Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Истанбулда полиция Җөмһүрият халык партиясенең штаб-фатирына юлны ябып куйганнан соң, протест чаралары башланды. Партия вәкилләре бу хәлне "камалыш" дип атаган һәм тарафдарларын Истанбулдагы штаб-фатирына җыелырга чакырган дип яза Bloomberg.

🔸Дүшәмбегә каршы төндә Русия армиясе Киев янындагы Трипольский электр станциясе районына дроннар белән һөҗүм итте. Нәтиҗәдә Киев өлкәсе һәм шәһәрнең кайбер районнарында ут беткән.

🔸АКШ Русия ватандашларына визаларга мөрәҗәгать итә алучы консуллыклар санын икегә генә калдырды. Хәзер Астана һәм Варшауда гына виза алып булачак.

🔸Татарстанда "Дроннар һөҗүме куркынычы" тәртибе кертелде.

🔸Башкортстанда Торатау "ЮНЕСКО"ның глобаль геопарклар челтәренә кертелде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә.

@azatliqradiosi
❤2🔥1
Көн язмасы:Татарларның ничә проценты татар телендә иркен сөйләшә? Галимнәр җавабы

Татарларның татар телен белү дәрәҗәсе мәсьәләсе никадәр өйрәнелгән? Советлар чорында һәм бүгенге көндә динамика нинди? Тарих институты галимәсе китергән кайбер кызыклы фактларны тәкъдим итәбез.

Совет чорындагы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, телне "туган тел" дип атау күрсәткече әллә ни үзгәрмәгән: 1926 елда татарларның 99,71%ы аны шулай дип атаган. 1989 елгы халык санын алу күрсәткече дә моңа якын – ТАССРда ул 96,60% булса, СССР буенча – 83,2%.

— Ә менә телне белү дәрәҗәсе үзгәргән. Зур ихтимал белән әйтеп була: 1926 елда, совет хакимияте башланган чорда, татар телен туган теле дип атаган 99,71% кеше аны тулысынча белгән – чөнки урыс теле белән көндәшлек әле башлана гына иде. Советлар берлегендә урыс теленә нигезләнгән югары мәдәният һәм белем системы үз нәтиҗәсен бирде. Шәһәрләрдә яшәүче татарларның күп өлеше икенче буында инде урыс телен яхшы белә иде, бу исә аларның социаль хәрәкәтчәнлеген арттырды. Әмма шул ук вакытта аларның бер өлеше татарча сөйләшә яки аңлый, икенче өлеше – аны бөтенләй югалткан була, — дип яза галимә Лилия Сәгыйтова.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢8🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган "Әһәмиятле һәм җаваплы вакыт булуны аңлап, сездән ана телемдә берничә сүз әйтергә рөхсәт итүегезне сорыйм", дигән ул. Татар телендә чыгыш ясаганнан соң…
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина бүген кабат соңгы сүз белән татар телендә чыгыш ясаган.

Бизнес Онлайн язуынча, Нигъмәтуллинага тәрҗемәче чакырылган.

2 сентябрьдә узган утырышта Нигъмәтуллина соңгы сүз белән чыгыш ясады, хөкемдар тәрҗемәче булмау сәбәпле, утырышны бүген дәвам итәргә булган. Гәрчә элегрәк хөкем карары 11 сентябрьдә чыгарылачак дип әйтелде.

"Уңайсызлыклар тудырган өчен гафу үтенәм. Татарча чыгыш ясарга теләвем ихласлыктан булды. Мине аңлавыгызны үтенәм", дигән Нигъмәтуллина.

@azatliqradiosi
🔥8👍1
Азатлык хисабы: Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп, анда үлгәннәр саны 6 меңнән артты

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
❤2🤬2🔥1🎉1🤡1🌭1
Яндекс удмурт телендә тавышны тану һәм реаль вакытта тәрҗемә кебек хезмәтләрне өстәде

Яндекс үзенең хезмәтләренә удмурт телен киң куллану коралларын өстәде. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хезмәткә өстәлгән беренче фин-угыр теле диелә.

Хәзер Яндекс кулланучылары удмурт теленнән диалогларны реаль вакытта тәрҗемә итә ала. Шулай ук Яндекс хәзер удмурт телендәге тавышны таный. Бу мөмкинлек Android өчен "Браузер", "Тәрҗемәче" һәм "Төймәсар" кушымталарында инде эшли. Якын арада бу iOS өчен кушымталарда да пәйда булачак диелә.

Моңарчы бу хезмәтләр Яндекс хезмәтләрендә татар, башкорт һәм чуаш телләрендә эшли башлаган иде. Моннан тыш тәрҗемәче системында мари, коми, осетин, тува һәм башка телләр бар.

Хезмәтләргә удмурт телен өстәү эшендә Русия Фәннәр академиясенең Удмурт федераль тикшеренү үзәге дә катнашкан диелә.

🔻Русиядә киң таралган Яндекс тәрҗемәчесендә татар, башкорт, чуаш кебек телләр Яндекс тәрҗемәчедә күптәннән бар. Яндекс системында алар Google-га кадәр үк барлыкка килде. Мәсәлән, татар теле Яндекс.Тәрҗемәчегә 2015 елда өстәлгән иде.

👉Тулырак монда укыгыз.
🔥7❤6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы:Татарларның ничә проценты татар телендә иркен сөйләшә? Галимнәр җавабы Татарларның татар телен белү дәрәҗәсе мәсьәләсе никадәр өйрәнелгән? Советлар чорында һәм бүгенге көндә динамика нинди? Тарих институты галимәсе китергән кайбер кызыклы фактларны…
Тарих институты галимнәре тикшерүеннән татар теленә кагылышлы кыска, әмма мөһим фактлар

✔️1897 елда татарларның 91,5 проценты авылда яшәгән.

✔️1989 елда татарларның 83,2 проценты татар телен ана теле дип санаган.

✔️1990нчы елларда татарларның 40 проценты өйдә татарча сөйләшкән. Аларның күпчелеген авыл халкы тәшкил иткән.

✔️Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 2014-2015 елларда республикада 1488 мәктәпнең 827е татар мәктәбе санала иде, ягъни укучыларның 43 проценты татарча белем ала дип әйтелде.

✔️Университет галимнәре саннарына карасаң, 2017 елда татар мәктәпләре 742гә, 2020 – 679га калды. Динамика кими.

Бүген Азатлык Радиосында чыккан бу тикшеренү турындагы мәкаләне 👉 монда укыгыз.
😢3🔥1
Европада Кырым оешмалары ассамблеясын оештырдылар

Ассамблеяга барлыгы җиде оешма, шулай ук җәмгыятьләр һәм бәйсез активистлар кергән. Бу нигездә Германия, Бельгия, Польша, Эстониядәге оешмалар. Алар "халыкара дәрәҗәдә кырымнарның (кырымтатарларның) тавышын һәм куәтен чагылдырачак".

6 сентябрь көнне Германиянең Нюренберг шәһәрендә ассамблеяның оештыру корылтае узган.

Корылтайда милли хәрәкәт ветераны, Дөнья кырымтатарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Зевджет Куртумеров чыгыш ясаган. Аның сүзләренчә, Европада кырымтатарларын берләштерү "бу үткән буыннар алдындагы бурыч кына түгел, ә киләчәк кырымтатарлар алдында җаваплылык та". Ассамблеяның рәисе итеп кырымтатар активисты Эльвис Чолпух сайланган.

Ассамблея кырымтатарларның позициясен ныгыту, халык мәнфәгатьләрен милли парламентларда һәм Европа институтларында яклау, мәгариф, мәдәният һәм хокук яклау юнәлешендәге башлангычларны хуплау өчен фонд булдыру, Европада яшәүче кырымтатарларны яклау һәм мәдәни-социаль проектларны үстерү, шулай ук Европада кырымтатарлар өчен фәнни база булдыру максатыннан Кырым тикшеренүләр институты оештыруны бурыч итеп куя.

👉Тулырак монда укыгыз.
❤4🔥4👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 сентябрь, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украинада Запорожье һәм Донецки өлкәләренә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә тәүлек эчендә алты кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган.

🔸Непал хакимияте илдәге киңкүләм протестлардан соң 20дән артык социаль челтәр һәм мессенджерга кертелгән тыюны гамәлдән чыгарды. Reuters хәбәр иткәнчә, протестларда «Z буыны» катнашкан, алар социаль челтәрләрне томалау һәм илдәге коррупциягә каршы чыккан. Бәрелешләрдә 19 кеше һәлак булган, йөздән артык кеше җәрәхәт алган.

🔸Сочида бәреп төшерелгән дрон кыйпылчыклары тиеп, бер кеше һәлак булган дип белдерде Русия рәсмиләре.

🔸Норвегиядә парламент сайлауларында илнең хәзерге премьеры Йонас Гар Стёре фиркасе җиңгән, ул Украинаны яклый.

🔸Русияләрнең бу җәйдә 55%ы ялда булган, 35%ы бөтенләй ял итмәгән, ә 10%ы әле дә ялда, дип хәбәр итә ТАСС сораштыруга сылтанып.
👍1🥰1
Камал театры иске бинада соңгы спектаклен уйный

Камал театры труппасы бүгенТатарстан урамы, 1 йорттагы иске бинада соңгы спектаклен куячак. 19:00 сәгатьтә зур залда «Гөргери кияүләре» комедиясе күрсәтеләчәк. Анда яучы карчык Палый ролен Татарстанның халык артисты Наилә Ибраһимова башкара. 5 августта артисткага 80 яшь тулды, бүгенге кич шулай ук аның юбилеена багышланачак.

Камал театрының иске бинасына Тинчурин театры күчәчәк. Күчкәннән соң беренче премьера 10 октябрьдә булачак.

«Сезне безнең тарихи бинадагы соңгы спектакльләргә чакырабыз. Бу тамашалар сәхнә белән генә саубуллашу түгел, ә театрның күренекле шәхесләренә багышланган бәйрәм дә булачак», — диелә Камал театры белдерүендә.
🔥9❤5😢3
Башкортстан вице-премьерларына мигрантлар белән эшләүдә яңа бурычлар йөкләнде

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров миграция сәясәте өлкәсендә хөкүмәт вәкаләтләрен киңәйтте. Фәрман нигезендә, беренче вице-премьер Урал Килсенбаев мигрантларга аңлату, белем бирү һәм тәрбия чаралары белән шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, ул мәгариф, фән һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр юнәлешендә дә эшләвен дәвам итәчәк.

Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәзер мигрантларны инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү һәм кече һәм урта бизнесны үстерү чаралары өчен җаваплы.

Хөкүмәт рәисе урынбасары Ирек Сәгыйтовка миграция сәясәтен координацияләү һәм Юстиция өлкәсенә кураторлык итү вәкаләтләре бирелде. Спорт министры Руслан Хәбибов исә мигрантларның социаль һәм хезмәт хокукларын, шулай ук инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметү мәсьәләләрен алып барачак.
🤡2❤1🤔1
"Казанда Милли китапханә янында "Туган тел" скульптура ансамбле булдырырга ниятлиләр.

Шул уңайдан берничә ел элек Тукайның "Туган тел" шигыренә һәйкәл эскизларына бәйге игълан ителгән иде. 2023 елны комиссия хөкеменә чыгарылган 12 эш арасында лаеклысы табылмады һәм икенче бәйге булачагы әйтелде.

Бизнес Онлайн үз чыганакларына таянып язуынча, ниһаять бәйгедә җиңүче билгеләнгән. Башкортстаннан аталы-уллы Рөстәм һәм Ренат Габбасовларның төрле әлифба хәрефләреннән үрелгән шар өстендә өч буын вәкиле - дәү әни, әти белән әни һәм бала сыннары урнашкан эше җиңгән булуы ихтимал.

Татарстан мәдәният министрлыгы басмага җиңүче "якын көннәрдә" игълан ителәчәген әйткән.

Сезгә бу һәйкәл ошыймы?

@azatliqradiosi
❤8👀4👎3🔥2🤨2
❗️Русия армиясенең Донецки өлкәсендәге Яровая бистәсенә ясаган һөҗүмендә 23 кеше һәлак булган.

Бу хакта Лиман шәһәр хәрби идарәсе башлыгы Александр Журавлев хәбәр итте. Тагын 20дән артык кеше яраланган.
Һөҗүм халык пенсия акчасын алган вакытта ясалган.

"Киләчәктә "Укрпочта"ның ничек эшләячәген хәл итәчәкбез, чөнки фронт сызыгы 10 чакрымнан да якынрак", дигән Журавлев.

Аның сүзләренчә, пенсия һәм посылкаларны алу өчен кешеләрне иминрәк урынга җыю мөмкинчелеге каралачак.

@azatliqradiosi
😢6🤬2
Катар башкаласы Доһада берничә шартлау булган.

Израилнең саклану армиясе бу хакта хәбәрләр чыкканнан соң, ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган) оешмасы югары җитәкчелегенә каршы һөҗүмнәр ясавын белдерде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, тыныч халыкка зыян килүне киметү өчен чаралар күрелгән.

Катар җитәкчелеге соңрак һөҗүмнең ХӘМӘС әгъзалары яшәгән йортларга ясалуын әйтте һәм халыкара хокук бозуы турында белдереп, Израилны хөкем итте.

Израил һәм гарәп медиалары, аерым алганда "Әл-Арабия" һәм "Әл-Хәдат" белдерүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә ХӘМӘСнең берничә югары түрәсе һәлак булган.

"Әл-Җазирә" һәм башка кайбер медиалар хәбәрендә әйтелгәнчә, ХӘМӘС җитәкчеләре Доһада солых килешүе турында сөйләшү өчен җыелган булган. Анда оешманың сәяси бюросының берничә вәкиле, шул исәптән ХӘМӘСнең Газзәдәге җитәкчесе катнашкан булуы ихтимал.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6😡2❤1👍1👎1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 сентябрь, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Төнлә Русия Украинаның 11 өлкәсенә дроннар белән һөҗүм итте, берничә дрон Польша җирлегенә дә очып керде. Нәтиҗәдә Польша хәрби очкычларын күтәрде һәм дроннар бәреп төшерелде. Илнең һава аланнары вакытлыча ябылды.

🔹Татарстанда иртән "Дроннар куркынычы һөҗүме" тәртибе игълан ителде. Һава аланнары гадәттәгечә эшли дип хәбәр итә Бизнес Онлайн. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә мобил интернет начар эшли дип зарланалар.

🔹БМОның Иминлек шурасы Израилнең Катарда "Хәмәс" вәкилләренә һөҗүме сәбәпле гадәттән тыш утырыш уздырачак. Ул нигездә Җәзаир һәм Пакыстан үтенече белән үткәрелә.

🔹Русиядә мобил интернет сүндерелгән вакытта да эшләячәк онлайн-платформалар исемлегенә 57 сервис керәчәк. "Коммерсант" язуынча, алар арасында «Яндекс», «ВКонтакте», Ozon, Wildberries, «Госуслуги», Avito, банк платформалары, транспорт һәм телефон ширкәтләре, дәүләт медиалары һәм башкалар бар.

🔹Ростов өлкәсенең Матвеев-Курган районында дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә махсус интернат-мәктәптә тәрбияләнүче 73 бала һәм биш хезмәткәр эвакуацияләнгән. Губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь хәбәр итүенчә, интернат-мәктәптәге ике кеше җиңелчә яраланган.

@azatliqradiosi
❤1🔥1
10 сентябрьгә каршы төндә Польша саклану көчләре Русиянең Украинага һөҗүме вакытында, ил һава киңлеген бозган дроннарга ут ачкан.

Бу хакта чәршәмбе иртәсендә Польша кораллы көчләренең оператив идарәсе хәбәр итте. Белдерүдә әйтелгәнчә, илнең һава киңлеге берничә тапкыр "дроннарга охшаш объектлар" тарафыннан бозылган. Бу хәл Русиянең Украинага һава һөҗүмнәре вакытында булган. Польша хәрби көчләре әлеге объектларны юк итү өчен корал кулланган. Хәбәрдә бу "Польша халкына турыдан-туры янау тудырган агрессия чарасы" дип белдерелә.

Һавага һөҗүм очкычлар күтәрелгән. Дрон һөҗүмен юк итүдә НАТОның һава идарәсе дә ярдәм иткән, анда Нидерланд һөҗүм очкычлары катнашкан. Польша җирлегендә дүрт һава аланы ябылган,

Дрон һөҗүме аркасында Польша хөкүмәте тиз арада утырыш җыйды. Премьер-министр Доналд Туск килеп туган вазгыятьне дәүләт иминлеге өчен җаваплы министрлар белән тикшерде.

Туск белдерүенчә, Польша күгендә дроннар беренче тапкыр бәреп төшерелде. Моңа кадәр Русия дроннарының Польшага очып керү очраклары булган иде, ләкин аларга ут ачылмаган. НАТО һәм АКШ рәсми вәкилләре әлегә бу хәлне шәрехләмәде. Польша НАТО әгъзасы булып тора, ә килешүгә күрә, аңа һөҗүм итү бөтен альянска каршы агрессия дип санала.

Reuters агентлыгы чыганагы хәбәр итүенчә, Польша һава киңлеген якынча ун Русия дроны бозган. НАТО авиациясе эшкә җигелгән. Чыганак сүзләренчә, НАТО Русия дроннарын "махсус" җибәргән дип саный, шул ук вакытта аны "һөҗүм" дип бәяләми.

Европа берлеге җитәкчелеге Русия гамәлләрен тәнкыйтькә тотты һәм Польшага теләктәшлек белдерде. Берлекнең тышкы эшләр буенча югары вәкиле Кая Каллас Украинага ярдәмне арттыру һәм Европа берлеге көнчыгыш чиген ныгыту кирәклеген әйтте.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3🔥1