Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Курскида һәлак булган генерал-майор истәлегенә матәм сәбәпле II Ерак Көнчыгыш сабан туе бина эчендә очрашу рәвешендә генә узган

4 июльдә Владивостокта зурлап Икенче Ерак Көнчыгыш сабан туе узарга тиеш иде. Әмма Приморье хакимиятләре бәйрәмне үткәрттермәгән. Сәбәбе - Русия хәрби-диңгез флоты башлыгының урынбасары, Русия Каһарманы Михаил Гудков үлеменә бәйле матәм көне булу. Гудковның Курскида һәлак булуы турында 3 июльдә хәбәр ителде.

"Курски өлкәсендә булган фаҗигале хәлләр белән бәйле бүген Владивостоктның үзәк мәйданында Сабантуй уздырылмаячак. Бәйрәм Шәһәр көненә һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланырга тиеш иде", диелгән Владивосток хакимияте телеграм каналында.

Ерак Көнчыгышка Татарстаннан делегация барган иде. Аны Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкләде. Конгрессның матбугат хезмәте матәм көне, Сабантуйның шәһәр үзәгендә үткәрүгә рөхсәт булмавы турында берни язмады, бәйрәм "яңа форматта узды" дип кенә бирде:

"Владивосток шәһәренең 165 еллыгын бәйрәм итү кысаларында II Ерак Көнчыгыш Сабан туе узды. Милли бәйрәм яңа форматта — мәйданда түгел, ә шәһәрнең филармониясендә, милләттәшләр белән җанлы очрашу рәвешендә оештырылды. Бу үзгәрешне Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко хуплап чыкты. Владивостокта яшәүче татарлар да яңа форматта үткән Сабан туен җылы кабул итте, рәхмәтләрен җиткерделәр", диелә конгрессның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шәйхразыев Михаил Гудков портретына чәчәкләр дә салган.
❤3🥴2🔥1😢1
Авылың синең кем һәм каян икәнеңне сөйләп бирер

Бүген Казанда, Кремль яр буендагы «Елмай» паркында 5нче тапкыр «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестивале оештырыла.

Шул уңайдан татар һәм башкорт генеалогиясен белүче һәм Familio сервисына нигез салучыларның берсе Айдар Әхтәриев белән әңгәмәне искә төшерәсе килә. Язма Азатлыкта 2021 елда чыккан иде.

Бер өзек:

- Татар мохитендә еш кына нәсел җебен ачыклау авыр диләр, чөнки иртәме, 19-20нче гасырлар чигендә, син барыбер фамилияң башланып киткән кешегә килеп төртеләсең. Һәм бу синең фамилияң башланып киткән исем генә булачак. Бу очракта нишләргә? Бәлки торак пункт аша ачыклап буладыр?

— Әйе, сез хаклы. Татарларда фамилияләр булмаган диярлек, чөнки 15-16нчы гасырлардан сакланып калган берничә аксөяк фамилиясе бар. Татарстанда да фамилияләрнең 18нче гасырдан сакланып калу очраклары бар, әмма бу гадәттә искәрмә генә. Фамилияләр 19нчы гасыр ахыры-20нче гасыр башында барлыкка килде дип сез дөрес әйтәсез. Хәтта узган гасырның 20нче елларында туган һәм Икенче дөнья сугышында катнашкан буында бертуганнарның фамилияләре төрле булырга мөмкин, чөнки берсе әтисе исеменнән, икенчесе бабасы исеменнән алган. Бу бик еш очрый торган хәл, сугыштан соң фамилияләр даимигә әйләнә, моңа кадәр бу хәл бик үзгәрүчән була.

Мин бер үк кешенең төрле документларда әле әтисе, әле бабасы исемен кулланганын күрдем, ягъни бу мәҗбүри әйбер түгел иде. Кеше идентификациясенең төп элементы - ул торак пункт. Әгәр, мәсәлән, берәр Әбделхәмид Миңнегалинең улы булса, аның, мәсәлән, Шыгай авылыннан булуын да өстәсәк, бу аны таныр өчен җитәрлек тулы идентификациясе булачак, чөнки, мөгаен, шушы авылдан исеме дә, атасының исеме дә шул ук булган башка кеше булмас.

Тулырак монда укыгыз.
❤9🔥4👍3
“Danke" auf Tatarisch? Татарлар Германиядә халыкара фестивальдә катнашты

Узган якшәмбе Германиянең Бад Науһейм шәһәр паркында 42 нче халыкара фестиваль узды. Фестивальгә килүчеләр Германиядә яшәүче төрле халык мәдәнияте, шул исәптән татарларның да ашлары, киемнәре һәм музыкасы белән танышты – инде өченче ел рәттән әлеге фестивальдә татар мәдәниятен "Ханым" оешмасы тәкъдим итә. Азатлык та әлеге фестивальдә булды.

Danke" auf Tatarisch? ("Рәхмәт" татарча ничек була? - нем.) – дип сорый яңа гына сөтле чәй сатып алган чираттагы бер кунак.
"Рехмет!" – дип чираттагы тапкыр елмаеп аңлата татар ризыклары стенды янында торган Магнус.

Магнус әфәнде – "Ханым" Европа хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутованың ире. Чәкчәк яки башка татар ризыклары сатып алучылар белән алманча да, татарча да сөйләшә.

Сәүдә ноктасы өстендә татар байрагы күренә, табада кыстыбый кыза, самавырда чәй кайный, оештыручыларны сәламләргә килгән Германия татарлары өчен чәй өстәле гөр килә, Италиядән килгән татар блогеры Ислам Гомәров үзе чиккән сөлге һәм мендәр тышларын сата, фонда фестиваль сәхнәсенә чыгарга әзерләнүче уенчыларның барабан-кубыз тавышлары килә – күз алдыгызга милли базар килдеме? Биредә нәкъ шундый мохит кайный.

Репортажны тулырак монда укыгыз.
❤11👍5🔥2❤‍🔥1🤩1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)

➡️ Мәскәүнең чираттагы "бүләге": ул Казанны үзенә тартып алмакчы

➡️ Төркиянең татар авылында Сабантуй узды

➡️
Тел активистлары Apple-га милли телләр хәрефләрен өстәүне сорый

➡️
Татарлар Германиядә халыкара фестивальдә катнашты

Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!

@azatliqradiosi
🔥4
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4
Бу җәйдә Башкортстанда Куштауны яклау вакыйгаларына биш ел тула. Иң актив вакыйгалар 2020 елның июль аенда башлана һәм августта кайнар ноктасына җитә.

▪️2020 елның 5 июлендә 200ләп кеше "Аю биләмәсе" янында тере чылбыр төзеп, агач кисүгә ризасызлык белдерде – шиханны яклауга юнәлгән беренче киңкүләм протест шул рәвешле башланды.

Алга таба хәрәкәткә меңнәрчә кеше кушылды: 3 августта активистлар тауга менеп, урман кисүне туктата алды, ә 9 августта исә өч меңгә якын кеше 3 км озынлыктагы "тере коридор" булдырды.

Шушы вакыйгалар турында искә төшерергә теләсәгез, Азатлык Радиосы 3 ел элек язган 👉 аналитик материлны укырга тәкъдим итәбез.

#Куштау
@azatliqradiosi
❤4🔥3
Азатлык сүзлегендә бүген яңа сүз – җәрәхәтләнү❤️‍🩹 Аны яралану сүзе белән беррәттән еш кулланабыз.

▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥7👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 июль, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Татарстанда бүген төннән дрон һөҗүме кисәтүе кертелде. Казан һава аланы эшли, ләкин 20ләп рейс тоткарланган. Очышлар шулай ук Уфада да кичектерелә, башлыча Мәскәү һәм Петербурга.

🔹Украинаның Сумы өлкәсе һәм Одессага Русия һөҗүмнәре нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган.

🔹Кичә АКШ бизнесмены Илон Маск "Америка" дип аталган яңа фиркә төзү турында игълан итте. Президент Доналд Трамп аны "акылдан язган" дип атады. Өченче фиркаләр - җимерү һәм хаос булачак, диде ул.

🔹АКШның Техас штатында су басулар нәтиҗәсендә 80 кеше һәлак булган, аларның 28е - балалар.

🔹Рио-де-Жанейрода узган БРИКС җыенын йомгаклау декларациясендә дипломатик ысуллар Русия белән Украина арасында тынычлык килешүе төзүгә өмет белдерелгән.

🔹Шул ук вакытта Доналд Трамп БРИКС сясәтен хуплаган илләргә 10% сәүдә салымы кертеләчәк диде.
❤1🔥1
Болгардагы Ак мәчет комплексын төзекләндерүгә 55 миллион сум бүленәчәк

Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчет комплексын капиталь төзекләндерү эшләре 54,4 миллион сумга төшәчәк. Бу хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Акча Татарстан казнасыннан бүленәчәк.

Реконструкция һәм капиталь төзекләндерүгә 23,3 миллион сум, су, җылылык һәм газ белән тәэмин итү челтәрләренә — 7,3 миллион сум, ишегалдын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләренә — 14,1 миллион сум каралган. Комплекс эчендә диварларны һәм түшәмнәрне яңарту, идәннәрне алыштыру, сантехниканы яңарту кебек эшләр башкарылачак. Тышкы яктан фундаментларны гидроизоляцияләү, ишегалдын җиһазлау кебек эшләр үткәреләчәк.

"Ак мәчет" 2012 елда "Яңарыш" республика фонды программасы кысаларында төзелгән иде. Бу программа Болгар һәм Зөянең тарихи мирасын саклау һәм үстерү, мәдәни һәм инфраструктура объектларын яңарту һәм төзү максатын күздә тотты. Ачылу тантанасында түрәләр мәчет төзелешенең нинди суммага төшкәнен әйтмәде, әмма бу бары тик иганәчеләр ярдәме белән ерып чыгылган эш дип басым ясадылар.

Мәчетне төзүдә Русиянең иң бай кешеләрнең берсе Алишер Усманов, Украинада яшәүче татар бае Ренат Әхмәтов һәм "Татнефть" ААҖ башлыгы Шәфәгать Тәхәүтдинов үз кесәләреннән акча биргәннәр диелде.

👉Тулырак монда укыгыз.
❤5🔥5👍2🤬1
Казанның яңа туристик порталында мәгълүмат бары тик урыс телендә генә

Казанның рәсми туристик порталы — go.kzn.ru — эшли башлады. Аны бүген шәһәр мэриясендә тәкъдим иттеләр.

Порталның урыс телендәге бүлекләре генә тутырылган, татар һәм инглиз телендә интерфейс булуга карамастан, эчтәлекләре буш.

Татарстанда татар һәм урыс телләре дәүләт телләре санала. Шуңа карамастан, татар теле урыс теле белән бер дәрәҗәдә кулланыла алмый. Бу элмә такталарда да, дәүләт оешмалары сайтларында да сизелә.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤬17🤮5💩2🔥1
Бүген вазифасыннан азат ителгән Русиянең транспорт министры Роман Старовойт Одинцово шәһәрендә үле килеш табылган.

Бу хакта үз чыганагына сылтанып, «Известия» хәбәр итә.

Шулай ук бу турыда «112» һәм Shot телеграм-каналлары да яза.

«База» мәгълүматларынча, ул йортында үз-үзенә кул салган.

Бүген Владимир Путин Роман Старовойтны вазифасыннан азат итте.

REN хәбәр иткәнчә, Курски өлкәсенең элеккеге губернаторы Алексей Смирнов Старовойтка каршы сөйләгән. Апрель аенда Смирнов Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе, 4нче өлеше (хәрәмләшеп акча урлау) нигезендә кулга алынган иде.

Смирновны оборона корылмаларын төзүгә бүленгән бюджет акчаларын үзләштерүдә шикләнәләр. Куәт оешмалары белән бәйле каналлар хәбәр иткәнчә, Старовойтны эшеннән азат итү шушы эш белән бәйле булган, шуннан соң ул Мәскәү өлкәсендәге йортында үз-үзенә кул салган.
🎉6😁2❤1🔥1🤣1
Түбән Кама татар дәүләт театры мөдире Рөстәм Галиев вазифасыннан китә

Рөстәм Галиев әлеге карарны үзе кабул иткән. Аның сүзләренчә, бу – вакытында кабул ителгән һәм театр үсеше өчен кирәкле адым.

Галиев театр сәхнәсендә калачак. Ул хәзерге вакытта театр репертуарындагы "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклендә Әлмәндәр ролен башкара.

Моннан тыш, Рөстәм Галиев күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан театр фестивале үткәрү ниятен дә белдерде. Түбән Кама татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллин исемен йөртә.

Хәзерге вакытта театр сезоны тәмамланган, труппа җәйге ялда. Рөстәм Галиевны җитәкчелек вазифасыннан рәсми рәвештә озату тантанасы яңа сезон башында планлаштырыла.

👉Тулырак монда укыгыз.
❤8👍3🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Казан һава аланында очып килүче һәм очып китүче 14 рейс тоткарлана. Аларның күбесе - Мәскәү һәм Петербурга.

🔹Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте эшчәнлеген туктату турында белдерде. Аның җитәкчесе Григорий Мельконьянц "теләнмәгән оешма" эшчәнлеге оештыруда гаепләнеп, биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп Украинага корал бирүне дәвам итәбез дип белдерде. Ул шулай ук Зеленскийны АКШ Украинага ярдәм итүдән баш тартмады дип ышандырган.

🔹АКШ хакимияте 1 августтан 14 илгә сәүдә салымнары кертү турында хатлар җибәргән.

🔹Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Доналд Трампны Нобельнең тынычлык бүләгенә тәкъдим итүен белдерде.

🔹АКШның Техас штатында су басулар нәтиҗәсендә кимендә 104 кеше һәлак булган.
👍1🔥1
Казан янында бер йорт өстенә сынау дроны килеп төшкән, транспорт прокуратурасы тикшерү башлаган

Казанда сынау очышы вакытында сивил дрон казага очраган. Ул "Дубки" бакчачылык ширкәтендәге йортка килеп төшкән, нәтиҗәдә ут чыккан. Зыян күрүчеләр юк диелә.

ТАСС мәгълүматына караганда, янгын сүндерү эшләре дәвам итә.

Mash Iptash басмасы дрон канаты белән каен агачына һәм электр чыбыкларына тиеп егылган дип язды.
🎉3🔥2👏1