Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховны сак астында калдыру 2026 елның февраленә кадәр озайтылган. Бизнес Online язуынча, кичә мәхкәмә шундый карар кабул иткән. Энгел Фәттаховның эше кайсы мәхкәмәдә каралачагын Татарстан Югары мәхкәмәсе билгеләячәк.…
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 651 миллион сумлык милеген алуны таләп итә.

Прокурор мөрәҗәгате инде Казанның Совет районында теркәлгән. Бизнес Онлайн язуынча, җавап тотучылар булып Энгел Фәттаховтан тыш аның якыннары да бара.

Энгел Фәттахов хәзерге вакытта сак астында тотыла, аны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Тикшерү эше тәмамланган, аны Минзәлә районы мәхкәмәсендә караячаклар.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

@azatliqradiosi
🤬6🖕3❤2👍2😡2👎1🤔1
Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелде

Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә, башка нечкәлекләр китерелми. Төнлә төрле төбәкләрдә барлыгы 95 дроннарның юк ителүе әйтелә.

Татарстанда дрон һөҗүме кисәтүе гамәлдән чыгарылды. Ул 14 сәгать чамасы дәвам итте


Дрон һөҗүме куркынычы тәртибе республикада моңарчы шулкадәр озак булганы юк иде.

Казан һәм Бигеш һава аланында "Ковер" тәртибе дә гамәлдән чыгарылды. Казан һава портында дистәләрчә очыш тоткарлана, дип күрсәтә онлайн-җәдвәл.
🤬2🙏1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Атнаның төп темалары
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)

➡️ Президент түгел, рәис сайлавы: Миңнеханов сайлау кампаниясе ничек алып барыла?

Узган сайлау кампанияләреннән аермалы, быел Миңнеханов рәсми төстә рәис вазифасы сайлавында катнаша. Сугыш һәм яңа сәяси шартларда бар да үзгә: милли темалар күтәрелми, үзе сугышчыларга таяна, бары социаль темалар турында сөйләшә, халыкның исә гозерләренә җаваплар ишетелми.

➡️ Төркиядә Сөембикә турында китап басылып чыкты

Аны бастырыр өчен татарлар, нугайлар, кырымтатарлар, төрекләр үзара акча туплады. Беренче тираж сатылып бетсә, нәшрият аны күбрәк бастырырга тели.

➡️
Карьера һәм акча вәгъдә итәләр: Үзәк Азиядән яшьләрне Алабугага дрон заводына җыялар

Студентлар җыю эше аеруча Кыргызстанда нык җәелгән.

➡️ "Кырым турында Украина сөйләмәсә, кем сөйләсен?"

Илми Умеров Кырым халкы һәм аның киләчәге турында.

Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!

@azatliqradiosi
❤5🔥1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1
Якшәмбе кичендә татар классикасын тыңлыйк (һәм укыйк) 📚

Безнең "Әйдә! Online" проекты бу атна Миргазыян Юнысның "Безнең өй өянкелəр астында иде" әсәрен әзерләде. Бераз кыскартылган текстны һәм аудионы безнең сайтта табып була.

Бу новеллада авторның корабта Италиягә сәяхәте тасвирлана. Генуя шәһәрендә ул очраклы рәвештә туган ягына кайтырга хыялланучы өлкән яшьтәге татар хатыны белән таныша. Татар хатынының тетрәндергеч тарихы – туган җиреннән аерылган милләт язмышының символы. Кем ул бу татар хатыны? Нинди юллар аны ерак Генуяга китергән? Моның турында сез татар диңгезчесе новелласыннан белерсез.


✅ Текст һәм аудио
(VPN белән даими сылтама)
🔥5👍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 25 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Израилнең Йәмән башкаласы Санага һөҗүме нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, 86 кеше яраланган. Бу хакта хөситләр контролендәге Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтанып Reuters хәбәр итә.

🔸Русия һәм Украина чираттагы тапкыр хәрби әсирләр белән алмашты.

🔸Кичә Мәскәүдә "Балалар дөньясы" кибетендә шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Беренчел мәгълүматларга күрә, бинада газ баллоны шартлаган.

🔸Русия баш прокуратурасы Швейцариянең International Baccalaureate коммерцияле булмаган фондын "теләнмәгән оешма" дип таныды. Прокуратура фикеренчә, алар халыкара белем бирү проектлары программнары исеме астында "русофоб проектларны" тормышка ашыра. Хосусый белем бирү фонды 1968 елны оешкан.

🔸Франция тышкы эшләр министрлыгы АКШ илчесен чакыртты. Моңа Чарлз Кушнерның Эммануэль Макронга юллаган хаты сәбәп булган. Доналд Трампның кияве Джаред Кушнерның әтисе булган Чарлз Кушнер ачык хатында Франциядә "антисемитизм хисләре көчәюенә" һәм "хөкүмәт тарафыннан җитәрлек чаралар күрелмәве"нә борчылуын белдергән. Парижда моны илнең эчке эшләренә тыкшыну һәм Вена конвенциясе бозу дип атаганнар.

@azatliqradiosi
👍3🔥1
Алушта янындагы Корьбек (Изобильное) авылында җирле мәчетнең элекке имамы, “Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов иреккә чыкты.

ОВД-Инфо язуынча, Халиловта төрмәдә утырганда яман шеш авыруы ачыкланган. Ул февральдән июль уртасына кадәр төрмә хастаханәсендә яткан. Колониядән аны авыруы сәбәпле азат иткәннәр.

57 яшьлек Халиловны Акмәчет тимер юл вокзалында туганнары, активистлар, юристлар каршы алды дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте.

▪️2019 елда Алуштада, Корбек, Кучюк Ламбат (Малый маяк) авылларында куәт төркемнәре дүрт кырымтатар йортында тентүләр уздырып "Алушта" җәмгыяте рәисе Ленур Халилов ревизия комиссиясе әгъзасы Руслан Месутов һәм тагын ике кешене сак астына алды. Алар Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнде.

▪️2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле төрмәдә үлде.

@azatliqrdiosi
😢6❤4
Көн язмасы: "Безгә баланың үзен татар булып хис итүе мөһим"

Июль азагында Америкада татар балаларын туплаган ун көнлек "Татар аланы" узды. Аны "Alima Academy" татарча онлайн мәктәбенең җитәкчесе Алимә Сәләхетдинова оештырды. Кемнеңдер кушуы белән түгел, үзенең теләге, бу эшнең мөһимлеген аңлап эш итте ул. "Татар аланы" бернинди дә грантсыз, ярдәмсез булдырылды. Үзәктә — үзе һәм үзе туплаган фикердәшләр такымы. Узган елны "Татар аланы" Канадада булды, быел —Америкада. Уникаль күренеш һәм мөһим эш.

— Безнең ял итү аланы түгел ул, ә мәгърифәт аланы. Белем алу да, ял итү дә бергә. Әле татарча да. Татарстан өчен ул берни түгел, татар телле балалар өчен аланнар күп, теләгәнне сайлыйсың. Әмма менә Татарстаннан меңнәр чакрым ераклыкта ике ел рәттән татар балаларын туплап чын алан уздыру ул икенче. Бу зур җаваплылык таләп итә.

Быелгы Татар аланына килгәндә, 50 бала һәм аларның әти-әниләре булды. Безнең ул гаилә форматындагы алан. Ягъни 60лап кеше булдык. Ун көнгә тәгаенләнгән программ нигезендә узды ул. Балаларны төркемнәргә бүлдек, алар өчәү иде, чөнки аланда 5 яшьтән башлап 20 яшьлек балалар булды, ди Алимә Сәләхетдинова.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤17🔥2
Казанның элекке депутаты Рушания Билгелдиевага яңа җинаять эше ачылган, ул тикшерү изоляторында

Казан шәһәр думасының элекке депутаты Рушания Билгелдеевага карата ришвәтчелектә арадашчылык итү турында яңа җинаять эше ачылган.

Узган атнаны аны ике айга сак астына алу карары чыккан.

Беренче җинаять эше Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә карала. Ул дүрт ел элек ачылган иде. Билгелдиеваны ялган юл белән акча үзләштерүнең 11 эпизодында гаеплиләр.

Тикшерү мәгълүматына караганда, ул күчемсез милек агентлыгы хуҗасы буларак, коттедж авыллары төзегәндә 38,3 млн сум күләмендә акча үзләштергән, вәгъдә ителгән эшләрне башкармаган.

Эш нигезендә барлыгы 136 зыян күрүче.
🔥2👍1😐1
Газзә сызыгы көньягында хастаханәгә һөҗүмдә 20 кеше һәлак булган, алар арасында дүрт журналист та бар.

Бу хакта ХӘМӘС (АКШ һәм Европада террор оешмасы дип танылган) контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Израил армиясе Газзәнең көньягында урнашкан Хан-Юнис шәһәрендәге "Насер" хастаханәсенә һөҗүм иткән.

Министрлык белдерүенчә, һәлак булучылар арасында медицина хезмәткәрләре һәм коткару хезмәте эшчеләре булган. Associated Press агентлыгы 33 яшьлек видеожурналист Мәрьям Дагганың үлеме турында хәбәр итте. Дагга агентлык һәм башка медиалар белән хезмәттәшлек иткән. Моннан тыш Reuters операторы Хуссам Әл-Масри, Al Jazeera фотожурналисты Мөхәммәд Сәлам һәм фотограф Моза Әбү Таха һәлак булган.

Reuters мәгълүматынча, Әл-Масри беренче һөҗүм вакытында үтерелгән: оператор алып барган туры элемтә кинәт өзелгән. Икенче һөҗүмдә агентлыкның фотографы Хатем Халид яраланган. Шаһитләр сүзләренчә, Израил көчләре һөҗүмне коткаручылар, журналистлар һәм башка кешеләрнең беренче һөҗүм урынына баруы вакытында ясаган.

Израил саклану армиясе хастаханә урнашкан районга һөҗүм итүен таныды. Баш штаб җитәкчесе Эяль Замир тиз арада тикшерү уздырырга кушты. ЦАХАЛ тыныч халыкка "зыян китерүе өчен үкенә" дип өстәде ул.

@azatliqradiosi
🤬6😢2❤1
"Телемне кискән илне атап, ничек үземне русияле дип әйтә алыйм"
Бүген күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, депутат Туфан Миңнуллин тууына 90 ел.


Ул 2012 елда 76 яшендә вафат булды.

Туфан Миңнуллин иҗатында да, Татарстан депутаты буларак та татар телен, халкын яклау мәсьәләләрен күтәреп килде.

Аннан үлеменнән соң көчле фикерле депутатлар калмады дип әйтүчеләр дә бар.

Азатлык Радиосы архивында аның чыгышлары, комментарлары саклана.

2011 елда ул Русиядә яшәүче барлык халыкларны да “россиянин” дип атарга тырышуларга үз фикерен белдергән иде.

"Минем телемне кискән илне атап, ничек үземне русияле дип әйтә алыйм? Мин үземне татар баласы дип әйтә алам. Кама Тамагы районы баласы дип әйтә алам. Татарстан баласы дип әйтә алам.

Ләкин русияле дип әйтер өчен миңа мөмкинлек бирмиләр. Мин бу илдә яшәргә мәҗбүр ителгән. Үземне шулай дип кенә саныйм.

Миңа русиялемен дип әйтер өчен, бөтен хокукларым тәэмин ителгән булырга тиеш, кеше буларак. Һәм, әлбәттә, милләт буларак. Мин бит каяндыр килгән килмешәк түгел. Бу – безнең җиребез. Монда борынгыдан башлап безнең ата-бабаларыбыз яшәгән.

Мин бит әллә нәрсәләр таләп итмим. Минем шушы үзем яши торган җирдә үз телемдә сөйләшеп, гореф-гадәтләрне үтәп һәм анда яшәүчеләрнең барысын да хөрмәт итеп яшисем килә. Русын да, чуаш, мари, чукчасын да хөрмәт итсәләр, мин ул вакытта үземне русияле дип әйтә алыр идем.

Мине исә, кызганыч, аңардан мәхрүм итәләр. Мине бу илдән биздерәләр. Син бу илнең кешесе түгел, дигән тамга сугарга маташалар", ди Туфан Миңнуллин.

👉Тулырак монда укыгыз.
💯28👍11🔥7❤4😢1
Хәерле иртә! 26 август, сишәмбе иртәсенә дөньяда ниләр бар?

✹ Төнлә Татарстанда янә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Казан һәм Бигеш һава аланнарында вакытлыча ябылган иде. Хәзер һава аланнары эшен торгызды.

✹ Русия Саклану министрлыгы төнлә 43 украин дронын юк итүе турында хәбәр итте. Аларның күбесе Ленинград, Рязань һәм Тула өлкәләре күгендә бәреп төшерелгән диелә.

✹ Михаил Мишустин Җафалауга каршы Европа конвенциясеннән чыгуну тәкъдим итү турындагы документка кул куйды. Карар рәсми хокукый мәгълүмат сайтында басылып чыкты.

✹ Украинага каршы сугышта катнашкан Оскар Ситдыйков Башкортстан башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде. Үткән атнада ул Русия армиясендә хезмәтен тәмамлаган һәм "республика идарә командасында эшли башлаган" диелә.

✹ Лондиннан Пекинга очкан очкыч ашыгыч рәвештә Нижневартовскида утырган. Baza хәбәр итүенчә, Air China ширкәтенең Boeing 777-39L(ER) очкычында моторларның берсе эштән чыккан. Очкычта 311 юлчы булган.

Әлегә хәбәрләр шундый, алга таба да бергә булыйк!
❤3🔥1
"Төрмә ишеге кайчан да булса ачыла, ә табут капкачы юк"

☝️ Бу сугышта һәлак булган Ринат Сабирҗановның некрологына язылган комментарий һәм ул Татарстан егетләре язмышының бер символына әйләнде.

Кемдер "Пятёрочка"дан аракы урлаган, икенчеләре – кесәдән биш мең сум акча алган, өченчеләре – бурычын каплар өчен берничә грамм наркотик тапшырган. Аларның барысы да хөкем ителгән, берәүләре берничә елга утыртылган, кайберләре башка җәзага тартылган. Әмма гомерләре төрмәдә дә, иректә дә түгел, ә Украинада өзелгән. Алар Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп сугышка киткән.

Азатлыкта 👉 көн язмасын укыгыз.
👍3😢2