Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Миңнеханов резиденцияләрен яңартуга "Ак мәчет" һәм Ислам институтын төзекләндерүдән күбрәк акча бүленгән

Татарстанда президентның ике резиденциясен – Боровое Матюшинодагы комплексы һәм Казанның Оренбур трактындагы Кунак йортын – яңартуга 186,5 миллион сум бүленде. Бу хакта "Idel.Реалии" чыгарган тикшеренүдә әйтелә.

Аерым алганда, президент резиденциясенә 5,2 млн сумга бассейн, 3,3 млн сумга сауна, 9,9 млн сумга хәмам төзекләндерү, 15 миллион сумга яңа газон җәю керә.

Ремонтка китәчәк чыгымнар "Ак мәчет"кә (54 млн сум) һәм Русия ислам институтына (23 млн) каралган суммадан берничә тапкыр зуррак.

Бу хакта тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
🤬8😡4👏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 июль, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Ерак Көнчыгышта югалган Ми-8 боралагы табылган, ул тулысынча җимерелгән, андагы биш кеше - экипажның өч әгъзасы һәм ике техник һәлак булган. Боралак төзекләндерү эшләреннән соң Охотскидан Магаданга очкан булган.

🔹Доналд Трамп Patriot Зенит-ракет комплекслары Украинага җибәрелә башлады дип белдерде. Алар Германиядән җибәрелә. Аннары Германиягә АКШтан яңалары китереләчәк. "Бөтен очракларда да АКШ түләүләрне тулысынча алачак", диде Трамп.

🔹НАТО баш секретаре Марк Рютте Бразилия, Һиндстан һәм Кытайны АКШ президентының сәүдә салымы турындагы ультиматумына игътибар итәргә чакырды. Доналд Трамп Украинада сугыш 50 көн эчендә җайга салынмаса, Русия һәм аның сәүдә беректәшләренә 100% тарифлар кертергә вәгъдә итте.

🔹Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышны дәвам итәргә ниятли. Бу хакта Кремльгә якын чыганакларга сылтанып Reuters яза. Путин Доналд Трампның санкцияләрне арттыру турындагы сүзләренә колак салмый, Көнбатыш Русия шартларын кабул итми торып, сугышны туктатырга җыенмый диелә.

🔹Русия думасы интернетта "экстермистик материаллар" эзләү өчен административ җаваплылык кертергә җыена. Канун өлгесенә үзгәрешләр икенче укылышта каралачак. Шулай ук аларны VPN кулланып эзләү дә хокук бозу саналачак.
🔥2🤬2
Азатлык исемлеге: Украина сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан һәлак булучылар саны 12 меңнән артты

Исемлеккә үлгән хәрбиләрнең яртысын (6 меңен) Азатлык Радиосы соңгы тугыз айда өстәде.

Бу соңгы айларда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә. Бер ай элек чамасы – 4 июнь көнне – хисапта үлүчеләр саны 11 меңнән артуын язган идек.

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
🔥3👍1🎉1
Хәрби мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиев эшен карауга кереште

Прокурор белдерүенчә, Корбангалиева видеолары Русия кешеләрендә борчылу, курку, көчсезлек һәм яклаусыз калу хисләре уяткан.

Икенче Көнбатыш бүлгесе хәрби мәхкәмәсе журналист Фәридә Корбангалиевага һәм аның белән бергә эшләүче Алексей Барановскийга карата җинаять эшен карый башлады. Алар террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда, шулай ук Русия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр таратуда гаепләнә.

Фәридә Корбангалиева һәм Алексей Барановскийга карата читтән торып сак астына алу карары чыгарылган, алар халыкара эзләүдә. Корбангалиева Чехиядә яши, Барановский "Русия азатлыгы" легионында сугыша.

Русия Чехия хакимиятеннән Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итте. Праганың Шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бу үтенечен кире какты.
🙏4🤡2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
НЕФАЗ 2025 елның беренче яртыеллыгында 812 миллион сум күләмендә зыянга эшләгән

Узган елның шул ук чоры нәтиҗәләре буенча завод 90 миллион сумнан артык табыш алган иде.

Узган ел белән чагыштырганда бөтен төр керемнәр 48 процентка диярлек кимегән, 10,56 миллиард сум тәшкил иткән.

НЕФАЗ — КАМАЗ шассиында юлчылар өчен автобуслар, шулай ук автоцистерналар, прицеплар һәм махсус техника корылмалары җитештерүче завод. Хиссәләренең яртысы КАМАЗ кулында. Тагын 28,5 проценты Башкортстанга карый.

2024 елда КАМАЗ 3,4 миллиард сум күләмендә зыян күрсәтте, ә 2023 елда 11,9 миллиард сум табыш алган иде.

2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
❤2😱2👏1😡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Израил Сүриянең саклану министрлыгы биналарына һәм Президент сараена һөҗүм итте

Һөҗүм күренешләре җирле телевидениедә күрсәтелде. Һәлак булучылар турында рәсми мәгълүмат юк.

The Times of Israel хәбәр итүенчә, Израил һөҗүменең сәбәбе — Сүрия гаскәрләренең Эс-Сувейд шәһәренә керүе булган.

Моңа кадәр Израил армиясе (ЦАХАЛ) Сүриянең көньягында дини азчылык саналган друз халкына каршы Димәшк режимының гамәлләрен күзәтеп торуы хакында хәбәр иткән иде:

«Сәяси җитәкчелек күрсәтмәләренә туры китереп, ЦАХАЛ бу төбәктә һөҗүмнәр ясый һәм төрле үзгәрешләргә әзер тора», диелә белдерүдә.


Reuters мәгълүматына караганда, Израиль Сүриягә инде өченче көн рәттән һавадан һөҗүмнәр ясый. Илнең үзендә исә Суэйда шәһәрендә хөкүмәт гаскәрләре белән друзлар арасында бәрелешләр дәвам итә.
🤮2🔥1🤔1🤬1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🌙19 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар Ремзи Бекиров Хакасиянең Абакан шәһәрендәге 33нче санлы колониядә мөселманнарның хокуклары бозылуына зарланган. Бу хакта "Кырым теләктәшлегенә" Бекиров янында булган адвокат хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, 33нче…
Русия төрмәсендә утыручы журналист Ремзи Бекиров намаз укыганы өчен даими рәвештә штраф изоляторына ябыла

Кырым журналисты Ремзи Бекиров Хакасиянең Абакан шәһәрендәге 33нче колониядә даими рәвештә диярлек ШИЗОда (штраф изоляторында) тотыла. Бу хакта Бекировның туганнарына сылтанып ZMINA агентлыгы хәбәр итә. Моның сәбәбе — аның биш вакыт намаз укуы, диелә.

Бекировның туганнары төрмәдә тоту шартларын мәхкәмәгә шикаять итәргә, шулай ук Хакасия прокуратурасына һәм Русиянең хокук яклау вәкиленә мөрәҗәгать итәргә тырышкан. Әмма нәтиҗә булмаган.

«Мәсъәлә шунда: әлеге колониянең эчке кагыйдәләре биш вакыт намаз укуны тыя. Һәм, чынлыкта, без бу кагыйдәләрне шикаять итәргә тиешбез. Чөнки һәр кеше үз дини йолаларын үтәргә хокуклы. Аны бу вакыт эчендә ничә тапкыр ШИЗОга утыртканнар — хәтерләп тә булмый инде», — дип сөйләгән туганнарының берсе.


▪️Журналист булып эшләгән сәяси тоткын Ремзи Бекиров 2022 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 19 елга хөкем ителде.
❤2🤬2😢2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 июль, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы турында кисәтелде. Агымдагы атнада бу икенче шундый кисәтү.

🔸Русия дроннарны Днепр һәм аның янындагы районнарга һөҗүм иткән. Рәсмиләр хәбәренчә, бер кеше һәлак булган, 10 кеше яраланган. Һөҗүмнәр шулай ук Херсон, Купянски шәһәрләренә дә башкырылган.

🔸Украина Русиягә төбәкләренә 122 дрон җибәргән дип хәбәр итә Русия җитәкчелеге. Белгород өлкәсендә ике кеше һәлак булган, алты кеше яраланган. Воронежда дрон күп катлы йортка бәрелгән, өч яшүсмер зыян күргә диелә.

🔸АКШ дәүләт секретареның беренче урынбасары Майкл Ригас Русиядән палладий сатып алуга сәүдә салымы кертергә тәкъдим итә.

🔸2025 елның беренче ярты елында аннексияләнгән Кырымда 23 тентү теркәлгән - аларның 12се кырымтатарларда узган дип хәбәр итә Кырым ресурс үзәге. 2024 елның шушы чорында барлыгы 51 тентү булган, 34е - кырымтатарларда.
❤3😢3
Журналистлар исәпләвенчә, Украиндагы сугышта үлүчеләр саны белән Башкортстан беренче урында бара. Азатлык Радиосы исемелегендә 6427 кеше исеме бар. Бу ачык чыганаклардан табыла алган кешеләр.

Республикада иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

✔️Уфа – кимендә 547 кеше.
✔️Белорет районы – кимендә 302 кеше.
✔️Стәрлетамак – кимендә 252 кеше.
✔️Учалы районы – кимендә 244 кеше.
✔️Баймак районы – кимендә 195 кеше.
✔️Мәләвез районы – кимендә 187 кеше.
✔️Туймазы районы – кимендә 183 кеше.
✔️Әбҗәлил районы – кимендә 173 кеше.

Башкортстанда үлемнәр аеруча районнардан күп. Башкала Уфа белән икенче урында барган Белорет районы белән аерма да артык зур түгел. Үлем турында хәбәрләр, некрологлар күбесенчә авыллардан килә.

👉Тулырак монда укыгыз.
🎉6😢2🔥1🌭1
Татарстан Русия мәгариф министрлыгына туган тел сәгатьләрен саклауны сорап хат җибәргән

Бу хакта 17 июль көнне Дәүләт шурасы утырышында министр Илсур Һадиуллин белдерде.

Мәгариф министры сүзләренчә, мәктәпләрнең 1 һәм 2нче уку планнарында туган телләрне өйрәнү бөтенләй каралмаган, бу планнарны республика кулланмый. Ә менә 3, 4 һәм 5нче уку планнарында туган тел дәресләре саны кыскара, ди ул.

Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаган депутат, шагыйрь Ркаил Зәйдулла татар теленә һөҗүмнең күптәннән алып баруын искәртте.

— Игътибар итегез, милли компонентларны алып ташлау 2004 елдан башланды, шуннан соң урыс теленнән башка гайре телләрне юкка чыгару сәясәтен алып баралар. Моның артында кемнәр тора? Белмим. Ләкин бу, әлбәттә, бу гасырда гына башланган эш түгел. Тарихка карасак, бу гасырлар дәвамында килә торган сәясәт. Тарихта төрле чорлар булган, — диде ул парламент утырышында.


Соңгы ярты елда Русиядәге милли телләргә басым янә көчәйде. Мәктәпләрдә туган телләрне укытуны киметүдән тыш, "Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип аталачак.

👉Хәбәрне тулырак монда укыгыз.
👉Дәүләт шурасындагы бүгенге сөйләшү турында зуррак мәкалә дә әзерләнә.
🔥12❤3👍2😢1
Русия Думасы интернетта “тыелган мәгълүмат” эзләү өчен штрафлар кертүне хуплады

Русия Думасы интернетта “тыелган материаллар” эзләгән өчен административ җаваплылык кертүче төзәтмәне кабул итте. 285 депутат бу тәкъдимне хуплады, 19ы каршы чыкты, 20се тавыш бирүдән тыелып калды.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, “экстремистик материаллар исемлегенә” кертелгән мәгълүматны эзләгән өчен 5 мең сумга кадәр штраф карала.

Моннан тыш, VPN хезмәтләрен рекламлау өчен дә 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.
🤯2🖕2👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык исемлеге: Украина сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан һәлак булучылар саны 12 меңнән артты Исемлеккә үлгән хәрбиләрнең яртысын (6 меңен) Азатлык Радиосы соңгы тугыз айда өстәде. Бу соңгы айларда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык…
Украинадагы сугышта үлүчер саны белән Татарстан да Башкортстаннан калышмый.

Азатлык Радиосы 16 июньгә Татарстаннан кимендә 5587 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алды.

✔️Казан – кимендә 900 кеше.
✔️Чаллы – кимендә 602 кеше.
✔️Түбән Кама районы – кимендә 346 кеше.
✔️Әлмәт районы – кимендә 276 кеше.
✔️Яшел Үзән районы – кимендә 219 кеше.
✔️Бөгелмә районы – кимендә 197 кеше.

👉Тулырак монда укыгыз.
😢5🔥2🤬2🎉2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 июль, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Бүген төнлә Украинаның Запорожье һәм Днепропетровски өлкәләренә Русия һөҗүмендә ике кеше һәлак булган.

🔹Украина дроннары Мәскәү өлкәсенең Дмитровский районына һәм Түбән Новгород өлкәсенә һөҗүм иткән. Татарстанда да дрон һөҗүме кисәтүе булды.

🔹Словакия премьер-министры Роберт Фицо Европа берлеге санкцияләренең 18нче җыелмасын хуплаган. Моңарчы каршы торган иде. Европа берлеге илчеләре әлеге санкцияләрне кабул иткән дип хәбәр итә AFP.

🔹Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Сүриянең бербөтенлеген якларга һәм илнең таркалуына юл куймаска вәгъдә итте. Ул Израил гамәлләрен тәнкыйтьләп чыкты.
🔥2
Татарстан депутатлары уянды. Аларны ишетерләрме?

Татарастан Дәүләт шурасында мәктәпләрдә туган телләрнең атнага бер генә сәгать калуы турында сөйләштеләр. Татарстан бүген яңа мәгариф кануна каршы ниләр кылырга җыена?

Мәскәү бу үзгәрешләрне гамәлгә ашыра калса, Татарстанда татар теле дәресләре тагын да кыскара — ул атнасына нибары бер сәгать кенә укытылачак. Депутатлар бу хәлгә шәрран ярып каршы кычкырмаса да, бу — милләтләр өчен фаҗига, дип аңлатты.

Депутат Ренат Вәлиуллин Русиядә "туган тел" төшенчәсен "Русия халыкларының теле" дип үзгәртүне Конституциягә каршы гамәл дип атады:

"Русиядә 155тән артык тел кулланыла. Әгәр без кешеләргә үз телен туган тел дип санарга мөмкинлек бирмәсәк, Конституциянең 68нче маддәсен — туган телне өйрәнү хокукын гарантияли торган маддәсен — бозабыз.

Моңа өстәп, төбәкләргә ике көн эчендә фикер бирү таләбе куела — бу ни өчен кирәк? Кануннар Конституция принципларына туры килергә һәм телләрнең тигезлеген тәэмин итәргә тиеш. Мондый мәсьәләләр киң җәмәгатьчелек катнашында тикшерелергә тиеш."


👉Башка депутатлар фикерләрен монда укыгыз.
🔥10😱2❤‍🔥1
Мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиеваны читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итте

Мәскәүдәге мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиевага читтән торып хөкем карары чыгарды. Хөкемдар Корбангалиеваны сигез елга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа шулай ук дүрт ел дәвамында сайтлар администраторы булу тыелды.

Әлеге җинаять эшенең тагын бер фигуранты Алексей Барановскийны читтән торып алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

"Мәскәүдәге мәхкәмә хөкем карары чыгарды... Мин әлегә Париж янындагы Шатафор шәһәрчегендә розе бокалы белән кафеда утырам һәм моның белән алдагы көннәремдә ничек яшәргә соң дип уйлыйм", дип язды Корбангалиева үзенең Facebook сәхифәсендә.

Корбанглаиева һәм Бараноский террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда, шулай ук Русия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр таратуда гаепләнде.

Прокурор узган утырышта белдерүенчә, Корбангалиева видеолары Русия кешеләрендә борчылу, курку, көчсезлек һәм яклаусыз калу хисләре уяткан.

Корбангалиева чит илдә яши.

👉Тулырак монда укыгыз.
😱9❤6🤣2
Прокуратура Уфа журналисты Ольга Комлевага 13 ел төрмә таләп итә

Бүген, 18 июльдә, дәүләт гаепләүчесе RusNews журналисты, Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлевага 13 ел иректән мәхрүм итү җәзасы сорады.

— Гаепләүнең кулында бернинди дәлил булмаганда, менә шундый җинаятьчел мөддәтләр таләп итәләр инде, — дигән RusNews-ка активистканың ире Вячеслав Комлев. — Күренеп тора: бу бары тик барлык маддәләр нигезендә мөмкин булган максималь җәзаларны механик рәвештә кушу гына. Башкача аңлатып булмый.

RusNews язуынча, Вячеслав Комлев эшне сәясиләштерелгән дип саный:

— Әлбәттә, сәяси эш. Гомумән, моны беркем дә — ни гаепләү, ни бүтән яклар — яшерми дә. Төп гаеп — ул хакимиятне яратмый.

Ольга Комлевага "экстремистик оешмада катнашу" һәм "хәрби фейклар тарату" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылнае.

Комлева үзен гаепле дип танымый.
❤2😢1
Чехия президенты коммунизм пропагандасын тыю турындагы канун имзалады

Чехия президенты Петр Павел коммунистик идеологияне таратуны тыючы канун имзалады.

Җинаять кодексына кертелгән төзәтмәләр бу юнәлештә эш алып баручы оешмалар төзү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Euractiv басмасы язуынча, әлеге үзгәрешләр тоталитар режимнарны өйрәнү институты белгечләре катнашында әзерләнгән. Алар Чехия кануннарында тоталитар идеологияләргә карата илдә төрле мөнәсәбәт булуына басым ясый: нацизм пропагандасы күптән тыелган, ә менә коммунизмны пропагандалауга карата шундый ук чикләү юк.

Әлеге канунга Чехия һәм Моравия Коммунистик фиркасе кискен каршы чыкты. Алар фикеренчә, бу канун — бер яклы, сәяси басым өчен эшләнгән.

💬 Бу — Чехия һәм Моравия Коммунистик фиркасен канунсыз иттерергә тырышуның чираттагы адымы, хакимиятне тәнкыйтьләүчеләрне куркыту омтылышы, — диелә фирканең рәсми белдерүендә.
👍8👏4❤3👎1😁1🤔1
Русия юстиция министрлыгы Activatica басмсасын "ят агент" дип таныды.

Бүгенге исемлектә шулай түбәндәгеләр бар:

✹ тарихчы Василий Жарков;
✹ журналист Маша Майерс (Фелицата Ольшевец);
✹ блогер һәм эшкуар Дмитрий Храмцов;
✹ шагыйрә Наталья Резник;
✹Түбән Вартадан элекке депутат Дмитрий Великий;
✹ журналист Ксения Кириллова;
✹ элекке муниципаль депутат Ксения Торстрем.
❤2🔥1🕊1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кадерле укучыларыбыз! Русия Думасы интернетта мәгълүматны чикләү белән бәйле яңадан-яңа кануннар кабул итә.

Азатлык Радиосы сайты да 2022 елдан бирле томаланган. Бу томалауларны VPN-клиент ярдәмендә урап узарга мөмкин. Ләкин соңгы үзгәрешләр VPN хезмәтләре рекламын тыюны күәдә тота. Кануннар үз көченә кергәнче, сез аларны алдан хәстәрләп куя аласыз.

Бу сезгә имин булырга ярдәм итәчәк, сезнең провайдер сезне чит илдә дип санаячак, сылтамалар ачылачак. Без ышанган VPN-хезмәтләр:

🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot
🔸HighLoad

Томалау очрагында файдалы киңәшләр
: https://smarturl.click/dlYo.

Бу мәгълүматны дусларыгыз белән дә уртаклашыгыз!
👍12
Бүген, 19 июльдә танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла Ягъкупны (1963-2012) үтерүгә 13 ел. Кичә Казанда аны искә алу чаралары узган.

Иртәдән Вәлиулла Ягъкупың кабере янында Коръән укып, аның рухына дога кылганнар.

Аннары Апанай мәдрәсәсе бинасында Вәлиулла хәзрәт истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узган. Анда «Русиядә совет чорында Ислам: фидакарь шәхесләр» темасына фикер алышканнар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәис урынбасары булып дүрт елга якын хезмәт иткән, соңгы елында мөфтияттә уку-укыту бүлеген җитәкләгән, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы, "Иман" мәркәзе рәисе, "Иман" нәшрияте җитәкчесе Вәлиулла Ягъкупны ( 1963-2012) 19 июльдә үзе яшәгән йортның подъездында атып үтерделәр. Куәт структуралары экстремизмда шикләнелгән берничә үтерелгән мөселманның исемен атаса да, үтерүченең исеме әле дә тәгаен мәгълүм түгел.
🙏3❤2🔥1