Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Интернетта "Хәрефләр илендә" дип аталган татар мультфильмының икенче сериясе чыкты

Исеме - "Койрыклар". Әлеге сериядә А белән Ә детективка әйләнәләр. Алар Җ хәрефенә югалган койрыгын табарга булыша.

Мультфильмны татар проектлары авторы, дизайнер Илдар Әюпов ясый. Тавыш яздыруда алып баручы Роберт Исламов, артист Нияз Садыйков, Миләүшә Шәйхетдинова, Рәшит Вәлиуллин катнаша.

Икенче серия "Мәрҗани" фонды президенты Рөстәм Сөләйманов ярдәме белән эшләнгән.

Оештыручылар әйтүенчә, алар алдагы серияләргә иганәчеләр эзли.

Проект максатлары булып татар телен кечкенәдән үк яраттыру, татарча сыйфатлы визуаль контент булдыру һәм әдәби мирасны заманча формада тәкъдим итү тора.

@azatliqradiosi
❤7👍3🔥1
Хәерле җомга көне белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина дроннары Русиянең төрле төбәкләренә, шул исәптән Ленинград өлкәсенең Приморски нефть портына һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы порттагы корабта һәм насос станциясендә янгын чыгуын әйтте.

🔸Русия саклану министрлыгы төнлә 13 төбәктә 221 украин дроны бәреп төшерелүен хәбәр итте.

🔸Уфада 1,2 млрд сумга Украина сугышында катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. Комплекс эченә медицина үзәге, кунакханә һәм спорт залы керәчәк.

🔸Татарстанның өч ширкәте Япониянең чикләүләр исемлегенә эләккән. Алар арасында Чаллының «Ремдизель», «Алабуга» һәм «Альбатрос» ширкәтләре бар.

🔸Бразилиянең элекке президенты, 70 яшьлек Жаир Болсонару, түнтәрелеш әзерләүдә гаепле дип табылып, 27 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

🔸Татарстанда юл хәрәкәтен контрольдә тоту өчен яңа камералар куелачак. "Бизнес Онлайн" язуынча, 309 миллион сумга фото һәм видео теркәүче 75 стационар комплекс сатып алыначак.

@azatliqradiosi
🔥1
⚖️Интернетта террорчылыкны аклауда гаепләнеп, Чаллы ир-атына карата җинаять эше ачылган.

Chelny-biz.ru хәбәр итүенчә, җинаять кылу вакытында әлеге ир Менделеевски төзәтү колониясендә утырган. Басма язуынча, ирнең "Ислам дәүләте" террор оешмасы тарафдары булуы ачыкланган.

Ир-ат Телеграммда теркәлеп, "Крокус Сити Холл"да булган терактка бәйле ике комментар калдырган һәм анда кешеләрне күпләп үтерүне аклаган диелә хәбәрдә.

Элегрәк "Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен Стәрлетамак блогерын өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

▪️Соңгы вакытларда тоткыннарга төрмәдә утырганда ук икенче җинаять эше ачу очраклары арта бара. Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов, Казанда туып-үскән һәм 23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка шулай яңа эш ачып хөкем иттеләр.

▪️Былтыр 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.

@azatliqradiosi
❤2🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле җомга көне белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина дроннары Русиянең төрле төбәкләренә, шул исәптән Ленинград өлкәсенең Приморски нефть портына һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы порттагы…
Япония Русиягә карата яңа чикләүләр кертте.

Исемлектә 50 ширкәт, алар арасында Татарстанның өч ширкәте дә бар: «Ремдизель», «Алабуга» һәм «Альбатрос».

▪️"Ремдизель" Чаллыда урнашкан. "Тайфун" ныгытылган машиналары һәм башка хәрби техника чыгара. Бу оешмада шулай ук штурмчылар өчен "Зубило" дип аталган пилотсыз машина җитештерелә. Узган ел ширкәт АКШ чикләүләренә дә кертелде.

▪️“Альбатрос” ширкәте Герань 2” (Иранда ул Shahed-136” дип атала) дроннарын җыю белән шөгыльләнә. 2024 елда 955 миллион сумнан артык керем алган.

▪️"Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерелә. Русия бу ширкәткә дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.

Япония моңа кадәр Татарстаннан "Тимер Банк", Казан дары ширкәте, Камаз, "Ак барс" кораблар төзүче ширкәт һәм "Эникс" дроннар җитештерүче ширкәт, "Ак барс" холдинг ширкәтенә каршы чикләүләр кертте.

@azatliqradiosi
❤1👏1😁1🙏1
⚡️Татарстанда Васильево бистәсеннән ерак түгел Идел елгасында көймә әйләнеп, кешеләр батып үлгән

Фаҗига бүген туган көнне бәйрәм иткәндә килеп чыккан. Бәйрәмгә җыелучылар Яшел Үзәндә ике көймә яллаган булган.

Baza мәгълүматынча, ике көймәнең берсе чыгарган дулкыннар икенчесен аударган. Көймәдә булган җиде кешенең өчесе батып үлгән, дүртесе икенче көймәгә кадәр йөзеп чыккан.

ЯҢАРТУ: Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дүрт кешенең һәлак булуын белдерде. Катерда 7 кеше булган. Ике кешенең җәсәде табылган, тагын икесен эзлиләр.

Беренчеләр мәгълүматларга караганда, көймәдәгеләр коткару жилеты кимәгән булган. Шулай ук катерга тиешле нормадан артык кеше утырган. Ул 6 кешелек кенә булган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре башланган.

@azatliqradiosi
❤1🤡1🌚1
"Вёрстка": Екатерина Мизулина блогерлар, музыкантлар һәм комикларга 300дән артык әләк язган

"Интернет иминлеге лигасы" җитәкчесе Екатерина Мизулина ким дигәндә 318 җәмәгать эшлеклесе, дүрт музыкаль төркем һәм бер сугышка каршы оешма өстеннән әләк язган. Моны "Вёрстка" исәпләп чыгарган.

Иң күп әләкне Мизулина блогерлар өстеннән язган – 238. Шулай ук ул 70 музыкантны һәм дүрт музыкаль төркемны— шул исәптән "Би-2", Моргенштерн, Шарлот, Паша Техникны эләкләгән.

Моннан тыш, ул биш комикка, актер Алексей Панинга, эшмәкәр Руслан Баязитовка, Русия Думасы депутаты Владислав Даванковка, педиатр һәм язучы Федор Катасоновка, стилист һәм мода тарихчысы
Александр Васильевка һәм "Феминистик сугышка каршы каршылык" оешмасына да әләк юллаган.

"Важные истории" элегрәк исәпләп чыгаруынча, Русиянең Украинага каршы сугышы башыннан 2024 елның июненә кадәр русияләр ким дигәндә 3,5 мең донос язган. Бу ачык чыганаклар нигезендә генә тупланган сан.
🤮8💩1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔸журналист Ирина Бороган
🔸 язучы Эдуард Тополь
🔸активист Ирина Шумилова
🔸блогер Сергей Куропов
🔸«Обманутый россиянин» проекты.
🔥1
Стерильләштерү, җәфалаулар һәм мыскыл итүләр: Кытайдагы уйгыр лагереннән Келбинур Сидик тарихы

"Миңа операциягә ясамагыз, дип ялвардым. Мин болай да башкача бала таба алмаячакмын һәм теләмим дә", – дидем. Әмма барыбер мине мәҗбүри стерилизацияләделәр".

Бу сүзләр – Кытайның Синҗан төбәгендәге Өремче шәһәреннән кытай теле укытучысы Келбинур Сидик тарихынан.

Ул меңләгән уйгыр хатыны һәм кызы кичергән хәлләр турында сөйли: лагерьларда тотылганнарга яки Келбинур кебек мәҗбүри эшкә җибәрелгәннәргә мондый җәза еш кулланылган.

Соңгы елларда якынча бер миллион уйгыр төрмәләргә ябылган дип санала. Кытай хакимияте моны "радикализмга каршы көрәш" дип атый һәм лагерьларны "яңадан тәрбияләү үзәкләре" дип тасвирлый.

"Кайбер кызларга күремне кискен һәм мәңгелеккә туктата торган дарулар бирәләр иде. Ә мине хастаханәгә алып барып, гомерлеккә стерилизацияләү операциясе ясадылар", – дип сөйләгән Келбинур Саревога килгәч Азатлык Радиосының Балкан хезмәтенә.

Без Сидик тарихын татар телендә бирәбез.

👉Мәкаләне монда укыгыз
😢5🤯4❤1🤬1💔1
Киләсе өч елда Татарстан бюджеты дефициты 18 млрд сумга җитәр дип фаразлана

12 сентябрьдә Татарстан финанс министрлыгы киләсе елга һәм шулай ук 2027-2028 елларга республика бюджеты проектын тәкъдим итте. Алдагы өч елда керемнәр чыгымнарны капламас дип көтелә.

2026 елга Татарстанның гомуми бюджетында керемнәр 604,8 миллиард сум күләмендә көтелә, чыгымнар – 618,2 миллиард сум. Шулай итеп, 13,4 миллиард сумлык кытлык булачак.

Чыгымнарның иң зур өлеше киләсе елда мәгариф тармагына юнәлтеләчәк – 191,5 миллиард сум. Сәламәтлек саклау өлкәсенә – 159,1 миллиард, “Милли икътисад” бүлегенә – 156,6 миллиард, ә торак-коммуналь хуҗалыкка – 17,3 миллиард сум каралган.

2027 елда Татарстан бюджетның 15,4 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә.

2028 елда исә Татарстан бюджетындагы тискәре баланс 18,7 миллиард сумга җитәргә мөмкин. Бу елда керемнәр 687 миллиард сум күләмендә көтелә, чыгымнар – 705,7 миллиард сум булыр дип фаразлана.

2025 елгы бюджет 13,5 млрд сумлык кытлык белән кабул ителгән иде. Ләкин ел ахырына ул 31 млрд сум булачак.
❤2
Бу атнада Оренбурда Халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең финалы булды.

10 сентябрьдә узган финалда 12 кыз көч сынашты.

«Татар кызы-2025» исеменә Төркмәнстаннан Алсу Рафикова ия булды. Аңа “Лада Гранта” машинасы бүләк иттеләр.

Финал «Татар анасы» темасына багышланган. Әлеге образ Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйләп сайланылган.
👎8🔥3
Уфада пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә нефть эшкәртү заводы янган

«Башнефть-Новойл» заводына һөҗүм һәм янгын мизгелләре күрсәтелгән фото һәм видеоларны «Честный репортаж» һәм Ufa_rb каналлары чыгарды.

Моңа кадәр Уфада аэропорт эшчәнлеген вакытлыча туктаткан иде.

Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов нефть эшкәртү заводына һөҗүм булуын раслады — аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.
🔥4🎉3❤2👍1👎1😈1