Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанда Куштау вакыйгаларына биш ел. Ул вакытта гади халык җиңеп, шиханны "Сода" ширкәтенә бирүдән саклап калды.

Әмма биш ел узу белән бу каршылык чараларында катнашучыларның бер өлеше төрмәдә утыра, бер өлеше мөһаҗирлектә, башкалар куркытылган.

Бу хакта 👉 зур язмабызны укыгыз. Кайбер фикерләрне рәсемнәргә җыйдык.
❤5🔥2
Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашу вакытында Украинадагы сугышны туктату килешүе кысаларында аннексияләнгән Кырымны Русиянеке итеп тануны, шулай ук Украинаның кайбер төбәкләрендә яки бөтен ил буйлап урыс теленә рәсми статус бирүне таләп иткән.

Шулай ук ул Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең, ким дигәндә, бер өлешенең алынуын сораган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🖕6🤡3👎2🤔1😢1💊1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән 🗞

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 18 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Вашингтонда АКШ президенты Доналд Трамп белән Украина президенты Владимир Зеленский очрашачак. Анда кайбер Европа илләре һәм халыкара оешма җитәкчеләре дә катнаша.

🔸Русия армиясенең Харьковтагы биш катлы йортка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Алар арасында бер яшьлек бала да бар. Бу хакта шәһәр мэры Игорь Терехов хәбәр итте. Хәзерге вакытта йорт җимерекләрен аралау дәвам итә, анда кешеләр бар диелә.

🔸Израилдә 2023 елның 7 октябрендә Газзә сызыгында тотык итеп алынган кешеләрне азат итү турында килешү төзүне таләп итеп киңкүләм каршылык чаралары уза. Полиция кешеләрне куып тарату өчен су сиптергеч машиналар кулланган, тоткарланучылар бар.

🔸Татарстанда бүген икенче тапкыр дрон һөҗүме кисәтүе кертелде. Беренчесе 5:43 сәгатьтән 6:13 сәгатькә кадәр дәвам итте. 7:59 сәгатьтә икенчесе кертелде.

🔸Русия баш прокуратурасы тарихи һәйкәлләр, кеше хокуклары һәм дискриминация белән көрәш Stiftung Erinnerung фондын теләнмәгән оешма дип таныды.

@azatliqradiosi
🔥2
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин вазифасыннан китәргә мөмкин

"БИЗНЕС Online» язуынча, сентябрьдә узачак Татарстан президенты сайлавыннан соң яңа хөкүмәт урнашачак һәм кайбер элекке министрлар эшеннән китәчәк.

Шуларның берсе, мисал өчен 60 яшьлек Илсур Һадиуллин булырга мөмкин, дип яза басма. Аның эше белән республика җитәкчелегенең канәгать булмавына ишарә ясала.

Һадиуллинны "Беренчеләр хәрәкәте" җитәкчесе, 38 яшьлек Тимур Сөләйманов алмаштырырга мөмкин диелә. Татарстан президентының Сөләйманов эшчәнлеге, аеруча үсеп килүче буынга татар теленә мәхәббәт уятуы белән канәгать булуы әйтелә. Моннан тыш Сөләйманов Русия мәгариф министры белән дә яхшы элемтәләр урнаштырган диелә.

▪️Соңгы айда мәктәпләрдә туган телләрне укыту мәсьәләсе янә зур игътибар җәлеп итте. Яңа уку елыннан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына ике сәгать урынына бер генә дәрескә кала. Бу хакта Азатлык Радиосы язды.

@azatliqradiosi
🔥4❤3🤡1
Украина президенты Владимир Зеленский АКШ президенты Доналд Трамп белән очрашу өчен Вашингтонга килде

Трамп Зеленский белән ике яклы очрашуны Казан вакыты белән 20.15 сәгатьтә уздырачак дип көтелә, аннары Украина президентына теләктәшлек белдереп Вашингтонга килгән Европа лидерлары белән очрашачак. Әлеге очрашу 21.15 сәгатьткә билгеләнгән.

АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә язуынча, "Әгәр теләсә Зеленский шунда ук Русия белән сугышны туктата ала яки инде дәвам иттерә ала" дигән. "Барысы да ничек башланганын искә төшерегез. Обама биргән (12 ел элек, бер тапкыр да атмыйча) Кырымны кире кайтару булмаячак, шулай ук Украинаның НАТОга керүе дә булмаячак. Кайбер нәрсәләр беркайчан да үзгәрми", дип язды Трамп.

Зеленский исә үзенең Телеграм каналында Украина бу сугышны тиз һәм ышанычлы төгәлләргә тели дип язды.

"Һәм ул тынычлык элекке кебек булырга тиеш түгел, озак вакытлы булырга тиеш. Ул вакытта Украинаны Кырымны һәм Көнчыгыш өлешне - Донбассның бер өлешен бирергә мәҗбүр иттеләр, ә Путин моны яңа һөҗүм өчен кулланды. Яки инде 1994 елда Украинага имеш "иминлек гарантиясе" бирелде, ләкин алар эшләмәде. Русия үзе башлаган бу сугышны туктатырга тиеш", диде Зеленский.
🤡2🔥1
Көн язмасы: Карьера һәм акча вәгъдә итәләр: Үзәк Азиядән яшьләрне Алабугага дрон заводына җыялар

Мәскәү Үзәк Азиядән үсмерләрне укырга һәм эшләргә чакырып, аларны "Алабуга" махсус икътисади зонасына җыя. Биредә Кремльнең хәрби машинасы өчен Украинага каршы сугышта кулланыла торган дроннар җыела. Студентлар җыю эше аеруча Кыргызстанда нык җәелгән.

Русия ягы бушлай очу мөмкинлеге тәкъдим итә, әмма бары тик балалар өчен генә. Гомумән, аларны өлкәннәр тарафыннан озату күздә тотылмый. Мондый хәл "Алабуга"га сайлап алынган мәктәп укучыларының әти-әниләрен борчуга салган.

"Мин баламны җибәрмәячәгемне әйттем, чөнки документларны җыярга өлгермим дидем. Ә алар "хәлегезгә керәбез," булган документлар белән кызыгызны җибәрегез диделәр", — дип сөйли Самира.

Үсмер кызның әнисе сүзләренчә, "вербовкалаучыларның" берсе аның белән берничә тапкыр элемтәгә кергән, язып та, шалтырап та торган.

"Без игътибар итмәдек, әмма алар туктаусыз шалтыраттылар", — ди Самира.

Тулырак 👉мрнда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5❤3
ХӘМӘС (АКШ белән Европада террорчы оешма дип табылды) Израилнең халыкны Газзә шәһәреннән анклавның көньягына күчерү планын «геноцидның яңа дулкыны» дип атады.

Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.

ХӘМӘС шулай ук Израилнең Газзә сызыгының көньягында кешеләр өчен чатырлар һәм сыену өчен башка җиһазлар урнаштыру планын “чеп-чи ялган” дип бәяләде.

16 август көнне Израил саклану армиясе вәкиле Авихай Эдри якшәмбе көннән Газзә сызыгына вакытлы торак өчен кабат чатырлар һәм башка җиһазлар бирергә әзерләнүен әйтте.

Аның сүзләренчә, әлеге карар халыкны хәрби чаралар алып барылган урыннардан көньякка күчерү һәм аларның иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә.

▪️ХӘМӘС контролендәге Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Израилнең соңгы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә ким дигәндә 40 кеше һәлак булган. Аерым алганда шимбә көнне Әл-Муваси районындагы чатырга һөҗүм ясалган. Бу хакта The Guardian хәбәр итә. Элегрәк Израил бу урынны һуманитар зона дип белдергән иде. Нәтиҗәдә кечкенә кыз һәм аның әти-әнисе һәлак булды.

@azatliqradiosi
💔3❤1😢1🤡1
Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголов Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегенә кертелгән.

Исемлектә аның фамилиясе янында махсус террорчылык маддәсе нигезендә гаепләнүчеләргә куела торган тамга тора. ОВД-Инфо язуынча, моңа кадәр аңа мондый гаепләү белдерелүе турында әйтелмәгән иде.

▪️Быел июльдә Уфадагы мәхкәмәгә чит илдә яшәүче Морзаголовны читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Аңа кадәр Морзаголовка дәүләтара эзләү игълан ителде

▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте.

▪️2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.

@azatliqradiosi
🔥1🤡1🥴1