Ике ел элек Азәрбайҗан үз контроленә алган Таулы Карабах хәзер нинди?
2025 елның май аенда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Лачын һава аланын ачты. Бу 2021 елдан Баку тарафыннан контрольгә алынган төбәктә ачылган өченче һава аланы булды. Аңа кадәр монда әрмәннәр яшәде.
Барлык өч һава аланы да бер-берсеннән күп дигәндә 100 чакрым ераклыкта урнашкан. Алар тик тора диярлек. Таулы Карабах төбәге һәм аның тирәләрендә төзелешләр бара.
Төбәктәге барлык диярлек халык, 100 меңнән артык әрмән Бакуның хәрби чаралары нәтиҗәсендә әлеге җирләрне ташлап китте. Хәрби чаралар 2023 елның сентябрендә, Азәрбайҗан төбәкне тулы контрольгә алганнан соң тәмамланды.
Карабахтагы беренче сугыш вакытында качкан азәрбайҗаннарга даими яшәү шарты белән кабат кайткан очракта дәүләт хисабына торак алып бирү тәкъдим ителде. Күпләр эш урыннары булмау сәбәпле, кайтырга теләми.
Башка күчеп киткән азәрбайҗаннар аларның элекке авыллары төзелеш сәбәпле танымаслык булып үзгәрүен әйтә.
Ничек үзгәрүен фотоларда күрә аласыз.
@azatliqradiosi

👍3🔥2
Заманында татар мөһаҗирләре чыгарган «Милли байрак» газетына - 90 ел
Газет Кытайның Мукден шәһәрендә 1935 елның 1 ноябрендә чыга башлый һәм 1945 елга кадәр атна саен басыла.
Аны татар язучысы, публицист, Идел-Урал дәүләтен төзү идеологларының берсе Гаяз Исхакый чыгара башлый. Шулай ук профессор Надир Дәүләтнең әтисе Ибраһим Дǝүләткилде, ǝнисе Рокыя Мөxǝммǝдиш (Дǝүлеткилде) дә бу эш белән шөгыльләнә. Соңрак Ибраһим Дǝүләткилде газетның мөхәррире була, әмма 1945 елда Совет xǝрбилǝре Мукденны (Маньчжурияне) басып алгач ирле-хатынлы икесе дә тоткарланып ун елга Гулагка xөкем ителǝ. Газет ябыла, типография тар-мар ителә.
Газетта тугыз ел дәвамында милли аң, милли тәрбия, тарих, дин, гореф-гадәтләр, ана телен саклау турында мәкаләләр басыла. Ул күп илләрдәге татарларга тарала.
Беренче фото - "Милли байрак"ны чыгаручылар
Икенче фото - "Милли байрак"ның 7нче саны, 1941 ел

❤10🔥2👍1
✈️Татарстан һәм Башкортстанда кабат дрон һөҗүме хәле кертелде.
Казан һәм Бигеш һава аланы очкычларны җибәрми һәм кабул итми. Казанда аэропорт 03:42 сәгатьтә, Түбән Камада 04:09та вакытлыча ябылды. Очкычлар тоткарлана. Юлчылар Анталья, Петербур, Краснодар, Ереван, Ташкент, Сочи, Екатеринбур һәм башка кайбер шәһәрләргә очып китә алмый.
Бизнес Онлайн Идел буе транспорт прокуратурасына сылтанып язуынча, оешма юлчыларның хокуклары саклануын контрольдә тота.
Уфада да һава аланы эшләми торды. Хәзер инде чикләүләр алынган.
"Чикләүләр очышлар иминлеге өчен кирәк", диелә Росавиация хәбәрендә.
Кичә Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы биш сәгать дәвам итте.

❤2
Әйдә!Online-нан татар авазлары һәм татар хәрефләре турында кызыклы подкаст.
"Татары Пробуют Понять" подкастында Римма Айнурның татар теле турында чираттагы сорауларына җавап бирергә, ә Айнур аңларга тырыша.
➡️ https://youtu.be/z4Kn9QyHjk4

YouTube
ТАТАРЫ ПРОБУЮТ ПОНЯТЬ, КАКИЕ ТАТАРСКИЕ БУКВЫ - САМЫЕ НЕВОСТРЕБОВАННЫЕ?
Какие татарские буквы можно назвать обиженными? А о существовании какого татарского звука многоие даже не догадываются? В новом выпуске "Татары Пробуют Понять" Римма пытается ответить на очередные вопросы Айнура о татарском языке, а Айнур пытается понять.…
👍7❤3🔥1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 3 ноябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Казан һава аланында дистәгә якын очыш кичектерелә.
🔹Пилотсыз очкычлар Сарытау нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән. Украина күзәтү каналлары мәгълүматынча, завод җирлегендә янгын чыккан.
🔹Дональд Трамп Украинага канатлы "Томагавк" ракетларын җибәрергә җыенмый. "Юк, кимендә әле түгел. Әйе, мин фикеремнән кайта алам, ләкин әлегә юк", дигән ул журналистларга.
🔹Әфганстанда җир тетрәү нәтиҗәсендә кимендә 20 кеше һәлак булган, 180 кеше яраланган. Корбаннар артыр дип фаразлана. 6,8 магнитудалы зилзиләнең үзәге Мазари-Шәриф шәһәреннән ерак түгел урында булган. Шәһәрнең Зәңгәр мәчетенә зыян килгән.

"Баймак эше" фигуранты Вадим Каһарманов тарихы
Башкортстанның Бөрҗән районында туып үскән 25 яшьлек Вадим Каһарманов Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "куәт оешмасы вәкиленә каршы көч куллану" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды һәм 4 ел 11 ай ирегеннән мәхрүм ителде. Ул җәзасын Пермь өлкәсенең №29 колониясендә үти.
Вадим гаиләдә бердәнбер бала, милли көрәш, спорт һәм бию белән кызыксынган.
— Вадим — мин белгән иң шәфкатьле һәм ихлас кешеләрнең берсе. Аны белгән һәркем моны раслый ала. Ул беркайчан да ярдәм сораган кешене кире какмады, якыннары өчен үзен дә аямас иде. Шундый холык аңа хас, - дип сөйләде аның бер туганы.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Баймак эше" фигуранты Вадим Каһарманов тарихы
Башкортстанның Бөрҗән районында туып үскән 25 яшьлек Вадим Каһарманов Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "куәт оешмасы вәкиленә каршы көч куллану" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды һәм 4 ел 11 ай ирегеннән мәхрүм ителде. Ул җәзасын Пермь…
❤1🔥1
Кытай нефть эшкәртү ширкәтләре Русия нефтеннән баш тарта башлаган
АКШ «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның кайбер мөшәтри ширкәтләренә каршы санкцияләр керткәннән соң, Кытайның нефть эшкәртү ширкәтләре Русия нефтеннән баш тарта, дип яза Bloomberg.
Дәүләт карамагындагы Sinopec һәм PetroChina нефть гигантлары планлаштырылган кайбер нефть партияләрен алуны туктаткан, дип хәбәр итә сәүдә вәкилләре.
Кече һәм хосусый нефть эшкәртү заводлары да саклык белән эш итә: алар Британия һәм Европа берлеге тарафыннан кара исемлеккә кертелгән Shandong Yulong Petrochemical ширкәтләре кебек санкцияләргә дучар булудан курка.
Rystad Energy AS консалтинг ширкәте исәпләвенчә, Кытай баш тарткан күләм көненә якынча 400 мең мичкә тәшкил итә — бу Русиядән китерелүче гомум нефть импортының 45 процентына якын.
▪️Элегрәк Төркия ширкәтләренең дә Русия нефтеннән баш тартуы билгеле булган иде.
▪️АКШ 22 октябрьдә «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның филиалларына каршы яңа санкцияләр кертте.

👍5
Вологдада Явыз Иванга һәйкәл куелган. Әлеге патша Вологда кешеләрен аскан булган
Вологда өлкәсендә Явыз Иванга һәйкәл урнаштырылган. Әлеге башлангыч белән өлкә губернаторы Георгий Филимонов чыккан. Ул Явыз Иванны урыс җирләрен киңәйтүче», «яхшы мәгънәдәге яулап алучы патша» һәм «урыс дөньясының символы» дип атаган.
Һәйкәлнең рәсми ачылышы 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.
Вологда Кремле Явыз Иван әмере белән төзелгән. Патша төзелешнең озакка сузылуыннан ризасызлык белдереп, 1569 елның язында Вологда елгасы буенда эшне тоткарлауда гаепле дип табылган ун кешене асып үтергән. Аларның мөлкәте тартып алынган. Шул урынны Вологда халкы өч гасыр дәвамында «виселки» дип йөрткән.
Элек губернатор Филимонов башлангычы белән Иосиф Сталинга һәйкәл куелган иде. Прокуратура аны сүтеп алу турында карар чыгарган, әмма бу карар әле гамәлгә ашырылмаган.

💩22🤬9🤮7🔥1🤡1💊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Кырымтатар вәкиллеге Мәскәүдә Русия Кеше хокуклары вәкиленә, мөслимәләрне яклап мөрәҗәгать һәм кырымтатарлар җыйган алты меңнән артык имза тапшырды. Русия аннексияләгән Кырымнан Мәскәүгә барып җиткәнче кырымтатарларны юлда биш тапкыр туктаттылар. "Без…
Тоткарланган хатын-кызларны яклаучы 16 кырымтатар делегациясе Мәскәүдән Кырымга әйләнеп кайткан
Бу хакта «Кырым теләктәшлеге иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә.
Сәфәрнең максаты — 15 октябрьдә кулга алынган кырымтатар хатын-кызларын кичекмәстән иреккә чыгару таләбе белән Русия президенты администрациясенә, Баш прокуратура һәм омбудсмен Татьяна Москалькова офисына мөрәҗәгатьләр тапшыру.
Бу мөрәҗәгатьләргә 6,5 мең кырымтатар имза куйган. Алар хатын-кызларны эзәрлекләүләрне туктатуны таләп итә.
Делегациягә кулга алынган хатын-кызларның ата-аналары, адвокат Назим Шейхмамбетов, активистлар һәм аксакаллар керде. Сәфәр барышында аларны Русия куәт оешмалары биш тапкыр туктатып, озак-озак сорау алулар уздырды.
▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды.
▪️Хәзерге вакытта аларны Кырым республика психиатрия хастаханәсенә япканнар.

🔥1
❗️ Стәрлетамак нефть-химия заводына дроннанр һөҗүм иткән, шартлаудан соң цех өлешчә җимерелгән
Стәрлетамак нефть-химия заводының (СНХЗ) су чистарту цехында шартлау булганнан соң бинаның бер өлеше җимерелгән, дип хәбәр итте шәһәр мэры Эмил Шәймәрданов.
«Цехта биш кеше эшләгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк», — дип язган ул.
Һәлакәт урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, Стәрлетамакның сәнәгать комплексына ике дрон ярдәмендә "террор һөҗүме" ясалган.
Аның сүзләренчә, иминлек хезмәтләре һәм саклану көчләре ике дронны да атып төшергән, ә аларның кыйпылчыклары ярдәмче цех урнашкан сәнәгать мәйданына төшкән.
«Үлүчеләр һәм яраланучылар юк, ширкәт гадәти режимда эшләвен дәвам итә», — дип хәбәр итте Хәбиров.
4 ноябрьдә җирле вакыт белән иртәнге җиделәрдә Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде. Росавиация Уфа һава аланына вакытлыча чикләүләр кертте, әлеге вакытта ул гадәти тәртиптә эшли.
Украина ягы бүгенге һөҗүмнәр турында берни белдермәде.

Telegram
ASTRA
Видео возгорания в Стерлитамаке, где после взрыва поврежден местный нефтехимический завод. Кадры геолоцированы ASTRA
Утром 4 ноября в Башкортостане была объявлена беспилотная опасность. Местные жители сообщали о взрывах в Стерлитамаке. Позднее глава города…

🔥6❤1🤬1
4 ноябрь иртәсенә булган башка хәбәрләрне барлыйк:
🔹 Казанда Казан иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәре йөреше узды. Чара Благовещен соборыннан башланып, Крестовоздвиженская чиркәвендә тәмамланды. Кирмән тирәсендәге үзәк урамнар ябылып торды.
🔹 Русиядә ике яңа истәлекле дата билгеләнде:
— 30 апрель — Русиянең азсанлы җирле халыклар көне,
— 8 сентябрь — Русия халыклары телләре көне.
Илдә рәсми рәвештә 270тән артык тел һәм диалект таныла, ә азсанлы җирле халыклар саны якынча 315 мең кеше тәшкил итә.
🔹 Түбән Новгоород өлкәсе Кстово шәһәренә дрон һөҗүме булган. Astra telegram-каналы язуынча, һөҗүм нәтиҗәсендә “СИБУР-Кстово” нефть-химия заводы һәм “Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез” НПЗ урнашкан сәнәгать мәйданында янгын чыккан, төнлә шартлаулар яңгыраган.
🔹 Германия канцлеры сүрияле качакларны ватаннарына кайтырга чакырды. «Хәзер Германиядә сыену бирү өчен нигез юк, шуңа күрә без депортация башлый алабыз», — диде канцлер Мерц. Ул сүриялеләрнең күпчелеге ихтыяри рәвештә илләренә кайтып, аны торгызуда катнашыр дип өмет белдерде. Рәсми мәгълүматларга караганда, август азагына Германиядә якынча 951 мең сүрияле яшәгән, шуларның 920се депортацияләнү исемлегенә кертелгән.

Казанда Казан изге Ана иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәре йөреше узды.
Чара Благовещен соборыннан башланып, Крестовоздвиженский чиркәвендә тәмамланды. Кирмән тирәсендәге үзәк урамнар ябылып торды.
▪️Тәре йөреше хәзер инде Казанда елга берничә тапкыр үтә. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.
▪️Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт бирелде. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты. Иң абруйлы татар оешмасы экстремистик оешма дип танылды.
▪️Узган елны Хәтер көнендә Казан кирмәненә дога кылырга килүчеләрне полиция тоткарлады.
▪️Быел ул дога кылу форматында дистәләп кеше катнашында гына узды.

🤬14🤮7🖕5😡5❤2🥰1