Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🇺🇦🇺🇸 Зеленский белән Трамп очрашуы. Төп нәтиҗәләр

🔹 Зеленский Европа лидерлары белән бергә АКШка килеп, Украина өчен иминлек гарантияләре турында сөйләште. Украина президентының АКШка әлеге сәфәре элеккесеннән аермалы буларак җылы узды.

🔹 Трамп АКШ һәм Европадан (беренче чиратта Европадан) Украинаның "күп ярдәм" алачагын вәгъдә итте. Нинди ярдәм турында сүз барганы аңлашылмый. Шулай да Зеленский Трамп белән сөйләшүен "бик яхшы" дип атады.

🔹 Трамп Русиягә куйган утны туктату таләбеннән баш тартты. Ул берничә тапкыр тынычлык өчен вакытлыча ут туктату кирәк түгел дип кабатлады.

🔹 Трамп украиннар һәм европалылар белән сөйләшүне туктатып, Путин белән телефон аша сөйләште. Кремль белдерүенчә, алар Мәскәү һәм Киев делегацияләренең дәрәҗәсен "югарырак күтәрү" фикерен тикшергән. Трамп "Путин белән Зеленский очрашуына әзерлек башладым" дип белдерде.

Очрашу турында тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

#сугыш
🤡2👍1🔥1🕊1
Татарстанда мигрант балаларының һәр унынчысы урыс теле имтиханын бирә алмады

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, урыс теленнән мәҗбүри тестка җибәрелгән 173 баланың 17-се сынауны үтмәгән. Хәзер алар барысы да урыс теле курсларына йөриячәк. Өч айдан соң кабат имтихан бирү мөмкинлеге каралган.

Июль аенда Русия Мәгариф министрлыгы мигрантларның өчтән бере урыс телен чит тел буларак тапшыру имтиханын беренче тапкырдан уза алмавын хәбәр иткән иде. Аларның яртысы соңрак та сынауны тапшыра алмый диелде.

▪️Узган ел ахырында Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпләргә кабул итүне тыючы канунны имзалады.

▪️"Әгәр мәктәпкә алмыйча, урамда калдырсак, аларны хулиган яшьләр эләктереп алачак". Фәрит Мөхәммәтшин урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алмау турындагы федераль канунны тәнкыйтьләп чыкты.

#Татарстан
😢5❤2👍1
"Кырым турында Украина сөйләмәсә, кем сөйләсен?" Илми Умеров Кырым халкы һәм аның киләчәге турында

— Әгәр кырымтатарларда Кырым булмаса, кырымтатар халкы җир йөзеннән гомумән юкка чыгачак.


— 2014 елга кадәр Кырымда ике миллион халык яшәгәндә, кырымтатарлар 13,7% тәшкил итә иде. Әгәр моңа тагын бер миллион өстәсәң, бу сан 8–9%ка әйләнә.


— [2022 елдан] Кырымнан 40–50 меңләп кеше китте. Әмма бу – бары якынча сан. Кырымтатар халкы өчен бу бик зур сан. Нәтиҗәдә, Европада биш-алты яңа кырымтатар диаспорасы барлыкка килде һәм булганнары шактый зурайды. Аеруча Төркия, Польша, Германия, Бельгия һәм Британия илләрендә сизелә. Бераз гына кырымтатарлар Америкага һәм Австралиягә дә китте.


Бу — Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров әңгәмәсеннән өзекләр. Аны тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Кырым
💯6❤1🔥1😢1
Казанда август ахырында Милләт җыенына меңнән артык делегатны көтәләр

Быел Казанда Милләт җыены 26-28 август көннәрендә узачак. Чарага Русиянең 65 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңнән артык делегат чакырылган.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Русия Украинадан басып алынган җирләрдән, ягъни Донецки, Луһански һәм аннексияләнгән Кырымнан да делегатлар киләчәген аерым билгеләп узды.

Милләт җыены быел дүрт зур төркемгә бүленеп эшләячәк, аның кысаларында аерым җыеннар үтәчәк: Дөнья татар яшьләре форумы, Дөнья татар хатын-кызлары җыены, Русиякүләм төбәк тарихы өйрәнүчеләр җыены һәм татар оешмалары җитәкчеләре очрашуы.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#татардөньясы
🔥7💩3😢1
Сентябрьдән балалар бакчаларында "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" апробациясе башлана

Сынау берьюлы 22 төбәктә узачак. Дәресләр 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән.

Нәтиҗәләргә карап, Мәгариф министрлыгы мондый дәресләрне илнең барлык дәүләт балалар бакчаларында кертү-кертмәү турында карар кабул итәчәк диелә.

Мәктәпләрдә бу дәресләрнең эчтәлеге турында элегрәк язган идек.
🤮14❤1🤯1🤬1😢1
🇨🇳 Татарстан җитәкчелеге Кытайдан күбрәк турист китертмәкче

Казан белән Кытайның Чунцин шәһәре арасында туры очышлар ачу Татарстан белән Кытай арасындагы туристик агымны үстерүгә уңай йогынты ясаячак. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

Бу Татарстан башкаласы белән Кытайның туры авиабәйләнешле өченче шәһәр булырга мөмкин.

– Казан белән Чунцин арасында туры очыш ачу, һичшиксез, туристик агымга да, бизнеска да уңай тәэсир итәчәк. Татарстанга инвестиция салучыларның күбесе республикага беренче мәртәбә турист буларак килгән иде, – ди Миңнуллина.


▪️Русия Украинага каршы сугышы башланганнан соң, Татарстанга Кытай белән икътисади элемтәләрне ныгытырга туры килде. Көнбатыш санкцияләре аркасында Русия үз икътисадын Азия илләренә, аеруча Кытай юнәлешенә борды.

▪️Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", диде ул Азатлыкка.

#Татарстан #Кытай
🤮12😁2😢2🌭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 20 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Сумски өлкәсе Ахтырка шәһәренә һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше, шул исәптән ике бала яраланган. Бу хакта җирле полиция хәбәр итә.

🔸Солых урнашудан соң, Украинага иминлек гарантиясе буларак ун дәүләт үз гаскәрен җибәрергә мөмкин. Бу хакта Bloomberg яза.

🔸Politico хәбәр итүенчә, Доналд Трамп, Владимир Путин һәм Владимир Зеленский очрашуы Маҗарстанда узарга мөмкин.

🔸Хокук яклаучы Сергей Давидис читтән торып алты елга кулга алынган. Аны террорчылыкны аклауда гаепләгәннәр. Ул Facebook-та "Азов" хәрби әсирләрен сәяси тоткын дип язган булган. Давидис элек мөселманнарны яклап та белдерүләр ясаган иде. Хәзер ул Русиядән читтә яши.

🔸Татарстанда 5:07 сәгатьтән дрон һөҗүме тәртибе кертелде.

🔸Татарстан халык уен кораллары дәүләт оркестры Кытайның 15 шәһәре буйлап гастрольгә чыгачак. Гастрольләр октябрьдән башлап ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤5🔥2
Татар балалары белән тел аланнарында очрашулар оештырганда, балаларның 50%-ы татар сөйләмен аңламый.

Бу хакта Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдерде.

Балаларның калган яртысы татарча аңласа да, алардан 15% чамасы гына татарча иркен сөйләшә ала, алар арасында да барысы да саф татар телендә сөйләми, ди депутат.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢11😭5😱2🔥1😈1
Русиядә кораллы көчләрдә хезмәттән баш тарту өчен мәхкәмәләрдә 18,5 мең кеше хөкем ителгән

Эшләрнең иң күбе хәрби бүлектән үз белдеклеге белән китү маддәсенә бәйле ачылган.

Аналитиклар билгеләп узуынча, хәрби бүлекләрне калдырып китү күп вакытта шартлы хөкем белән тәмамлана, чөнки бу хәрбине кире гаскәргә кайтарырга мөмкинлек бирә. Чынлыкта дезертирларның гомум саны мәхкәмә статистикасыннан өч тапкыр күбрәк булырга һәм 50 меңнән артып китәргә мөмкин диелә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны зур тизлек белән арта. Соңгы атнада гына Азатлык исемлегенә 150ләп кеше өстәлде.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
🤬1😢1
📚Русия түрәләре мәктәпләр өчен һәр бала укырга тиешле патриотик әсәрләр исемлеген яңарткан

Русия Мәгариф министрлыгы балалар дәрестән тыш укыр өчен "патриотик әдәбият" исемлеген әзерләгән. Исемлек берничә бүлектән тора. Алар, мисал өчен, "Полководцы Святой Руси", "На страже русской земли", "Zа наших" һәм башкалар дип атала.

Министрлык белдергәнчә, мәктәп укучылары укырга тиешле исемлеккә заманча авторлар әсәрләре дә кергән. Бу китапларны уку мәктәп укучыларында "патриотик хисне" көчәйтәчәк, дип саный түрәләр. Министрлык тәкъдим иткән әсәрләр укучыларның яшенә карап бүленгән: башлангыч мәктәп балалары, гомум мәктәп – 5-9нчы сыйныфлар һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен.

Әдәбият әсәрләренең кайберләре, мисал өчен, "Туган җир турында", "Бөек Ватан сугышы. Тарихи хәтер һәм традицияләр" дигән бүлекләрдә урын алган. Шулай ук балаларга укырга тәкъдим ителгән әсәрләр "Русиянең бөек кешеләре турында", "Изге Русиянең баш командирлары", "Рус илен саклаучылар", "Zа наших" дигәннәргә дә бүленгән.

Соңгы бүлеккә, мәсәлән, Олег Ройның "Тени Донбасса: маленькие истории большой войны. Неотправленные письма", Николай Ивановның "Суворовец Воевода", Александр Можаевның "За чертой", Татьяна Родионова мөхәррирлегендә чыккан "Поэzия русской зимы" шигырьләр җыентыгы, Алексей Шороховның "Бранная слава" кебек китаплар кертелгән.

Бу исемлектә моңа кадәр башка Z патриотларның китаплары да бар иде, ләкин алар юкка чыккан.👉

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮11💩6💊3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар балалары белән тел аланнарында очрашулар оештырганда, балаларның 50%-ы татар сөйләмен аңламый. Бу хакта Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдерде. Балаларның калган яртысы татарча аңласа да, алардан 15% чамасы гына…
Илдар Гыйльметдинов татар теле турында тагын нинди фактларны әйтеп узмады?

✹ 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.

✹ 2002 елгы җанисәптә татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.

✹ ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар теленә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

✹ Татар теленең хәленә федераль үзәк тарафыннан милли мәгариф сәясәте дә тискәре йогынты ясый. Яңа үзгәрешләргә күрә, сентябрьдән Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына бер генә дәрескә кала.

Бу хәлләр турында Азатлык радиосы даими рәвештә язып бара. Безне укыгыз, хәбәрләребезне башкаларга да җиткерегез!

#татартеле
@azatliqradiosi
🤬8💯5🔥1😢1
Бүген Астанадагы мәхкәмә Азатлык радиосы казакъ хезмәтенең җиде журналистына аккредитация бирүдән баш тарткан Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы карарын кануни дип тапты.

Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы Азатлык радиосындагы казакъ редакциясенең башта җиде, аннары тугыз журналистына аккредитация бирүдән баш тартты.

Азат Европа/Азатлык радиосы медиакорпорациясе президенты Стивен Капус Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы карарының Казакъстан Конституциясенә каршы килүен белдерде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3❤1🖕1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 21 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Русия армиясе төнлә Украина шәһәрләренә көчле һөҗүм ясады. Ил буйлап һава кисәтүе игълан ителгән. Запорожьега ике һөҗүм ясалган, Ровно, Львов, Хмельницкий өлкәләрендә шартлау тавышлары ишетелгән. Бу хакта өлкә җитәкчеләре хәбәр итә.

🔹Русиягә дә һөҗүмнәр булган. Воронеж өлкәсенә дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә вакытлыча поездлар хәрәкәте тукталган, Ростов өлкәсендә янгын чыккан.

🔹Израил саклану армиясе Газзәдә җир өсте һөҗүме башлады. Армия вәкиле Эффи Дефрин белдерүенчә, Израил хәрбиләре инде Газзә шәһәр яны районнарын контрольгә алган.

🔹Русия транспорт министрлыгы аэродромнарны төзекләндерү өчен юлчылардан җыем алу кагыйдәләрен әзерләде. Әлегә бер юлчыдан 150 сум алу каралган, әмма бәя инфляциягә карап ел саен үзгәрәчәк диелә.

🔹Татарстанда 4:13 сәгатьтә дрон һөҗүме тәртибе кертелде. Бу атнада әлеге кисәтү инде дүртенче тапкыр игълан ителде.

🔹Г.Камал театры труппасы 9 сентябрьдә иске бинада соңгы спектаклен уйнаячак. Ул көнне театрда "Гөргерия кияүләре"н куячаклар.

@azatliqradiosi
❤3🔥1
21 август – Мәскәүнең Чехословакияне басып алган көне

Совет гаскәрләре һәм аларның Варшау килешүендәге беректәшләре Прага язы дип аталган сәяси ирекләндерүне туктату өчен 1968 елның 21 августында Чехословакиягә бәреп керә.

500 меңләп хәрби Чехословакияне басып ала. 500-ләп чех һәм словак яралана, 108-е һәлак була. Александр Дубчек җитәкчелегендә башланган сәяси һәм икътисади реформалар туктатыла. Бу хәрби чарадан соң Брежнев доктринасы дигән төшенчә ныгып китә, һәм Мәскәү коммунистлар хакимиятенә куркыныч янаган һәрбер илдә хәрби көч белән коммунистларга ярдәм итәчәген аңлата.

Чехословакиядә совет оккупациясе 1991 елда тәмамлана.

Күбрәк фотоларны👉 монда күрә аласыз.

@azatliqradiosi
❤4🔥3⚡1
Шушы көннәрдә "Казан ханбикәсе Сөембикә" (Kazan melikesi Süyüm bike) китабы сатуга чыкты.

Аны Әнкараның Ata yurt исемле нәшрият бастырды.

Бу - Төркия язучысы, инде мәрхүмә Мозаффар Фатыйма Каяның Сөембикә турында пьесасы. Ул күптән язылган әсәр, язучы аны 1964 елда иҗат иткән. Әмма пьеса әлегәчә кадәр бервакытта да китап булып басылмаган һәм сәхнә спектакле итеп куелмаган. Китап итеп чыгару теләге аның васыяте булган, бу эшне Төркия татарлары башкарып чыккан.

Ни өчен төрек хатыны, язучысы беркайчан да Татарстанда булмаган килеш Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикә турында язарга булган соң? Баксаң, аны Әнкарада башлангыч сыйныфларда Гәүһәр исемле укытучы укыткан. Бу - Казан татарларыннан булган мөгалиммә. Мозаффар ханым аның хакында һәр дәрестә татар мәмләкәте, татарлар һәм шул исәптән Сөембикә турында сөйли иде дип искә ала. Һәр дәрестә йә җыр башкарган бу укытучы, йә шигырь сөйләгән балаларга. Аның Ватаны турында сөйләүләрендә һәрвакыт сагыш, сыкрау, моң, ярату иде дип искә ала язучы балачактагы татар укытучысын. Бу Гәүһәр исемле мөгаллимә укучыларны үзенә дә, татарларга да гашыйк итә алган.

Ханбикә Сөембикә образы киләчәктә язучы булачак кыз баланың күңелендә уелып калган. Моззафар ханым үскәч, кем ул Сөембикә дип яңадан кызыксына башлаган, укытучысы ник шулкадәр аның турында сөйләгән икән соң дип өйрәнә башлаган. Ахыр чиктә ул өйрәнеп, Сөембикәдән тәэсирләнеп пьеса иҗат иткән. Биш ел язган ул аны. Бер бәйгедә катнашып җиңгән дә. Мозаффар Кая бу пьесасын спектакль итеп уйналуын теләгән.

Бу хакта тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤12🔥2👍1👾1