Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

Алар арасында Русиядә мөселманнар тормышы турында сөйләүче «Алиф ТВ» проекты да бар.


Моннан тыш:
➡️Раджана Дугар – бурят активисты
➡️Сергей Марков – сәясәт белгече
➡️Дмитрий Нюберг (Qianti) - блогер
➡️Андрей Кордочкин – чиркәүдән читләштерелгән атакай, Сугышка каршы «Мир всем» чиркәү оешмасына нигез салучыларның берсе
➡️«Тамиздат» проекты

@azatliqradiosi
👎5❤1🔥1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды: Алар арасында Русиядә мөселманнар тормышы турында сөйләүче «Алиф ТВ» проекты да бар. Моннан тыш: ➡️Раджана Дугар – бурят активисты ➡️Сергей Марков – сәясәт белгече ➡️Дмитрий Нюберг (Qianti) - блогер…
Русия юстиция министрлыгы хакимияткә якын сәясәт белгече Сергей Марковны “ят агент” дип таныды.

Марков Русия үзәк каналларында иҗтимагый-сәяси ток-шоуларда катнашучы буларак билгеле.

Июль аенда ул Азәрбайҗанда Шуша глобаль медиа форумында катнашып ил президенты Илһам Алиев турында мактау сүзләре әйтте. Марков Баку белән Мәскәү арасындагы киеренкелекне искә алып, аның вакытлыча гына булуын искәртте.
Форум башланыр алдыннан азәрбайҗан журналистлары белән сөйләшү вакытында Марков Алиевны “искиткеч интеллектуал” һәм “хәзерге заманның иң тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе” дип атады.

Моннан тыш, сәясәт белгече Азәрбайҗанның Карабах җирлеген кайтаруын да искә алды.

Әлеге хәлдән соң Русиянең хакимият тарафлы блгерлары Марковны тәнкыйть утына тотты. Мисал өчен Юрий Подоляка Азәрбайҗандагы белдерүләрдән соң, Марков сәясәт белгече буларак үзен юк итте диде.

@azatliqradiosi
😁5👍4🔥2
Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыкты

Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек диде Татарстан президенты.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә 3178 чит ил баласы, ә югары уку йортларында – 22,5 мең чит ил студенты укый. Ул урыс телен яхшы белмәгән мигрант балалары өчен адаптация курслары оештырырга өндәде.

— Ничек инде баланы мәктәпкә кертмәскә? Ул кайда булырга тиеш? Тел белмәве өчен ул гаеплеме? Өч-дүрт айда телне теләсә кайсы бала өйрәнә ала. Барысы да яхшы булачак. Бөтенләй бер юләрлек бу. Баланы кадерләп карарга кирәк. Ул бала бит, гаепле түгел, — диде Миңнеханов.

▪️2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤7👍4🔥2🤡2
Русия мәктәпләрендә инглиз теле дәресләрен кыскартачаклар, аның урынына «рухи-әхлакый мәдәният нигезләре” укытылачак

Русия мәгариф министрлыгы 2026 елның сентябреннән мәктәпләрдә чит телләр дәресләре сәгатьләрен 510нан 408гә калдыру турында фәрман өлгесен әзерләгән.

Чит тел буларак Русия мәктәпләрендә нигездә инглиз теле укытыла.

5-7 сыйныфта хәзер чит телне атнасына өч сәгать өйрәнсәләр, документка күрә, ул ике сәгатькә калачак.

Ә чит тел дәресе урынына 5-7 сыйныф укучылары «Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” дәресләрен укый башлаячак.

Дәрес 5 сыйныфта елына 17 сәгать, ә 6-7 сыйныфларда 34шәр сәгать керәчәк.

Укыту материаллары эшләүдә белгечләр белән бергә Урыс православ чиркәве вәкилләре, аерым алганда иң сүзе үтә торган кешеләрнең берсе (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) митрополит Тихон (Шевкунов) катнаша.

@azatliqradiosi
🤮10🤡6👍2😢2❤1😨1💊1
Төркиядә Сөембикә турында китап басылып чыкты

Аны бастырыр өчен татарлар, нугайлар, кырымтатарлар, төрекләр үзара акча туплады. Китап инде сатуга чыкты. Беренче тираж сатылып бетсә, нәшрият аны күбрәк бастырырга тели.

Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.
❤13🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховны сак астында калдыру 2026 елның февраленә кадәр озайтылган. Бизнес Online язуынча, кичә мәхкәмә шундый карар кабул иткән. Энгел Фәттаховның эше кайсы мәхкәмәдә каралачагын Татарстан Югары мәхкәмәсе билгеләячәк.…
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 651 миллион сумлык милеген алуны таләп итә.

Прокурор мөрәҗәгате инде Казанның Совет районында теркәлгән. Бизнес Онлайн язуынча, җавап тотучылар булып Энгел Фәттаховтан тыш аның якыннары да бара.

Энгел Фәттахов хәзерге вакытта сак астында тотыла, аны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Тикшерү эше тәмамланган, аны Минзәлә районы мәхкәмәсендә караячаклар.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

@azatliqradiosi
🤬6🖕3❤2👍2😡2👎1🤔1
Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелде

Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә, башка нечкәлекләр китерелми. Төнлә төрле төбәкләрдә барлыгы 95 дроннарның юк ителүе әйтелә.

Татарстанда дрон һөҗүме кисәтүе гамәлдән чыгарылды. Ул 14 сәгать чамасы дәвам итте


Дрон һөҗүме куркынычы тәртибе республикада моңарчы шулкадәр озак булганы юк иде.

Казан һәм Бигеш һава аланында "Ковер" тәртибе дә гамәлдән чыгарылды. Казан һава портында дистәләрчә очыш тоткарлана, дип күрсәтә онлайн-җәдвәл.
🤬2🙏1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)

➡️ Президент түгел, рәис сайлавы: Миңнеханов сайлау кампаниясе ничек алып барыла?

Узган сайлау кампанияләреннән аермалы, быел Миңнеханов рәсми төстә рәис вазифасы сайлавында катнаша. Сугыш һәм яңа сәяси шартларда бар да үзгә: милли темалар күтәрелми, үзе сугышчыларга таяна, бары социаль темалар турында сөйләшә, халыкның исә гозерләренә җаваплар ишетелми.

➡️ Төркиядә Сөембикә турында китап басылып чыкты

Аны бастырыр өчен татарлар, нугайлар, кырымтатарлар, төрекләр үзара акча туплады. Беренче тираж сатылып бетсә, нәшрият аны күбрәк бастырырга тели.

➡️
Карьера һәм акча вәгъдә итәләр: Үзәк Азиядән яшьләрне Алабугага дрон заводына җыялар

Студентлар җыю эше аеруча Кыргызстанда нык җәелгән.

➡️ "Кырым турында Украина сөйләмәсә, кем сөйләсен?"

Илми Умеров Кырым халкы һәм аның киләчәге турында.

Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!

@azatliqradiosi
❤5🔥1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1