Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Татарстанда янә дрон һөҗүме кисәтүе.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама кешеләренә яшеренү урыннарына барырга, тәрәзәләргә якын килмәскә куша.

Аңа кадәр Казан һава аланында "Ковер" тәртибе кертелүе хәбәр ителде.

Хәзер инде Бигеш һава аланы да очкычларны кабул итми һәм җибәрми.

@azatliqradiosi
🔥4
Хәзер кыскача башка хәбәрләр белән таныштырабыз, хөрмәтле укучылар

🔸Казан һава аланында, дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле очышлар тоткарлана. Әлегә барлыгы тугыз очкыч очып китә алмаган.

🔸15 августта, Владимир Путин белән Доналд Трамп очрашуы көнне, Аляскада Анкоридж шәһәре һава киңлеге вакытлыча ябылып торачак. Бу хакта АКШ ватандашлар авиациясе Федераль идарәсе хәбәр итә.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Кытайга пошлина кертүне 90 көнгә кичектерде. Бу хакта CNBC һәм Wall Street Journal хәбәр итә.

🔸Европа берлеге туңдырылган Русия милегеннән кергән 1,6 миллиард евроны Украинага җибәрә. Бу Украинаны яклау програмы кысаларында туңдырылган активлардан җибәрелгән өченче транш.

🔸Австралия Фәләстин дәүләтен танырга җыена. Илнең премьер-министры хәбәр итүенчә, ул моны сентябрьдә БМО Гомум җыены утырышында эшләмәкче.

@azatliqradiosi
👍2🔥2❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Курск" су асты көймәсе һәлакәтенә 25 ел.

Русиянең атом су асты көймәсе батмый дип санала иде, әмма 2000 елның 12 августында анда 118 диңгезче һәлак булды. Ике шартлаудан соң "Курск" су төбенә китте.

Бу ничек булды һәм коткару эшләре ничек барды? Азатлык Радиосының элек әзерләгән видеосыннан карый аласыз.

@azatliqradiosi
🕊4🔥3😢2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Курск" су асты көймәсе һәлакәтенә 25 ел. Русиянең атом су асты көймәсе батмый дип санала иде, әмма 2000 елның 12 августында анда 118 диңгезче һәлак булды. Ике шартлаудан соң "Курск" су төбенә китте. Бу ничек булды һәм коткару эшләре ничек барды? Азатлык…
"Кешеләрне юату бик авыр булды"

"Курск" атом су асты көймәсе базасы Мурмански өлкәсенең Видяево шәһәрендә урнашкан иде. Хәзер Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы, ул вакытта Мәскәү өлкәсе Коломна шәһәренең мөселман җәмәгате имамы Рамил Беляев фаҗигале төстә батып үлгәннәрнең туганнарына рухи ярдәм күрсәтер өчен Видяевога барды. Рамил хәзрәт бу сәфәре турында истәлекләрен берничә ел элек Азатлык Радиосына да сөйләде


'Иң беренче булып мин, бу баткан көймәдә ничә мөселман егете бар, дип сорадым, һәм алар кайсы яклардан дип кызыксындым. Миңа исемлек бирделәр, анда мөселманнар гына түгел, су астында һәлакәткә очраган диңгезчеләрнең барысының да исемнәре бар иде.

Мин исемлек белән танышкач, исем-фамилиясе мөселманныкына охшаган кешеләрне үземә билгеләдем. Минем исемлектә унбер кеше иде. Аларның бер өлеше Башкортстаннан татар һәм башкорт егетләре, башка төбәкләрдән дә берничә татар егете бар иде. Дагыстаннан да кешеләр бар иде дип хәтерлим.

Шушы исемлек белән без аларның Видяевода урнашкан фатирларына бардык. Шушы фатирларда яшәгән туганнары белән күрешергә туры килде", дип сөйләде Рамил хәзрәт.


Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
💔5❤2🥱1
Русия Дәүләт думасы мигрант балаларына мәктәптә укуны түләүле итмәкче

Канун өлгесе инде Думага кертелгән.

Документка аңлатмада әйтелгәнчә, читтән килүче балаларның артуы сәбәпле, Русия мәктәпләрендә 900 меңнән артык урын җитми. Моннан тыш канун өлгесе авторлары сүзләренчә, мигрант балаларының урыс телен җитәрлек дәрәҗәдә белмәүләре аркасында "Русия балаларының уку процессы тоткарлана" икән.

Депутатлар фикеренчә, бу канунны кабул итү бюджет акчаларын саклап калауга ярдәм итәчәк һәм аларны "укытучыларга өстәмә түләү"гә тотып булачак.

Моннан тыш документта урыс телен белүне тикшерү тестын бушлай бирүне дә чикләмәкчеләр. Әгәр канун кабул ителсә, урыс теле тестын бушалй өч тапкыр гына биреп булачак.

@azatliqradiosi
🖕5🤬4😢4🔥3👍2❤1🤡1
The Daily Telegraph язуынча, Украина Русия инде контрольдә тоткан кайбер җирләрне Мәскәүгә бирергә ризалашырга мөмкин.

Басма мәгълүматынча, хәзерге вакытта Украина хәрби контролендә булган җирләрне Киев Русиягә бирүгә каршы, ләкин инде басып алган кайбер җирләргә Мәскәүнең дәгъва итү хокукын танырга мөмкин. Бу хәзерге Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең басып алынган өлешләрен, шулай ук Кырымны Русия контролендә калдыруны аңлата дип, дип яза басма.

Украина бу белдерүне әле шәрехләмәде. Элегрәк Владимир Зеленский Украина Русиягә “җирләрен бүләк итәргә җыенмый” дигән иде.

@azatliqradiosi
🤯3🤬2😢2💔2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанда янә дрон һөҗүме кисәтүе. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама кешеләренә яшеренү урыннарына барырга, тәрәзәләргә якын килмәскә куша. Аңа кадәр Казан һава аланында "Ковер" тәртибе кертелүе хәбәр ителде. Хәзер…
Бүген Татарстанга дроннар һөҗүм итте.

Иртәдән үк Казан, Алабуга, Түбән Кама, Чаллыда, соңрак шулай ук Әлмәткә һөҗүмнәр куркынычы турында кисәтүләр килде. Казан һәм Бигеш һава аланнары ябылды.

Телеграм каналларда халык Казанның Авиатөзелеш районы һәм Әлмәттә сирена тавышлары ишетелә дип язды.

Казан Кирмәне белдерүенчә, һөҗүмнәр сәнәгать биналарына ясалган. Зыян күрүчләр юк. Башка мәгълүмат әйтелмәде.

Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә 9.20дән 10.15 сәгатькә кадәр ракетка каршы тору системы (ПВО) “тугыз украин дронын” бәреп төшергән.

Supernova+ Telegram-канал берничә видео чыгарды һәм анда ким дигәндә ике дронның ангарга килеп бәрелүе күренә. Һөҗүмнәр “Алабуга” махсус икътисади зонасына караган Дэн Сяопин исемендәге логистика комплексына ясалган диелде.

▪️Соңгы вакытларда Татарстанга дроннар берничә тапкыр һөҗүм итте. 15 июньдәге һөҗүм нәтиҗәсендә Алабугада ике кеше һәлак булды, балигъ булмаган балалар яраланды, биналарга зыян килде. "Алабуга" икътисад мәйданында «Шахед» тибындагы дроннарны җыю һәм аларга өлешләр җитештерү белән бәйле завод эшли.

▪️Русия Украинага каршы сугышта әлеге дроннарны актив куллана. Украина ягы исә бу объектны хәрби максатлар өчен кулланылучы стратегик нокта буларак күрә һәм һөҗүмнәрен шуның белән аңлата.

@azatliqradiosi
❤3👏2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Иртәдән үк Казан, Алабуга, Түбән Кама, Чаллыда, соңрак шулай ук Әлмәткә һөҗүмнәр куркынычы турында кисәтүләр килде. Казан һәм Бигеш һава аланнары ябылды. Телеграм каналларда халык Казанның Авиатөзелеш районы һәм Әлмәттә…
Украина иминлек хезмәте (СБУ) бер атнада инде икенче тапкыр Татарстанда Shahed дроннарын саклау урынына һөҗүм ясавын белдерде.

Украин иминлек хезмәте мәгълүматларына караганда, сүз Алабугадан ерак түгел Кызыл Юл авылы тирәсендәге логистика терминалы турында бара.

▪️9 август көнне бу корылмага һөҗүм булды. Ул вакытта да СБУ һөҗүмгә катнашлыклары барлыгын әйтте.

@azatliqradiosi
👏2😡2❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 13 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Telegram һәм WhatsApp аша шалтрытапы сөйләшеп булмаячак, карар инде кабул ителгән дип яза Осторожно Media үз чыганакларына сылтанып. Моны террорчылыкка каршы көрәшү белән аңлаталар.

🔹АКШ һәм Русия президентлары очрашуы алдыннан Европа лидерлары һәм Украина президенты Владимир Зеленский чәршәмбе видео аша АКШ президенты Доналд Трамп һәм вице-президенты Джей Ди Вэнс белән сөйләшергә җыена.

🔹CNN хәбәр итүенчә, Трамп белән Путин очрашуы җомга Аляскада, Американың Анкоридж янындагы Элмсдорф-Ричардсон хәрби базасында узачак.

🔹Русия чыганаклары украин дроннары Волгоград һәм Краснодар краенда нефть эшкәртү заводларына һөҗүм итәргә тырышты дип белдерде.

🔹Русия хакерларының АКШ федераль мәхкәмәләренең документлар әйләнеше системын җимерүгә катышы булырга мөмкин дип яза The New York Times.
❤3
❗️Татарстан Язучылар берлеге Русия Язучылар берлегенә керергә әзерләнә

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш җыенында берлекнең Русия Язучылар берлегенә керү мәсьәләсе өчен тавыш бирү узачак. Җыен 3 октябрьгә билгеләнгән. Моны Бизнес Онлайнга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла раслаган.

"Нишләргә? Хакимият вертикале — популяр тренд. Әгәр берләшү тигез булса, без Русия Язучылары берлегенә керергә каршы түгелбез. Без моңа беркайчан да каршы тормадык. Иң мөһиме — безнең белән тигез дәрәҗәдә сөйләшсеннәр", дигән ул.

Шул ук вакытта "БИЗНЕС Online" ачыклаганча, республика берлегенең федераль берлеккә ничек керәчәге төгәл билгеле түгел. Зәйдулла автономияне сакларга тели. Бу мәсьәләләрне 25 августта Русия Язучылар берлеге идарәсенең җавапле секретаре Николай Иванов Казанга килгәч сөйләшергә җыеналар.

Драматург Мансур Гыйләҗев федераль берлеккә керүдән татар язучылары отачак дип саный.

Язучы, "Казан утлары" баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин "сүз инде кушылу-кушылмау турында бармый", иң мөһиме татар язучыларына зыян килмәслек шартлар яуларга кирәк ди.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова без 30 ел уңышлы эшләдек, эшчәнлекне хәзер дә үзаллы алып бара алабыз дип саный. Әмма бу җыенда федераль берлеккә каршы булган язучылар да "әйе" дип җавап бирәчәк, каршы торырга батырчылык итмәячәк дип фаразлый.

Быел Русия Язучылар берлегенә Башкортстан Язучылар берлеге дә керде.

Татарстан моңа кадәр каршы булып килде.

2021 елда Татарстан Язучылар берлеге итеп сайланган Ркаил Зәйдулла Русия берлегенә кушылудан мәгънә юк дигән иде.

Тулырак монда укыгыз.
🤮15🤬5❤3😢3🤡3
WhatsApp һәм Telegram томалана башладымы?

11 августта Русиядә WhatsApp һәм Telegram мессенджерлары аша сөйләшеп булмый дигән зарлар тарала башлады. Мондый хәбәрләр иртәнге якта Башкортстаннаның кайбер районнарыннан килә башлады, аннары башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә язды. Татарстанда да кайбер операторлар шушы ике мессенджер аша сөйләшүләрне томалый.

Ни булды соң? WhatsApp һәм Telegram-ны Русиядә томалауга бер адыммы бу, әлллә сөйләшүләрне тыю барәбәренә, халыкның ачуын чыгармас өчен бу мессенджерларны саклап калмакчылармы?

👉Азатлык Радиосы моңа ачыклык кертергә тырышты.
🤬5
Радио Свобода: Путинның Валдайдагы утары тирәсенә 12 ПВО урнаштырылган, ә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә – 60.

Владимир Путинның Валдайдагы резиденциясе тирәсендә 12 «Панцирь-С1» системлы һава һөҗүменнән саклау ноктасы (ПВО) урнаштырылган. Бу хакта Радио Свобода хәбәр итә.

Журналистлар моны «Яндекс»ның яңа иярчен сурәтләре һәм «Яндекс.Зеркала» сервисы фотолары аша ачыклаган.

Шул ук вакытта, халык саны 20 миллионнан артык булган Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә нибары 60 ПВО позициясе табылган.

Кайбер мәгълүматларга караганда Валдайда Путинның мәгъшукасы дип саналган Алина Кабаева һәм аларның уртак балалары еш була. Проект басмасы 2023 елда хәбәр иткәнчә, аның һәм балалары өчен анда яңа йорт төзелгән, ә ярдәмчеләре резиденциягә якын гына фатирлар алган.
😁7❤1💩1
🇪🇪Эстония тышкы эшләр министрлыгы Таллиндагы Русия илчелегенең беренче сәркатибе Дмитрий Прилепинны нон-грата шәхесе дип игълан итте.

Ул илдән китәргә тиеш.

Эстония хакимиятеләре хәбәрендә әйтелгәнчә, дипломат конституцион төзелешне һәм илнең хокукый системасын җимерү, җәмгыятьне таркату һәм дәүләткә каршы җинаятьләр кылуга ярдәм итү эше белән шөгыльләнгән.

«Илдән чыгарып җибәрү бу ачык сигнал: безнең ил җирлегендә чит дәүләтнең координацияләнгән һәм оешкан гамәлләренә урын була алмый», дип китерә Эстония тышкы эшләр министры Маргус Цахкның сүзләрен ERR.

Русия әле бу хәбәрне шәрехләмәде.

@azatliqradiosi
👏4❤3🔥1
Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе вазифасыннан киткән.

Нәшриятта вазифаларны башкаручы булып Айдар Гыймадиев калган.

“Бизнес Online” язуынча, Сәгъдәтшин эштән үз теләге белән киткән.

“Әйе, ул башка эшкә күчә. Бу дөрес. Мин 13 августтан вазифаларны башкаручы буларак эшкә керештем”, дигән Гыймадиев.

Берничә ел элек Татарстан китап нәшрияты "Татмедиа"га кушылырга мөмкин дигән хәбәр таралды. Интернетта бу адымны булдырмауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать язылды. Моңа каршы петиция барлыкка килде.

▪️Татарстан китап нәшриятын оештыру тарихы 1919 елда башлана. Башта ул РСФСР Госиздатының бүлеге була, 1921 елда Татгосиздат исеме белән аерым оешма буларак эшли башлый. Аңа баштагы елларда Чуаш, Мари авномияләре, Пермь өлкәсе нәшриятлары буйсынган. 1958 елда аңа Татар китап нәшрияты дигән исем бирелә. 1925-35 елларда ул Казанның Кремль урамындагы Пассаж бинасының беренче катында, 1935-2008 елларда Бауман урамындагы Матбугат йортында урнаша. Әлеге вакытта Декабристлар урамы, 2 адресындагы "Татмедиа" бинасында урнашкан.

Татарстан китап нәшрияты ел саен ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап бастыра. Нәшриятның Казанда ике китап кибете бар, анда 1500 исемдә нәфис, балалар өчен әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр тәкъдим ителгән. Нәшриятта татар, урыс һәм Русиядәге башка асаба халыкларның телләрендә китаплар нәшер ителә. Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен интернет аша да тәкъдим итә.

Берничә ел элек нәшрият 150 татар классик әсәрләрен аудио буларак яздырды. Аудиокитапларны ​нәшрият сайтына кереп бушлай тыңлап була.

Нәшриятта 69 кеше эшли.

@azatliqradiosi
❤5🤨4🔥2😐1
АКШ президенты Доналд Трамп Аляскадагы сөйләшүләрдә сугышны туктату турында килешүгә ирешелмәсә, Русияне җитди нәтиҗәләр көтәчәк дип белдерде.

Бу хакта ул журналистлар белән сөйләшү вакытында әйтте.

Трамп билгеләп узганча, әгәр Путин белән очрашуда ул “кирәкле җавап”ны ала алмаса, киләсе очрашу (Украина президенты Владимир Зеленский катнашында) булмаячак.

Әгәр инде саммит уңышлы узса, тиз арада өч яклы сөйләшүләр оештырылачак.

@azatliqradiosi
🤡6👍2🥱1🌭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 14 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Украина дроннары икенче төн рәттән Волгоградтагы нефть эшкәртү заводына һөҗүм итә. Җирле хакимият завод җирлегендә янгын чыгуы турында белдерде.

🔹NBC аноним чыганакларга сылтанып хәбәр итүенчә, Доналд Трамп онлайн-саммит вакытында Владимир Зеленский һәм Европа лидерларына Владимир Путин белән украин җирләрен бүлү турында сөйләшмәскә, бары тик атышларны туктату турында гына сөйләшергә вәгъдә биргән.

🔹Reuters һәм Barents Observer: Трамп белән Путин очрашуы алдыннан Русия атом-төш бомбасы йөртүче "Буревестник" ракетын сынауга әзерләнә.

🔹Сербиянең берничә шәһәрендә оппозиция белән Вучич тарафдарлары һәм полиция арасында бәрелешләр булган. Хакимиятләр белдерүенчә, ике яктан да берничә дистә кеше яраланган.

🔹14 август төненә биткоин бәясе $123,5 меңгә җитте.
❤2
Вакытлыча җиңү һәм репрессияләр. Куштау хәлләренә 5 ел

Биш ел элек бу вакытта Башкортстан халкы Куштауны яклауда берләште. Республикадагы куәтле "Сода" ширкәтенә каршы чыгып, хакимият каршында үз сүзен әйтә алды кешеләр. Әмма биш ел узу белән бу каршылык чараларында катнашучыларның бер өлеше төрмәдә утыра, бер өлеше мөһаҗирлектә, кешеләр өркетелгән. Азатлык ул вакыттагы вакыйгаларны искә ала һәм андый хәлләрнең кабатлануы мөмкинме дип белгечләрдән сорады.

— Соңгы биш елда Башкортстанда репрессив машина бик актив эшләде, Куштау өчен көрәшкән активистлар, чыннан да, Баймак протестларыннан соң төрмәләргә утыртылды. Күпләре Куштау вакыйгаларында катнашкан кешеләр. Әмма ул вакытта бик күп кеше чыкты. Мин хакимият Куштау өчен үч алу теориясен якламыйм. Ул процесслар эчендә булдым һәм киресенчә, хакимият халык ягына басты бит, килешә алдылар. Хакимият моңа шат кебек тоелды миңа. Алар берникадәр вакытка активистлар белән "баллы ай" үткәрде дигән хис калды. Бер-берартлы очрашулар булды, активистлар дәүләт телевидиние, радиоларының эфирларына чакырылды.

Мәсьәлә шунда: күпләр соңыннан репрессия тегермәненә астына эләкте, чөнки Куштауда булганнар башка темаларда да активлык күрсәтә башлады. Үз көчләренә ышанды алар. Ачык мисал - Фаил Алсынов. Ул бүген төрмәдә, — диде шул вакыттагы вакыйгаларны язып барган журналист Руслан Вәлиев.

Тулырак монда укыгыз.