Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 сенятбрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстан башлыгын сайлауда Рөстәм Миңнеханов җиңеп килә. Әлеге сәгатькә сайлау кәгазьләренең 98,62% саналган, Миңнеханов 88,15% тавыш җыйган.
Икенче урында КПРФ намзәте Хафиз Миргалимов - 4,95%.
🔸Иркутски өлкәсе Анграски шәһәрендә йортта газ шартлау сәбәпле бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Бу хакта шәһәр рәсмиләре хәбәр итте.
🔸2025 ел башыннан Баш прокуратура 52 чит ил оешмасын "теләнмәгән" дип таныган.
🔸АКШта Starlink иярчен элемтә системы эшендә хилафлыклар барлыкка килгән. Проблем турында 40 меңнән артык америка кулланучысы хәбәр иткән. Шулай ук Польша, Украина, Италия һәм башка илләрдән дә зарланулар бар.

Татарстанда сайлау узды: бәйсез күзәтүчеләр булмады, халыкны сайлауга төрле чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар
Татарстан халкы кичә беренче тапкыр рәис сайлады.
15 сентябрь иртәсенә сайлау бүлгеләре беркетмәләренең 100 проценты эшкәртелгәннән соң, Татарстан рәисен сайлауда Рөстәм Миңнеханов 88,09 процент белән җиңә.
КПРФ намзәте Хафиз Миргалимов - 4,97%, ЛДПРдан Руслан Йосыпов – 4,20% һәм Пенсионерлар фиркасеннән Виталий Смирнов 1,90%, тавыш казанган.
Татарстанда сайлау Русиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, бер көн дәвам итте.
Сайлауга әзерлек барышында Миңнеханов такымы күбрәк яшьләргә таянды. Instagram, ТикТок һәм башка социаль челтәрләрдә Миңнеханов уңышлары турында видеороликлар таратылды. Республикада халыкны машина, айфон уйнату, ташламалы ярминкәләр, концертлар, тамашалар оештыру аша сайлауга җәлеп итәргә тырыштылар.
Сайлауда бәйсез күзәтүчеләр булмады. Сайлаучылар хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте җитәкчесе Григорий Мельконьянц "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә гаепләнеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителгәч, хәрәкәт эшчәнлеген туктату турында белдерде.
Үзен "сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем бу чараны сайлау түгел, ә Кремль куштаны Миңнехановны яңадан билгеләп кую дип саный һәм сайлау нәтиҗәләрен танымау турында белдерә.
Шул ук вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерүенчә, сайлау бүлгеләрендә барлыгы 13 меңнән артык күзәтүче, 94 федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чарасы эшләгән. "Күзәтүчеләр һәм журналистлар ярдәмендә сайлауларның ачыклыгы һәм легитимлыгы стандарты янә бер мәртәбә расланды", диде Андрей Кондратьев телемарафон вакытында.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Татарстанда сайлау узды: бәйсез күзәтүчеләр булмады, халыкны сайлауга төрле чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар
Татарстан халкы кичә беренче тапкыр рәис сайлады. Бәйсез күзәтүчеләр булмады, сайлауга бигрәк тә яшьләрне җәлеп итү, Рөстәм Миңнехановка тавыш бирергә чакыру эше алдан ук башланган иде.
🤮4🤡2❤1
Азатлык хисабы: узган атна ике республикадан сугышта үлгән 100дән артык кеше исемен ачыклап булды
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢4👎1😱1
Башкортстанның дәүләт бурычы август азагына 71,15 миллиард сумга җиткән
Бу бер ай элек булган бурыч белән чагыштырганда 29 миллион сумга күбрәк
Башкортстанда бурычларның яртысыннан күбрәген — 42,2 миллирд сумны бюджет кредитлары алып тора. Моннан тыш, Башкортстанның дәүләт кыйммәтле кәгазьләр буенча бурычлар — 21 млрд сум һәм зур процентлары кредитларыннан — 7,9 млрд сум әҗәте бар.
Дәүләт бурычы төбәкләрнең кредит алып яшәргә мәҗбүр булуына бәйле.
Август аенда Башкортстан хакимияте бюджет дефицитын каплау өчен «Новикомбанк» белән дүрт миллиард сумга килешү төзеде.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел Сибайда узган инвестиция сабан туеның пленар утырышында акчаларны туздырмаска һәм иң кирәккә генә сарыф итәргә чакырды.
🔹Башкортстан июнь башыннан Украинага сугышка китүчеләр акчасын да киметте. Белгеч әлеге чара төбәкнең икътисади хәле начараюна бәйле диде.
🔹Шул ук вакытта мәетләр даими кайтарылып тора. Русия күләмендә Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында. Азатлык Радиосы исемлегендә кимендә 7163 үлгән хәрби исеме бар.

❤1👏1
📍Русия мәктәпләрендә укытылучы телләрнең 24енә юкка чыгу куркынычы яный.
"Ведомости" гәзите фәннәр академиясенең тел белеме институты мәгълүматларына сылтанып язуынча, Русия мәктәпләрендә барлыгы 76 телдә укытыла.
Юкка чыгу куркынычы булган телләр "йокыга китеп баручы" һәм "өзелгән" телләргә бүленә.
"Йокыга китеп баручы" телләргә даими аралашу булмаган телләр керә. Мәктәп програмында әлеге төркемгә водь, ижор, саам, энец, ительмен һәм тофа телләре карый.
"Өзелгән телләр"гә даими аралашу аз булган телләр керә. Илдә якынча биш мең кеше шундый теләдә сөйләшә. Балалар әлеге телләрдән карел, фин һәм идиш телен өйрәнә.
Мәктәп програмында бөтенләй юкка чыккан тел дә булган - сойот теле. Беркем сөйләшмәсә дә аны торгызырга тырышканнар, әмма барып чыкмаган. Әйтергә кирәк сойот теле төрки телләргә карый.
XX гасыр башыннан Русиядә 15 тел "йокыга киткән" яки юкка чыккан.

😢6🤬3😡1
15 сентябрьдә Татарстанда драматург, режиссер, педагог Кәрим Тинчурин тууына 138 ел.
Тинчуринның язмышы — татар мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган һәм НКВД бүлмәләрендәге җәфалауларда үз абруен, ныклыгын саклап кала алган талантлы, көчле кешенең фаҗигале тарихы ул. Тинчуринны НКВД тикшерүчеләре кыйнаса да, ул беркемгә яла якмыйча, үзе башкалар яккан яла нәтиҗәсендә үлә.
Татарстанның Милли музеенда уникаль документ — татар актрисасы, драматургның хатыны Заһидә Тинчурина-Әхмированың каләм белән язган сүзләре саклана. Ул "халык дошманы" дип игълан ителгәннәрнең гаилә әгъзалары нинди газаплар кичерүен, ничек билгесезлектә булуын күзалларга мөмкинлек бирә.
"16 сентябрьдән 17сенә каршы төндә кулга алдылар. Үзе йоклый, хатыны машинкада язып утыра иде. Каты итеп ишеккә кактылар. Тикшерүче белән ике сугышчы керде. Тентү. Кулъязмалар салынган күн чемоданны алып киттеләр. Киенде. Йөзеген салды. Кирәк-яраклар тапшыру өчен иртәнге сәгать дүрт-бишләрдән үк чират алдык. Бары тик эчке киемнәрне генә кабул итеп алдылар, аның исеменә дип тапшырылган акчаларны кассага алмыйлар иде. Шулай 14 ай буе дәвам итте.
Ноябрьдә (Плетенев төрмәсенә) килдем. Көтәм... бактың исә ул безнең юк икән. Алты елга, ун елга сөргенгә җибәрелде, дип хәбәр иттеләр. 1947 елның декабрендә аның кайда булуын хәбәр итүләрен сорап хат яздым. 1948 елның 13 апрелендә чакырттылар...
Сөйләшкән чакта төрмә җитәкчесе Ногманов 1938 елның ноябрендә Мәскәүдән 200 кешене атарга дигән фәрман килүен әйтте..."(Татарстан республикасы Милли музее җыентыгындагы материаллардан) // Тюркологические исследования. 2019. Том 2. № 3. 94-99 б.)
Бу хакта Азатлыкта элегрәк зур материал чыккан иде. Ачып укыгыз.

Олы террор һәм язмышлар. Кәрим Тинчуринга нахак җинаять эшен кем һәм ничек ачкан
Кәрим Тинчуринның язмышы — татар мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган һәм НКВД бүлмәләрендәге җәфалауларда үз абруен, ныклыгын саклап кала алган талантлы, көчле кешенең фаҗигале тарихы ул. Тинчуринны НКВД тикшерүчеләре кыйнаса да, ул беркемгә яла якмыйча, үзе…
😢9❤5👍1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Хәзер Кәрим Тинчуринның тормышы һәм аның иң танылган әсәре - "Зәңгәр шәл" спектакле турында берничә кызыклы мәгълүмат тәкъдим итәбез.
Әлеге видеоны Кәрим Тинчурин тууына 130 ел тулуга әзерләгән идек.
@azatliqradiosi
Әлеге видеоны Кәрим Тинчурин тууына 130 ел тулуга әзерләгән идек.
@azatliqradiosi
❤9👍5
Татар теле галимәсе Флера Ганиева вафат.
Татар дәүләт һуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат булган.
«Озакка сузылган авырудан соң Флера апа вафат булган. 5 көн элек хастаханәдән чыккан булган. Хушлашу иртәгә Бондаренко урамы, 4 нче йорт янында була, дип хәбәр иткән журналист Фәния Хуҗахмәт.
Аның сүзләрен "Татар-информ" китерә.
Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.

😭13😢9🕊4❤1😨1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
➡️Запорожьега һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 13 кеше яраланган. Җирле хакимият вәкилләре хәбәр итүенчә, яраланучылар арасында ике дүрт яшьлек бала да бар.
➡️Axios американ басмасы һәм Jerusalem Post Израил газетасы хәбәр итүенчә, Израил саклану армиясе Газзә шәһәрендә җир өсте һөҗүмен башлаган.
➡️Грузия хакимиятләре оппозиция вәкилләрен кулга алуны дәвам итә. Оппозициядәге "Үзгәрешләр өчен коалицияләр" рәистәше Элене Хоштария хакимияттәге "Грузин хыялы" фиркасе намзәте баннерына "Русия хыялы" дип язган өчен тоткарланган.
➡️Русиядә мәхкәмә Pussy Riot катнашучыларының бишесен "фейклар" өчен читтән торып 8 елдан 13 елга кадәр ирегеннән мәхрүм иткән. Сәбәбе - Мүнһенда узган сугышка каршы чарада катнашулары. Анда Тасо Плетнер Путин рәсеменә кече йомышын үтәгән. Шулай ук 2022 елда чыккан "Әни, телевизор карама" дигән сугышка каршы клип өчен дә гаепле дип табылганнар.
➡️Уфада 12 һәм 14 яшьлек мәктәп укучысы дарулар белән агуланган. «Однажды в Башкирии» телеграм каналы хәбәр итүенчә, аларны авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Кызларның нинди дару белән агулануы турында әйтелми.
➡️Татарстанда «Дрон һөҗүме куркынычы» тәртибе игълан ителде.

❤2
🇮🇱🇵🇸15 сентябрьдә Израил саклану армиясе Газзә шәһәрен басып алу максатыннан җир өсте һөҗүмен башлаган.
Бу хакта Axios американ басмасы һәм Jerusalem Post Израил газетасы хәбәр итә.
Израил һава көчләре Газзәгә массакүләм һава һөҗүмнәре ясаган, аннары шәһәргә танклар кергән. "Әл-Җазира" хәбәр итүенчә, Израил хәрбиләре шәһәрнең төньяк өлешен басып алырга тырыша.
16 сентябрь иртәсендә Израил саклану министры Исраэль Кац чара башлануын раслады. Аның сүзләренчә, Израил армиясе Газзә сызыгындагы "террорчылар корылмаларына" "тимер йодрык" белән һөҗүм итә.
Элек Израил саклану армиясе фәләстинлеләрне Газзәдән көньякка "Һуманитар зоналарга" күчәргә чакырган иде. Axios хәбәр итүенчә, шәһәрдән якынча 300 мең кеше киткән.
Басма Израилнең ике рәсмиенә сылтанып язуынча, АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Израил премьер-министры Бинамьин Нетаньяһуга АКШ президентының Израилнең Газзәгә җир өсте чарасын хуплавын, әмма аның "тиз арада башкарылуын һәм кыска вакытта тәмамлануын" теләвен әйткән.

🤬7
Казанда 13-14 сентябрьдә Tatar.Бу дип аталган хакатон чарасы узды.
Быелгы ярышта 27 такым катнашты. Укучылар һәм студентлар татар телен өйрәтүгә юнәлтелгән мобил кушымталар, интерактив уеннар һәм онлайн-платформалар тәкъдим итте.
Җиңүчеләр кече (7–11 сыйныф укучылары) һәм өлкән (студентлар) лигаларда билгеләнде. КФУ каршындагы IT лицей укучылары сүзләр өйрәнү, әйтелешне тикшерү, квизлар һәм нейрочелтәр ярдәмендә көн саен диктант функциясе булган мобил кушымта булдырды. Казанның 7нче лицей-интернаты укучылары ясалма акылга нигезләнгән чат-бот белән интерактив кушымта ясады. Казанның 98нче мәктәп укучылары Сабантуй бәйрәменә багышланган 2D-новелла әзерләде.
▪️Хакатон (инглизчә: hackathon: hacker (хакер) + marathon (марафон)) дип IT юнәлешендә белгечләр форумын атыйлар. Програмчылар, дизайнерлар, менеджерлар бергәләп җыелып, чикле вакытта теге яки бу проблемны чишә, үз продуктларын тәкъдим итә. Чара бәйге рәвешендә уза, ахырда проектлар якланып, җиңүчеләр билгеләнә.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Казанда узган хакатон нәтиҗәсендә татарча яңа кушымталар барлыкка килде
Казанда алтынчы тапкыр уздырылган Tatar.Бу Хакатонында катнашучылар татар телен өйрәнү һәм популярлаштыру өчен яңа кушымталар һәм програмнар булдырды.
🔥9❤3👍2
Татарстаннан һәм Башкортстаннан Азатлык Радиосы тапкан үлемнәр саны 13 меңнән артты.
Моңарчы Башкортстаннан үлемнәр санын 7 меңнән артканын хәбәр иткән идек, 8 сентябрь көнне исә Татарстаннан да үлемнәр саны 6 меңнән артты.
Бу хакта тулырак безнең язмада укыгыз.
#сугыш #сугышта_үлүчеләр

🔥1
Башкортстанда дрон һөҗүмнәре һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бастыру тыелды
Бу хактагы канунны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.
Ниләр тыела: дроннарның төрен ачыкларга мөмкинлек бирүче мәгълүмат, аларның очыртып җибәрү урынын, төшү юлын, төшү урынын, һөҗүм китергән зыян күләмен күрсәтү. Моннан тыш, һава һөҗүменә каршы саклану чаралары, шул исәптән радиоэлектрон чаралар (РЭБ) куллану турында хәбәр итү дә ярамаячак.
Бары тик Башкортстан дәүләт оешмалары, федераль хакимият һәм җирле үзидарә оешмалары рәсми хәбәрләрен генә таратырга ярый.
Моннан алда шундый ук чикләүләр Татарстанда да кертелгән иде.
ТАСС мәгълүматына караганда, гомумән мондый мәгълүматны таратуны тыю Русиянең 33 төбәгендә, шул исәптән аннексияләнгән Кырымда, гамәлдә.

❤1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар теле галимәсе Флера Ганиева вафат. Татар дәүләт һуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева вафат булган. «Озакка сузылган авырудан соң Флера апа вафат булган. 5 көн элек хастаханәдән…
Бүген Татарстанда татар әдәбияты белгече, галимә Флера Ганиева белән хушлаштылар.
Ул Казанның Кадыш бистәсендә әнисе кабере янында җирләнде.
Азатлыкка аның белән соңгы әңгәмә зучы Мәхмүт Галәү турында булды. Флера Ганиева – Мәхмүт Галәүне өйрәнеп, аны Ватанына кайтаручыларның берсе. Ул язучының фаҗигале тормышы, бүгенге чорда да актуаль булган иҗаты турында сөйләгән иде.
"Мәхмүт Галәү – Тукай белән Ибраһимов күләгәсендә калган шәхес" мәкаләсен 👉монда укыгыз.

"Мәхмүт Галәү – Тукай белән Ибраһимов күләгәсендә калган шәхес"
Язучы, нәшир һәм педагог, репрессия корбаны булган Мәхмүт Галәү иҗатын өйрәнүдә һаман ак таплар кала бирә. "Аны өйрәнү эше, кызганыч, дәвам ителми. Галәү романнарын бүгенге көн белән чагыштырып укырга кирәк", ди галимә Флера Ганиева.
❤2