Путин урыс теленә өстенлек бирүче дәүләт тел сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады
Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота.
Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный". Шул ук вакытта Русиядәге барлык халыкларның телләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә, ә ил ватандашларына туган телләрендә сөйләшү хокукы гарантияләнә.
Фәрман нигезендә, Русиядәге халыкларның әлифбаларын кирилл язуына нигезләнеп эшләү, шулай ук республикаларның дәүләт телләрен укытучы мәктәп дәреслекләренең уртак сериясен булдыру планлаштырыла.
Дәүләт тел сәясәтен гамәлгә ашыру урыс телен саклап калу һәм үстерүгә, Русия кешеләренең урыс телен белү дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәми итәчәк. Моннан тыш, бу дөнья күләмендә урыс теленең урынын ныгытырга һәм Русиянең һуманитар киңлектәге әһәмиятен арттырырга тиеш.
Фәрманда урыс телененең шул ук вакытта туган тел буларак кулланылуы да әйтелә, ләкин башка туган телләрнең дә булуы кире кагылмый.
👉Тулырак монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Путин урыс теленә өстенлек бирүче дәүләт тел сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады
Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный"
🤮22🤬13💩4🙈2❤1🍌1
Татарлар җәен ниләр эшли?
Әйдә!Online әзерләгән кызык тестны узып карагыз әле.
https://www.azatliq.org/a/33457659.html (VPN кирәк булырга мөмкин)
Әйдә!Online әзерләгән кызык тестны узып карагыз әле.
https://www.azatliq.org/a/33457659.html (VPN кирәк булырга мөмкин)
Азатлык Радиосы
Что татары делают летом? Тест про летние традиции и обычаи
Для кого-то лето – время отдыха, поездок на море и путешествий, а для татар – период заготовок и подготовки к зиме. Тут и сбор ягод, и сенокос, и работа в огороде. Проверим, как хорошо вы знаете, чем занимаются татары летом?
🔥6
Татарстан мәктәпләрдә республикалар телләрен "туган тел" дип калдыру өчен көрәшергә җыена
Татарстан Дәүләт шурасы әлеге теманы сессиядә карарга җыена дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".
Шулай ук ТАТМЕДИА дәүләт ширкәтенә караган матбугат чаралары һәм Telegram-каналлары бу темага багышланган материаллар бастырып чыгарды.
"Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип атала.
Әлеге үзгәрешләрнең төп идеологы — элек Татарстаннан Дума депутаты булган, хәзер Русия президенты ярдәмчесе вазифасын башкаручы Елена Ямпольская. "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде ул. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.

🔥18❤3👍3😱2🤮1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
➡️ Безнең тавышны БМОда да, базарда да ишетергә тиешләр
Берлинда асаба халыклар һәм халыкара хокук, асаба халыкларның каршылык хәрәкәте хакында сөйләштеләр.
➡️ Сугышта яшьләр күпләп үлә. Башкорстаннан 5 егет тарихы
Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлгән кимендә 450 хәрби – 24 яшькә кадәр. Азатлык Радиосы сугышның иң зур бәясен түләгән татар-башкорт авылларыннан 5 яшь хәрби тарихын сөйли.
➡️ Җәсәд юк. Гаделлек юк. Нокта куелмаган. Сребреница геноцидына 30 ел
11 июль – Босния сугышының иң канлы вакыйгасы – Сербреницада кешеләрне күпләп үтерүгә 30 ел. Җомга Поточари мемориаль зиратында әлеге үтерешнең корбаны булган тагын җиде мөселман танылды һәм җирләнде.
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi

🔥3👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышта яшьләр күпләп үлә. Башкорстаннан 5 егет тарихы Азатлык Радиосы хисабында Башкортстаннан кимендә 450 үлгән хәрби – 24 яшькә кадәр. Социаль челтәрләрдә мондый үлемнәр иң зур игътибар уята, халык "әле тормыш күрмәгән, татымаган" яшьләрнең китүенә шакката.…
Сугышта 18 яшьлек егетләрнең үлүе – сирәк күренеш түгел. Май башында Башкортстанның Первомайски авылында Искәндәр Янсуфин белән хушлаштылар.
Русиянең Украинага каршы сугышы башлангач, аңа 15 яшь кенә була. Ул "минем 18 яшемә СВО (сугыш) бетмәсә, үз Ватанымны якларга китәчәкмен" дигән. Русия пропагандасы Украинага каршы барган сугышны нәкъ "Ватанны саклау" буларак тасвирлый, чынбарлыкта исә ул күрше дәүләткә каршы Русия тарафыннан башланган.
Искәндәргә 18 яшь тулуга бер атна узгач, ул контракт төзи. Сугышка ул гитара белән, күтәренке кәефтә китә, дип искә ала якыннары.
18 яшьлек егет 22 мартта сугышта юк була. Аны туган авылына кайтару бер айга сузыла.
Благовар районы идарәсе башлыгы Марат Йосыпов яшь егетнең "илне һәм безнең кыйммәтләрне саклап китүе" турында чыгыш ясый. Сугышның чынлыкта ни өчен башланганы, Украинада күпме тыныч халыкның үлгәне, фронтта Башкортстаннан күпме яшь егетнең һәлак булганы турында әйтергә ул кирәк дип санамый.
Бу – меңнәрчә үлемнең бер мисалы гына.

😭8❤6😢5🎉4👏1🕊1🤡1🌭1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
❤2🔥1
Сөйләмдә еш кулланылган бу сүзне Азатлык "кулакча" дип атый. Ә сез аны ничек әйтәсез?
▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤8👍3🔥1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 июль, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹АКШ президенты Доналд Трамп бүген Украинага корал җибәрүнең яңа планы турында игълан итәчәк. Аңа Patriot зенит-ракет комплекслары һәм шулай ук һөҗүм итү кораллары да керәчәк дип хәбәр итә Axios ике чыганакка сылтанып.
🔹Европа илләре 14 июльдә Русиягә каршы санкцияләрнең 18нче җыелмасын килештерергә ниятли.
🔹ФСБ Кырымда 9 май алдыннан Русия саклану министрлыгы офицерын шартлатырга җыенуда шикләнелгән 25 яшьлек кызны тоткарлаган. Ул Русия һәм Украина ватандашы диелә. Кызга карата теракт һәм дәүләткә хыянәт итү турында җинаять эше ачылган.
🔹Биткоин бәясе 120,7 мең долларга җитте. Криптовалютаның бәясе соңгы берничә көн дәвамында арта.
🔹Башкортстанда Шүлгән-Таш мәгарәсендәге рәсемнәр ЮНЕСКОга кертелде. 16-20 мең элек ясалган төсле рәсемнәр гомум мирас дип саналырга хокуклы диелгән Париждагы дөнья мирасы комитетының 47нче сессиясендә.

🔥2
"Бу эштә төп гаепләнүче - Хәбиров" Баймак протестларын "оештыручы" дип танылган Айнур Хөсәенов тарихы
"Баймак эше" фигуранты Айнур Хөсәенов соңгылардан булып тоткарланды. Аңа кадәр ул берничә ай эзләүдә булган. Тикшерү комитеты аны 2024 елның 17 гыйнварында Баймакта булган протестларны "оештыручыларның берсе" дип саный.
— Бу эшне гадел, кеше хокукларын күздә тотып карауларына бернинди дә ышаныч юк, — дигән ул мәхкәмә утырышларының берсендә. — Безнең эшне Башкортстан Югары мәхкәмәсендә тикшермәделәр, чөнки хакимият яңа протестлардан курка.
— Кар атып уйнау турындагы җинаять эше ялганга корылган, — дигән Хөсәенов. — Кемгәдер минем утырып тору файдалы. Канун вәкилләре үзләре үк канунны бозса — ул канун кем өчен язылган?
Хөсәенов шулай ук Уфаның 1нче тикшерү изоляторында җинаять эше документларының югалуын белдерә:
Хөсәенов катнашындагы чираттагы мәхкәмә утырышы 21 августка билгеләнгән.
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

"Мәхкәмә утырышлары турында алдан хәбәр итмиләр, утырыш башланырга 15-20 минут кала гына чыгаралар, — дигән ул. — Мәүкәмә беркетмәләре утырышта мин әйткәннәр белән туры килми, тулы абзацлар, җөмләләр алып ташлана".
Хөсәенов катнашындагы чираттагы мәхкәмә утырышы 21 августка билгеләнгән.
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.
Азатлык Радиосы
"Бу эштә төп гаепләнүче - Хәбиров" Баймак протестларын "оештыручы" дип танылган Айнур Хөсәенов тарихы
"Баймак эше" фигуранты Айнур Хөсәенов соңгылардан булып тоткарланды. Аңа кадәр ул берничә ай эзләүдә булган. Тикшерү комитеты аны 2024 елның 17 гыйнварында Баймакта булган протестларны "оештыручыларның берсе" дип саный.
🙏1💯1
❗️Алабугада дрон һөҗүмнәре куркынычы сәбәпле барлык киңкүләм чаралар тыелды
Алабуга районы хакимияте шәһәрдә дроннар (БПЛА) һөҗүменең ешайуы сәбәпле барлык җәмәгать чараларын үткәрүне туктату турында карар чыгарды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, сак булырга чакырды һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерде.
— Сак булыгыз, иминлек кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз. Иң мөһиме — сезнең сәламәтлек һәм иминлек. Барлык хәлләргә аңлап караганыгыз өчен рәхмәт, — дип язды ул үзенең Telegram-каналында.
Соңгы айларда Алабугага дроннар берничә тапкыр һөҗүм итте. 15 июньдәге һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, балигъ булмаган балалар яраланды, биналарга зыян килде. "Алабуга" икътисад мәйданында «Шахед» тибындагы дроннарны җыю һәм аларга өлешләр җитештерү белән бәйле завод эшли.
Русия Украинага каршы сугышта әлеге дроннарны актив куллана. Украина ягы исә бу объектны хәрби максатлар өчен кулланылучы стратегик нокта буларак күрә һәм һөҗүмнәрен шуның белән аңлата.

🎉4👏1😍1😡1
Татарстанның Зәй районының элекке башлыгы, республиканың элекке депутаты Татьяна Воропаева вафат
Аңа 71 яшь иде. Татарстанда беренче хатын-кыз – район башлыгының үлеме турында республика президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татьяна Воропаева 1954 елның 17 апрелендә туа. Хезмәт юлын Зәйдәге 98-нче һөнәри белем бирү уку йорты җитәкчесе булып башлаган. Соңрак Зәй районы хакимиятендә эшли. Район башлыгының беренче урынбасары була. 2008-2014 елларда Зәй районын җитәкли. Ул республикада район җитәкләүче беренче хатын-кыз иде.
2014-2019 елларда – Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Татар телен яхшы белде. Татар телендә чыгышлар ясады. 2018 елда парламентта татар телен яклады.
Азатлык Радиосы Самардагы 2013 елгы Сабантуйдан ясалган репортажда болай язган:

«Татарстанның Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева бернинди акцентсыз татар телендә изге теләкләрен белдерде. Татарстанга мәдхия җырлады. Чыгышын: “Татарстаннан да яхшы җир юк!” дип тәмамлады».
🔥6🎉5❤4🤩1
ФСБ кырымтатар хатынын ягулык келәте турында мәгълүмат тапшырган өчен кулга алган
Аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Сәетләр районындагы даруханәдә эшләүче кырымтатар хатыны Нияра Эрсмамбетованы тоткарлаган. Бу хакта"Трибунал. Кырым эпизоды" хокук яклау төркеме "Irade" проектына сылтама белән хәбәр итә.
Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Эрсмамбетова май ахырында кулга алынган һәм ике ярым айдан артык инде Акмәчетнең 1-нче тикшерү изоляторында тотыла. Аңа Русия Җинаять кодексының 275-нче маддәсе ("дәүләткә хыянәт итү") нигезендә гаепләү белдерелгән. Имеш, ул оккупацияләнгән җирләрләрдәге каршылык хәрәкәтләренең берсенә Кырымдагы ягулык-майлау келәтләре турында мәгълүмат тапшырган. Тикшерү фаразлавынча, бу мәгълүмат һөҗүмнәр әзерләү өчен кулланылырга мөмкин булган.
Эрсмамбетованың ике кечкенә баласы калган, хәзер аларны аның өлкән яшьтәге әтисе карый.
"Трибунал. Кырым эпизоды" белдергәнчә, бу – Кырымда соңгы ярты елда дәүләткә хыянәт яисә диверсия әзерләү нигезендә гаепләүләрнең кимендә утызынчы очрагы.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Эрсмамбетова май ахырында кулга алынган һәм ике ярым айдан артык инде Акмәчетнең 1-нче тикшерү изоляторында тотыла.
😢7❤3👎2
Башкортстанның Иглин районы чигендә урнашкан Казаяк авылы халкы һәр көнне куркыныч күпер аша күрше шәһәргә — Ашага — чыгып йөри. Анда хастаханәләр, балалар бакчалары, эш урыннары бар. Әмма бу юл хәзер халык өчен хәвеф чыганагына әйләнгән.
Казаякта 700 чамасы кеше яши. Авыл район үзәге Иглиннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Аның күршесе — Чиләбе өлкәсендәге Аша шәһәре. Ике торак пунктны нибары өч чакрым һәм Ашинка елгасы аша салынган күпер аера.
Авыл халкы сөйләвенчә, Ашада металлургия заводы, дәваханәләр, балалар бакчасы, янгын сүндерү бүлеге бар. Күпләрнең анда туганнары яши, эшли. Шуңа күрә бу ике урын арасындагы бәйләнеш бик тыгыз — авыл белән шәһәр бер-берсенә терәлеп тора, язмышлары да бер.
Ашага баруның өч юлы бар. Беренчесе — тимер юл буйлап җәяү. Икенчесе — электричка белән, тик аның йөрү вакыты заводтагы эш сменаларына туры килеп бетми. Өченче юл — шушы ук искергән күпер аша машина белән бару. Әмма күпернең хәле бик аяныч: ул теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин, дип кисәтә халык. (1нче һәм 2нче фотолар бер атна элек төшерелгән.)
Язгы ташулар вакытында күперне су каплый, кайвакыт машиналар суга төшеп китә. Җәй көне дә ул селкенеп тора, кешеләр куркып кына уза. Авыр йөк машиналарына чикләү кертелгән, әмма авылдагы шоферлар әйтүенчә, бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләр бар. Иглин районы хакимияте дә күпернең авария хәлендә булуын таный: «Бүгенге көндә күпер канәгатьләнерлек хәлдә түгел», — диелгән 2024 елның декабрендә язылган рәсми хатта. Ләкин акча юклыктан аны төзәтергә җыенмыйлар, урау юлдан йөрергә тәкъдим итәләр.
— дип сөйләгән журналист Ксения Собчакның телеграм каналына Әмир исемле авыл кешесе.
Аның сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» дә авылга Ашадан чакырыла. Әмма Чиләбе өлкәсе белән административ чик булу сәбәпле, медиклар бер шарт куя — авыру үзе шушы чикне үтеп чыгарга тиеш, шуннан соң гына аны табиблар машинасы каршы алачак.
2024 елның апрелендә ике төбәк җитәкчелеге арасында күперне төзекләндерү турында сөйләшү узган, дип хәбәр ителә. Әмма эш кайчан башланачагы — билгесез. Ә авыл халкы һаман көтә һәм өметен өзми.
🔻Акча юклыктан Башкортстанның кайбер авыллары халкы күперләрне үзләре акча җыеп төзәтә башлады. Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүлә.

— Бу күпер безнең өчен бик мөһим. Арада балаларын мәктәпкә, бакчага йөртүчеләр бар. Бу юл бик куркыныч. Берәү генә машинасы белән чыгып китсә, бәлки, дога кылып узар, ә менә машинада бала утырган ата-ананың күңелендә нинди хисләр туа икән ул күпер аша барганда?
— дип сөйләгән журналист Ксения Собчакның телеграм каналына Әмир исемле авыл кешесе.
Аның сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» дә авылга Ашадан чакырыла. Әмма Чиләбе өлкәсе белән административ чик булу сәбәпле, медиклар бер шарт куя — авыру үзе шушы чикне үтеп чыгарга тиеш, шуннан соң гына аны табиблар машинасы каршы алачак.
2024 елның апрелендә ике төбәк җитәкчелеге арасында күперне төзекләндерү турында сөйләшү узган, дип хәбәр ителә. Әмма эш кайчан башланачагы — билгесез. Ә авыл халкы һаман көтә һәм өметен өзми.
🔻Акча юклыктан Башкортстанның кайбер авыллары халкы күперләрне үзләре акча җыеп төзәтә башлады. Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүлә.
😢5❤1🙏1
Башкортстанның Иглин районы Казаяк авылы күпере
Казаяктагы хәлләр турында өстәге постта укыгыз.

❤1🤬1🙏1