Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия төбәкләрендә контракт төзеп Украинадагы сугышка китүчеләрнең акчасын киметәләр

Оренбур өлкәсендә "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә түләүне биш тапкырга киметкәннәр. Элек ике миллион сум булса, хәзер 400 мең сумга калган. Сарытау өлкәсендә 2,2 миллион сум түләгән булсалар, хәзер 450 мең сум бирәчәкләр.

Элек Петербурда 1,6 миллион сум түләүне бетерү турында карарны бер көндә кабул иткәннәр иде. Хәрбиләр бу хакта сугышка киткәч кенә белде.

Элек Татарстан хакимияте Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2,7 миллион сумнан 400 мең сумга кадәр төшерде.

Башкортстан да җәй башыннан китүчеләргә 600 мең сумга кимрәк акча түли башлады. Радий Хәбиров контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалады.

▪️Башкортстан һәм Татарстан — Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны буенча алдынгыларның берсе. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап ике республикадан 14 меңнән артык сугышчы һәлак булган.

@azatliqradiosi
😈4❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Чәршәмбегә каршы төндә Украина кораллы көчләре ким дигәндә өч нефть эшкәртү корылмасына дроннар белән һөҗүм иткән. Бу Ульян өлкәсе Яңа Спасскидагы «НС-Ойл», Мари Иле республиксы Табашино авылындагы Мари нефть эшкәртү һәм Ставрополь төбәге Буденовскидагы "Ставролен" нефтехимия ширкәте. "Эхо Москвы язуынча, шаһитләр шартлаулар һәм янгыннар турында белдергән.

🔸Солых килешүенә карамастан, Израил саклану армиясе кичә Газзә сызыгына берничә һөҗүм ясады. Моңа ХӘМӘСнең тотыкларның мәетен кайтару белән бәйле тынычлык килешүе шартларын бозуы сәбәп булган диелә.

🔸Сарытауда хиҗаптан булган мөслимәгә һөҗүм иткән үсмер тоткарланган. Һөҗүм 25 октябрьдә ясалган. Җирле көллиятләрнең берсендә укучы Даниил 35 яшьлек мөслимәнең аркасына пычак белән суга һәм әлеге хәл турында мәгълүматны социаль челтәрдә тарата. Тикшерү белдерүенчә, мөслимә тиз арада хастаханәгә җибәрелә. Аның гомерен саклап калганнар.

🔸Русия дәүләт думасы диверсия өчен җинаять җаваплылыгы яшен 14 яшькә кадәр төшерүче канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән. Бу хакта "Ведомости" яза. Шулай ук канун өлгесендә балигъ булмаучыларны террор һәм диверсия эшенә җәлеп итү өчен гомерлек төрмә каралган.

🔸Төнлә Казан һава аланы вакытлыча ябылып торды. Аэропорт очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде. Иртә белән барлык чикләүләр алынды.

@azatliqradiosi
❤3👍1
🧕Торакны арендага мөселманнарга гына бирү турындагы белдерүләр Русия кануннарына каршы килә.

Мәскәүнең Савеловский мәхкәмәсе Телеграм каналда урнаштырылган ике игъланны тикшергәндә шундый карарга килгән, дип яза ТАСС.

Фатирларны арендага бирүче Телеграм-каналда "Щелковская" метро станциясе янында бер бүлмәле фатир һәм Мәскәү янындагы Дроздово авылындагы бер йортның арендага бары мөселманнарга гына бирелүе турында игъланнар чыккан булган. Бу постларга Мәскәү прокуратурасы игътибар иткән. Соңрак әлеге мәсьәлә мәхкәмәгә барып җиткән.

Гаепләү ягы моны дини нигездәге дискриминация дип бәяләгән. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндергән.

▪️Элегрәк Русиядә мәхкәмә торакны арендага биргәндә милли һәм дини нигездә чикләүче игъланнарны тыйды. Берничә ел элек Русия төбәкләренең күпчелегендә торакны "славяннарга"гына бирәм дигән игъланнар таралган иде.

@azatliqradiosi
❤2
Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә "Ватаным" дини оешмасын ябарга җыеналар.

Мәхәллә кешеләре аны яптырмау өчен бөтен кануни юлларны кулланмакчы.

Бу хакта 👉 безнең сәхифәдә укый аласыз.
❤4
👮🏻‍♂️Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Русия банкларына мөштәриләр белән язышкан хәбәрләрне һәм банк кушымталарындагы мәгълүматны куәт оешмалары өчен саклауны таләп итте.

РБК язуынча, 2027 елга кадәр барлык кредит оешмалары махсус җиһазлар - програм-аппарат комплекслары урнаштырырга тиеш. Бу тәртип саклау органнарына мөштәриләр турында читтән торып мәгълүмат алу мөмкинлеген бирәчәк.

Әлеге комплексларны канун нигезендә мәгълүматны таратуны оештыручылар урнаштырырга тиеш. ФСБ банкларның мондый статусы бар дип саный, чөнки аларның сайтлары һәм мобил кушымталарында кулланучылар хәбәрләр алыша.

Мәгълүмат таратуны оештыручы (организатор распространения информации - ОРИ) Русия кануннарында 2014 елны кертелде. ММЧ хокукларын яклау үзәге юристлары аңлатуынча, ОРИ кулланучылар белән аралашу булган теләсә кайсы интернет ресурсны (шулай ук физик һәм юридик затны) танырга мөмкин.

"Роскомсвобода" проекты ОРИны турыдан-туры шымчылык коралы дип атый, чөнки реестрга кертелгән ресурс кулланучылар арасында хәбәрләр тапшыру фактларын бер ел дәвамында, әлеге хәбәрләрнең эчтәлеген (текстларны, фотоларны, аудиоязмаларны) ярты ел дәвамында сакларга, ФСБ таләп иткән очракта мәгълүматны бирергә, шифрланган электрон хәбәрләрне ачарга тиеш.

2019 елдан мәгълүмат таратуны оештыручылар реестрына "Сбербанк Онлайн", Т-Банк, Яндекс Банк һәм Промсвязьбанк сервисы керә.

@azatliqradiosi
🤬1
25 октябрьдә елның соңгы сабантуйларының берсе Кыпрыста, Лимассол шәһәрендә узды.

Җәйләрен эссе климатлы илләрдә татар-башкортның милли бәйрәме гадәттә язын уза, Кыпрыста да моңарчы апрельдә үткәрәләр иде. Быел, төрле сәбәпләр аркасында, Сабантуй көзгә калган.

Бәйрәмгә Казанга җырчы һәм гармунчы Рәзил Камалов һәм җырчы Рәфинә Ганиуллина килгән. Рәзил Камалов Кыпрыс Сабан туеның иң еш кунагы дияргә була.

Инде берничә ел рәттән бәйрәмнең төп оештыручы — җырчы Мәрьям (Алсу Җиһангирова).

Сабантуйда шулай ук җирле музыкантлар да, үзешчән җырчы-биючеләр дә чыгыш ясаган, милли уеннарда балалар да, зурлар да актив катнашкан.

Күбрәк фотоларны 👉монда карагыз.

@azatliqradiosi
❤6
Amazon Якутиядән дүрт фильм сатып алган

Аның берсе 2023 елны Русиядә тыелды.

Якут режиссеры Степана Бурнашевның «Черный снег», «Наша зима», «Проклятие. Мертвая земля» һәм «Айта» фильмнарын Amazon Prime Video платформасында карап була.

Фильмга хокукларны Amazon-га сатуга Rising Sun Media американ ширкәте ярдәм иткән. Бу хакта "Ведомости" яза. Ширкәт бәйсез фильмнарны җәмәгатьчелеккә җиткерү эше белән шөгыльләнә.

▪️2023 елны Русиянең Мәдәният министрлыгы "Айта" фильмының прокат таныклыгын алды. Аңа кадәр Роскомнадзор "Айта" фильмын томалау карары чыгарган иде. Имеш, ул "Русия халыклары берлеге принцибын" боза. Янәсе, анда урысларга карата "милләтчелек пропагандасы" бар.

Бурнашев үзе фильмның кайсы җирендә "андый мәгълүмат" табуларын аңламавын белдерде. Фильмның максаты нәкъ киресенчә — кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү, диде ул.

Якутия башлыгы Айсен Николаев режиссер Степан Бурнашевны яклап чыкты. Әмма бу ярдәм итмәде. Фильм Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан алынды.

▪️Фильмда сүз өлкән сыйныфта укучы Айта исемле кыз турында бара. Ул үзенә кул салмакчы булган һәм хәзер хастаханәдә үлеп ята. Аның киеме кесәсендә "Афоня, мин сине күралмыйм!" дигән язу табыла. Шуннан соң бистәдә яшәүчеләр Афонядан үч алырга карар бирә. Афоня – полиция хезмәткәре, ул урыс. Бер көн алдан гына кызны өенә кайтарып куйган була. Әмма соңрак бу язуның полиция хезмәткәренә атап язылмавы ачыклана.

▪️"Айта" – иң күп акча эшләгән якут фильмы. Ул Русиядә прокатка 2023 елның мартында чыкты, 26,4 миллион сум эшләде. Май аеннан "Кинопоиск", Okko, Wink, Premier сервислары аша карап булды. Бу видеосервисларда хәзер фильм күрсәтми.

@azatliqradiosi
🔥6👍3❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Запорожьега һөҗүм итү нәтиҗәсендә 11 кеше яраланган. Дрон тулай торакка тигән. Төбәк җитәкчелеге сүзләренчә, бинаның берничә каты ишелгән. «Укрэнерго» хәбәр итүенчә, дрон һәм ракет һөҗүмнәре сәбәпле, күп кенә төбәкләрдә вакытлыча электр энергиясе өзелгән.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Саклану министрлыгына атом коралы сынауларын башларга кушты. "Башка илләрнең сынау програмнары сәбәпле, мин Саклану министрлыгына Атом коралы сынауларын башларга куштым", диде Трамп.

🔸Русиядә төнлә 11 һава аланы ябылып торды, шул исәптән Түбән Кама һәва аланында да очкычлар кабул ителмәде һәм җибәрелмәде. Күптән түгел ул яңадан эшли башлады.

🔸Русиядә доллар миллиардерлары саны арткан. Хәзер ил Британияне куып җиткән, дүртенче урынга чыккан. 2024 елда Русиядә аларның саны 8,5% артып, 128 миллиардерга җиткән. Әлеге миллиардерларның байлыгы 457 млрд доллар дип исәпләнә. Иң күп миллиардерлар АКШта, аннан соң Кытай һәм Германия килә.

🔸"Мелисса" давылы нәтиҗәсендә Куба, Һаити һәм Ямайкада ким дигәндә 30 кеше һәлак булган дип хәбәр итә AP News. Көчле җил һәм яңгырлар сәбәпле су ташу, җир шуышу башланган, йөзләрчә йорт җимерелгән.

@azatliqradiosi
❤1🔥1🤔1
Көн язмасы. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары

30 октябрь Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Кичә Русиядә һәм дөнья буйлап 111 шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу булды, "Исемнәрне кайтару" акциясе узды. Чара бүген дә дәвам итә.

"Мемориал" берләшмәсе Русиядә сәяси репрессия корбаннары темасы белән шөгыльләнүче бердәндер оешма булды. Әмма 2022 елда ул ябылды, күп активистлар чит илгә китә алды. "Мемориал" "Сәяси тоткыннарга һәм сәяси эзәрлекләү корбаннарына ярдәм" программын булдырды. Алар фикерләре өчен төрмәгә утыртылган кешеләрнең хисапларын алып бара, аларга ярдәм итәр өчен адвокатлар ялларга тырыша. Аларның соңгы мәгълүматына күрә, сәяси сәбәпләр һәм нахакка гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән 4280 кеше бар. Шуларның 1118е рәсми рәвештә сәяси тоткын дип танылган. 460 кеше дини карашлары өчен эзерләкләнә, мәсәлән, Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә 382 кеше төрмәдә утыра. Бу исемлеккә күз салсаң, аларның күбесе диярлек татар, башкорт, кырымтатар мөселманнары. Дини карашлары өчен, мәсәлән, Яһвә шаһитләре эше нигезендә 614 кеше сәяси тоткын дип исәпләнә.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң сугышка каршы фикерләрен әйтүчеләр дә барлыкка килде. "Мемориал" андый кешеләрне санап чыгарган, сугышка каршы фикерләрен әйтүче сәяси тоткыннар саны - 306. Калган сәяси репрессия корбаннары саны 1992 кеше белән исәпләнә.

"Мемориал" алып барган исемлектә татар белән башкортлар да бар. Бүген без аларның берничәсен искә алабыз:
▪️Азат Мифтахов
▪️Айрат Дилмөхәмәтов
▪️Парвинахан Әбүзарова
▪️Фаил Алсынов
▪️Фазыл Вәлиәхмәтов

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7❤4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары 30 октябрь Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Кичә Русиядә һәм дөнья буйлап 111 шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу…
Сәясәт белгече, активист Руслан Айсин татар-башкорт сәяси тоткыннар саны арта, алар күп, әмма алар хакында белмиләр, ди.

Тоткыннар белән алмашу булса, безнең кешеләр никадәр ул исемлеккә керер — белмим ди ул.

— Сәяси тоткыннар азат ителергә тиеш, кимендә алар турында Русиядән читтә яшәүче татар-башкорт активистлары сөйләргә тиеш. Ярый, менә Азат Мифтаховның исеме ишетелә, аны галимнәр дә яклый, урыс оешмалары да аны телгә ала. Әмма мөселманнар бар, алар либераль карашлы урыс телле активистлар өчен ят кешеләр, Фазыл абый Вәлиәхмәтов та алар өчен ниндидер милләтче була ала. Кызганычка, этник мөһаҗир оешмаларының ресурслары юк, лоббистик мөмкинлекләре дә җитми, — ди Руслан Айсин. — Аларны югары дәрәҗәле кабинетларда кабул итмиләр, кул кысып каршы алмыйлар. Мин әйткәнчә, алар либераль дөнья карашы мозаикасына тулысынча сыеп бетми, әмма барыбер без моның белән шөгыльләнергә тиешбез. Хисап алып барылырга тиеш. Алар турында күбрәк сөйләнергә, төрле телләрдә сөйләнергә тиеш. Бу да репрессия корбаннары, болар да Путин режимыннан золым күрүче активистлар, үз сүзләрен әйтергә курыкмаган кешеләр дип аңлатырга тиешбез. Чеченнар, мәсәлән, бик актив эшли. Алар кайда мөмкинлек бар, сөйлиләр, һәр ишеккә шакыйлар, кешеләрне азат итәргә ярдәм сорыйлар.

Тоткыннар белән алмашу булса, безнең кешеләр никадәр ул исемлеккә керер — белмим. Безгә, читтәге активистларга, бу эштә үҗәтлек күрсәтергә кирәк.


@azatliqradiosi
❤6🤬2