Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 7 меңнән артык кеше һәлак булган.

Бу хакта язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан #сугыш
🍾3❤2🔥1😢1
Кефе лаләсе - Кырым сакчысы. Рөстәм Скибин кырымтатар артефактлары, мәдәнияте һәм хәтере турында

Ул Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе өчен диңгез дронын кырымтатар орнаментлары белән бизи, аның керәч (керамика) эшләнмәләрен Чарльз III патшага һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга бүләк итәләр, ә шәхси күргәзмәләре бөтен дөнья буйлап уза.

Рөстәм Скибин – кырымтатар рәссамы һәм керамика остасы. Ул халкының мәдәниятен өйрәнә һәм традицион орнаментларны үз әсәрләрендә яңача аңлата.

Азатлык Радиосы рәссам остаханәсеннән репортаж тәкъдим итә. Ул анда бөтен коллекциясен Кырымнан алып чыгуы, сәнгатьне дипломатиядә һәм кырымтатар мәдәниятен торгызу омтылышларында ничек куллануы турында сөйли.

👉Мәкаләне монда укыгыз.
❤3👍1🔥1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Сибайда узган инвестиция сабан туеның пленар утырышында акчаларны туздырмаска һәм иң кирәккә генә сарыф итәргә чакырган.

Бу хакта "Коммерсант" яза.

Хәбиров әйтүенчә, Русия икътисадына тышкы сәяси хәл, чикләүләр, һәм махсус хәрби чара (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый) йогынты ясый.

Башкортстан башлыгы сүзләренчә, мондый шартларла республика бюджеты арту белән бергә чыгымнар да үсә. Шулай ук Хәбиров "кайбер төр салымнарның" тулы күләмдә кермәвен һәм сәнәгать җитештерү индексларының кими баруын әйтте.

Башкортстан июнь башыннан Украинага сугышка китүчеләр акчасын да киметте. Белгеч әлеге чара төбәкнең икътисади хәле начараюна бәйле диде.

Шул ук вакытта мәетләр даими кайтарылып тора. Русия күләмендә Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында. Азатлык Радиосы исемлегендә кимендә җиде мең үлгән хәрби исеме бар.

Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәренә дә ярдәм итеп килә. Җитәкчелек басып алган шәһәрләрне төзекләндерү өчен акчаны гел таба, шул ук вакытта республиканың үзендә юллар еллар буе ремонтланмый

@azatliqradiosi
🤡6🔥1
Якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага көчле һөҗүм ясаган

Һөҗүмнәр Киев, Одесса, Запорожье, Кривой Рог һәм башка кайбер шәһәрләргә ясалган. Украина хәрбиләре хәбәр итүенчә, ким дигәндә 800 дрон һәм дистәдән артык ракет җибәрелгән. Кременгчугта Днепр аркылы күпергә, Полтава өлкәсендә тимер юлга зыян килгән.

Киевта һөҗүм нәтиҗәсендә ана һәм аның ике айлык баласы һәлак булган, 17 кеше яраланган. Әлеге мәгълүматларны якшәмбе иртән хакимият вәкилләре хәбәр итте.

Шулай ук Киевта хөкүмәт йорты бинасына зыян килгән.

@azatliqradiosi
😢4🤬3❤1👍1😴1
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әкерен генә арта бара.

Хәзер бу күрсәткеч — 38,96. Өч ай элек ул 38,4 иде. Урта яшь бу мәгълүматны таба алган кешеләрдән саналды (7018 кешенең 5476сы).

Чагыштыру өчен: күрше Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 38,89 (5949 кешедән 5629ының яшенә нигезләнеп).

Шулай итеп, ике республикада һәлак булучыларның урта яше – 38,92 тәшкил итә.

Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:

▪️35-44 яшь: кимендә 1944 кеше,
▪️45+ яшь: кимендә 1612 кеше,
▪️25-34 яшь: кимендә 1378 кеше,
▪️18-24 яшь: кимендә 494 кеше.

Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.

Үлгән хәрбиләрнең некрологларын укыган вакытта, олырак яшьтәге кешеләр күләме артуы сизелә. Әмма 25 яшькә кадәр бик яшь егетләр дә кимеми, кайчак 18-19 яшьлек кешеләр дә күренә.

@azatliqradiosi
🤬3❤2🌭2🔥1😁1
Өч елга якын халыкара эзләүдә булган Татарстанның Питрәч район мәхкәмәсенең элекке рәисе Ирек Нәбиев Германиядән Казанга кайткач тоткарланган.

Бу хакта"Бизнес Online" яза.

Хәзер Нәбиев Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында тотыла. Казанга кайтыр алдыннан Нәбиев "ВЧК-ОГПУ" Телеграм каналына "үзе теләп кайтуы һәм үз хокукларын якларга карар кылуын" белдергән.

2022 елны Нәбиевка Русия Җинаять кодексының сигез маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Аны ялган юл белән акча үзләштерү, ришвәт алу, кеше урлау, канунсыз наркотик җитештерү тарату яки җибәрү, янау юлы белән милек таләп итү, вазифаи вәкаләтләрне арттыруга котырту, ялган документлар ясау, акча юууда гаепләделәр.

Хөкемдарны илгә кайтырга нәрсә мәҗбүр итүе турында фикерләр төрле.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Истанбулда полиция Җөмһүрият халык партиясенең штаб-фатирына юлны ябып куйганнан соң, протест чаралары башланды. Партия вәкилләре бу хәлне "камалыш" дип атаган һәм тарафдарларын Истанбулдагы штаб-фатирына җыелырга чакырган дип яза Bloomberg.

🔸Дүшәмбегә каршы төндә Русия армиясе Киев янындагы Трипольский электр станциясе районына дроннар белән һөҗүм итте. Нәтиҗәдә Киев өлкәсе һәм шәһәрнең кайбер районнарында ут беткән.

🔸АКШ Русия ватандашларына визаларга мөрәҗәгать итә алучы консуллыклар санын икегә генә калдырды. Хәзер Астана һәм Варшауда гына виза алып булачак.

🔸Татарстанда "Дроннар һөҗүме куркынычы" тәртибе кертелде.

🔸Башкортстанда Торатау "ЮНЕСКО"ның глобаль геопарклар челтәренә кертелде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә.

@azatliqradiosi
❤2🔥1
Көн язмасы:Татарларның ничә проценты татар телендә иркен сөйләшә? Галимнәр җавабы

Татарларның татар телен белү дәрәҗәсе мәсьәләсе никадәр өйрәнелгән? Советлар чорында һәм бүгенге көндә динамика нинди? Тарих институты галимәсе китергән кайбер кызыклы фактларны тәкъдим итәбез.

Совет чорындагы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, телне "туган тел" дип атау күрсәткече әллә ни үзгәрмәгән: 1926 елда татарларның 99,71%ы аны шулай дип атаган. 1989 елгы халык санын алу күрсәткече дә моңа якын – ТАССРда ул 96,60% булса, СССР буенча – 83,2%.

— Ә менә телне белү дәрәҗәсе үзгәргән. Зур ихтимал белән әйтеп була: 1926 елда, совет хакимияте башланган чорда, татар телен туган теле дип атаган 99,71% кеше аны тулысынча белгән – чөнки урыс теле белән көндәшлек әле башлана гына иде. Советлар берлегендә урыс теленә нигезләнгән югары мәдәният һәм белем системы үз нәтиҗәсен бирде. Шәһәрләрдә яшәүче татарларның күп өлеше икенче буында инде урыс телен яхшы белә иде, бу исә аларның социаль хәрәкәтчәнлеген арттырды. Әмма шул ук вакытта аларның бер өлеше татарча сөйләшә яки аңлый, икенче өлеше – аны бөтенләй югалткан була, — дип яза галимә Лилия Сәгыйтова.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢8🔥2❤1