Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Рейхстагка байрак кадаучылар командиры Берестка каһарман исеме бирелде. Гази Заһитов батырлыгы әле дә тиешенчә танылмый

17 июльдә Русия президенты Владимир Путин Икенче дөнья сугышы елларында Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын күтәрүчеләр дип саналган хәрбиләр белән җитәкчелек иткән Алексей Берестка "Русия каһарманы" исеме бирде.

Алексей Берестны 80 ел узганнан соң булса да, бүләкләделәр, ә менә Рейхстагка җиңү байрагын чынлап та беренчеләрдән булып кадаган Башкортстан татары Гази Заһитовның бу гамәле Русиядә танылмый. Дөрес, 1997 елда Заһитовка Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. Ләкин ул да байрак кадаган өчен түгел. Азатлык Радиосы Гази Заһитов батырлыгын искә төшерә.

1945 елның 29 апрелендә Владимир Маков җитәкчелегендәге төркем (сержант Михаил Минин, кече сержант Гази Заһитов, Алексей Бобров һәм старшина Алексей Лисименко) 29 апрель көнне Рейхстаг янына килеп озак кына алманнар утына каршы тора. Алманнар алар үтеп кергән йортны камап алса да, совет гаскәрләре килгәнче алар бирешмичә каршылык күрсәтә. 30 апрель көнне өлкән сержант Заһитов куркынычларга карамастан, тирә якны күзәтеп өйрәнә. Кичен исә Рейхстагны яулап алу вакытында, күзләүчеләр беренче булып Рейхстаг бинасына үтеп кереп аның түбәсенә җиңү байрагын элә.

Ни өчен аның бу батырлыгы тиешенчә бәяләнми соң?

👉Мәкаләдә укыгыз.
😢2❤1
Казанда мәхкәмә активист Вера Отрешконы 90 мең сум штрафка тарткан.

Ул 2025 елның 24 февралендә “Казан” гаилә үзәге бинасы янына «Пути нет надо сворачивать» дигән шигар тотып чыккан. Мәхкәмә аны армияне «дискредитацияләү» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан, дип яза “Верстка”.

Чөнки Отрешко күтәреп чыккан шигардә «Пути» «н» һәм «с», «в», «о» кызыл төс белән аерым язылган булган.

Пикет фотоларын «Республикасы» һәм Activatica телеграм каналлары чыгарган иде. Мәхкәмә бу сүзләрдә “махсус хәрби чара максатларын дискредитацияләүнең лингвистик һәм психологик чалымнары бар” дип тапкан.

@azatliqradiosi
🕊2❤1😁1😢1🙏1
Ямпольская туган телләрне яклаучыларга “җитди карамыйм” дип белдерде

Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская туган телләр белән бәйле тәнкыйтьләргә җавап биреп, “мин андыйларга җитди карамыйм”, ләкин “күңелем кайтты”, диде.

“Үпкәләр өчен кешегә җитди карарга кирәк. Ә урыс теленә каршы көрәшүчеләргә (шул ук вакытта урыс телен генә кулланып), спекуляцияләүчеләргә, тегеннән-моннан тартучыларга, яла ягучыларга, алдашучыларга минем җитди карашым кагылмый. Үпкәләмим. Глобаль күңелем кайтты, анысы бар”, дип язды ул үзенең Телеграм каналында.


"Русия халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә "Туган тел" дип бары тик урыс телен генә атау тәкъдим ителде. Башка милли телләр "Русия халкының теле" дип атала.

Әлеге үзгәрешләрнең төп идеологы — Елена Ямпольская. "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдерде ул. Милли хәрәкәт активистлары моны тәнкыйтьләп чыкты.
🤬18🌚4💩3😁1🤯1
❗️Илшат Әминов: Русия мәгариф министрлыгы "туган тел" фәне исемен сакларга ризалашты

Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминовка сылтанып, "Реальное время" басмасы хәбәр итә.

Әминов "министрлыкның кирәкле үзгәрешләр керткәнен" әйтте. Туган тел дәресләре хәзер "Туган тел (Русия Федерациясе халкы теле) һәм (яки) Русия Федерациясе республикасының дәүләт теле" дип аталачак, ди ул.

— Өтер аша булса да, "туган тел" төшенчәсен калдырдылар. Мин безне ишеттеләр һәм исәпкә алдылар дип саныйм. Без гадәттән тыш нәрсәне таләп тә итмәдек, Русия Конституция үтәлешен таләп иттек, — диде депутат.


Шул ук вакытта, Әминов яңа үзгәрешләрнең тагын бер мөһим мәсьәләсе – мәктәпләрдә туган телләр дәресләренең 1 сәгатькә генә калуы турында берни әйтмәде. "Реальное время" басмасы да моның турында мәгълүмат китерми.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#татартеле
🤔10👍3❤1🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июль, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйк:

🔹Татарстанда 7 сәгатькә якын дроннар һөҗүме кисәтүе гамәлдә булды.

🔹Самар өлкәсе күгендә өч дрон бәреп төшерелгән. Өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев сүзләренчә, пилотсыз очкычлар "бер сәнәгать ширкәтенә" һөҗүм иткән. "Корбаннар һәм җимерелүләр юк", диде түрә.

🔹Русия саклану министрлыгы 1 октябрьдән хәрбиләрнең окладын алдан ниятләгәнчә 4,5% түгел, ә 7,6% күтәрергә җыена. Түләүләрне рекрутларга да, контрактчыларга да арттырмакчылар.

🔹Русия армиясе Донецки өлкәсенең Краматорски шәһәренә аткан, нәтиҗәдә 10 яшьлек бала һәлак булган, биш кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итте. Шулай ук Одессага да һөҗүм булган, күп катлы йортка зыян килгән.

🔹Мәскәү һәм Киев арасында яңа сөйләшүләр чәршәмбе Истанбулда Чираган сараенда узачак.

🔹АКШта җәмәгать эшлеклесе Мартин Лютер Кингны үтерү белән бәйле яшерелгән документларны ачтылар. Алар 230 меңләп биттән тора.
🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда балаларны тагын "Я — русский" дип җырлатканнар Бу юлы — Югары Ослан районында. Февраль аенда Казанның 186нчы лицеенда да нәкъ шундый хәл килеп чыккан иде: ул зур гына шау-шу тудырды. Кемдер моны хәтта урыс фашизмы белән дә чагыштырды. ❓Ә сез…
"Без урыслар, безнең белән Бог!" Кичә Казан паркында пропаганда җырчысы Ольга Кормухина "Урыслар - ул рух төшенчәсе" дип белдерде

21 июль кич Казанның "Елмай" паркында Казан изге ана иконасы табылуның 446 еллыгына багышланган концерт узды. Анда җырчы Ольга Кормухина Мәскәүнең "без урыслар" риторикасын кабатлады.

"Үз илегез белән горурланыгыз! Үз җирегезне яратыгыз. Барысы да әйбәт булачак, чөнки бер урыслар, безнең белән Бог. "Урыслар" - ул милли төшенчә түгел, ул рухи төшенчә", диде җырчы берничә җыр башкарганнан соң.


Кормухина - пропаганда җырчысы, Владимир Путинның узган президент сайлауда ышанычлы заты булды, Мәскәүнең Украинадагы сугышын хуплап концертларда чыгыш ясый. Канада аңа санкцияләр кертте.

Казанга мине Татарстан митрополиты Кирилл чакырды, дип белдерде.

Кичә Татарстанга Русия правослау чиркәве башлыгы патриарх Кирилл килде. Аерым алганда, ул Казанны басып алучылар гыйбадәтханә-һәйкәлен изгеләндерде.

Бүген Чаллыда йөри. Анда ул шәһәрнең төп чиркәве - кафедраль соборга таш салуда катнаша.

🔸2023 елда Казанның 186нчы мәктәбендә 23 февраль уңаеннан үткәрелгән чарада балаларны Shaman-ның җырын тыңлаган чакта "Мин — урыс!" дип кычкырырга мәҗбүр иткәннәр иде.
🤮24🤬4❤3🌚1🖕1
АКШта узучы Татар аланында лекторийлар оештырылды һәм Сабантуй узды

АКШның Вашингтон шәһәренә якын җирендә татар балалары өчен Татар аланы уза. Аны "Алимә Academy" онлайн татар мәктәбенең җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова оештыра.

Ун көн дәвам иткән Татар аланы бу ялларда Tatar Open House форматында узды. Бу чарада АКШта яшәүче татар һәм башкорт диаспорасы вәкилләре катнашты, кем тели, шулар Татар аланына килә алды. Шушында ук татар галимнәре, иҗат ияләренең лекцияләре булды. Барлыгы 130 кеше тупланды.

Татарларның ислам тарихын, мәдәниятен, мәгарифен өйрәнүче АКШ галиме Даниэл Росс, Онтарио университеты профессоры, икътисад белгече Наил Кашкаев лекция ясады.

Вашингтон университетыннан Гани Нурмөхәммәтов ясалма фәһем турында, музыка белгече Рәмилә Сәүбәнова классик музыка аркылы тарихны өйрәнү турында сөйләде.

Дюк университеты галимәсе Чулпан Хисмәтова татар телен белү өстенлеге турында лекция укыды.

👉Тулырак монда укыгыз.
🔥10
❗️Илсур Һадиуллин: «Туган тел» төшенчәсе кала, ләкин сәгатьләр өчен көрәш дәвам итә

Татарстан хөкүмәтендә узган брифингта республика мәгариф министры Илсур Һадиуллин «Туган тел» предметы тирәсендәге вазгыятькә ачыклык кертте.

Русия мәгариф министрлыгы боерыгыннан күренгәнчә, «Туган тел» төшенчәсе кала диде ул. Ә дәресләрнең саны киметелүгә килгәндә, көрәш бара, барысы да әйбәт булыр дигән ышанычын белдерде.

Татарстанда эшләүче кайбер медиа дәресләр саны да саклана дип язды, ләкин чынлыкта Һадиуллин алай димәде.

1 сентябрьдән Русия мәгариф министрлыгының Федераль мәгариф стандартларына үзгәрешләр кертү турында яңа фәрманы эшли башлаячак. Аңа ярашлы, 3нче, 4нче, 5нче уку програмнарында (Татарстан әлеге програмнарны куллана) беренче сыйныфларда туган телләр дәресе атнага бер генә кала. Моңарчы ике иде.

Татарстан мәгариф министрлыгы моңа каршы чыгып, Мәскәүгә мөрәҗәгать җибәрде.
🤬16👍4🔥4❤1
❗️Русия Думасы интернетта экстремистик материаллар эзләү өчен штрафлар кертү канунын кабул итте

Шулай ук
🔸VPN хезмәтләрен рекламлау,
🔸SIM картаны яки аккаунтны башка кешегә бирү,
🔸VPN-сервис хуҗаларының Роскомнадзор таләпләрен үтәүдән баш тартуы,
🔸элемтә операторлары, интернет-сервис администраторлары, хостерларның дәүләт органнары һәм куәт оешмалары вәкилләре белән элемтә кагыйдәләрен бозу өчен штрафлар каралган.

Депутатларның 306сы бу тәкъдимне хуплады, 67 каршы чыкты, 22се тавыш бирүдән тыелып калды.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, “экстремистик материаллар исемлегенә” кертелгән мәгълүматны эзләгән өчен 5 мең сумга кадәр штраф карала.

Моннан тыш, VPN хезмәтләрен рекламлау өчен дә 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Элек депутатлар һәм сенаторлар бу канун нигезендә русиялеләр Instagram һәм Facebook-ка кергән өчен «теләнмәгән оешма»ларның сайтларын укыган һәм аларга керүгә VPN кулланган өчен җәзага тартмаячагын әйттеләр.

@azatliqradiosi
💩7🌚1
Кырымтатар Абибулла Смедляевның Тикшерү изоляторында күз күрүе начарланган.

«Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә тоткарланган Смедляев быел февраль аеннан бирле аннексияләгән Кырымдагы Акмәчетнең 2нче Тикшерү изоляторында тотыла.

Аңа астигматизм һәм миопия (ерактан начар күрү) диагнозы куелган. Тентү вакытында ирнең күзлекләрен ватканнар һәм ул хәзер дә күзлексез.

Смедляев күзләре каты авыртуына зарлана, тамчылар сораса да, Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре «тиеш түгел» дип үтенечне кире кага, дип яза ОВД-Инфо. Смедляевның якыннарына да тамчылар бирергә рөхсәт ителми.

Соңгы хатында ул кабат күз күреме проблемнары һәм күзе авыртуы турында язган.

▪️33 яшьлек Смедляев Борлак Тама (Новокрымское) авылыннан, дүрт балигъ булмаган бала атасы.

2025 елның 5 февралендә аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре кырымтатарлар Абибулла Смедляев, Эмир Куртнезиров, Рустем Мустафаев, Мырзаали Таҗибаев һәм Бәхтияр Аблаевны тоткарланды. Аларны террорчы оешма эчшәнлегендә катнашуда гаепләделәр.

@azatliqradiosi
😢7❤1
🌻Көнебезне матур тест белән тәмамлыйк.

Июль аенда керәшен татарлары авылларында Питрау бәйрәме узды. Питрауга кадәр нинди эшләрне эшләп өлгерергә кирәк, бәйрәмгә керәшен татарлары нинди ризык әзерли, төнлә ни эшлиләр?

Әйдә!Online проекты бу уңайдан керәшен татарлары турында бик кызыклы тест әзерләде. Кереп үзегезне тикшерегез.

Тест👉 монда

@azatliqradiosi
👎8❤6👍1🔥1🤮1💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйк:

🔷Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Херсонда 66 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимият җитәкчесе Александр Прокудин хәбәр итте. Моннан тыш Харьков өлкәсендә базарга һөҗүмдә бер хатын-кыз яраланган. Сәүдә урыннарына һәм почта бүлегенә шактый зыян килгән. Бу хакта Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерде.

🔷Украина кораллы көчләренең Ростов өлкәсе Новочеркасски шәһәренә һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган. Бу хакта төбәк башлыгы Юрий Слюсарь белдерде. Төрле районнарда янгын чыккан, берничә машинага зыян салынган.

🔷Русия Дәүләт Думасына армиягә ел әйләнәсендә чакырылыш уздыру канун өлгесе кертелде. Сүз медицина комиссиясе узу һәм чакырылучыларны сайлап алу турында бара. Әмма рекрутка җибәрү вакытлары үзгәрешсез, ягъни 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кала.

🔷ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, соңгы ике тәүлектә Газзә Сызыгында ачлыктан 12 бала үлгән. Израил хакимияте һуманитар ярдәм һәм азык-төлек бирелә, Газзәгә 2000 тонна бала ризыгы кертелде дип белдерә, ләкин аның нинди вакыт аралыгында кертелүе әйтелми.

🔷Бүген Истанбулда Мәскәү белән Киев вәкилләре арасында чираттагы солых сөйләшүләре узарга мөмкин. Украина президенты Владимир Зеленский очрашуның бүген үтәчәген әйтте, әмма Русия ягы моны рәсми расламады.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.


@azatliqradiosi
❤1🔥1
Якутия комигын урыс теле һәм колониализм турындагы шаяртулары өчен штрафка тартканнар

Ньургун Атаковка нәфрәт уяту маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салганнар, дип яза Astra.

2024 елның сентябрендә «Торбозное радио» телеграм каналындагы чыгышында ул асаба халыкларның колонизациясе, якут булганы өчен үзен Русиядә кимсетелгән итеп хис итүе, ягъни Русиядә якутларны дискриминацияләү, көчләп чукындыру турында сөйләгән.

Мәхкәмә Атаковны урысларга карата нәфрәт тудыруда гаепле дип тапкан.

Атаков мәхкәмә утырышына килмәгән, ул инде берничә ел Казакъстанда яши һәм Русиядә асаба халыкларны дискриминацияләү турында "Тюркский разговорник» дигән YouTube-канал алып бара. Колонизация турында ул элек тә сөйли иде.

"Тарих дәреслегендә урысларның Якутиягә ничек килеп эләгүе турында сөйләмиләр. Дәреслекләрдә имештер барысы да хәйрия рәвешендә булган дип язалар. Әмма чынлыкта авырлыклар булган һәм рәсми тарих моны яшерә. Аннары бу күпләргә билгеле факт - Якутия "рәшәткәсез төрмәгә әйләнде - безгә сәяси сөргенгә һәм җинаятьчеләрне җибәрделәр. Мин моны чыгышларымда сөйлим, чөнки бу хакта белергә кирәк. Мәскәүдә һәм Русиянең башка төбәкләрендә бу хакта белмиләр, шуңа күрә кешеләргә бу мөһим", дигән иде ул элек Казакъстанга күчкәч.

@azatliqradiosi
❤10🔥1
📍Татарстанда быелның яртыеллыгында берничә эре ширкәт бюджетка түләүләрне 14 миллиард сумга киметкән.

Шуның белән бергә республика ширкәтләренең зур өлеше - 26 проценты зыянга эшли. Бу хакта бүген республиканың консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә багышланган киңәшмәдә әйтелгән.

Бизнес Online язуынча, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов консолидацияләнгән бюджет үтәлешенең "бик киеренке" булуын әйтеп, хәзерге шартларда финанс-бюджет өлкәсендә кырыс тәртип тәэмин итәргә чакырган.

Беренче алты айда республика консолидацияләнгән бюджеты керемнәре 326,4 миллиард сум тәшкил иткән. Керемнәрне җыю еллык планы 54,5%ка үтәлгән.

"Шуңа да карамастан, бу күрсәткечләр тынычлануга нигез була алмый. Быел бюджетны үтәү бик киеренке бара. Узган ел белән чагыштырганда табыш салымы керемнәре кими. Ширкәтләр фаразынча, бу тискәре динамика алга таба да дәвам итәчәк. Министрлыкларга бюджетка түләүләрне тәэмин итүче ширкәтләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлауны активлаштырырга, аларның киләчәк салым керемнәре фаразларын өйрәнергә кирәк", дигән Миңнеханов.

▪️Шул ук вакытта Татарстан Украинадагы оккупацияләнгән ике шәһәрне "шефлыкка алды": Рубежное һәм Лисичанскины. Хәзер республика Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә тиеш дигән сүз.

@azatliqradiosi
😢4👏2❤1