч яный

Татар бистәсендәге бер йортның түшәме ишелеп төшкәннән соң, түрәләр аны һәм ишегалдында урнашкан тагын бер йортны сүтмәкче була. Төбәкне өйрәнүче Наил Бәширов әгәр сүтсәләр, инде Әстерхандагы Татар бистәсен саклап калу авыр булачак дип саный.

Хәзер бер төркем активистлар йортларны саклап калуны сорап Русия президенты, өлкә губернаторы, шәһәр мэры һәм прокуратурага хатлар яза, имза җыю башланган.

Алар фикеренчә, бу тарихи йортларны сүтеп, эшкуарлар яңа күпкатлы йортлар төземәкче, чөнки Татар бистәсе яхшы урында - нәкъ шәһәр үзәгендә урнашкан.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7🤯3🙏2🤬1
Татарстан түрәләре Беларус "тәҗрибәсен" өйрәнә

Бу атнада Татарстаннан бер төркем югары дәрәҗәле түрә Минскига "квалификация күтәрү" максатыннан китте. Алар "Беларуста идеологик эш юнәлешләренең актуаль мәсьәләләре" дип аталган програмда катнаша.

"БИЗНЕС Online" мәгълүматынча, Казан делегациясенә барлык министрлыкларның да урынбасар дәрәҗәсендәге вәкилләре кергән. Беренче көнне Минскида алар Беларус Үзәк сайлау комиссиясе һәм мәгариф министрлыгы түрәләре белән очрашты.

Икенче көнне түрәләр Дзержинскида Беларус район идарәсе үзенчәлекләрен өйрәнде. "Тәҗрибә уртаклашу" ялларда да дәвам итә. Дәресләрнең берсе "Хакимиятне тотрыксызландыру технологиясе буларак төсле революцияләр" дип атала.

Әлеге сәфәр Русия президенты Владимир Путинның Минскига чираттагы сәфәренә туры килде.

@azatliqradiosi
🤮6👎4💩2🌚1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әмирхан Еникиның "Коръәнхафиз" әсәрен укыганыгыз бармы? Ул мәдрәсәдә килгән яңа хәлфә турында. Шәһәрдә ул гыйлемле һәм хөрмәтле кеше булып йөрсә, мәдрәсәдә шәкертләргә карата чын "ерткыч зобани" була. Җитмәсә, хәзрәт урынына калу өчен хәйлә дә кора ул, шуның…
"Әйдә! Online" әзерләгән "Коръәнхафиз" әсәре аудиосын әле тыңлап өлгермәсәгез, аны җайлы рәвештә Youtube-та да тыңлап була.

Әмирхан Еникиның әсәре кыскартылган килеш тәкъдим ителә. Матур аудиокитап килеп чыккан, киңәш итәбез ☺️

👉 https://youtu.be/7qQ72xbcQ_s
❤3🔥3👍2
Хәерле көн, хөрмәтле укучылар. 30 июньгә булган кыскача хәбәрләр.

🔹Сербиянең Белград шәһәрендә каршылык чарасында катнашучылар урамнардагы юлларны япкан. Алар вакытыннан алда парламент сайлаулары уздыруны һәм 28 июньдә узган каршылык чарасында тоткарланган студентларны азат итүне таләп итә. AP язуынча, каршылык чарасына меңнәрчә кеше чыккан.

🔹Екатеринбур шәһәрендә тоткарланган азәрбайҗаннар үлгәннән соң, Азәрбайҗан белән Русия арасында киеренкелек артты. Баку Русия оештыра торган барлык мәдәни чараларны тыйды. 27 июньдә Екатеринбурда 50дән артык азәрбайҗанлы тоткарланды. Тоткарланганда ким дигәндә икесе үлде. Баку Мәскәүдән гаеплеләрне җавапка тартырга чакырды.

🔹Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында үзен "Кара халык" дип атаучы активистлар Сталин һәйкәленә кызыл буяу сипкән. Һәйкәлне май башында куйганнар иде.

🔷Wildberries маркетплейсына нигез салучы Татьяна Ким Forbes журналының еллык рейтингында Русиядәге иң бай хатын-кыз дип билгеләнгән. 49 яшьлек эшмәкәр ханымның кереме 4,6 миллиард доллар дип бәяләнә.

🔹Төркия лирасы тагын аска тәгәрәде. Бүген 1 доллар инде 40 лира тора.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2
Көн язмасы: Мәскәүнең чираттагы "бүләге": ул Казанны үзенә тартып алмакчы

Мәскәү Татарстанны сәяси һәм административ яктан зәгыйфьләндерү юлларын эзләүне дәвам иттерә. Казанны Татарстан башкаласы статусыннан мәхрүм итү турында хәбәрләр тарала башлады. Республиканың башкаласын федераль әһәмияттәге шәһәргә әвелдерергә мөмкиннәр. Моның артында ниләр ята? Казанга башка статус бирү бу республиканы югалту дип саналачакмы?

"Татарлар Русиядә сан буенча икенче урында тора. Татарстан үзе географик яктан илнең үзәгендә, Евразиянең йөрәгендә урнашкан. Бу фактлар Мәскәүне борчуга сала. Ни өчен? Русиядә системлы кризис башланса, татарлар 1990 елдагы кебек баш күтәрә ала. Шуннан Мәскәү дер калтырап тора. Мәскәү мондый сценарийны алдан ук юк итәргә тырыша. Мәсәлән, менә тасвирланган бер юл — Казаннан башкала статусын тартып алу. Шәһәрне турыдан-туры Мәскәүгә буйсындыру. Димәк икътисади һәм сәяси яктан бүленеш булачак дигән сүз. Ә бүленгән белән идарә итү җиңел", ди сәясәт белгече Руслан Айсин.


Сәяси эмиграциядә яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов Казанны федерал статуслы шәһәр итү урыслаштыруның бер юлы дип саный.

"Казанга федерал статус бирелә икән, башка төбәкләрдән килүчеләр күбәячәк, Казанда татар факторы кимиячәк. Анда инде мәчетләр ник күп, нигә кирәк бу татарча язулар, ник Казан татар театрында урысча уйнамыйлар дигән сораулар туачак", ди ул.


Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👎3🖕3❤2😢1💩1
✈️Татарстан һава аланнарында ризык, су һәм хезмәт күрсәтү бәяләрен тикшерәчәкләр

Монополиягә каршы көрәш хезмәте Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары кибетләре һәм кафеларындагы бәяләр нигезсез арттырылмаганмы дип тикшерәчәк.

Юлчылар еш кына һава аланнарында бәяләрнең кыйбат булуына зарлана. Inkazan Телеграм каналы язуынча, хәзер монополиягә каршы хезмәт һава аланнарында бушлай су агызып алу урыннары урнаштыруны таләп итмәкче.

Соңгы вакытта Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе еш кертелә, һава аланнары да ябылып тора. Юлчылар аэропортларда сәгатьләрчә очкычларны көтәргә мәҗбүр.

@azatliqradiosi
🇺🇸🇮🇷АКШ ике Иран түрәсенең телефон сөйләшүен эләктереп алган.

Алар АКШның Иранның атом корылмаларына ясаган һөҗүме турында сөйләшкән.

Түрәләр һөҗүмнәрнең фаразланганча көчле булмавын әйткән. Бу хакта яшерен күзләү мәгълүматлары белән таныш дүрт чыганакка таянып The Washington Post газеты яза.

Ай Йорт сөйләшү булуын кире какмаган, ләкин Иран рәсмиләрнең нәтиҗә чыгарган фикерләре белән килешмәгән һәм аларның АКШ һөҗүме ясалган өч атом корылмасына килгән зыянны бәяли алу сәләтенә шик белдергән.

"Исемнәре әйтелмәгән Иран түрәләренең йөзләрчә фут җимерекләр астында нәрсәләр булуын белә алулары көлке. Ираннарның атом коралы програмы тәмам", дип белдерде АК Йорт матбугат сәркатибе Кэролайн Ливитт.

"Ике билгесез Иран түрәсенең телефон сөйләшүе күптөрле чыганаклардан җыелган дәлилләргә нигезләнгән күзләү ясаган тулы бәяләмә белән тәңгәл килә алмый", дигән АКШ күзләү идарәсенең югары дәрәҗәле вәкиле.

Элегрәк Атом энергиясе Халыкара агентлык башлыгы (МАГАТЭ) Рафаэль Гросси Иран баетылган уран җитештерүне яңадан башлау өчен техник мөмкинлекләрне саклап калды һәм берничә айда бу эшне торгыза ала дип белдергән иде.

Аның сүзләренчә, Израил һәм АКШ һөҗүмнәре Иран атом корылмаларына җитди зыян салган, әмма юк итәрлек булмаган.

Израил һәм АКШ һөҗүмнәреннән соң АКШ президенты Доналд Трамп Иран корылмалары тулысынча юк ителде дип белдерде. CNN һәм The New York Times һөҗүмнәр програмны вакытлыча гына туктатты дип хәбәр итте. Financial Times мәгълүматынча, баетылган уранның зур өлеше зыян күрмәгән.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1🤔1