Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 11 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас шәһәренә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Өлкә губернаторы хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр сәнәгать оешмаларына ясалган.

🔸Израилнең Газзә сызыгына һөҗүме нәтиҗәсендә "Әл-Җзирә" телевизион каналының биш хезмәткәре һәлак булган дип хәбәр итә Би-би-си.. Аларның берсе - 28 яшьлек хәбәрче Әнәс-әш-Шәрифне Израил "ХӘМӘС" белән бәйле булуда гаепләде. "Әл-Җәзирә" белдерүенчә, моңа дәлилләр киетерелмәгән.

🔸Кичә кич Русия армиясенең Запорожье автовокзалына авиабомба белән һөҗүм итү нәтиҗәсендә 19 кеше яраланган. Өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров сүзләренчә, барлыгы ике һөҗүм ясалган. Икенчесе Запорожье медицина университеты клиникасына эләккән. Анда зыян күрүчеләр юк.

🔸Русия Украинадагы Азәрбайҗан белән бәйле энергетика корылмаларына һөҗүмне дәвам итсә, Баку Украинага корал бирү эмбаргосыннан баш тартырга җыена. Бу хакта Азәрбайҗан президенты тирәлегенә якын медиалар хәбәр итә.

🔸Кичә Төркиянең Балыкесир шәһәрендә 6,1 дәрәҗәдәге зилзилә нәтиҗәсендә кайбер биналар җимерелгән. Җир тетрәүне Истанбул, Бурса, Яловада яшәүчеләр дә сизгән.

@azatliqradiosi
❤3🔥1😈1
Көн язмасы: Германиядә һуманитар виза програмы туктатылып тору татарстанлы Илфат Гәрәев тормышына ничек тәэсир иткән?

Чаллыдан 21 яшьлек Илфат Гәрәев үзенә каршы җинаять эше ачылгач Әрмәнстанга киткән. Аңа каршы "дәүләт иминлегенә каршы юнәлтелгән эшчәнлеккә ачык чакыру" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә эш ачканнар. Ул Европага күчеп китәргә теләгән, әмма Русиядә эзләүгә бирелү сәбәпле, Әрмәнстаннан чыга алмаган. Гәрчә Илфатның Германиягә һуманитар визасы булса да. Хәзер Германия һуманитар виза нигезендә мигрантларны кабул итү програмын туктатып торды. "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә Гәрәев Русиядә аны нәрсәдә гаепләүләре һәм Германиягә китү тырышлыклары турында сөйләде.

"Алар миңа Украина Кораллы көчләренә акча күчерүем турында кемдер миңа каршы әләк язган дигән кәгазь күрсәтте. Хәзер бу әләкне мине алып китү, телефонымны тикшерүгә сәбәп булсын өчен алар үзләре язгандыр дип уйлыйм. Телефонымны ачуымны теләделәр, ачмасам мине ФСБга тапшырабыз, диделәр. Соңыннан болар үзләре үк ФСБ хезмәткәрләре булганын белдем", ди ул.


Гәрәев Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укыган. 2022 елны җыелып татарлар киләчәге турында фикер алышулар да уздыра торган булганнар.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1🔥1🤡1
Яңа уку елыннан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына бер генә дәрескә кала.

Татарстан, Саха вәкилләре моңа каршы килеп караса да, Русия министрлыгы фәрманы инде имзаланды.

Бу хакта язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqrdiosi
🤬7🙈7🖕5❤1🙏1
Азәрбайҗан президенты Украинага һуманитар ярдәмгә ике миллион доллар бүлеп биргән

"Һуманизм принципларына таянып, Азәрбайҗан республикасы икеяклы һәм күпяклы элемтәләр нигезендә дөньяның күп илләренә һуманитар ярдәм күрсәтә. Соңгы елларда Украинадагы хәлләргә бәйле, Азәрбайҗан берничә тапкыр украин халкына ярдәм җибәрде", диелә президент Илһам Алиев карарында.


Әлеге акчалар Азәрбайҗанда җитешетерлгән электр җиһазларын сатып алып җибәрүгә тотылачак.

▪️Кичә Алиев һәм Владимир Зеленский телефоннан сөйләшкәндә икеяклы элемтәләр, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан хәлләре вә АКШ президенты Доналд Трамп роле турында фикер алышты.

@azatliqradiosi
👍4🤡2❤1
Русиянең иң эре элемтә операторлары хөкүмәттән чит ил мессенджерларында, шул исәптән WhatsApp һәм «Телеграм»да, шалтыратуларны тыюны сораган.

Бу хакта Forbes чыганакларга сылтанып яза.

МТС, «МегаФон», «Билайн» һәм Т2 операторлары әлеге тәкъдим белән май ахырында элемтә үсеше турында стратегик утырышта чыккан.

Журналист Ксения Собчак үзенең «Кровавая барыня» телеграм-каналында язганча, алар моны санкцияләр аркасында чыгымнарның артуы, җиһазларның кыйммәтләнүе һәм мобиль трафикның кискен үсүе белән аңлаткан.

Шул сәбәпле, операторлар мессенджерларда тавышлы шалтыратуларны тыю трафикны гадәти мобиль шалтыратуларга кире юнәлтергә мөмкин дип саный. Моннан тыш, алар фикеренчә, мондый карар киберҗинаятьчелеккә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк, чөнки җинаятьчеләр еш кына корбаннарына WhatsApp һәм «Телеграм» аша шалтырата.

Шулай ук, Собчак язуынча, чит ил мессенджерларында шалтыратуларны тыю аларны тулысынча ябу ихтималын киметәчәк, «чөнки куәт оешмаларының төп дәгъвалары бетереләчәк».

Күптән түгел Русиядә MAX дәүләт мессенджеры эшли башлады. Мәкптәп чатлары шунда күчәчәк. “Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.
🤬8🤯2❤1
"Баймак эше" фигуранты Әхмәт Якупов ачлык игълан иткән

"Баймак эше" фигуранты 62 яшьлек Әхмәт Якупов Оренбурның 1нче тикшерү изоляторында ачлык игълан иткән. Аны штраф изоляторына утыртканнар.

Бу хакта аның туганнары Telegram-каналында хәбәр итте.

Аның җинаять эшен мәхкәмә 21 августта карый башларга тиеш.

"Адвокат әтием янына Оренбурга барган, аны ШИЗОдан алып килгәннәр, — дип язган гаепләнүченең кызы. — Ул анда инде тугызынчы көн утыра икән, бүген соңгы көне. Уфадан азык-төлек салынган сумкасын бирмәгәннәр өчен бәхәсләшкән. Ул өч көнлек ачлык игълан иткән. Бик начар ашаталар, дип язган ул хатында".

▪️Якупов "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" гаепләнә.

👉Тулырак монда укыгыз.
❤3😢1
Мәскәү мәхкәмәсе Дамир Мөхетдинов мөхәррирлегендәге “Төньяк Кавказда ислам” сүзлеген экстремистик материаллар исемлегенә кертте

Бу хакта Русия мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапны мөфиятнең «Мәдинә» нәшрият йорты әзерләп чыгарды, ул «Русия Федерациясендә ислам» энциклопедик сүзлекләр сериясеннән. Бу хезмәт Русиянең төрле төбәкләрендә исламның барлыкка килү, формалашу һәм үсеш проблемаларын үз эченә алган тарихи материалны өйрәнүгә һәм системлаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге сериядә шулай ук “Башкортстанда ислам” сүзлеге дә бар.

Әлеге сүзлекләрне төзүне Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов башлап йөргән иде, баш мөхәррире булды.

Китапларны чыгару карары 2004 елда галим Хөсәин Фәизханның туган ягы - Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында узган I Фәизханов укуларында кабул ителде һәм берничә ел дәвамында тормышка ашырылды.

“Мәдинә” нәшрият йорты һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәте үз хокукларын яклауны дәвам итәчәк, Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карары шикаять ителәчәк диелә.
🤬9❤1
⚡️Прокурор 74 яшьлек татар активисты Зиннур Әһлиуллинны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган

Гаепләү ягы аны шушы мөддәткә гомум тәртипле колониягә җибәрүне сораган. Бу хакта "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" телеграм каналы хәбәр итте.

Активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган.

▪️Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

Киләсе утырыш 21 августка билгеләнгән. Анда хөкем карары чыгарга мөмкин.

Зиннур Әһлиуллинны нәрсәдә гаепләүләре турында 👉Азатлык Радиосы сәхифәсенә кереп укый аласыз.
🤬11😢8💔3❤1🔥1🤔1
❗️Татарстанда янә дрон һөҗүме кисәтүе.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама кешеләренә яшеренү урыннарына барырга, тәрәзәләргә якын килмәскә куша.

Аңа кадәр Казан һава аланында "Ковер" тәртибе кертелүе хәбәр ителде.

Хәзер инде Бигеш һава аланы да очкычларны кабул итми һәм җибәрми.

@azatliqradiosi
🔥4
Хәзер кыскача башка хәбәрләр белән таныштырабыз, хөрмәтле укучылар

🔸Казан һава аланында, дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле очышлар тоткарлана. Әлегә барлыгы тугыз очкыч очып китә алмаган.

🔸15 августта, Владимир Путин белән Доналд Трамп очрашуы көнне, Аляскада Анкоридж шәһәре һава киңлеге вакытлыча ябылып торачак. Бу хакта АКШ ватандашлар авиациясе Федераль идарәсе хәбәр итә.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Кытайга пошлина кертүне 90 көнгә кичектерде. Бу хакта CNBC һәм Wall Street Journal хәбәр итә.

🔸Европа берлеге туңдырылган Русия милегеннән кергән 1,6 миллиард евроны Украинага җибәрә. Бу Украинаны яклау програмы кысаларында туңдырылган активлардан җибәрелгән өченче транш.

🔸Австралия Фәләстин дәүләтен танырга җыена. Илнең премьер-министры хәбәр итүенчә, ул моны сентябрьдә БМО Гомум җыены утырышында эшләмәкче.

@azatliqradiosi
👍2🔥2❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Курск" су асты көймәсе һәлакәтенә 25 ел.

Русиянең атом су асты көймәсе батмый дип санала иде, әмма 2000 елның 12 августында анда 118 диңгезче һәлак булды. Ике шартлаудан соң "Курск" су төбенә китте.

Бу ничек булды һәм коткару эшләре ничек барды? Азатлык Радиосының элек әзерләгән видеосыннан карый аласыз.

@azatliqradiosi
🕊4🔥3😢2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Курск" су асты көймәсе һәлакәтенә 25 ел. Русиянең атом су асты көймәсе батмый дип санала иде, әмма 2000 елның 12 августында анда 118 диңгезче һәлак булды. Ике шартлаудан соң "Курск" су төбенә китте. Бу ничек булды һәм коткару эшләре ничек барды? Азатлык…
"Кешеләрне юату бик авыр булды"

"Курск" атом су асты көймәсе базасы Мурмански өлкәсенең Видяево шәһәрендә урнашкан иде. Хәзер Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы, ул вакытта Мәскәү өлкәсе Коломна шәһәренең мөселман җәмәгате имамы Рамил Беляев фаҗигале төстә батып үлгәннәрнең туганнарына рухи ярдәм күрсәтер өчен Видяевога барды. Рамил хәзрәт бу сәфәре турында истәлекләрен берничә ел элек Азатлык Радиосына да сөйләде


'Иң беренче булып мин, бу баткан көймәдә ничә мөселман егете бар, дип сорадым, һәм алар кайсы яклардан дип кызыксындым. Миңа исемлек бирделәр, анда мөселманнар гына түгел, су астында һәлакәткә очраган диңгезчеләрнең барысының да исемнәре бар иде.

Мин исемлек белән танышкач, исем-фамилиясе мөселманныкына охшаган кешеләрне үземә билгеләдем. Минем исемлектә унбер кеше иде. Аларның бер өлеше Башкортстаннан татар һәм башкорт егетләре, башка төбәкләрдән дә берничә татар егете бар иде. Дагыстаннан да кешеләр бар иде дип хәтерлим.

Шушы исемлек белән без аларның Видяевода урнашкан фатирларына бардык. Шушы фатирларда яшәгән туганнары белән күрешергә туры килде", дип сөйләде Рамил хәзрәт.


Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
💔5❤2🥱1
Русия Дәүләт думасы мигрант балаларына мәктәптә укуны түләүле итмәкче

Канун өлгесе инде Думага кертелгән.

Документка аңлатмада әйтелгәнчә, читтән килүче балаларның артуы сәбәпле, Русия мәктәпләрендә 900 меңнән артык урын җитми. Моннан тыш канун өлгесе авторлары сүзләренчә, мигрант балаларының урыс телен җитәрлек дәрәҗәдә белмәүләре аркасында "Русия балаларының уку процессы тоткарлана" икән.

Депутатлар фикеренчә, бу канунны кабул итү бюджет акчаларын саклап калауга ярдәм итәчәк һәм аларны "укытучыларга өстәмә түләү"гә тотып булачак.

Моннан тыш документта урыс телен белүне тикшерү тестын бушлай бирүне дә чикләмәкчеләр. Әгәр канун кабул ителсә, урыс теле тестын бушалй өч тапкыр гына биреп булачак.

@azatliqradiosi
🖕5🤬4😢4🔥3👍2❤1🤡1