Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русиягә кертелгән чикләүләр татар теленә дә кагылды. 10 ел дәвамында уңышлы эшләүче, татар теленә бушлай өйрәтүче "Ана теле" проекты ябылды. Аны техник яктан ясаган һәм эшчәнлеген тәэмин итеп торган ЕF Education ширкәте Русиядә эшләвен туктатты. Шул сәбәпле 2023 елның җәендә онлайн укыту платформасы һавада эленеп калды. Татарстан түрәләре "Ана теле" онлайн мәктәбе эшен дәвам итәчәк дип ышандырды.

Вәгъдәләгәннән соң ике ел узды. "Ана теле" янә эшли башлады, әмма кулланучыларда да, IT белгечләрдә дә, укытучыларда да күп сораулар тудырды.

Бу хакта язманы тулысынча безнең сәхифәдә укыгыз.

#татартеле
🤬5😢5🔥1🤔1
Туган тел сәламәтлеккә зыянлы. Мәскәү ана телләрен киметүнең сәбәбен тапты

Русиядә туган телләрне укыту мәсьәләсендә милли республикалар янә җиңелде. 1 сентябрьдән аларның саны кими. Бу санитар нормалар белән аңлатыла. Шулай да дәрестән тыш бу предметны укыту мөмкинлеге булачак дип, салпы якка салам кыстырып куйдылар.

Роспотребнадзор күрсәтмәләренә ярашлы, беренче сыйныф укучыларына атнасына 20 сәгатьтән артмаган дәрес йөкләмәсе рөхсәт ителә. 21 сәгатьлек планны бер генә очракта калдырып була - әгәр өстәмә дәрес физкультура булса.

Министрлык югалган ана теле сәгатен мәктәпләргә дәрестән тыш шөгыль форматында калдыруны тәкъдим итә. Янәсе, бу тел мохите тудырырга ярдәм итәчәк.

Шунысы бар, дәрестән соңгы эшчәнлек укыту планының мәҗбүри өлешендә булса да, ата-аналар һәм балалар нинди түгәрәк, нинди дәрес сайлауны үзләре хәл итә. Ягъни, алар математика, чит тел белән бәйле эшчәнлек яки берәр иҗади, спорт, сәнгать түгәрәге сайлый ала.

Чигенүнең чигенә җитүме? Әлеге темага кагылышлы фикерләрне 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
🖕11🤬8🤮7
Хәерле җомга көннәре белән, хөрмәтле укучыларыбыз! 8 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Киев өлкәсендә 16, 56 һәм 80 яшьлек өч хатын-кыз яраланган. Бу хакта өлкә хакимияте хәбәр итә.

🔹Оппозициядәге сәясәтче Владимир Кара-Мурзага Русия чит ил паспорты бирүдән баш тарткан. Документта әйтелгәнчә, паспорт бирелмәүнең сәбәбе - Кара-Мурзага Русиядән чыгу хокукы чикләнгән булу.

🔹Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Артур Иделбаев 22 сентябрьгә кадәр сак астында калачак. Башкортстан югары мәхкәмәсе Уфаның Совет районы мәхкәмәсенең карарын үзгәрешсез калдырган.

🔹OpenAI ширкәте ясалма интеллектның яңа версиясен чыгарган. GPT-5 моделе төгәлрәк һәм уйлап чыгарылган җавапларны азрак бирә, ди OpenAI җитәкчесе Сэм Альтман.

🔹Бүген беренче тапкыр Казанга эшлекле сәфәр белән Малайзия патшасы киләчәк. Солтан Ибраһим Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр дип көтелә. Патша Малайзия, Британия һәм АКШта белем алган. Икътисадны модернизацияләү һәм технологик үсеш тарафдары. Малайзиянең чит ил партнерлары, шул исәптән Русиянең мөселман төбәкләре белән элемтәләрне арттыру яклы.

@azatliqradiosi
🔥3❤2
🇺🇸🇦🇿🇦🇲Бүген Ак Йортта Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында "солых килешүе" имзаланачак

АКШ президенты Доналд Трамп белдерүенчә, 8 август көнне Ак Йортта "тарихи солых саммиты" узачак һәм анда Көньяк Кавказның ике ил башлыгы - Илһам Алиев һәм Никол Пашинян катнашачак. Һәм алар "солых килешүен рәсми имзалау" тантанасына кушылачак.

Трамп әйтүенчә, АКШ шулай ук икътисади мөмкинлекләрне бергәләп үстерү турында ике ил белән дә ике яклы килешүләр имзалаячак.

@azatliqradiosi
🔥8👍3❤1
🇮🇱Израил хөкүмәте Газзә сызыгын тулысынча контрольгә алуны хуплап тавыш бирде

2025 елның августына Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгының 75%тан артыгын контрольдә тота.

Премьер-министр офисы хәбәрендә әйтелгәнчә, сугышны тәмамлау өчен ХӘМӘСне (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террорчы дип танылган) коралсызландыру, тотыкларны кайтару, ХӘМӘС һәм Фәләстин автономиясенә бәйле булмаган идарә төзү принциплары тора.

Тавыш бирү башланыр алдыннан берничә сәгать элек, Биньямин Нетаньяһу АКШның Fox News телеканалына биргән интервьюсына белдерүенчә, Израил Газзәне басып алганнан соң анда сәяси контроль урнаштырырга җыенмый, ә анклавның үзе имеш "гарәп көчләренә" тапшырылачак.

Израилнең Walla порталы һәм Panel for All хосусый тикшеренү институты үткәргән сораштыруларга күрә, израилләрнең 67% Газзәдәге сугышны туктату һәм тотыкларны азат итү яклы. Якынча 30% хәрби гамлләрне дәвам иттерүне яклый. Газзәдә әле дә 50 Израил тотыгы кала. Израил хәрбиләре кимендә аларның 27се инде исән түгел дигән фикердә.

▪️ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2023 елның 7 октябреннән Газзәдә ким дигәндә 61 мең кеше үлгән.

@azatliqradiosi
❤5🤮2🤡2❤‍🔥1👍1🤬1😢1💩1
Татарстанда саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме янә артты. Республика сугышта үлүчеләр саны белән алгы сафларда.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне арттырды.

Хәзер килешү төзегән кеше Татарстан хакимиятеннән 2,7 млн сум, ә Русия саклану министрлыгыннан тагын 400 мең сум ала алачак. «Бизнес Online» язуынча, бу түләү 600 мең сумга артты – 2,1 млн сумнан 2,7 млн сумга кадәр.

Июль ахырында, Украинага каршы сугышта катнашкан элекке хәрби һәм Татарстан дәүләт шурасы депутаты Расим Баксиков республикадан Украинада сугышучылар күп, башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан беренче урында, дип белдерде.

Июль уртасында Миңнеханов республикадан 45 мең кеше Украинадагы сугышты катнаша яки катнашты дип белдергән иде.

▪️Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 5 755 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша.
🤮5🤬4❤3💩3😢1🌚1🖕1
Путин Казакъстан, Үзбәкстан, Кытай президентлары, Һиндстан премьеры һәм Лукашенка белән телефоннан сөйләште

Владимир Путин Беларусь җитәкчесе Александр Лукашенка, Кытай лидеры Си Цзиньпин, Һиндстан премьеры Нарендра Моди, шулай ук Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев һәм Казакъстан президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән телефон аша сөйләшүләр уздырды. Кичә Русия президенты Көньяк Африка Республикасы лидеры Сирил Рамафозага да шалтыраткан иде.

6 августта Путин АКШ президентының махсус илчесе Стив Уиткофф белән очрашты. Доналд Трамп моны зур алгарыш дип атады, аннары матбугат чаралары киләсе атнада Русия һәм АКШ президентлары очрашу ихтималы турында хәбәр итә башлады. Очрашудан соң икенче көнне Уиткофф Украина һәм Европа иминлек киңәшчеләре белән сөйләшү үткәрде.
🤮7❤1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔸икътисадчы Андрей Мовчан;
🔸сәясәт белгече Михаил Долиев;
🔸актриса Оксана Мысина;
🔸сәясәтче Андрей Сивенок;
🔸«Продолжение следует» басмасы.
🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Түбән Кама татар дәүләт театры мөдире Рөстәм Галиев вазифасыннан китә Рөстәм Галиев әлеге карарны үзе кабул иткән. Аның сүзләренчә, бу – вакытында кабул ителгән һәм театр үсеше өчен кирәкле адым. Галиев театр сәхнәсендә калачак. Ул хәзерге вакытта театр…
Түбән Кама татар дәүләт театрына элекке түрә Гүзәл Мөбәрәкшина билгеләнгән

Бүген Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрына коллективына яңа мөдир тәкъдим иткәннәр. Ул - элек районның мәдәният идарәсен җитәкләгән Гүзәл Мөбәрәкшина
Мөдирне тәкъдим итәргә театрга Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм район башлыгы Радмир Беляев килгән.

Гүзәл Мөбәрәкшина районның мәдәният идарәсен 12 ел чамасы җитәкләде һәм мэр булып Равил Муллин килгәннән соң, 2023 елда бу вазифадан китте.

Озак еллар театрны җитәкләгән Рөстәм Галиев хәзер артист вазифасында театрда эшләячәк.
👀4🔥2👏1🥴1😐1
Дональд Трамп белән Владимир Путин очрашуы 15 августта Аляскада узачак

Бу хакта җомга кичендә Дональд Трамп хәбәр итте.

Әлегә очрашуның нечкәлекләре турында рәсми мәгълүмат юк. Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, президент Трамп Русия белән Украина арасында ихтимал төзеләчәк тынычлык килешүе «территорияләр алмашын» күз уңында тотарга мөмкин диде.

Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әлеге очрашуны раслады. Ул Аляска сайлануын штатның Русия чигенә якын булуы белән аңлатты.

Аның сүзләренчә, бу сөйләшүдә президентлар озак вакытлы тынычлык урнаштыру юлларын тикшерүгә игътибар бирәчәк, киләчәктә исә чираттагы очрашуны Русиядә уздыру ниятләнә. Ушаков әйтүенчә, Трампка инде бу хакта рәсми чакыру тапшырылган.

Зеленский катнашырмы?

CBS News агентлыгының Ак йорттагы чыганагы хәбәр итүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский да киләсе җомгада Аляскада узачак очрашуда катнаша ала. Әмма моны рәсми рәвештә раслый торган мәгълүмат юк.

▪️8 августта Трамп Русиягә куйган ультиматумның вакыты чыкты. Ул Кремль Украинада тынычлык урнаштыру килешүеннән баш тартса, Русиягә яңа санкцияләр кертү белән янаган иде. Әмма кичкә кадәр чикләүләр турында бернинди хәбәр дә чыкмады.
🥱5❤1👍1🥴1
Башкорт сода ширкәте бинасындагы шартлауда яраланучылар саны арта

Бүген Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт сода ширкәте (БСК) бинасында шартлау булган. Нәтиҗәдә 25 кеше җәрәхәтләнгән дип яза ТАСС. Шартлау сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Техническая урамындагы кирпеч бинада «газ-һава катнашмасы шартлавы» теркәлгән. Бинадан 15 кеше эвакуацияләнгән.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетында белдерүләренчә, каза «Каустик» җитештерү мәйданчыгында булган (ул Башкорт сода ширкәтенә карый). 112 Telegram-каналы язуынча, ачык технологик җайланма шартлаган.
🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❗️Татарстанның Тукай районына пилотсыз очкычлар һөҗүме булды, Украина "Шахед" дроннарын саклау урыннарына һөҗүм иттек дип белдерде.

Татарстанның Тукай районында төзелеш мәйданчыгы территориясендә өч пилотсыз очкыч калдыклары табылган. Зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, иртәнге 8:00дән 12:00гә кадәр Русия төбәкләре күгендә барлыгы 44 пилотсыз очкыч атып төшерелгән, шул исәптән өчесе Татарстан җирлегендә.

Республикада дрон һөҗүмеен кисәтү тәртибе 00:41дә кертелде, ә 10:06да Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугага дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде.

Украина иминлек хезмәте (СБУ) исә, Татарстанда Shahed дроннарын саклау урынына һөҗүм ясавын белдерде. Украин махсус хезмәте мәгълүматларына караганда, сүз Алабугадан ерак түгел Кызыл Юл авылы тирәсендәге логистика терминалы турында бара.

Татарстанга дрон һөҗүме соңгы тапкыр 24 июньдә булган иде.
👍5😢1🎉1
"Баймак эше" фигуранты Руслан Гыйззәтуллин тарихы

Башкортстанның Баймак районына караган Монасыйп авылында туган Руслан Гыйззәтуллинны "Баймак эше" кысаларында тоткарлаганнан соң туганнары берничә атна дәвамында аның кайдалыгын белмәгән.

Хөкем карарын көткәндә ул тикшерү изоляторында ислам әдәбияты укый, Мәккәгә барып кайту турында хыяллана.

"Тикшерү тәмам, өй сагына җибәрмиләр, — дип язган ул 2024 елның ноябрендә туганнарына. — Иң авыры — билгесезлек: нәрсә була, ничек була? <...> Чебеннән фил ясап, тикшерүне берьяклы итеп алып баручыларга ышанырга ярыймы? Тегеләй-болай иттеләр, зурайттылар, сәяси төскә буядылар".

Гыйззәтуллиннын эшен карау 11 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Прокуратура таләбе белән Башкортстаннан читтә уздырылган мәхкәмәләр Баймактагы протестларда катнашкан 49 кешегә инде хөкем карары чыгарды.

👉Тулырак монда укыгыз.
😢3❤2
Сарытау өлкәсенә дрон һөҗүм итү аркасында бер кеше һәлак булган

Сарытау өлкәсе башлыгы Роман Бусаргин белдерүенчә, дрон торак йортның ишегалдына төшкән. Берничә күп катлы йортта яшәүче кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Моннан тыш Exilenova+ украина каналы хәбәр итүенчә, дроннар Сарытауның Заводской районындагы нефть эшкәртү корылмасына да һөҗүм иткән.

Җирле халык белдерүенчә, нәтиҗәдә янгын башланган. Социаль челтәрләрдә чыккан фотолар һәм видеолардан кара төтен чыгуы күренә.

Сарытау нефть эшкәртү корылмасына дроннар соңгы тапкыр 13-14 гыйнвардарда һөҗүм иткән. "Схемы" проекты элек язуынча, нефть эшкәртү корылмасы янында "Энгельс" Русия стратегик һава көчләре ныгытмасы урнашкан. Монда Русиянең Украинага ракетлар атучы стратегик һөҗүм очкычлары тора. ТУ-95 һәм ТУ-160 стратегик бомбардировщиклар Энгельс аэродромыннан очып китә.

Владимир Путин кушуы белән башланган сугыш 1264 көн дәвам итә.

@azatliqradiosi
😢4🎉2🌭1
❗️Кассация мәхкәмәсе Немцов истәлегенә чәчәк салу сәбәпле тоткарланган Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы тоткарлау карарын гамәлдән чыгарды.

Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе телеграм каналы яза.

Зөлфия Ситдыйкованы 2025 елның 27 февралендә башка активистлар белән бергә Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салганда тоткарладылар. Шул ук кичтә аңа чараны уздыру тәртибен бозуда гаепләп беркетмә төзеделәр, ә икенче көнне ун тәүлеккә сак астына алдылар. Соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны үз көчендә калдырды.

Әмма 5 август көнне Самардагы кассация мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм эшне яңадан карауга җибәрде.

Узган елның 28 маенда Татарстан Югары мәхкәмәсе Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Ул "Русия армиясен кабаттан мыскыл итү" һәм "нацизмны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды.

Август аенда мәхкәмә шартлы җәзаны иректән мәхрүм итүгә алыштыру мәсьәләсен караячак диелде. Куәт оешмалары белдерүенчә, Ситдыйковага 2025 елда ике административ беркетмә төзелгән, бу шартлы мөддәтне төрмәгә алыштыруга нигез була ала.

Бу хакта тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1🤔1🙏1
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон повесткалар килә башлады

Тверь өлкәсе кешесе ике хәбәр алган. Беренчесе - "Сезгә хәрби комиссариаттан повестка җибәрелде" дигән смс, икенчесе - "Госуслуги" порталы аша килгән белдерү. Бу белдерүдә повестканың урнаштырылуы, тапшыру вакыты һәм Русиядән чыгу тыелу кебек чикләүләр исемлеге дә бар.

Бу хакта "Идите лесом" проекты хәбәр итә.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮4❤2🖕2🙏1
Испаниянең Хумилья муниципалитетында җәмәгать үзәкләрендә мөселман бәйрәмнәрен уздыруны тыйганнар.

Бу хакта The Guardian хәбәр итә.

Хумильяда кертелгән тыю Испаниядә беренче шундый очрак. Уңчы халык партиясе "безнең милли үзенчәлеккә хас булмаган" дип мөселман бәйрәмнәрен уздыру өчен шәһәрнең җәмәгать үзәкләрен, спортзалларны куллануны тыюны хуплады.

Хәзер бу урыннарда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру рөхсәт ителмәячәк.

Хумильяда 27 меңгә якын кеше яши, аларның 7,5% мөселман илләреннән чыгучылар. Карарда әйтелгәнчә, "бу чараларны хакимиятләр оештырмаганда, муниципаль спорт биналары безнең милли үзенчәлеккә хас булмаган дини, мәдәни һәм җәмәгать чаралары өчен кулланылырга тиеш түгел".

Испаниянең мөселман оешмалары федерациясе әлеге карарны шикаять итәргә җыена. Оешманың президенты әлеге хәлне "исламофобик" дип атады.

@azatliqradiosi
😡4👍3🖕2🤪2❤1