❗️Алабугада дрон һөҗүмнәре куркынычы сәбәпле барлык киңкүләм чаралар тыелды
Алабуга районы хакимияте шәһәрдә дроннар (БПЛА) һөҗүменең ешайуы сәбәпле барлык җәмәгать чараларын үткәрүне туктату турында карар чыгарды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, сак булырга чакырды һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерде.
— Сак булыгыз, иминлек кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз. Иң мөһиме — сезнең сәламәтлек һәм иминлек. Барлык хәлләргә аңлап караганыгыз өчен рәхмәт, — дип язды ул үзенең Telegram-каналында.
Соңгы айларда Алабугага дроннар берничә тапкыр һөҗүм итте. 15 июньдәге һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, балигъ булмаган балалар яраланды, биналарга зыян килде. "Алабуга" икътисад мәйданында «Шахед» тибындагы дроннарны җыю һәм аларга өлешләр җитештерү белән бәйле завод эшли.
Русия Украинага каршы сугышта әлеге дроннарны актив куллана. Украина ягы исә бу объектны хәрби максатлар өчен кулланылучы стратегик нокта буларак күрә һәм һөҗүмнәрен шуның белән аңлата.

🎉4👏1😍1😡1
Татарстанның Зәй районының элекке башлыгы, республиканың элекке депутаты Татьяна Воропаева вафат
Аңа 71 яшь иде. Татарстанда беренче хатын-кыз – район башлыгының үлеме турында республика президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татьяна Воропаева 1954 елның 17 апрелендә туа. Хезмәт юлын Зәйдәге 98-нче һөнәри белем бирү уку йорты җитәкчесе булып башлаган. Соңрак Зәй районы хакимиятендә эшли. Район башлыгының беренче урынбасары була. 2008-2014 елларда Зәй районын җитәкли. Ул республикада район җитәкләүче беренче хатын-кыз иде.
2014-2019 елларда – Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Татар телен яхшы белде. Татар телендә чыгышлар ясады. 2018 елда парламентта татар телен яклады.
Азатлык Радиосы Самардагы 2013 елгы Сабантуйдан ясалган репортажда болай язган:

«Татарстанның Зәй районы башлыгы Татьяна Воропаева бернинди акцентсыз татар телендә изге теләкләрен белдерде. Татарстанга мәдхия җырлады. Чыгышын: “Татарстаннан да яхшы җир юк!” дип тәмамлады».
🔥6🎉5❤4🤩1
ФСБ кырымтатар хатынын ягулык келәте турында мәгълүмат тапшырган өчен кулга алган
Аннексияләнгән Кырымда ФСБ хезмәткәрләре Сәетләр районындагы даруханәдә эшләүче кырымтатар хатыны Нияра Эрсмамбетованы тоткарлаган. Бу хакта"Трибунал. Кырым эпизоды" хокук яклау төркеме "Irade" проектына сылтама белән хәбәр итә.
Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Эрсмамбетова май ахырында кулга алынган һәм ике ярым айдан артык инде Акмәчетнең 1-нче тикшерү изоляторында тотыла. Аңа Русия Җинаять кодексының 275-нче маддәсе ("дәүләткә хыянәт итү") нигезендә гаепләү белдерелгән. Имеш, ул оккупацияләнгән җирләрләрдәге каршылык хәрәкәтләренең берсенә Кырымдагы ягулык-майлау келәтләре турында мәгълүмат тапшырган. Тикшерү фаразлавынча, бу мәгълүмат һөҗүмнәр әзерләү өчен кулланылырга мөмкин булган.
Эрсмамбетованың ике кечкенә баласы калган, хәзер аларны аның өлкән яшьтәге әтисе карый.
"Трибунал. Кырым эпизоды" белдергәнчә, бу – Кырымда соңгы ярты елда дәүләткә хыянәт яисә диверсия әзерләү нигезендә гаепләүләрнең кимендә утызынчы очрагы.

Азатлык Радиосы
ФСБ кырымтатар хатынын ягулык келәте турында мәгълүмат тапшырган өчен кулга алган
Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, Эрсмамбетова май ахырында кулга алынган һәм ике ярым айдан артык инде Акмәчетнең 1-нче тикшерү изоляторында тотыла.
😢7❤3👎2
Башкортстанның Иглин районы чигендә урнашкан Казаяк авылы халкы һәр көнне куркыныч күпер аша күрше шәһәргә — Ашага — чыгып йөри. Анда хастаханәләр, балалар бакчалары, эш урыннары бар. Әмма бу юл хәзер халык өчен хәвеф чыганагына әйләнгән.
Казаякта 700 чамасы кеше яши. Авыл район үзәге Иглиннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Аның күршесе — Чиләбе өлкәсендәге Аша шәһәре. Ике торак пунктны нибары өч чакрым һәм Ашинка елгасы аша салынган күпер аера.
Авыл халкы сөйләвенчә, Ашада металлургия заводы, дәваханәләр, балалар бакчасы, янгын сүндерү бүлеге бар. Күпләрнең анда туганнары яши, эшли. Шуңа күрә бу ике урын арасындагы бәйләнеш бик тыгыз — авыл белән шәһәр бер-берсенә терәлеп тора, язмышлары да бер.
Ашага баруның өч юлы бар. Беренчесе — тимер юл буйлап җәяү. Икенчесе — электричка белән, тик аның йөрү вакыты заводтагы эш сменаларына туры килеп бетми. Өченче юл — шушы ук искергән күпер аша машина белән бару. Әмма күпернең хәле бик аяныч: ул теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин, дип кисәтә халык. (1нче һәм 2нче фотолар бер атна элек төшерелгән.)
Язгы ташулар вакытында күперне су каплый, кайвакыт машиналар суга төшеп китә. Җәй көне дә ул селкенеп тора, кешеләр куркып кына уза. Авыр йөк машиналарына чикләү кертелгән, әмма авылдагы шоферлар әйтүенчә, бу кагыйдәләрне үтәмәүчеләр бар. Иглин районы хакимияте дә күпернең авария хәлендә булуын таный: «Бүгенге көндә күпер канәгатьләнерлек хәлдә түгел», — диелгән 2024 елның декабрендә язылган рәсми хатта. Ләкин акча юклыктан аны төзәтергә җыенмыйлар, урау юлдан йөрергә тәкъдим итәләр.
— дип сөйләгән журналист Ксения Собчакның телеграм каналына Әмир исемле авыл кешесе.
Аның сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» дә авылга Ашадан чакырыла. Әмма Чиләбе өлкәсе белән административ чик булу сәбәпле, медиклар бер шарт куя — авыру үзе шушы чикне үтеп чыгарга тиеш, шуннан соң гына аны табиблар машинасы каршы алачак.
2024 елның апрелендә ике төбәк җитәкчелеге арасында күперне төзекләндерү турында сөйләшү узган, дип хәбәр ителә. Әмма эш кайчан башланачагы — билгесез. Ә авыл халкы һаман көтә һәм өметен өзми.
🔻Акча юклыктан Башкортстанның кайбер авыллары халкы күперләрне үзләре акча җыеп төзәтә башлады. Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүлә.

— Бу күпер безнең өчен бик мөһим. Арада балаларын мәктәпкә, бакчага йөртүчеләр бар. Бу юл бик куркыныч. Берәү генә машинасы белән чыгып китсә, бәлки, дога кылып узар, ә менә машинада бала утырган ата-ананың күңелендә нинди хисләр туа икән ул күпер аша барганда?
— дип сөйләгән журналист Ксения Собчакның телеграм каналына Әмир исемле авыл кешесе.
Аның сүзләренчә, «ашыгыч ярдәм» дә авылга Ашадан чакырыла. Әмма Чиләбе өлкәсе белән административ чик булу сәбәпле, медиклар бер шарт куя — авыру үзе шушы чикне үтеп чыгарга тиеш, шуннан соң гына аны табиблар машинасы каршы алачак.
2024 елның апрелендә ике төбәк җитәкчелеге арасында күперне төзекләндерү турында сөйләшү узган, дип хәбәр ителә. Әмма эш кайчан башланачагы — билгесез. Ә авыл халкы һаман көтә һәм өметен өзми.
🔻Акча юклыктан Башкортстанның кайбер авыллары халкы күперләрне үзләре акча җыеп төзәтә башлады. Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүлә.
😢5❤1🙏1
Башкортстанның Иглин районы Казаяк авылы күпере
Казаяктагы хәлләр турында өстәге постта укыгыз.

❤1🤬1🙏1
Хәерле иртә! 15 июль, сишәмбе иртәсендә дөньяда ниләр бар?
・Татарстанда иртәнге 4тән дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.
・АКШ Сенаты Русиягә яңа чикләүләр кертү турында канун өлгесен кичектереп тора. Бу карар Доналд Трампның Мәскәүгә ясалган ультиматумнан соң кабул ителде, ди Сенаттагы республиканнар лидеры Джон Тьюн.
・Русия атом коралы ныгытмаларының инфраструктурасын киңәйтә – Business Insider. Җир өсте иярчен сурәтләре биш урында төзелеш эшләре баруын күрсәткән.
・Латвия бүгеннән биометрик мәгълүматы булмаган Русия чит ил паспортларын танымый башлады. Мондый документлар белән илгә булган русияләргә паспортларын яңарту өчен ярты ел вакыт бирелгән иде.
・Илон Маск: Starship ракетының унынчы очышы август аена планлаштырыла. Узган айда шундый ракет сынау вакытында шартлаган иде.
Азатлык татар телендә башкалар сөйләмәгән хәбәрләрне җиткерә. Безнең белән калыгыз!

❤5🔥1
Воронежта дрон һөҗүме видеоязмасы таралды
Mash, Baza һәм "Осторожно, новости" телеграм-каналлары Воронежта дронның күпкатлы йортка килеп бәрелүен күрсәткән видеоязма белән уртаклашты.
Рәсми мәгълүматка караганда, дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 16 кеше зыян күргән. Baza исә зыян күрүчеләр саны 20гә җиткән ди.
Воронеж мэры Сергей Петрин элегрәк шәһәргә бәреп төшерелгән дроннарның калдыклары төшкән дип белдергән иде.

Telegram
Осторожно, новости
Момент удара беспилотника по жилому дому в Воронеже сегодня утром
🙏3👎1👏1
Казанда татар теле өйрәнүчеләр өчен бушлай җәйге курслар башлана
Аларны Казан мэриясе оештыра. Дәресләр 22 июльдә башлана һәм 1,5 ай дәвам итәчәк. Програмда ике дәрәҗә каралган: телне өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр.
Башлангыч төркем Казанның Башкарма комитеты бинасында укыячак. Дәвам итүче төркем исә Черек күл паркындагы Амфитеатрда белем алачак.
Һәр дәрес 2 сәгать дәвам итәчәк, програмга тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен өйрәнү керә. Иң яхшы укучыларга бүләкләр дә каралган диелә.
#татартеле

👍11❤3🔥3😢1
❗️Саха активистлары тел кануны үзгәрешләренә каршылыгын белдереп, Русия мәгариф министрына хат язды
Алар Русиядә 1 сентябрьдә үз көченә керәчәк канун белән килешмәүләрен белдергән. Мәгарифкә кагылышлы яңа фәрман эшли башлагач, туган тел һәм әдәбият дәресләре тагын да кыскарачак.
Ачык хат авторлары урыс булмаган балалар өчен туган телләрен өйрәнү өчен атнага бер генә дәрес белән телне саклап калып булмаячак дигәнне аңлаткан. Алар атнасына кимендә туган тел өчен ике дәрес калдыруны сорый.
Активистлар тагын нинди проблемнарны күтәрә? Бу мәсьәләдә Татарстан ниләр уйлый? Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

— Ике сәгать белән дә телне саклау бик авыр, аеруча интернет мохитендә туганнар телләр юк дәрәҗәсендә булган заманда. Алга таба тел дәресләренең саннары киметү Русиядәге урыс булмаган халыкларының телләрен саклауга һәм үстерү эшенә зарар китерәчәк, — диелә хатта.
Активистлар тагын нинди проблемнарны күтәрә? Бу мәсьәләдә Татарстан ниләр уйлый? Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.
Азатлык Радиосы
Саха активистлары тел кануны үзгәрешләренә каршылыгын белдереп, Русия мәгариф министрына хат язды
Әлегә Татарстанда дәүләткә якын берничә блогер гына республиканың позициясен белдерергә тырышты
❤11🔥5⚡2😢1
Украина премьер-министры Денис Шмыгаль вазифадан китү турында гаризасын чыгарган
Элегрәк Украина президенты бу вазифаны хәзерге вице-премьер Юлия Свириденкога тәкъдим иткәне билгеле булды.
Шмыгаль Украинаның Саклану министры вазифасына билгеләнәчәк дип көтелә. Әлеге вазифаны башкарган Рустем Умеровны илнең АКШтагы илчесе ясау нияте бар, дип хәбәр итә медиа чаралары.
Денис Шмыгаль Украина премьер-министры вазифасын 2020 елның 4 мартыннан бирле башкарган.

❤3🔥1
Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы Азатлыкның 16 журналисты аккредитациясен озайтудан баш тартты
Бу хакта Азатлык Радиосының казакъ редакциясе хәбәр итә. Министрлык белдергәнчә, мондый карар янәсе радио тарафыннан "медиа турында" кануны бозуга бәйле.
Узган атнада Азатлык Радиосы медиакорпорациясе җиде журналистка аккредитация бирмәү сәбәпле Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы өстеннән мәхкәмәгә шикаять тапшырды.
2022 елда да министрлык Азатлык Радиосының 36 хезмәткәренә аккредитация бирмәгән иде. Ул чакта медиакорпорация мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Башта министрлык килешүдән баш какса да, соңрак яклар уртак фикергә килгән. 2024 елның язында министрлык радио хәбәрчеләренә аккредитация бирүне яңадан торгызган иде.

— Бу карар безнең хәбәрчеләрнең үз илләрендә ирекле эшләү хокукын турыдан‑туры боза. Безнең журналистлар җәмәгать мәнфәгатьләренә туры килгән, фактларга нигезләнгән бәйсез мәгълүмат бирә, — дип белдерде Азатлык Радиосы медиакорпорациясе президенты Стивен Капус.
2022 елда да министрлык Азатлык Радиосының 36 хезмәткәренә аккредитация бирмәгән иде. Ул чакта медиакорпорация мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Башта министрлык килешүдән баш какса да, соңрак яклар уртак фикергә килгән. 2024 елның язында министрлык радио хәбәрчеләренә аккредитация бирүне яңадан торгызган иде.
🤮6💩5😡2👎1😢1
Миңнеханов резиденцияләрен яңартуга "Ак мәчет" һәм Ислам институтын төзекләндерүдән күбрәк акча бүленгән
Татарстанда президентның ике резиденциясен – Боровое Матюшинодагы комплексы һәм Казанның Оренбур трактындагы Кунак йортын – яңартуга 186,5 миллион сум бүленде. Бу хакта "Idel.Реалии" чыгарган тикшеренүдә әйтелә.
Аерым алганда, президент резиденциясенә 5,2 млн сумга бассейн, 3,3 млн сумга сауна, 9,9 млн сумга хәмам төзекләндерү, 15 миллион сумга яңа газон җәю керә.
Ремонтка китәчәк чыгымнар "Ак мәчет"кә (54 млн сум) һәм Русия ислам институтына (23 млн) каралган суммадан берничә тапкыр зуррак.
Бу хакта тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
#Татарстан

🤬8😡4👏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 июль, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Ерак Көнчыгышта югалган Ми-8 боралагы табылган, ул тулысынча җимерелгән, андагы биш кеше - экипажның өч әгъзасы һәм ике техник һәлак булган. Боралак төзекләндерү эшләреннән соң Охотскидан Магаданга очкан булган.
🔹Доналд Трамп Patriot Зенит-ракет комплекслары Украинага җибәрелә башлады дип белдерде. Алар Германиядән җибәрелә. Аннары Германиягә АКШтан яңалары китереләчәк. "Бөтен очракларда да АКШ түләүләрне тулысынча алачак", диде Трамп.
🔹НАТО баш секретаре Марк Рютте Бразилия, Һиндстан һәм Кытайны АКШ президентының сәүдә салымы турындагы ультиматумына игътибар итәргә чакырды. Доналд Трамп Украинада сугыш 50 көн эчендә җайга салынмаса, Русия һәм аның сәүдә беректәшләренә 100% тарифлар кертергә вәгъдә итте.
🔹Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышны дәвам итәргә ниятли. Бу хакта Кремльгә якын чыганакларга сылтанып Reuters яза. Путин Доналд Трампның санкцияләрне арттыру турындагы сүзләренә колак салмый, Көнбатыш Русия шартларын кабул итми торып, сугышны туктатырга җыенмый диелә.
🔹Русия думасы интернетта "экстермистик материаллар" эзләү өчен административ җаваплылык кертергә җыена. Канун өлгесенә үзгәрешләр икенче укылышта каралачак. Шулай ук аларны VPN кулланып эзләү дә хокук бозу саналачак.

🔥2🤬2
Азатлык исемлеге: Украина сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан һәлак булучылар саны 12 меңнән артты
Исемлеккә үлгән хәрбиләрнең яртысын (6 меңен) Азатлык Радиосы соңгы тугыз айда өстәде.
Бу соңгы айларда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә. Бер ай элек чамасы – 4 июнь көнне – хисапта үлүчеләр саны 11 меңнән артуын язган идек.
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

🔥3👍1🎉1
Хәрби мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиев эшен карауга кереште
Прокурор белдерүенчә, Корбангалиева видеолары Русия кешеләрендә борчылу, курку, көчсезлек һәм яклаусыз калу хисләре уяткан.
Икенче Көнбатыш бүлгесе хәрби мәхкәмәсе журналист Фәридә Корбангалиевага һәм аның белән бергә эшләүче Алексей Барановскийга карата җинаять эшен карый башлады. Алар террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда, шулай ук Русия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр таратуда гаепләнә.
Фәридә Корбангалиева һәм Алексей Барановскийга карата читтән торып сак астына алу карары чыгарылган, алар халыкара эзләүдә. Корбангалиева Чехиядә яши, Барановский "Русия азатлыгы" легионында сугыша.
Русия Чехия хакимиятеннән Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итте. Праганың Шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бу үтенечен кире какты.

🙏4🤡2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
НЕФАЗ 2025 елның беренче яртыеллыгында 812 миллион сум күләмендә зыянга эшләгән
Узган елның шул ук чоры нәтиҗәләре буенча завод 90 миллион сумнан артык табыш алган иде.
Узган ел белән чагыштырганда бөтен төр керемнәр 48 процентка диярлек кимегән, 10,56 миллиард сум тәшкил иткән.
НЕФАЗ — КАМАЗ шассиында юлчылар өчен автобуслар, шулай ук автоцистерналар, прицеплар һәм махсус техника корылмалары җитештерүче завод. Хиссәләренең яртысы КАМАЗ кулында. Тагын 28,5 проценты Башкортстанга карый.
2024 елда КАМАЗ 3,4 миллиард сум күләмендә зыян күрсәтте, ә 2023 елда 11,9 миллиард сум табыш алган иде.

Узган елның шул ук чорында завод 90 миллион сумнан артык табыш алган иде.
❤2😱2👏1😡1