Оман солтанаты — чәчәк аткан монархия
Ялларда сәяхәткә барып кайтыйк әле. Оман турында элегрәк чыккан бер сәяххәтнамәне тәкъдим итәбез.
Оман – Гарәп ярымутравының көньяк-көнчыгышында Гарәп диңгезе һәм Оман култыгы буенда урнашкан дәүләт. Согуд Гарәпстаны, Гарәп Әмирлекләре һәм Йәмән белән чиктәш. Илдә эссе тропик климат. Уртача температура – 32 градус. Яшеллек аз.
...Шәхси йортлар яныннан үтәбез. Солтанатта йорт сала беләләр – алар патша сарайларын хәтерләтә. Хәтта алтын буяулар белән йөгертелгән.
Сәүдә үзәгенә барам. Автобустан төшкәч, юлны чыгасы. Юлны кичү – һавадан. Өскә баскычтан яки лифт ярдәмендә күтәреләсе. Шушы лифтта ярдәм итәр өчен махсус кеше куелган. Шаккаттым!
Өстән юлга күз салам. Менә сезнең шәһәрдә ут баганалары нинди? Тимерме? Бетонмы? Салалада баганалар тимердән. Фигуралы итеп чүкеп ясалган биек баганаларны әллә ничә чакрым утыртып чыгар өчен күпме акча киткәнен күз алдына да китерә алмыйм...
👉Мәкаләне монда укыгыз.
🔻Оманда булганыгыз бармы?

❤13
Бүген башкорт милли лидеры Әхмәтзәки Вәлидине искә алу көне.
Дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык белгече, тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967) Зәки Вәлиди 1970 елның 26 июлендә ул Истанбулда вафат була.
Аны бүген бары тик милли активистлар гына искә ала, рәсмиләр дәшми. Әле 2021 елда ук, галимнең 130 елык юбилеен да "онытканнар иде".
Ни өчен әлеге шәхесне оныттырырга тырышалар?
Бу хакта Азатлык Радиосында 2021 елда чыккан мәкаләне укыгыз. Ул бүген бигрәк тә актуаль.
"Онытылуның сәбәбе бик гади — аның башкорт халкының килеп чыгу тарихына, Башкортстанның киләчәгенә карашын Русиянең генә түгел, башкортларның да хәзерге рәсми идеологиясенә һич туры китереп булмый. Зәки Вәлиди дә, аның көрәштәшләре дә бөтенләй башка Башкортстанны күз алдында тоткан бит. Хәзерге республикадан формасы белән дә, географик чикләре белән дә, үзендәге милләтләр урыны белән дә бөтенләй башка бер республика төзергә теләгәннәр…"

Азатлык Радиосы
Зәки Вәлиди юбилеен бу юлы нигә "оныттылар"
Петербур университеты ишегалдындагы Зәки Вәлиди һәйкәленең прокуратура таләбе нигезендә алыначагы турындагы хәбәр бу тарихи шәхеснең кем булуын, карашларын яңадан игътибар үзәгенә чыгарды. Зәки Вәлиди тирәсендәге хәлләр турында политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин…
❤11🤮6💩2🥴2👍1
Бу атна АКШ президенты Дональд Трамп тарафыннан "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) дип игълан ителде.
Бу уңайдан Трамп имзалаган президент прокламациясендә түбәндәге сүзләр урын алган:
«Әсир милләтләр атнасында мин тоталитар режим астында яшәүче һәр кешегә ихлас теләктәшлегемне белдерәм һәм ирек кадерләнгән, суверенитет хөрмәт ителгән, һәр халык золымнан һәм җәберләүдән курыкмыйча яши алган тынычлык дәверен алга этәрү максатын дәвам итүемне кабат раслыйм.
1959 елда Президент Дуайт Эйзенхауэр “Әсир милләтләр атнасы”н беренче тапкыр игълан итте — бу коммунизм куркынычының көчәюенә каршы тору һәм Америка тарафыннан сүз иреге, дин иреге һәм үзидарә хокукы кебек төп ирекләрне яклау ниятен күрсәтү өчен эшләнде. Президент буларак, мин бу эшне бүген дә дәвам итәм, чөнки дөньяда әле дә репрессив режимнар еш кына үзгә фикерле кешеләрне бастыра һәм халыкны дин тоткан өчен эзәрлекли.»
Трамп белдерүенчә, Дин иреге комиссиясе, Ак Йортның дин эшләре идарәсе һәм АКШ Дәүләт департаментының Халыкара дин иреге идарәсе дөньяда дин иреген яклауны киңәйтү һәм ныгыту юнәлешендә бергәләп эшли.
«Без Америкада һәрвакыт бер гади хакыйкатьне саклыйбыз: хокукларыбыз хөкүмәттән түгел, ә Күкләрдән — Ходайдан килә. Без ышанабыз: кануни хөкүмәтләр үз көчләрен халык ризалыгыннан ала, ә дин иреге — ирекле дәүләтнең нигезе.
Шушы хакыйкатьләргә таянып, минем хакимиятем тотрыклы һәм тыныч дөнья булдыру өстендә эшли. Без үзебезнең беректәшләр белән дә, оппонентлар белән дә, ныклы дипломатия алып бару, низагларны чишү һәм бөтен дөньяда даими тынычлык урнаштыру өчен хезмәттәшлек итәргә әзер.
Америка һәрвакыт золымга каршы торган, үз динен яклаган, һәм һәр кешенең Ходай тарафыннан бирелгән хокуклары өчен көрәшкән кешеләр янында булачак. Без көч белән җитәкчелек итүне, золым каршында дөреслекне әйтүне һәм бөтен дөньяда тынычлык, ирек һәм кеше дәрәҗәсе өчен көрәшне дәвам итәчәкбез.»
▪️АКШта "Әсир милләтләр атнасы" ел саен билгеләп үтелә. Бу атна кысаларында төрле җәмәгать һәм рәсми чаралар оештырыла. Аның максаты — коммунистик режимнар контролендә булган, азатлыктан мәхрүм халыклар проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
▪️1959 елда кабул ителгән канун нигезендә, милләтләр ирек һәм бәйсезлеккә ирешкәнче, Америка Президенты ел саен "Әсир милләтләр атнасы"н игълан итәргә вәкаләтле.
@azatliqradiosi

The White House
Captive Nations Week, 2025
By the President of the United States of America A Proclamation This Captive Nations Week, I offer my heartfelt support to every person living under a
❤6❤🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бу атна АКШ президенты Дональд Трамп тарафыннан "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) дип игълан ителде. Бу уңайдан Трамп имзалаган президент прокламациясендә түбәндәге сүзләр урын алган: «Әсир милләтләр атнасында мин тоталитар режим астында яшәүче…
26 июльдә Татар иҗтимагый үзәге "Әсир милләтләр атнасы" (Captive Nations Week) уңаеннан Парижда пикет уздырды.
Оешма рәисе Фәрит Зәкиев һәм Казаннан оппозиционер Николай Башмаков шигарләр тотып чыкты.
▪️Бу атналык АКШның 34нче президенты Дуайт Эйзенһауэр тарафыннан игълан ителгән. Канун нигезендә, АКШ президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгы"н игълан итәргә, ул барлык халыклар азатлык һәм бәйсезлеккә ирешкәнче оештырылырга тиеш.
▪️АКШ Конгрессы тарафыннан 1959 елда канунга әйләнгән резолюция текстында түбәндәге илләр һәм төбәкләр телгә алына: Идел-Урал, Тибет, Казакъстан, Төркестан, Төньяк Вьетнам, Польша, Маҗарстан, Латвия, Литва, Эстония, Украина, Чехословакия, Беларус, Румыния, Көнчыгыш Германия, Болгария, Кытай (континенталь), Азәрбайҗан, Грузия, Төньяк Корея, Албания һәм башкалар.

❤7❤🔥5🤝1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
🍿Башкортстанда "Әлифба" мультфильмының икенче сезоны чыкты.
Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
"Әлифба" — кыска гына серияләрдән тора, алар 3-5 яшьлек балаларга каралган. Һәр серияне әзерләүдә сценарий язучылар һәм рәссамнар гына түгел, балалар психологлары, музыкантлар, укытучылар да катнаша.
Аны "Башкортстан" киностудиясе ярдәмендә "Муха" студиясе әзерләгән.
Әгәр беренче сезонда Айгөл белән Айтуган балаларны башкорт теле әлифбасы белән таныштырса, икенчесендә саннар һәм вакыт турында сөйлиләр. Барлыгы 60 серия каралган.
Яңа серияләр vk.com/multalifba социаль челтәрендә чыгачак.
▪️Элегрәк "Әйдә! Online" проекты да башкорт теле курсы кысаларында 20 дәрес чыгарды. Дәресләрне биредә таба аласыз.

👍8👎1
Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән 12212 кеше турында мәгълүмат таба алды.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🎉4🔥3💔3🌭2🙏1💅1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
🔥2❤1🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 июль, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Европа тауарлары АКШка 15% салым өстәлеп сатылачак. Бу хактагы килешү турында кичә сөйләштеләр. Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен моны мөмкин булган вариантларның иң яхшысы дип бәяләде.
🔹Төньяк Корея башкаласы Пхеньянга Мәскәүдән беренче туры рейс башкарылды. Аны Nordwind һава ширкәте башкарды.
🔹"Аэрофлот" һава ширкәтенең компьютер системында хилафлыклар килеп чыккан. Шул сәбәпле рейслар тоткарланырга мөмкин дип әйтелде.
🔹Башкортстанда автобус казасында яраланучылар саны 26га җиткән. Ике кеше авыр хәлдә. Кичә Малояз-Югары Кыйгы юлында Higer автобусы юл кырыена килеп төште. Анда Удмуртиядән килгән 43 турист булган. Җинаять эше ачылган.

🔥4❤3😐2
«Аэрофлот»тагы компьютер системындагы өзеклек өчен җаваплылыкны хакерлар алды
Silent Crow һәм «Киберпартизаннар BY» хакер төркемнәре «Аэрофлот» һава ширкәтенә киберһөҗүм ясавы турында белдерде.
Хакерлар әйтүенчә, алар «Аэрофлот» мөштәриләренең шәхси мәгълүматларына, шулай ук ширкәт хезмәткәрләре турындагы яшерен мәгълүматлар базасына да керә алган.
Үзләренең бу гамәлен хакерлар «Русиянең куәт оешмаларына һәм стратегик инфраструктураны саклый алмаган оешмаларына юлланган кисәтү» дип атады.
Бүген иртән «Аэрофлот» үзенең компьютер системында өзеклек булуын хәбәр итте һәм 40тан артык рейсны гамәлдән чыгарды. Шул сәбәпле Мәскәүнең Шереметьево һава аланына зур чиратлар барлыкка килде.
Быел гыйнвар аенда ук Silent Crow төркеме «Ростелеком» һәм Росреестр системнарын җимерү турында белдергән иде. Ул вакытта да русияләрнең шәхси мәгълүматлары интернетка таралган.

«Без, “Киберпартизаннар” төркеме белән берлектә, киң колачлы һәм озак дәвам иткән операцияне уңышлы башкаруыбызны игълан итәбез. Аның нәтиҗәсендә “Аэрофлот – Русия һава юллары” ширкәтенең бөтен эчке IT-инфраструктурасы тулысынча кулга төшерелде һәм юкка чыгарылды», — диелә хәбәрдә.
Хакерлар әйтүенчә, алар «Аэрофлот» мөштәриләренең шәхси мәгълүматларына, шулай ук ширкәт хезмәткәрләре турындагы яшерен мәгълүматлар базасына да керә алган.
Үзләренең бу гамәлен хакерлар «Русиянең куәт оешмаларына һәм стратегик инфраструктураны саклый алмаган оешмаларына юлланган кисәтү» дип атады.
Бүген иртән «Аэрофлот» үзенең компьютер системында өзеклек булуын хәбәр итте һәм 40тан артык рейсны гамәлдән чыгарды. Шул сәбәпле Мәскәүнең Шереметьево һава аланына зур чиратлар барлыкка килде.
Быел гыйнвар аенда ук Silent Crow төркеме «Ростелеком» һәм Росреестр системнарын җимерү турында белдергән иде. Ул вакытта да русияләрнең шәхси мәгълүматлары интернетка таралган.
👏3😱1🙏1🤣1
Артур Иделбаев кулга алынды. Кем өчен сабак?
Узган атнаны Уфада соңгы елларда туризм өлкәсендә эшләгән, ә аңа кадәр медиа ширкәт тотучы һәм милли активист Артур Иделбаев тоткарланды. Бу эш көпә-көндез башкарылды, Иделбаев өчен бу көтелмәгән хәл икәне күренде, берни абайламаган кешене куркыныч җинаятьче кебек җиргә егып, кулларып каерып алып киттеләр. Шунда ук федераль каналларды аны фаш итүче сюжетлар, язмалар чыкты, әмма Башкортстан дәүләт басмалары бик язмады.
Иделбаев һәрвакыт Башкортстан хакимиятенә якын кеше булды. Президент Мортаза Рәхимов вакытында да, башка башлыклар белән дә уртак тел тапты, Башкортстанның әлеге җитәкче Радий Хәбиров белән дә ашлары пеште. Хакимият тагарагына якын булса да, аңа төрмә яный.
Рәсми чыганаклар Иделбаевның зур күләмдә акча үзләштерүдә шикләнелеп кулга алынуын хәбәр итте. Әмма кемдер моның сәбәбе — аның милли хәрәкәттә активлыгы һәм оппозицион позициясе дип фаразлый.
Төрле фикерләрне бүгенге мәкаләдә укыгыз.

🤔3😱3❤2🥱1
Мәхкәмә Түбән Новгород өлкәсендәге мәчетне мөселман оешмасы милеге итеп танымаган
Өлкәнең Пилнә бүлгесендәге Иске Мочали авылында җирле мөселман оешмасы авылдагы мәчет бинасын үзенең милке итеп терки алмаган. Быел июль аенда арбитраж мәхкәмә янгын иминлеге таләпләре үтәлмәүне сәбәп итеп, мөселман оешмасының мөрәҗәгатен канәгатьләндермәгән.
141 квадрат метрлы мәчет бинасы рөхсәтсез төзелгән бина дип санала. Мөселман оешмасы аны үз милке дип тануны сорап быел апрель аенда мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәчет төзелгәнгә инде 18 ел.
“Исламская столица” каналы язуынча, хакимият мөселманар мөрәҗәгатен канәгатьләндерүгә каршы булмаган, әмма мәхкәмә мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәүне истә тотарга кирәк дигән. Мәхкәмә өләнең гадәттән тыш хәлләр идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Анда мәчетнең янгын иминлегенә бәйле 20дән артык җитешсезлеге бар дигәннәр.
Әлеге җитешсезлекләр бетерелгәч, мөселман оешмасы кабат мәхкәмәгә шикаят итә ала.

🤔3
Камал театры өчен акча арттырылачак
2025 елга чыгымнар 33 миллион сум каралган иде, әмма Inkazan язуынча, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин үз карарында чыгымнарны якынча 11 тапкырга – 347 миллион сумга кадәр арттырган.
Татарстан мәдәният министрлыгында акча арттыру яңа спектакльләр кую өчен тотылачак чыгымнарга бәйле түгел дигәннәр. Өстәмә акча бүлү Х.Такташ урамында урнашкан яңа бинаны эшләтүгә кирәк булган.
Аерым алганда яңа бинаны файдалану белән бәйле чыгымнарны каплау, аерым алганда бинаны тоту чыгымнары, өстәмә хезмәткәрләргә акча түләү, милек өчен салымнар өчен тотылачак.
Күптән түгел Камал театры Кабан күле буендагы өр-яңа бинага күченде.

🤯9👍3❤1🤔1
“Путин белән сөйләшүләр мине инде кызыксындырмый”.
Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп журналистның соравына җавап биргәндә әйтте. Журналист “Русия һәм АКШ президентлары арасында ихтимал очрашу тынычлык сөйләшүләренә ярдәм итәр идеме” дип кызыксынган иде.
«Белмим, мине инде сөйләшүләр артык кызыксындырмый. Ул ихтирамлы һәм матур сөйләшә. Ә икенче төнне кешеләр үлә» диде Трамп.
Элегрәк АКШ президенты Путиннан күңеле кайтуын һәм тынычлык килешүен төзү өчен аңа бирелгән 50 көнлек ультиматум вакытын кыскартуын белдерде.
«Мин бүгеннән 10-12 көнлек яңа вакыт билгелим», дип китерә Трамп сүзләрен Reuters агентлыгы.
▪️Трамп 14 июльдә ясаган белдерүендә, Путинга Украинадагы сугышны туктату һәм тынычлык килешү төзү өчен 50 көн вакыт бирүе турында әйткән иде. Ул Украинада сугыш 50 көн эчендә җайга салынмаса, Русия һәм аның сәүдә беректәшләренә 100% тарифлар кертергә вәгъдә итте.
▪️Консерватив сенатор Линдси Грэм аңлатуынча, бу икенчел санкцияләр Русия нефтенең 80% сатып алган Кытай, Һиндстан һәм Бразилиягә дә кагылачак.
«Путин санкцияләр шартларында яшәргә мөмкин, ул Русия хәрбиләренә төкереп бирергә ихтимал, әмма Кытай, Һиндстан һәм Бразилиягә АКШ базары белән Путинга ярдәм арасыннан берсен сайларга туры киләчәк. Минемчә, алар АКШны сайлаячак», диде Грэм.

👍4🤡3😁1🥱1