Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Тимур Нагуманов Татарстаннан сенатор итеп билгеләнде.

Татарстаннан сенатор итеп Рөстәм Миңнехановның элекке ярдәмчесе Тимур Нагуманов билгеләнде. Бу хактагы фәрманга Татарстан рәисе кул куйган. Ул анда Александр Терентьевны алыштыра.

42 яшьлек Нагуманов – Татарстанның элекке финанс министры Дмитрий Нагуманов улы. Әтисе министрлыкны 1990нчы еллар уртасында җитәкләде.

Тимур Нагуманов төрле елларда “Остин” җәмгыятендә сәүдә мөдире булып эшләде, “Буа шикәр заводы”ның финанс бүлеген җитәкләде, шулай ук “Яңа шикәр технологияләре” ширкәтендә җитәкче булды. Бер ел дәвамында “Зәй шикәре” ширкәтендә икътисад һәм финанслар өчен җаваплы баш мөдир урынбасары вазифасын башкарды. Соңрак Чүпрәле районына күченеп, Борындык элеваторын җитәкләде.

2007 елда Нагуманов муниципаль түрә карьерасын башлап җибәрә – Чүпрәле районы башлыгы итеп билгеләнә. 2013 елда Казанга күчә һәм Татарстан президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле итеп тәгаенләнә. 2019 елда Әлмәт районы башлыгы итеп билгеләнә һәм анда биш ел эшли.

2024 елда Нагуманов район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырды, аннан соң аңа республика җитәкчесе ярдәмчесе вазифасы тәкъдим ителде. Әлеге вазифа гадәттә вакытлы була яки түрәләрне пенсиягә чыгар алдыннан шунда куеп торалар.
🥱7❤‍🔥1
Киров өлкәсе колониясендә газаплауларга зарланган Марсель Әмиров Украинадагы сугышта һәлак булган

Бу хакта аның туган ягы - Ульянов өлкәсе Павлов районы хакимиятенең “ВКонтакте” төркеме хәбәр итте.

Әмировның үлемен туганнары да раслаган. Алар әйтүенчә, Киров өлкәсе Омутнино районындагы 6нчы колония (аның икенче исеме – “Кара тукран”) җитәкчелеге Әмировны сугышка җибәрүгә каршы торган. Әмма узган җәйдә аны икенче колониягә күчергәннәр (аның төгәл кайда икәнен әйтмиләр, бары “өйгә якынрак” диелә), һәм анда идарәчелек Әмировка сугышка китәргә рөхсәт бирә.

— Аны безгә якынракка күчергәннән соң, хәлләре беркадәр җиңеләйде. Ул дингә тирәнрәк керә башлады. Әлбәттә, Киров колониясендә күргәннәрдән соң, аңа бик авыр иде. Тик моны сиздермәде. Безгә аны бер генә тапкыр – 2024 елның августында күрергә мөмкинлек бирделәр. Ул чакта без аны [сугышка] бармаска күндерергә тырыштык, ләкин ул үз сүзендә нык торды. “Мин сугышырга барачакмын”, – диде. Ул бит 1990нчы елларда Чечняны узган. Хәзер дә Ватанны сакларга теләде, – дип сөйләгән Әмировның бер туганы “Новая газета Европа”га.

Ульян өлкәсендә яшәүче Марсель Әмировны 2013 елда Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе ("Үтерү") нигезендә 14,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул юл казасы ясаган, нәтиҗәдә кеше үлгән, мәхкәмә моны махсус эшләнгән дип нәтиҗә ясаган.

2021 елның 18 ноябрендә Киров өлкәсенең 6нчы төзәтү колониясенә Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзалары килгән чакта, Марсель Әмиров хокук яклаучы Андрей Бабушкинга төзәтү оешмасында газаплаулары турында хәбәр иткән иде. Шуннан соң аңа ялган әләк турындагы җинаять эше ачылды.

Тулырак 👉монда укыгыз.
😢1🎉1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Бүген иртән Уфада журналист, активист һәм хокук яклаучыларның өйләрендә тентүләр узды.  Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, куәт оешмалары вәкилләре барлыгы биш хатын-кыз өенә килгән. Алтайлар хәрәкәте лидеры Аруна Арна үз телеграм-каналында язуынча, тентүләр…
Уфада журналист Наталья Лазаричева “нацизмны аклау” эше нигезендә кулга алынган

Башкортстанда мәхкәмә журналист Наталья Лазаричеваны ике айга сак астына алу карарын чыгарды.

Аңа каршы “нацизмны аклау” һәм “террор гамәле турында ялган хәбәр тарату” маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

49 яшьлек Лазаричеваны куәт оешмалары вәкилләре 17 сентябрь иртәсендә тоткарлады. Шул ук көнне активистлар Гүзәл Рейтер, Эльвира Сәгадиева, Тамара Әхмәтҗанова һәм юрист Гөлнара Хөсниярова да кулга алынган. “Idel.Реалии” ачыклавынча, алар Лазаричева эшедә шаһитлар статусында тора.

Куәт оешмалары белән бәйле “Оперсводки РБ” телеграм-каналы тоткарланучыларны “Русиядә тыелган “Воля” фиркасе әгъзалары һәм чит илдә яшәүче [Светлана] Пеунова (“Лада-Русь”) җитәкләгән тоталитар секта тарафдарлары” дип атады.

Элегрәк, сентябрь башында, “Воля” фиркасендә катнашу эше нигезендә Камчаткадагы җиде хатын-кызда тентүләр узган иде. Аларның алтысын сорау алудан соң иреккә җибәрделәр, ә Вершининага “экстремистик оешмада катнашу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤4😢2
❗️Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

🔹«Avtozak-LIVE» медиапроекты

🔹Тарихчы Сергей Эрлих

🔹Журналист Елена Рыковцева

🔹 Эколог һәм сәясәтче Иван Востриков

🔹Z-блогер Роман Алехин

@azatliqradiosi
😁3❤1🔥1
Башкортстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Владимир Сенин сайлау алдыннан декларациядә Италиядәге йортын күрсәтмәгән

Мондый нәтиҗәгә "Сугыш агентлары" ("Агенты войны") проекты һәм "Агентство" басмасы килгән.

"Сугыш агентлары" проекты Италия кадастрыннан алынган документларны тикшергән һәм 2021 елда Русия Думасына сайлау кампаниясе башланганда, Сенинның Италиянең Форте-деи-Марми шәһәрендә мәйданы 559 квадрат метрлы ике катлы йорты булган дигән нәтиҗә ясаган.

Шәһәр үзәгендә, диңгезгә җәяү 15 минутлык юлда урнашкан йортны Сенин 2016 елның декабрендә сатып алган. "Сугыш агентлары" Италиядәге күчемсез милек сату сайты бәяләренә таянып исәпләвенчә, әлеге йортның бәясе - 5,5-6 миллион евро тәшкил итә.

"Агентство" язуынча, 2021 елның 25 августында чыккан декларациядә Сенинның кереме 58 миллион сум тәшкил иткән, хисапларында 191 миллион сум булган.

Моннан тыш, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә ике фатиры, дүрт җир участогы, Land Rover, BMW, Mercedes-Benz һәм Volkswagen машиналары, шулай ук "Бизнес коммуникацияләре технологияләре" ширкәте күрсәтелгән.

Италиядәге йорты кәгазьләрдә теркәлмәгән, әмма чынлыкта ул булган. Италия кадастрындагы мәгълүматларга караганда, йорт Сенинның кызлары - Марина һәм Евгения исеменә бары тик 25 июньдә генә күчкән дип яза "Агентство".

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💩6🤬5😱2❤1🥱1
Мәктәпләрдә укытылучы милли телләрнең өчтән беренә юкка чыгу куркынычы яный

Русия мәктәпләрендә укытылган 76 телнең 24е буыннан буынга күчү бәйләнешен югалткан. Димәк, бу телләрдә сөйләшүчеләр инде бик аз калган, яки алар көндәлек аралашуда әлеге телне кулланмый. Бу мәгълүматны Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты һәм Мәгариф министрлыгы тикшеренүләренә таянып, «Ведомости» китерә.

Юкка чыгу янаган телләр арасында “йокымсыраган” телләр (мәсәлән, вод, ижора; якынча 40 сөйләшүче) һәм “өзелгән” телләр (карел, идиш; 5 меңгә кадәр сөйләшүче) бар. Програмда бер югалган тел дә теркәлгән – сойот теле, аны яңадан торгызырга тырышалар.

Иң зур төркемне 32 тел тәшкил итә – алар билгеле бер мохиттә әле дә яши. Бу телләр буыннан буынга күчә, әмма күбрәк авыл җирлегендә (24 тел, мәсәлән, авар, бурят, чуаш) яки шәһәрләрдә (8 тел, мәсәлән, татар, чечен, башкорт, якут). Әлеге телләрдә сөйләшүчеләр саны 6,5 меңнән 5 миллионга кадәр.

Белгечләр хәлне борчулы дип атый: XX гасыр башыннан илдә 15 тел “йокымсыраган” яки бөтенләй югалган.

❗️Соңгы елда Русиядә милли телләргә басым янә көчәйде. Июльдә Русия президенты Владимир Путин дәүләт тел сәясәтенең нигезләрен раслау турында фәрман имзалады. Әлеге документ урыс телен, Русия республикаларының дәүләт телләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук урыс телен дөньяда алга этәрү максатын күздә тота.

Документта иң зур урын урыс теленә бирелгән. Анда әйтелгәнчә, "Русия Федерациясенең уникаль этномәдәни күптөрлелегенә карамастан, гомумрусия үзбилгеләнүендә иң зур рольне урыс теле уйный".
🤬9😢2
Гүзәл Сәгыйтова Казан вице-мэры итеп билгеләнергә мөмкин

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова шәһәр думасына узган сайлауда җиңде һәм канунга ярашлы, депутат эшен башкарма комитеттагы вазифа белән башкара алмаячак.

Бизнес Онлайн үз чыганакларына таянып язуынча, Сәгыйтова формаль рәвештә китсә дә, чынлыкта Казан мэриясендә калачак. Аның вице-мэр итеп билгеләнү ихтималы зур. Сәгыйтова өчен бу җитди үсеш булачак, шәһәр хакимиятендә милли юнәлешне тагын да көчәйтәчәк дип саный газета белгечләре.

22 сентябрьдә Казан шәһәр думасы яңа чакырылышының беренче утырышында булачак. Анда Илсур Метшин янәдән Казан мэры булып расланырга тиеш. Шулай ук көн тәртибенә «муниципаль берәмлек башлыгы урынбасарларын раслау»га кагылышлы өч мәсьәлә дә кертелгән. Әлегә кадәр Метшинның бары тик ике урынбасары гына бар иде — беренче вице-мэр Денис Калинкин һәм вице-мэр Евгения Лодвигова.

Сәгыйтова урынына Казан башкарма комитетында социаль блокны кем җитәкләячәге дүшәмбе ачыкланырга мөмкин.

Сәгыйтова социаль өлкә һәм милли мәсьәләләр өчен җаваплы булып 4,5 ел эшләде. Бу вакыт эчендә ул татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнде. «Апуш» театр студиясен, илкүләм танылган «Итиль» фестивален, «Тормыш агачы», «Хәрәкәттә — бәрәкәт», «Казан тавышлары» проектларын, башкарма комитет канаты астында оештырылган татар теле курсларын искә төшерергә мөмкин.

Бизнес онлайн мәгълүматларына караганда, әлеге эшчәнлекне Татарстан рәисе идарәсендә дә, Марат Әхмәтов җитәкләгән республика халыклары телләрен саклау комитетында да югары бәялиләр.
❤9🔥2👎1🥱1
Дроннар һөҗүмендә Самар өлкәсендә дүрт кеше һәлак булган

Самар өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итүенчә, төнге дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, тагын бер кеше яраланган.

Төбәк җитәкчесе сүзнең кайсы шәһәр яки авыл турында баруын ачыкламады.

Моннан алда Украина Кораллы көчләре Новокуйбышевскидагы нефть эшкәртү заводына һәм «Самара» диспетчер станциясенә дрон һөҗүме ясаулары турында белдергән иде.
👍3🔥1😢1
Явыз Иван патшасына һәйкәл куюны хуплап өлкәнең мөфтие фатиха бирде. Ул милләте белән татар. Шулай ук өлкәнең иң бай татары да патшага һәйкәлне хуплап чыкты.

Бу хакта безнең язманы укыгыз.
💩18🤮8🤬4🌚1🤣1
Новосибирски өлкәсенең Татарски шәһәрендә 5нче санлы мәктәпнең бер өлеше җимерелгән

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Мәктәп инде 1937 елны ук төзелгән булган дип хәбәр ителә. "Сибирский экспресс» язуынча, җирле хакимият министрлыкка мәктәп яңа уку елына әзер дип белдергән булган.

Уку йортында барлыгы 210 бала белем ала. 22 сентябрьдән аларны 9нчы санлы мәктәпкә күчерәчәкләр.

Районның исеме Татарски дип аталса да, анда татарлар алай күп түгел. Хәтта бер меңгә дә тулмый.

▪️Шәһәр исеме хакында халык арасында төрле риваятьләр йөри, рәсми аңлатма да бар. Аның буенча, шәһәр 19нчы гасыр ахырында Себер аша тимер юл магистрале төзегән вакытта барлыкка килә. 1894 елны тимер юл станциясе төзелә һәм аңа станциядән 2 генә чакрым ераклыкта булган Татарка авылы исеме бирелә.Ә авыл, бу вакыйгадан 150 ел алда, себергә күчеп килгән татарлар тарафыннан төзелгән була. Еллар узып, станциядә яшәүчеләр саны күбәйгәч, 1911 елны Татаркага шәһәр статусы бирелә, 1925 елны ул район үзәге итеп билгеләнә.

▪️Риваятьләргә килгәндә, бу якларда бер татар әбие яшәгән. Ул хайваннарны дәвалаган, кешеләргә ярдәм иткән. Шәһәр салынгач, әлеге әбекәй хөрмәтенә, аңа Татарск исеме бирелгән.

@azatliqradiosi
👏2👍1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан өч ел элек — 2022 елның 21 сентябрендә — Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте.

Би-би-си-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" ачыклаганча, Украинадагы сугышта Русиядән мобилизацияләнгән 15 077 кеше һәлак булган.

Татарстан да, Башкортстан да Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар белән Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарда тора.

Узган елны Азатлык Радиосы мобилизацияләнеп һәлак булган татар-башкорт ирләрен искә алып видео чыгарган иде. Әлбәттә, хәзер инде саннар башка, чөнки мәетләр көн саен диярлек кайтырла. Бу хакта Азатлык Радиосы якын көннәрдә тулырак язачак. Әлегә узган елгы видеоны искә төшерәбез.

▪️Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.

@azatliqradiosi
🤬9❤1👍1🔥1