Быел Америкада "Татар аланы" ничек узды? Мондый аланнар балаларның татарлыгына ничек тәэсир итә, телне өйрәнеп яки шомартып буламы?
Бу хакта әңгәмәне безнең сайтта укыгыз, кайбер иң кызыклы фикерләр – рәсемнәрдә.
#татардөньясы

❤9🔥1
🇦🇿Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев "Әл-Арабия" телевизион каналына биргән әңәмәсендә, 1920 елда Русия гаскәрләренең Азәрбайҗанга "басып керүен һәм оккупацияләвен" белдерде.
"1917 елгы инкыйлаб ясаган большевиклар халыкны алдады. Аларның шигарьләре "фабрикалар - эшчеләргә, җир - крестьяннарга, азатлык - халыкка" дип яңгырады. Без үзебезнең дәүләтне булдырдык, әмма большевиклар аны тартып алды", диде Алиев. Ул Русия империясе таркалуыннан соң, Азәрбайҗан демократик республикасы төзелүен, ләкин аның гомере кыска булуын әйтте.
Алиев тарихны искә алды.
Әңгәмәнең зур өлеше Әрмәнстан белән булган низагкка багышланган иде. Алиев АКШ арадашлыгында имзаланган декларацияне искә алды. Аның нигезендә Баку һәм Ереван сугыштан баш тарту турында вәгъдә биргән. Документта шулай ук 99 елга Зәнгәзур коридоры контроле Вашингтонга тапшырылуы әйтелгән.
Алиев шулай ук Русия белән мөнәсәбәтләрнең начараюына тукталды.
Мөнәсәбәтләрнең суыну сәбәпләреннән берсе итеп Алиев 2000 елларда кылынган җинаятьләрдә шикләнелеп Екатеринбурда тоткарланган Азәрбайҗан ватандашлары булган бертуган Сәфәровларның үлемен атады. Бу хәлне ул азәрбайҗалыларга каршы "күрелмәгән акт" дип бәяләде.
@azatliqradiosi

"1920 елның апрелендә Русия армиясе Азәрбайҗанга басып керде һәм аны оккупацияләде. Шул ук елның ноябрендә, берничә айдан соң, советлар хөкүмәте Зәнгәзур төбәген (без аны Көнбатын Зәнгәзур дип атыйбыз) Азәрбайҗаннан тартып алып Әрмәнстанга бирү турында карар кабул итте. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан ике өлешкә бүленде: төп җирлек һәм Нахчыван, алар арасында Көнбатыш Зәнгәзур урнашты", дип аңлатты ул.
Әңгәмәнең зур өлеше Әрмәнстан белән булган низагкка багышланган иде. Алиев АКШ арадашлыгында имзаланган декларацияне искә алды. Аның нигезендә Баку һәм Ереван сугыштан баш тарту турында вәгъдә биргән. Документта шулай ук 99 елга Зәнгәзур коридоры контроле Вашингтонга тапшырылуы әйтелгән.
Алиев шулай ук Русия белән мөнәсәбәтләрнең начараюына тукталды.
"Начараюга без җаваплы түгел. Без конструктив һәм кануни җавап кайтарабыз, ләкин үзебезгә карата бернинди агрессияне яисә хөрмәтсезлекне түзеп тормаячакбыз", ди президент.
Мөнәсәбәтләрнең суыну сәбәпләреннән берсе итеп Алиев 2000 елларда кылынган җинаятьләрдә шикләнелеп Екатеринбурда тоткарланган Азәрбайҗан ватандашлары булган бертуган Сәфәровларның үлемен атады. Бу хәлне ул азәрбайҗалыларга каршы "күрелмәгән акт" дип бәяләде.
@azatliqradiosi
👍6❤3🤡2💯2😁1🤔1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 28 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Русия армиясенең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Җирле хакимият вәкилләре хәбәр итүенчә, аларның икесе - балалар. Ким дигәндә 38 кеше яраланган. Дарницкий районда биш катлы йорт җимерелгән, Киев үзәгендә кибеткә зыян килгән.
🔸Самарда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Куйбышев нефть эшкәртү коралымасында янгын чыккан. Бу хакта Astra телеграм-каналы яза. Ростов өлкәсендә дроннар һөҗүме сәбәпле шәхси йортлардан 89 кеше кеше күчерелгән. Бу хакта губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь белдерде.
🔸Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлары бу атнада Копенһагенда Русиягә каршы чираттагын санцияләрне тикшерәчәк. Bloomberg язуынча, анда Мәскәүгә санкцияләрне урап узарга ярдәм итүче илләргә чикләүләр кертү мәсьәләсе каралачак.
🔸Германия 2022 елда "Төньяк агым" газ үткәргеченә һөҗүмдә шикләнелүче җиде кешене кулга алуга рөхсәт биргән. Алар барысы да Украина ватандашлары диелә.
🔸Wildberries-га нигез салучы Татьяна Ким, Forbes мәгълүматынча инде дүртенче тапкыр Русиядә иң бай хатын-кызлар исемелегенә кергән. Аның байлыгы 4,6 миллиард доллар дип бәяләнә.
🔸Кичә Уфада көчле җил батутны алып бәрүе нәтиҗәдә берничә бала зыян күргән, биш яшьлек кыз реанимациягә салынган.
🔸Бүген иртән "Ковер" тәртибе кертелү сәбәпле, кабат Казан һава аланы ябылып торды. Берничә рейс тоткарланды.

🔥2
Татарстанда 10 меңгә якын чит ил ватандашы Контрольдә тотылучылар реестрына кертелгән.
Әлеге кешеләрнең Русиядә яшәргә кануни нигезе юк дип санала.
Реестр быел 5 февральдә гамәлгә керде, анда эләккән мигрантлар 10 сентябрьгә кадәр легальләшергә тиеш.
▪️Соңгы елларда Русиядә мигрантларга яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия хезмәт министрлыгы 2026 елда икътисад белән бәйле эшчәнлекнең тугыз төре буенча чит ил хезмәткәрләренең өлешен киметергә тәкъдим итә. Кайбер тармакларда Русия ватандашлыгы булмаган кешеләргә эшләү бөтенләй тыелырга мөмкин.
▪️Татарстанга мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе — аның "мөселман республикасы" булуында, дип белдерде элек бүген Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин.
— Ни өчен Татарстанга мигрантлар күпләп килә? Без мөселман республикасы булу сәбәпле, СССРның элекке республикалары — Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан белән тыгыз мөнәсәбәтләребез бар. Сер түгел, республика җитәкчелеге дә бу илләргә сәфәргә йөри, — диде ул.
Тулырак 👉монда укыгыз.

❤2👍1😢1
Уфада ФСБ "Башспирт" ширкәте башлыгы, Башкортстан хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Раиф Габдрәхимовны тоткарлаган.
"Коммерсант" үз чыганакларына таянып язуынча, аны ваемсызлык һәм канунсыз арендада гаепләргә мөмкиннәр.
«Однажды в Башкирии» Телеграм-каналы язуынча, Раиф Габдрәхимов Башкортстан башлыгы Ради й Хәбиров тирәсендәге тоткарланган 43нче кеше.
Габдрәхимов 2017-2018 елларны Хәбиров белән бергә Красногорскида эшләде. Габдрәхимов хакимият башлыгы булган Хәбировның урынбасары иде.
📷Новости Башкирии и Уфы

🍾4🔥1👏1
Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланган.
Ул моны "көчләп тагу" дип атаган.
Активист Ренат Сәлахов Inkazan-га белдерүенчә, ул Татарстан президенты идарәсенә язма мөрәҗәгать юллаган. Шулай ук русияләргә әлеге мессенджерны көчләп тагуны туктатуны таләп итеп петиция башлавын әйтә.
Әлеге петициядә активист Русия Конституциясенең берничә маддәсенә сылтануын белдерә. Аерым алганда аралашуны сайлау иреге, сүз һәм мәгълүмат иреге, ирекле икътисади эшчәнлек һәм көндәшлек хокуклары турындагы маддәләргә.
Азатлык Радиосы интернетта нәкъ Ренат Салахов исеменнән язылган петицияне таба алмады, әмма шундый эчтәлектәге петиция 26 август көнне Change.org-та чыккан. Аны әлегә 124 кеше имзалаган.
▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде.
▪️1 сентябрьдан Татарстанда мәктәп чатларын “Сферум”нан Max Русия мессенджерына күчерәчәкләр. Күчеш этаплап башкарылачак.
▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный.

👍7🔥3👏1
Киевка Русия һөҗүмендә 18 кеше һәлак булган, Азатлык Радиосының Украин хезмәтенә зыян килгән.
Киевта бүген төнлә бер дрон торак йортка төште. Җимерекләрне аралау дәвам итә.
Ике ракет Азатлык Радиосының (RFE/RL) Украина хезмәте офисы янындагы биналарга да төшкән.
RFE/RL президенты Стивен Капус белдерүенчә, яраланучылар юк.
“Украинадагы вакыйгалар шаһитләре беркайчан да куркыныч астында калырга тиеш түгел. RFE/RL офислары зыян күрде, ләкин, бәхеткә, бер хезмәткәр дә яраланмаган кебек. Ышаныгыз – безнең журналистлар мөһим эшләрен дәвам иттерәчәк. Безнең уйлар һәлак булган һәм яраланган укрианнар гаиләләре һәм коткаручылар турында”, диде ул.
Шулай ук Европа Берлеге миссиясе бинасы һәм “Украинская правда” басмасы офисына да зыян килгән.

😢5❤2🤬1😡1
Уфада этносоциолог Илдар Габдрафыйковны янә эшеннән алдылар
Башкортстанда этносоциолог Илдар Габдрафыйков янә эшеннән алынды. Академик Роберт Нигъмәтуллин, моңа ризасызлык белдереп, Уфа федераль тикшеренү үзәге (УФИЦ) президиумыннан чыккан. Әмма УФИЦ җитәкчесе Василий Мартыненко Габдрафыйковны эшеннән алу кануни дип белдерә.
Институтта 1990 елдан бирле эшләгән Илдар Габдрафыйков эштән куылуны мәхкәмә аша кире какмакчы. Күп тапкырлар вакытлы контрактлар нигезендә эшләүгә карамастан, бу оешмада 36 еллык хезмәт стажы барлыгын, ә бу мөддәте чикләнмәгән килешү төзүгә нигез булып тора дип саный ул.
👉Азатлык Радиосы әлеге хәлне тикшерде. Тулырак монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Уфада этносоциолог Илдар Габдрафыйковны янә эшеннән алдылар
Башкортстанда этносоциолог Илдар Габдрафыйков янә эшеннән алынды. Академик Роберт Нигъмәтуллин, моңа ризасызлык белдереп, Уфа федераль тикшеренү үзәге (УФИЦ) президиумыннан чыккан. Әмма УФИЦ җитәкчесе Василий Мартыненко Габдрафыйковны эшеннән алу кануни дип…
❤5🔥2🙏2😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 август, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ дәүләт департаменты Украинага еракка ата алучы ERAM (Extended Range Attack Munition) коралы һәм аңа җиһазлар җибәрү өчен 825 млн долларлык килешүне хуплаган.
🔸Кичә Киевка һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 23кә җиткән.
🔸Британия, Франция һәм Германия Иранга каршы БМО санкцияләрен яңарту башлангычы белән чыккан.
🔸Словакия русияләргә туристик виза бирә башлаган. Әлеге хезмәт һәм Петербур һәм Мәскәү виза үзәкләрендә күрсәтелә.
🔸2025 елның августына Русиядән Украинадагы сугышта 18-55 яшьлек 220 мең ир һәлак булган. Әлеге санны мирас эшләренә нигезләнеп, Медиазона һәм Медуза журналистлары исәпләп чыгарган.
🔸Мәхкәмә Башкортстандагы "Патриот" балалар аланын 30 көнгә япкан. Анда 25 бала агуланган иде.

Басып алынган Кырымдагы кырымтатар хокук яклаучы һәм журналист Лутфие Зудиевага ят агент эшчәнлеге нигезендә беркетмә төзелгән
Зудиева үзен үзе ят агент дип тануларын сорап әләк язмаган килеш ят агент эшчәнлеген алып барган диелә.
"ОВД-Инфо" язуынча, беркетмәне Русия юстиция министрлыгы төзегән. Анда Зудиеваның социаль челтәрдәге шәхси аккаунтлары һәм анда "ОВД-Инфо"дагы материалларны бастыру, "Грати" медиасында Кырымдагы хатын-кызлар язмышы турында мәкаләләр һәм подкастлар, Newsweek американ журналы өчен язмалар чыгару, CNN телеканалына әңгәмә бирү, шулай ук Front Line Defenders ирланд хокук яклау оешмасында әгъза булып торуы "сәяси эшчәнлек" буларак бәяләнгән.
▪️Русия юстиция министрлыгы Лутфие Зудиеваны ят агент буларак быел май аенда тамгалады.
▪️Элегрәк Зудиева үзен ят агент исемлегенә кертү өчен Русия юстиция министрлыгын мәхкәмәгә шикаять итте.

❤2
"Суверенитет турындагы Декларация документ буларак юкка чыкмады"
35 ел элек 1990 елның 30 августында Татарстан үз тарихында мөһим документ - Суверенитет турында Декларация кабул итте. Аны халык мәйданнарга чыгып көрәшеп яулап алды. Милли хәрәкәт башында торучы галимнәр, журналистлар, руханилар, укытучылар Татарстан аерым яшәргә хаклы дип халык, депутатлар, түрәләргә эзмә-эзлекле аңлатып даими эш итте.
Ни өчен Татарстан үзенең суверенитетын саклап кала алмады? Нигә республика Мәскәү каршында үз ирекләрен яклый алмады? Мәскәү көчлеме иде, әллә Татарстан зәгыйфьме? Шул ук вакытта татарлар яңадан шулай күтәрелә алырмы? Без бу сорауларны галимнәргә бирдек.
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

35 ел элек 1990 елның 30 августында Татарстан үз тарихында мөһим документ - Суверенитет турында Декларация кабул итте. Аны халык мәйданнарга чыгып көрәшеп яулап алды. Милли хәрәкәт башында торучы галимнәр, журналистлар, руханилар, укытучылар Татарстан аерым…
😢7👍3💯2
Израил саклану гаскәре Газзә шәһәрендә һуманитар тәнәфесләрне гамәлдән чыгарды
"Хәлне бәяләү һәм сәяси җитәкчелек күрсәтмәләре нигезендә, бүгеннән (җомга көнне) иртәнге 10.00 сәгатьтән хәрби хәрәкәтләрдәге җирле тактик тәнәфес Газзә шәһәре җирлегенә кагылмаячак, чөнки әлеге төбәк актив сугыш хәрәкәтләре алып барылучы куркыныч зона булып тора", дип белдерде ЦАХАЛ.
Элегрәк Израил Газзә шәһәренә һөҗүм планын раслады, шуннан соң армиягә 60 меңнән артык резервист чакырылган. Израил саклану министрлыгы башлыгы Исраэль Кац белдерүенчә, чара тәмамланганнан соң "Газзә йөзен үзгәртәчәк һәм инде элекке кебек булмаячак". Һөҗүм турында ЦАХАЛ 20 августта игълан итте.
▪️Июль азагында Израил Газзә сызыгының аерым урыннарында көн саен "тактик тәнәфес" кертү турында игълан итте. Бу Газзәнең тыныч халкына ярдәм җиткергәндә җитди кыенлыклар белән очрашкан БМО һәм халыкара һуманитар оешмаларның эшен җиңеләйтергә тиеш иде.

Әлеге тәнәфесләр һуманитар ярдәм кертү өчен кулланыла иде.
🤬5
Киров өлкәсе Омутнински колониясендә утырганда математик Азат Мифтаховка каршы сөйләгән Евгений Трушков Украинадагы сугышта һәлак булган.
Трушков биргән мәгълүматка таянып, мәхкәмә Мифтаховка каршы икенче җинаять эше ачты һәм математикны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте.
Трушков исемле хәрбинең үлүен "Медиазона" ачыклаган. Мәгълүмат 2025 елның 24 июлендә "Вконтакте"да Трушков туган Юбилейный бистәсе паблигында чыккан. Сугышчыны 31 июльдә җирләгәннәр.
▪️Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
▪️2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте.
▪️2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда кабат тоткарладылар. Азат Мифтахов телевизор караганда, камерада утырган барлык кешеләр алдында 2018 елда Архангельски шәһәрендәге ФСБ бинасы эчендә шартлау оештырган Михаил Жлобицкийны хуплаган диелде. Бу хакта Трушков Мифтахов террорчылыкны аклады дип сөйләде.
▪️2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте.

❤3👏3👍1😁1🎉1
Русия Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:
🔹Анатолий Несмиян (El Murid), блогер һәм язучы
🔹Борис Кузнецов, юрист һәм блогер
🔹Евгений Кротенко, журналист
🔹Олеся Кривцова, журналист
🔹Ирия Везикко, активист
🔹Юрий Бобров, активист

😱1
Татарстан Республикасы көне котлы булсын, хөрмәтле укучыларбыз!
Татарларда янә милли күтәрелеш булырмы?
Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге милли университет галиме, АКШта туган татар Юлай Шамилоглы яңадан милли күтәрелеш булуына, яңадан суверенитет турында сүз кузгатуга әлегә бернинди дә мөмкинлек юк дип саный.
"Русиядә сугышны сугыш дип атарга ярамаган заманда, аның өчен төрмәгә утырткан вакытта кем һәм ничек итеп иреклек турында сүз кузгата алсын. Хәтта татар телен күбрәк укытырга кирәк дигән сүзләр дә сәяси шигар булып санала. Бүгенге кебек репрессив режим СССРның таркалган вакытында юк иде", ди ул. Әмма өметсез шайтан гына дип тә өсти ул, "барысы да бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин", ди галим.
— Беренчедән, Суверенитет турындагы Декларация документ буларак юкка чыкмады. Ул бар. Аны берсе дә гамәлдән чыгара алмый. Шуңа күрә аны теләсә кайсы вакытта күтәреп чыгарып була. Икенчедән, булган ирекләр бар иде, күп эшләнде, әмма башкарылмаган эшләр дә булды. Мәсәлән, ул вакыттагы куәт белән татар телен көчәйтеп булыр иде, бу икенче планга калды. Латинга күчеп була иде, иртәрәк кымшанмадылар, — ди Юлай Шамиоглы. — Русиядә барган сәяси вазгыять, басым көчле, Казан аңа каршы торып карады. Без күпме белмибез, әмма Татарстан соңга кадәр тырмашты. Булмый. Авторитар дәүләттә башкача фикерләп, яшәп булмый. Русия — көчле империя. Ул ирекле яшәргә теләгән, тырышкан дәүләтләрне, халыкларны шунда ук баса. Бастырылмаса, баш өстендә балта эленеп тора.
👉Тулырак монда укыгыз.

🔥6❤4😢2