Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Заманында Башкортстанда төрле вазифалар алып торган, республика башлыгы Радий Хәбировның якын дусты саналган, соңрак республикадан читкә киткән Ростислав Морзаголовны "ят агент" буларак Юстиция министрлыгына хисап бирмәгәне өчен 40 мең сум штрафка тартканнар.

Бу хакта "Однажды в Башкирии" Telegram каналы яза.

Карар әле үз көченә кермәгән, аны мәхкәмәгә шикаять итеп була.

▪️Быел июльдә Уфадагы мәхкәмәгә чит илдә яшәүче Морзаголовны читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Аңа кадәр Морзаголовка дәүләтара эзләү игълан ителде

▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте.

▪️2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.

@azatliqradiosi
🤮2
❗️Тимер юлда терактта гаепләп, Татарстаннан өч үсмерне сак астына алганнар

Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәкара транспорттагы тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү версиясенә күрә, 2025 елның августында Лениногорски көллиятендә укучы ике 16 яшьлек һәм унынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек үсмергә акча түләү вәгъдәсе белән чит илнең махсус хезмәтләре реле шкафына ут төртергә кушкан. Моның өчен аларга 24 мең сум акча вәгъдә ителгән, әмма соңыннан бу акча түләнмәгән.

Янгын чыкканнан соң үсмерләрне полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган диелә.

▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән.

▪️Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.

@azatliqradiosi
❤1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

➡️Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта ким дигәндә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Киев хәрби хакимияте хәбәр итә. Һөҗүмнәр шәһәрнең төрле җирләренә ясалган. Шулай ук Запорожье өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше яраланган, барлыгы ике мең кеше утсыз калган.

➡️Мордовиядә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер ширкәткә зыян килгән дип хәбәр итте губернатор Артем Здунов. Astra басмасы язуынча, сүз Сарански механик заводы турында бара. Анда шартлаткыч матдәләр дә җитештерелә.

➡️Дроннар шулай ук Махачкалага һөҗүм иткән. Дагыстан башлыгы Сергей Меликов сүзләренчә, һөҗүм бер ширкәткә ясалган. «ВЧК-ОГПУ» телеграм каналы язуынча, сүз «Дагнотех» нефть эшкәртү заводы турында була ала. Supernova+ украин каналы заводка һөҗүм кадрларын чыгарды. Шулай ук ачылышка әзерләнгән сәүдә үзәге дә зыян күргән.

➡️ХӘМӘС төркеме Израилгә тагын ике тотыкның мәетен тапшырган. Бу хакта Times of Israel хәбәр итә. Хәзерге вакытта Газзә сызыгында тотыкларның 13 мәете кала.

➡️Бүген К. Тинчурин исемендәге театр труппасы Г. Камал театрының элекке бинасында беренче спектаклен күрсәтәчәк. Режиссер Айдар Җаббаров "Хыял артыннан" мюзиклын тәкъдим итәчәк.

@azatliqradiosi
👍3❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тома сукыр сәяси тоткын Александр Сизиковның әнисе улын Сочи һава аланында каршы алды. Хәзер Сизиков әнисе белән бергә машинада туган ягы Кырымга юл тота. Шунысы бар: аның теләктәшләре Сизиковны узган атнада каршы ала алмады. Башта аны иреккә чыгаруга багышланган…
Красноярски төбәк мәхкәмәсе, быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән Кырымнан тома сукыр мөселман Александр Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарган.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә юрист Назим Шейхмамбетов хәбәр иткән.

Сизиковны кабат төрмәгә кайтаруны прокуратура таләп иткән. Иреккә чыгару карарын үзгәртү өчен прокуратураның нинди дәлилләр китерүе әлегә билгесез.

Сизиков Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде.

▪️2020 елның 7 июленнән тома сукыр ир-ат, беренче төркем инвалид өй сагында булган. 2024 елның 14 сентябрендә ул кулга алынды. Җәзаларны башкару федераль хезмәте (ФСИН) тома сукырлык колониядә булуга комачаулый торган сәбәпләр исемлегендә икәненә сигез ай узгач кына игътибар иткән.

▪️Март аенда Сизиковны Красноярскига тикшеренүгә алып барганнар. Табиблар аның тома сукыр булуын раслаган, өченче дәрәҗәдәге һипертониясе дә бар дигән һәм аны иреккә чыгарырга өндәгән. Сизиковның әнисе Красноярскидагы хастаханәдә аңа мөнәсәбәт "кешечә, кешелекле" булган дип сөйләгән иде.

@azatliqradioosi
💊2
❗️Федерация шурасы сенаторы русияләргә пенсия өчен акча җыюны 14 яшьтән үк башларга киңәш итә

Федерация шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Наталья Косихина үсмерләргә инде мәктәптә укыган чорда ук рәсми рәвештә эшкә урнашырга кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, бу инде яшьтән үк пенсия балларын җыю өчен кирәк. Юкса кешеләрне "фәкыйрь картлык" көтә икән. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Косихина әйтүенчә, рәсми эшкә урнашканда хезмәт стажы инде 14 яшьтән үк исәпләнә башлый. Ул ата-аналарны моңа җитди карарга чакырды.

▪️Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур.
Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.

▪️Татарстан да хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар диелде.

▪️2023 елның көзендә Татарстан парламенты зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртте депутатлар.

▪️Ә узган ел мартта Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләргә рөхсәт итү тәкъдимен карауны кичектерде.


@azatliqradiosi
🖕1💊1
Азатлык хисабы: Татарстан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык сугышчы үлгән

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

22 октябрьгә без Татарстаннан кимендә 6456 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 7612 үлгән хәрби исеме бар.

Шул ук вакытта, бер ел элек (10 октябрь) безнең хисапта ике республикада без тапкан үлемнәр саны 6 меңнән арткан иде. Димәк, соңгы бер елда табылган үлемнәр саны яртысыннан күбрәк, 8 меңгә артты.

Бу соңгы елда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1🤬1🎉1
Чит илдә Татар шурасы барлыкка килде. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльләнәчәк. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшәчәк дип белдерә.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
🔥8👍1🤔1
Русиядә телеграм эшләми башлады дигән хәбәрләр килә.

Сездә нихәл?

Шулай ук Apple-ның FaceTime мессенджерыннан да шалтыратулар авырлашкан.

Бүген иртәнге якта кайбер төбәкләрдә WhatsApp һәм Telegram эшен “өлешчә чикләү” турында Роскомнадзор белдергән иде. Имеш, бу мессенджерлар “алдау, акча талау, диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүдә төп платформаларга әйләнгән”

“Интернетны яклау җәмгыяте” фонды мөдире Михаил Климарев фаразлавынча, ихтимал Роскомнадзор Telegram һәм WhatsApp шалтыратуларын тыюның яңа ысулын сынап карый.

Comnews Research ширкәте партнёры Леонид Коник фикеренчә, бу хәл техник “куркынычларга каршы тору системнары” (ТСПУ) эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин.
🔥1
Бүгенге көн саны: Азатлык хисабына күрә, Татарстан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык сугышчы үлгән

Бу хактагы мәкаләне 👉монда укыгыз.
❤2🎉2😭2🤬1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 октябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹АКШ «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның 34 кече ширкәтенә каршы санкцияләр кертте. АКШ Финанс министрлыгының чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе белдерүендә әйтелгәнчә, бу чаралар Путинның «мәгънәсез сугышны туктатудан баш тартуы» белән бәйле.

🔹Доналд Трамп Путин белән очрашу булмаячагын рәсми рәвештә раслады. «Миңа бу дөрес түгел кебек тоелды. Без кирәкле нәтиҗәгә ирешә алмабыз дип уйладым, шуңа күрә очрашу булмаячак», — диде АКШ президенты журналистларга. Әмма киләчәктә мондый очрашу барыбер узачак, дип өстәде.

🔹Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәрендәге заводтагы шартлауда һәлак булганнар саны тугыз кешегә җитте, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Алексей Текслер. Тағын ким дигәндә биш кеше яраланган — төгәл мәгълүмат җимерекләрне аралаганнан соң билгеле булачак.

🔹Төньяк Корея һипертавышлы корал сынаган. Корея Үзәк телеграф агентлыгы хәбәр итүенчә, һипертавышлы ике ракет Пхеньяннан очырылган һәм Төньяк Хамгён төбәгендәге Квэсан тавы итәгендәге һәдәфкә бәрелгән.

🔹Камал театрының иске бинасында кичә Тинчурин театры беренче спектаклен күрсәтте. Театрның сентябрьдә билгеләнгән баш режиссёры Айдар Заббаров тамашачыларга «Хыял артыннан» мюзиклын тәкъдим итте.
❤6
🇪🇺 Европа берлеге Русиягә каршы 19нчы санкцияләр җыелмасы кабул итте

Брюссельдә узган саммитта Евроберлек илләре лидерлары Русиягә каршы чираттагы чикләүләрне раслады, ул якын көннәрдә гамәлгә керәчәк.

Санкцияләргә түбәндәгеләр керә:

👉 2027 елга кадәр Русиядән сыекландырылган табигый газ кертүне тыю (элек бу тыю 2028 ел башыннан гамәлгә керергә тиеш иде);

👉 Русия резидентларына криптоакча белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне тыю;

👉 Русия дипломатларының Шенген зонасында ирекле йөрүенә чикләүләр кертү;

👉 «күләгә флоты» дип аталган нефть танкерларының «кара исемлеге» киңәйтү;

👉 «Роснефть» һәм «Газпром нефть» ширкәтләре белән барлык төр килешүләрне тулысынча тыю.

🔹Чикләүләргә шулай ук Татарстаннан Sollers Alabuga, Лидер Транс Глобал Форвардинг ширкәтләре дә эләккән.

🔹Шулай ук Иннополис һәм Алабуга махсус икътисад мәйданында урнашкан ширкәтләр белән эшләү тыела.

🔹Санкцияләр исемлегенә Русия һәм Үзәк Азия илләрендәге берничә банк һәм криптобиржа, шулай ук Кытай һәм Һиндстаннан кайбер ширкәтләр дә кертелгән — аларны Европа берлеге Русиягә санкцияләрне урап узуда ярдәм итүдә гаепли.
👏3❤1🔥1
Азатлык хисабы: Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 7612 үлгән

Иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

▪️Уфа – кимендә 659 кеше.
▪️Белорет районы – кимендә 355 кеше.
▪️Учалы районы – кимендә 281 кеше.
▪️Стәрлетамак – кимендә 280 кеше.
▪️Мәләвез районы – кимендә 240 кеше.
▪️Баймак районы – кимендә 227 кеше.
▪️Туймазы районы – кимендә 225 кеше.
▪️Әбҗәлил районы – кимендә 203 кеше.

Үлемнәр турында хәбәрләр иң аз килүче районнар: – Межгорье (30), Чакмагыш (34), Агыйдел (34), Федоровка (40) районнары.

(Ачык чыганаклардан җыелган мәгълүмат, чын саннар яшерелә)
🔥2🎉2😭2
❗️Тумышы белән Башкортстаннан булган Эрнест Шәрәфетдиновны 13 елга колониягә хөкем иткәннәр

Краснодар төбәк мәхкәмәсе Башкортстаннан Эрнест Шәрәфетдиновны дәүләткә хыянәттә гаепләп 13 елга кырыс шартлы колониягә хөкем иткән. Бу хакта Кубаньдагы мәхкәмәләр матбугат үзәге хәбәренә сылтанып "Медуза" яза.

ФСБ мәгълүматынча, "Шәрәфетдинов дәүләт сәясәтен хупламаган һәм Русиянең Украинага басып керүенә каршы булган". Куәт оешмасы вәкилләре фикеренчә, 2024 елның мартында ул "Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе вәкиле белән аралаша башлаган".

"Шул ук вакытта яшь егет имеш Русия Федерациясе тарафыннан хокуклары чикләнгән дип санап, Татарстан һәм Башкортстан республикалары мәнфәгатьләрендә сәяси пропаганда белән мавыккан", диелә мәхкәмәнең матбугат үзәге хәбәрендә.


Махсус хезмәтләр белдерүенчә, узган елның апрелендә Шәрәфетдинов үзенең "тарафдарыннан" диверсияләр башкару өчен Башкортстан һәм Татарстан җирлегендәге сәнәгать ширкәтләре координатларын алган. Диверсияләрне ул шәхсән үзе башкарырга яки "моны эшләүгә сәләтле кешеләрне табарга тиеш" булган.

Шәрәфетдинов Краснодар төбәгендә булган вакытта, ФСБ версиясе буенча, "таләп ителгән гамәлләрне шәхсән үзе башкарырга физик яктан да, рухи яктан да әзер булмаган".

@azatliqradiosi
💔5🤬3
Татарстаннан өч ширкәт, аерым алганда "Таиф", Нәфис Косметикс" һәм "Татспиртром" бетү куркынычы янаган ак барсларны (ирбис, кар барсы) саклау проектына кушылган.

Бу хакта "Кар барсы" үзәге белән Казанда килешү имзаланган дип хәбәр итә РБК.

Килешүдә сирәк очрый торган барсны яклау-саклау чараларын финанслау күздә тотыла. Акчалар экспедицияләргә, ак барсларны тоту, фәнни үзәкне тәэмин итү һәм әлеге төрне күзәтеп бару өчен тотылачак. Тикшеренү өлешен Казан федераль университеты үз өстенә алачак.

Татарстан экология министрлыгы Александр Шадриков сүзләренчә, Русиядә ким дигәндә 90 барс сакланган һәм республика аның популяциясен арттыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алган.

▪️1992 елда кабул ителгән Татарстан дәүләт туграсында канатлы ак барс символы тасвирланган. Гербның рәссамы Риф Фәхретдинов аңлатканча, болгарларның туграсында да барс ясалган була.

@azatliqradiosi
❤5🔥1