Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык кеше һәлак булган.
Исемлеккә соңгы 40 көндә меңнән артык исем өстәлде.
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

😢3🔥1
Питрәчтә төзекләндерелгәннән соң бүген генә ачылган мәчет янды
Намазга килгән ике кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Питрәчтә күңелсез хәл килеп чыкты. Реставрация эшләре тәмамланганнан соң, бүген мөбарәк җомга көнне тантаналы рәвештә эшли башлаган мәчеттә янгын чыккан. Хәзер анда янгын сүндерүчеләр, табиблар эшли, имам-мөхтәсиб тә шунда. Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел", диелгән хәбәрдә.
Кайбер мәгълүматка караганда, анда газ шартлаган булырга мөмкин.
Мәчет 1995 елда төзелгән, 2023 елдан бина эчендә төзекләндерү эшләре башланган иде.
Фото: Татарстан мөфтияте

😢8😱3😨2❤1🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү мәгариф идарәсе: татар мәктәбе күрше мәктәп белән кушылса да, татар теле дәресләре сакланачак Мәскәүнең 1186нчы номерлы бердәнбер татар мәктәбен күрше 2010нчы мәктәбенә кушу ата-аналар һәм укытучылар ризалыгы белән генә хәл ителәчәк. Бу хакта "Бизнес…
Мәскәүдәге татар мәктәбен ликвидацияләү тизәйтелгән
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше белем комплексы белән кушу мәсьәләсе тизәйтелгән тәртиптә бара. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, мәктәпкә күрше 2010нчы мәктәп мөдире Татьяна Бронзес килеп, укытучылар белән очрашкан. Әти-әниләр әлеге җыелышка чакырылмаган. Басма чыганаклары белдерүенчә, ул җыелышта укытучыларга 2025 елның 31 декабренә эштән китү турында гариза язарга тәкъдим ителгән. Ә 2026 елның 1 гыйнварыннан 2010нчы мәктәпкә эшкә кабул ителәчәкләр дип вәгъдә бирелгән.
Моннан тыш, Бронзес 1 ноябрьдән башлап ата-аналарга үз мәктәбенә күчү турында гаризалар язарга кушкан. Басма мәгълүматларына караганда, бу эш инде башланган, әлегә11 гариза җыелган.
«Алар кушылу түгел, ә Муса Җәлил исемендәге мәктәп үзеннән-үзе ябылсын дип телиләр. Әгәр барлык укытучылар эштән китсә, ә ата-аналарның яртысы балаларын күчерсә — мәктәп “кирәк түгел” дигән сылтау белән ябылачак», — дип аңлаткан чыганакларның берсе.
Шулай ук, сөйләшү вакытында Бронзес һәм аның урынбасары «татар теле әлегә калыр» дип сүздә генә ышандырган, ә хиҗапларны яулык белән алыштырырга тәкъдим иткән.
«Муса Җәлил исемен саклау да, татар телен укыту да — бернинди хокукый гарантия белән ныгытыла алмады», — дип өстәгән икенче чыганак.
Шул ук вакытта бу атнада мәктәпнең идарә шурасы утырышы узарга тиеш булган, анда Мәскәү Мәгариф һәм фән департаменты вәкиле дә катнашачак дип көтелгән. Җыелышта 1186нчы мәктәпне 2010нчы мәктәпкә кушу өчен тавыш бирү планлаштырылган булган. Әмма кич белән департамент көтмәгәндә ул утырышны ким дигәндә бер атнага кичектерүне сораган.
Бу арада укучыларның әти-әниләре Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм Мәгариф департаменты җитәкчесе Ирина Каклюгинага мәктәпне бәйсез уку йорты буларак саклап калуны һәм аны 2010нчы комплекс белән кушмауны сорап мөрәҗәгать юллаган. Аларның фикере исәпкә алынмаса, ата-аналар пикетлар һәм бойкотлар үткәрергә әзер булуларын белдергән.

😱8🤬8🙏2❤1
Медиа: тарихчы Айрат Фәйзрахманов Милли музейны җитәкләргә мөмкин
Татарстан Милли музейның яңа мөдире булып тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов җитәкләргә мөмкин. Бу хакта үз чыганагына сылтанып, Бизнес-Онлайн яза.
Басма мәгълүматына күрә, дүшәмбедән Фәйзрахманов Милли музей мөдиренең урынбасары булып билгеләнәчәк. Алга таба аны мөдир урынына кую планлаштырыла диелә.
Хәзерге вакытта Фәйзрахманов Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкли.
Элегрәк, бу атнада Татарстан Мәдәният министрлыгының Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән килешүне озайтмаячагы билгеле булды. Ул оешманы 2022 елдан җитәкләгән.
Айрат Фәйзрахманов — тарих фәннәре кандидаты, озак еллар дәвамында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды. Форумның "Акыл факбрикасы", "Ачык университет" кебек проектларын башлап җибәрде. Татар тарихын популярлаштыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе.
Тулырак 👉монда укыгыз.

🔥16👍8❤6
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше әкерен генә арта бара. Хәзер бу күрсәткеч — 39,13. Узган ай ул 38,96 иде.
Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар — 35-44 яшьлекләр:
– 35-44 яшь: кимендә 2156 кеше,
– 45+ яшь: кимендә 1822 кеше,
– 25-34 яшь: кимендә 1504 кеше,
– 18-24 яшь: кимендә 537 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. Икенче һәм өченче урында 1990нчы һәм 1970нче елларда туучылар бара.
Үлгән хәрбиләрнең некрологларын укыган вакытта, олырак яшьтәге кешеләр күләме артуы сизелә. Әмма 25 яшькә кадәр бик яшь егетләр дә кимеми, кайчак 18-19 яшьлек кешеләр дә күренә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😢2🔥1
❗️АКШ президенты Доналд Трамп Украинада солых урнаштыру нәтиҗә бирәчәк дип ышанганда гына Русия президенты Владимир Путин белән очрашачагын әйтте.
"Мин юкка вакыт сарыф итәргә җыенмыйм", диде Трамп.
Бу хакта ул Көньяк-Көнчыгыш Азиягә сәфәре вакытында Air Force One президент очкычында әйтте. АКШ президенты сүзләренчә, ул киләсе пәнҗешәмбе Кытай җитәкчесе Си Цзинпин белән очрашуда Украинадагы сугыш һәм Русиягә йогынты ясау мөмкинлеге мәсьәләсен тикшерәчәк. Трамп Кытайның Русиядән нефть сатып алуын чикләү мәсьәләсе турында сөйләшергә җыена.
Бу атнада АКШ президенты Русия президенты белән Будапештта планлаштырылган очрашуыннан баш тартты. Шул ук вакытта киләчәктә әлеге очрашу узарга мөмкинлеген кире какмады.
@azatliqradiosi

👍1🥴1
25 октябрь көнне Парижның иң зур Пер-Лаше́з (Père Lachaise) зиратында Сәяси золым корбаннарын искә алу көне алдыннан, "Исемнәрне кайтару" чарасында Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев бабасы Зәки Гәрәев исемен укыды.
Гәрәев Зәки Гәрәй улы хәзерге Сарман районы Юлтимер авылында туган. Сарсаз Тәкермән авылында мулла булган.
1937 елның июлендә Минзәләгә алып киткәннәрдә өч көннән атып үтергәннәр.
"Русиядә Путин заманында 100 дән артык Сталин һәйкәле куелган. Бу һәйкәлләр минем бабай һәм күп миллионлы репрессия корбаннарын мыскыл итү.
Минем хыял Минзәләгә кайтып бабай һәм башка репрессия корбаннары күмелгән җирне табып истәлек тактасы кую, дога кылу. Бабай 88 ел дога көтеп ята", ди Зәкиев.
▪️"Исемнәрне кайтару" чарасын "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы уздырды. Чарада атнашучылар Совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен укыды.

🔥6❤4
Татарстаннан үлүчеләрнең урта яше – 38,93. Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләрнең үлүләре күренә.
Төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:
– 35-44 яшь: кимендә 2435 кеше,
– 45+ яшь: кимендә 1801 кеше,
– 25-34 яшь: кимендә 1549 кеше,
– 18-24 яшь: кимендә 470 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да үлүчеләр күп.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:
– 35-44 яшь: кимендә 2435 кеше,
– 45+ яшь: кимендә 1801 кеше,
– 25-34 яшь: кимендә 1549 кеше,
– 18-24 яшь: кимендә 470 кеше.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар. 1970нче һәм 1990нчы елларда туучылар арасында да үлүчеләр күп.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
🎉3😢2💔2🌭1🎃1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан сигез ел элек, 26 октябрь көнне, Татарстан Дәүләт шурасы утырышында татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде.
Иртән утырышка килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алды.
Бу көнне хәтерлисезме?

❤15🤬5💔3👍1👏1