Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Беслан мәктәбенә һөҗүм корбаннарын искә алалар.

2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.

Тотыкларны алу өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары лидерларының берсе Шамил Басаев алды.

Әлеге фаҗигале вакыйганы объектив тикшерү булмады. 2017 елның апрелендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Беслан терактында һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына барлыгы өч миллион евро түләтү турында карар чыгарды.

Европа мәхкәмәсе Русия җитәкчелеген кеше гомерен саклау йөкләмәсен тиешле башкара алмавы һәм бинаны һөҗүмгә тотуны планлаштырганда тотыкларга зыян салуны киметү турында уйламаган дип белдерә.

Кремль Страсбург мәхкәмәсе карары белән килешмәде.

Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә. Террорчылар арасында бердәнбер исән калучы – Нурпаши Кулаев гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
❤4😢3
ФБК: Мединскийлар гаиләсе 6 миллиард сумлык күчемсез милке бар

Бу милеккә кунакханә, ресторан, күпсанлы фатирлар һәм башка объектлар керә.

Русия президенты киңәшчесе Владимир Мединскийның балалары — 18 яшьлек Мария һәм 21 яшьлек Александр — инде күпмиллионлы байлыкка ия булучы хәлле генә эшкуарлар булып җиткән, дип хәбәр итә Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК).

ФБК бастырган документларга караганда, Мария Мединская кунакханә бизнесы белән шөгыльләнә. Аның ширкәте Мәскәүнең тарихи үзәгендә урнашкан 500 миллион сумлык бинага ия. Анда 22 бүлмәле кунакханә урнашачак. Бу йорт XIX гасырда төзелгән һәм «Мальцев йорты» йорты дип атала, ул мәдәни мирас объекты булып тора. Элек ул «Хәрби-тарихи музей үзәге» карамагында булган, аны Владимир Мединский үзе җитәкли иде.

Александр Мединский исә Мәскәүнең Мичурин проспектында урнашкан 336 дүрткле метрлы сәүдә бинасына хуҗа, ул ресторан өчен арендага бирелә һәм 110 миллион сум тора дип бәяләнә. Моннан тыш, күптән түгел ул Кремль янында урнашкан итальян ресторанын да сатып алган.

ФБК белдерүенчә, Владимир Мединский хатынының әнисе «Москва-Сити»даге апартаментларга хуҗа, ә аның сеңлесе исеменә Мәскәүдә берничә фатир теркәлгән, аларның гомум бәясе 500 миллион сумнан артып китә.

ФБК Мединскийның якын туганнары тоткан барлык күчемсез милек исемлеген бастырды. Фонд исәпләвенчә, әлеге активларның гомум бәясе 5 миллиард 967 миллион сум тәшкил итә.
🤓4❤3💩2🤷‍♂1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 сентябрь. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Сишәмбегә каршы төндә Русия армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә, Киев янындагы Ак чиркәү шәһәрендә бер кеше һәм Херсон өлкәсенең Белозерка бистәсендә 73 яшьлек ир һәлак булган. Сумы шәһәрендә сәүдә үзәгенә зыян салынган, берничә кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә.

🔸Русиянең Ростов өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Дондагы Ростовта ике күпкатлы йортка зыян килгән һәм ут капкан. Йортларның берсендә шартламаган снаряд табылган, 320 кеше эвакуацияләнгән. Ике өлкән кеше һәм бер бала яраланган. Губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь белдерүенчә, "җитди яраланучылар" булмаган.

🔸Русия баш прокуратурасы The Royal United Services Institute for Defence and Security Studies британ оешмасын "теләнмәгән" дип тапты. Бу 1831 елны төзелгән саклану мәсьәләләре аналитик үзәге. Баш прокуратура белдерүенчә, анда "катнашучылар Русияне Европаны басып алырга омтылуда, башка илләрнең сайлауларында тыкшынуда гаепләгән" мәкаләләр бастыра.

🔸"Икар" һава ширкәте Уфадан Казанга очышларны арттырга. Башкортстан транспорт министрлыгы хәбәр итүенчә, 18 сентябрьдән очышлар атнасына өч тапкыр, 2 октябрьдән атнасына биш тапкыр башкарылачак.

🔸Мәскәүдә төзекләндерелүче Тарихи мәчеткә тарихи манараны урнаштырганнар. 1823 нче елда нигез салынган мәчеткә 1993 елда манараны куймаган булалар. Хәзер ул элекке кыяфәтендә торгызылачак.

@azatliqradiosi
❤3
Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган

"Әһәмиятле һәм җаваплы вакыт булуны аңлап, сездән ана телемдә берничә сүз әйтергә рөхсәт итүегезне сорыйм", дигән ул.

Татар телендә чыгыш ясаганнан соң ул урыс теленә күчкән.

Ул үз вазифаларын "тиешенчә үтәмәве" өчен гаепне тулысынча тануын белдергән һәм үзенең урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдиновага ышанып эш итүенә үкенүен әйткән. "Ышанычларын аклый алмаганым өчен республика җитәкчелеге алдында гафу үтенәм", дигән Нигъмәтуллина. Ул мәхкәмәдән авыру улы барлыгын исәпкә алуны үтенгән. Зинһар акылыгыз һәм йөрәгегез белән мине ишетеп, хатын-кыз һәм анага мәрхәмәтлелек күрсәтегез", дигән Нигъмәтуллина.

Шуннан соңгы сүз белән Әхмәтҗанов һәм Шәрәфетдинова чыгыш ясаган.

Хөкем карары 11 сентябрьдә игълан ителәчәк.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3
Грузиядәге мәхкәмә Русия активисты Антон Чечинны наркотик саклауда гаепләп 8,5 елга ирегеннән мәхрүм итте

Чечин гаепне танымады. Активист адвокатлары әйтүенчә, наркотикны аңа Грузиядә хөкүмәткә каршы протест чараларында катнашкан өчен ташлаганнар.

Хөкем карары игълан ителгәннән соң Тифлис шәһәр мәхкәмәсе бинасы янында сакчылар белән Чечинга теләктәшлек белдерергә килүчеләр арасында бәрелешләр башланды. Яраланучылар бар диелә.

▪️Чечин Украинада сугыш башланганчы Русиядә оппозиция чараларында катнашып ялгыз пикетларга чыкты. Шуның өчен административ җаваплылыкка тартылды. Русия Украинага каршы сугыш башлагач, 2022 елның апрелендә Грузиягә китте.

@azatliqradiosi
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы республика хәрбиләре белән күрешү өчен сугыш бара торган урынга килгән

Ул анда хәрбиләргә медальләр тапшырган. "Кирәк кадәр ярдәм итәргә әзербез" дигән сүзләр әйткән.

Башкортстан үз кешеләрен фронтка юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 7 меңнән артык кеше һәлак булган. Бу сан Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлектән күренә.

Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән, кимендә 614 кеше. Җәйге айларда Уфадан йөзгә якын кеше үлеме билгеле булды. Районнардан үлүчеләр саны зур тизлек белән арта. Белорет районында кимендә 321, Стәрлетамакта 266 кеше һәлак булган. Учалы, Баймак, Туймазы, Мәләвез, Әбҗәлил районнарыннан да үлүчеләр шактый.

Бу хакта тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз

@azatliqradiosi
🤡6🤮4❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2024 елда КАМАЗ 3,4 миллиард сум күләмендә зыян күрсәтте, ә 2023 елда 11,9 миллиард сум табыш алган иде.
📉 Росстат: Русиядә зыянга эшләүче ширкәтләр саны 30%тан артып киткән

2025 елның беренче яртысында Русиядәге оешмаларның өчтән бере диярлек табышсыз эшләгән. Бу соңгы 5 елда иң югары дәрәҗә: пандемия елында гына күбрәк булган (35%).

➡️ Барлыгы 61,9 мең ширкәт тикшерелгән (кече бизнес, банклар һәм дәүләт оешмалары исәпкә алынмаган).
▪️ 18,8 мең ширкәт — 5 триллион сумнан артык зыян күргән.
▪️ Калган 43,1 мең ширкәт — 18,3 триллион сум табыш китергән.

Иң зур проблемнар энергия, газ, су белән тәэмин итү һәм канализация өлкәсендә (зыянга эшләүче ширкәтләр 50%тан күбрәк), шулай ук нефть-газ һәм чимал чыгару тармагында (40%тан артык).

Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин моның сәбәбен төп ставканың югары булуы, чыгымнарның артуы һәм логистиканың кыйммәтләнүе белән аңлатты.

Мисал өчен, 2024 елда Татарстандагы КАМАЗ ширкәте 3,4 миллиард сум күләмендә зыян күрсәтте, ә 2023 елда 11,9 миллиард сум табыш алган иде.

📊 Freedom Finance Global аналитигы Владимир Чернов 30% - югары күрсәткеч дип саный:
«Күп илләрдә зыянга эшләүче ширкәтләр өлеше 10–20% тәшкил итә. Русиядәге 30% — бик югары күрсәткеч».

💸 Дәүләт думасында исә сентябрьдә Үзәк банк ставканы 17%ка кадәр киметергә мөмкин дип фаразлыйлар.
👍2👏2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы республика хәрбиләре белән күрешү өчен сугыш бара торган урынга килгән Ул анда хәрбиләргә медальләр тапшырган. "Кирәк кадәр ярдәм итәргә әзербез" дигән сүзләр әйткән. Башкортстан үз кешеләрен…
Азатлык хисабы: Украина сугышында Башкортстаннан кимендә 7 мең кеше үлгән

"Сугышта үлүчеләр" хисабындагы харита күрсәткәнчә, иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Җәйге айларда башкаладан йөзгә якын кеше үлеме билгеле булды.

Районнардан үлүчеләр саны зур тизлек белән арта бара. Татарстаннан аермалы буларак, районнардан үлүчеләр саны чагыштырмача зуррак. Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

Уфа – кимендә 614 кеше.
Белорет районы – кимендә 321 кеше.
Стәрлетамак – кимендә 266 кеше.
Учалы районы – кимендә 262 кеше.
Баймак районы – кимендә 213 кеше.
Туймазы районы – кимендә 207 кеше.
Мәләвез районы – кимендә 204 кеше.
Әбҗәлил районы – кимендә 187 кеше.

🔹Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
❤2🤬2🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында Япония капитуляциясенә һәм Икенче дөнья сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан хәрби парад узды. Тантананың төп кунаклары — Русия президенты Владимир Путин һәм Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын. Кытай парадта яңа төр хәрби техникасын күрсәтте.

🔸Парад вакытында Дональд Трамп Truth Social'да чыгарган постында Русия, Кытай һәм Төньяк Кореяне АКШка каршы «явыз ниятле астыртын гамәлләр» әзерләүдә гаепләде, әмма нәрсәне күздә тотуын ачыклап әйтмәде. Шулай ук ул АКШның Пекинга күрсәткән ярдәмен һәм «Кытайның җиңү һәм дан өчен көрәшендә һәлак булган американнарны» искә алды

🔸Ростов өлкәсенә дроннар һөҗүм итү сәбәпле, төбәктә 20дән артык поезд тоткарлана. Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, төн эчендә Ростов өлкәсе күгендә 25 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

🔸Татарстанда һәм Удмуртиядә «Дрон һөҗүме куркынычы» тәртибе игълан ителде.

🔸Русия һәм АКШ вәкилләре киләсе сөйләшүләрнең вакыты һәм урыны турында фикер алыша. Бу турыда Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова «РИА Новости»га әйткән. АКШ бу хәбәр турында әлегә берни әйтмәде.

🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Владимир Путинны «хәрби җинаятьче» дип атады. Бу фикерен ул Sat.1 телеканалына интервьюда әйткән, дип хәбәр итә DW. Аның сүзләренчә, Путинга карата йомшаклык күрсәтү урынсыз, чөнки хәрби җинаятьчеләр белән алай эш итмиләр.
❤1🔥1
Avtozak LIVE хокук яклау оешмасы эшчәнлеген туктата.

3 сентябрьдән хокук яклаучылар яңа мөрәҗәгатьләр кабул итми башлый. Проект вәкилләре моны акча юклык белән аңлата. 2025 ел ахырына берничә эшне тәмамларга җыеналар, аннары проект тулысынча ябылачак.

Avtozak LIVE диверсияләр, террорчылык һәм дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән русияләргә юридик ярдәм күрсәтә иде. Бүгенге көнгә кадәр хокук яклаучылар 23 җинаять эше нигезендә гаепләнгән кешеләргә ярдәм итте.
😢2😨2
Британия Татарстан түрәләре Ләйлә Фазлыева һәм Ринат Садыйковка санкцияләр кертте

Британия Татарстан вице-премьеры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республика яшьләр министры Ринат Садыйковны санкцияләр исемлегенә кертте. Бу хакта ил хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Чикләүләр исемлегендә барлыгы 11 исем һәм атама. Аерым алганда, анда "Движение первых", "Волонтеры Победы" оешмалары, Ахмат Кадыров исемендәге фонд кергән.

Шулай ук санкцияләргә федераль яшүсмерләр үзәге, украин юристы Наталья Тищенко, "Ахмат" полкы командиры Замид Чалаев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның әнисе Аймани Кадырова һәм башкалар эләккән.

Фазлыева белән Садыйковка моңа кадәр Украина, АКШ, Европа берелге, Япония санкцияләр керткән иде.
👏5❤1🔥1
Башкортстандагы күптелле мәктәп удмурт телендә укыта башлаган

Белем йорты Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында ачылган. Бу инде республикадагы унынчы күптелле мәктәп.

Шулай ук авылда Удмурт тарихи-мәдәни үзәге дә ачылган.

Моннан тыш Баймак районында да күптелле мәктәп эшли башлаган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, 2030 елга кадәр тагын ике мәктәп ачмакчылар.

Элек республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин республикада күп телле белем бирү башка төбәкләрдәгедән аерылып тора, чөнки урыс һәм башкорт телләреннән тыш башка телләрдә дә укыталар дигән иде.

"Нефтекамда татар телендә белем бирүче мәктәп-интернат уңышлы гына эшләп килә. 1 сентябрьдә Мишкә районында мари телендә укыту каралган мәктәп ачылачак. Бишбүләк районында – чуаш телендә, Тәтешле районында – удмурт телендә белем бирүче мәктәпләр ачарга ниятлибез", дип сөйләгән иде ул.

▪️Татарстанда күптелле мәктәпләр ачыла башлаганнан соң, бу тәҗрибәне Башкортстанда да керттеләр.

📷Радий Хәбиров телеграм каналы

@azatliqradiosi
❤5👍3🔥3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу Самарның "Яктылык" мәктәбенең 1 "Б" сыйныфы укучылары.

"Яктылык" мәктәбе тарихы 1989 елда башлана. Башта милли активист Хәридә Дашкина һәм “Туган тел” оешмасы көче белән кичке мәктәп каршында татар теле дәресләре оештырыла башлый. 1994 елда шушы ук кичке мәктәп бинасында көндезге 7-11 сыйныфлар ачыла. Ә мәктәп тулы куәтенә рәсми рәвештә 1997 елда эшләп китә. Ул чакта элекке балалар бакчасын киңәйтеп, 280 балага каралган бинаны 400 бала өчен үзгәртеп коралар.

Быел 1 сентябрьдән мәктәптә 598 бала укый. Шуларның 60ы - беренче сыйныф укучылары.

Мәктәп мөдире Радик Газизов элегерәк Азатлык Радиосына әйтүенчә, укырга килгән балаларны тест уздырып, әңгамә корып алалар. "Шундый сыйныфларыбыз бар – аларда инде буш урыннар юк, алырга, теләсәк тә, балаларны кабул итә алмыйбыз", дигән иде ул.

Видео: Миллиард Татар Телеграм каналы

@azatliqradiosi
❤16🔥2
Татарстанда бер көн эчендә дүрт кеше канализация коесына төшеп үлгән.

Беренче очрак Мамадышта булган: анда шәхси йорт ишегалдында өч ир бер-бер артлы канализация коесына төшеп һәлак була. Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Бүген шулай ук Менделеевскида “Лидер” ширкәте хезмәткәре “Прикамнефть” объектында канализация коесы чистартканда үлгән. Аңа 44 яшь булган дип язды Татарстан прокуратурасы.
🤔3❤1