4 ноябрь иртәсенә булган башка хәбәрләрне барлыйк:
🔹 Казанда Казан иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәре йөреше узды. Чара Благовещен соборыннан башланып, Крестовоздвиженская чиркәвендә тәмамланды. Кирмән тирәсендәге үзәк урамнар ябылып торды.
🔹 Русиядә ике яңа истәлекле дата билгеләнде:
— 30 апрель — Русиянең азсанлы җирле халыклар көне,
— 8 сентябрь — Русия халыклары телләре көне.
Илдә рәсми рәвештә 270тән артык тел һәм диалект таныла, ә азсанлы җирле халыклар саны якынча 315 мең кеше тәшкил итә.
🔹 Түбән Новгоород өлкәсе Кстово шәһәренә дрон һөҗүме булган. Astra telegram-каналы язуынча, һөҗүм нәтиҗәсендә “СИБУР-Кстово” нефть-химия заводы һәм “Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез” НПЗ урнашкан сәнәгать мәйданында янгын чыккан, төнлә шартлаулар яңгыраган.
🔹 Германия канцлеры сүрияле качакларны ватаннарына кайтырга чакырды. «Хәзер Германиядә сыену бирү өчен нигез юк, шуңа күрә без депортация башлый алабыз», — диде канцлер Мерц. Ул сүриялеләрнең күпчелеге ихтыяри рәвештә илләренә кайтып, аны торгызуда катнашыр дип өмет белдерде. Рәсми мәгълүматларга караганда, август азагына Германиядә якынча 951 мең сүрияле яшәгән, шуларның 920се депортацияләнү исемлегенә кертелгән.

🔥3
Казанда Казан изге Ана иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәре йөреше узды.
Чара Благовещен соборыннан башланып, Крестовоздвиженский чиркәвендә тәмамланды. Кирмән тирәсендәге үзәк урамнар ябылып торды.
▪️Тәре йөреше хәзер инде Казанда елга берничә тапкыр үтә. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.
▪️Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр 2021 елда рөхсәт бирелде. Шул елны милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты. Иң абруйлы татар оешмасы экстремистик оешма дип танылды.
▪️Узган елны Хәтер көнендә Казан кирмәненә дога кылырга килүчеләрне полиция тоткарлады.
▪️Быел ул дога кылу форматында дистәләп кеше катнашында гына узды.

🤬14🤮7🖕5😡5❤2🥰1
Аннексияләнгән Акъярдан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар активисты Завур Абдуллаевка, сәламәтлеге какшау сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәме кирәк.
Бу хакта «Кырым теләктәшлләгенә» аның хатыны Эмине Абдуллаева сөйләгән. Ул ире белән Владимир өлкәсендәге 2нче төрмәсендә очрашкан.
Эмине Абдуллаева әйтүенчә, иренең хәле көннән-көн начарая, бигрәк тә тешләре һәм күзе белән җитди проблемалар бар. Ул шулай ук төрмә җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән психологик басым һәм төрле киртәләр турында да сөйләгән.
«Аларның [кырым сәяси тоткыннарының] шунда утыруы ук рухи яктан басым... [Очрашу өчен] гариза язган иде, тик аны октябрь буена суздылар. Килеп җитә алмаслар, өлгермәсләр, дип өметләнгәннәр, күрәсең», — дигән ул.
Завур Абдуллаевның төрмәдә тотылу мөддәте яңадан исәпләнгән. Ул анда 16 декабрьгә кадәр калачак, аннан соң төзәтү колониясенә күчереләчәк. Нинди колониягә җибәреләчәге әлегә билгесез.
Хәзер активист елга нибары бер посылка гына ала ала.
Абдуллаев «Хизб ут-Тәхрир эше» нигезендә хөкем ителгән.

💔6❤4
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Искешәһәрдә татарлар зәркән кәсебе белән дан тота"
Искешәһәрдә яшәүче зәркән остасы Үҗәл Баяр турында укырга тәкъдим итәбез. Татарстанда озын яллар, рәхәтләнеп укыгыз.
— Бу алка 200 өлештән тора, — ди ул. — Зурраклары 250гә кадәр җитә. Көне буе утырсаң, ике көн эчендә бер алканы эшләп чыгарга була. Моңа бик зур игътибарлык кирәк.
Мәкаләне 👉монда укыгыз.

❤10🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ президенты Доналд Трамп БМОның Иминлек шурасыәгъзаларына Газзә сызыгында халыкара көчләр булдыру турында резолюция өлгесен җибәрде. Көчләр ХӘМӘСне коралсызландыру һәм чикләрне саклау белән шөгыльләнәчәк. Мандат башлангыч чорда ике елга биреләчәк. Израил хакимиятләре халыкара көчләрдә Төркия хәрбиләре булуын теләми.
🔸ДДТ төркеме җырчысы Юрий Шевчук "ят агентлар" җырларын башкарган өчен Петербурда тоткарланган «Стоптайм» төркемен яклап Лондонда "Син ялгыз түгел" дигән җыр башкарды. Шевчук Петербур музыкантларын яклаган Русиядә яшәүче беренче җырчы.
🔸Билгесез дроннар сәбәпле, Бельгия һава киңлеге ябылып торды дип хәбәр итә Het Laatste Nieuws басмасы. Һава аланнары вакытлыча эшләмәде. Илнең эчке эшләр министры Бернар Кентен әлеге хәл сәбәпле Иминлек шурасын җыярга чакырды.
🔸Сургутта дача бистәсендәге ике катлы йортта чыккан янгында җиде кеше янып үлгән, аларның дүртесе балалар. Бер ир кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Йорт тулысынча янып беткән.
🔸Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 8,7% арткан.
@azatliqradiosi

❤1
❗️Зоһран Мамдани Нью-Йорк мэры итеп сайланды
Cишәмбе көнне АКШның берничә штатында губернаторлар, мэрлар һәм җирле хакимият вәкилләрен сайлау узды. Алар арасында иң игътибарга лаеклысы - Нью-Йорк мэры итеп 34 яшьлек демократ Зоһран Мамданиның сайлануы булды. Ул шәһәр тарихында сайланган мэрлар арасында беренче мөселман һәм соңгы елларда сайланган иң яшь мэр булып тора.
Беренчел мәгълүматларга караганда, ул Нью-Йорк сайлаучыларның якынча яртысының тавышын казанган. Үзенең сәяси карашын демократик социализм дип билгеләгән Мамдани сайлау кампаниясен - Нью-Йорк аз керемле кешеләр яши ала торган шәһәр, дигән шигаре белән алып барды. Ул торак арендасы бәясен туңдыру, бушлай автобус маршрутлары булдыру, шәһәр тарафыннан субсидияләнә торган супемаркетлар ачу һәм дөньяда иң кыйбат шәһәрләрнең берсендә яшәү чыгымнарын киметү өчен башка чаралар күрергә вәгъдә итте. Боларны ул бай катлам кешеләренә салымнарны арттыру исәбенә башкарырга ниятләвен әйтте.
Социаль челтәрләдән файдаланып, элек беркемгә дә билгеле булмаган Мамдани Демократик фирканең беренчел сайлау кампаниясе вакытында партия активистларын һәм яшьләрне үз ягына җәлеп итүгә иреште һәм элекке Нью-Йорк губернаторы Энддрю Куомоны узып китте. Нәтиҗәдә Куомо сайлауда бәйсез намзәт буларак катнашырга мәҗбүр булды. Ул сайлаучыларның 40 проценттан күбрәк тавышын казанды. Сайлауга бер көн кала АКШ президенты Доналд Трамп Куомо намзәтен яклап чыгыш ясады.
Мамданиның радикал сул карашлары күп кенә традицион уртачыл демократларда борчылу уятты. Алар Демократик партиянең сул якка авышуын АКШтганы иң күп сайлаучылар төркеме - уртачыл сайлаучыларның тавышларын югалтуга китерергә мөмкин дип борчыла. Күп кенә танылган демократлар Мамдани намзәтен ачык рәвештә якламады.
Сайлау нәтиҗәләренең тагын игътибар җәлеп иткән якларының берсе - Вирджинии һәм Нью-Джерси кебек зур штатларда Демократик фирка вәкилләре булган хатын-кызлар Абигейл Спанбергер һәм Микки Шеррилның губернатор итеп сайлануы. Күп кенә күзәтүчеләр аларның җиңүен сайлаучыларның Доналд Трамп сәясәтенә канәгатьсез булуының күрсәткече буларак бәяли. Вирджиния штатында кыскарту нәтиҗәсендә эшсез калган күп кенә дәүләт хезмәткәрләре яши.

❤6👍2🔥1🙈1
🇰🇵Төньяк Корея Русиягә тагын биш мең хәрби җибәргән
Төньяк Кореядан биш мең хәрби сентябрьдә "инфраструктураны торгызу" өчен төзелеш эшләрендә катнашу өчен Русиягә җибәрелгән, тагын бер мең сапер миналарны чистарту белән шөгыльләнәчәк, дип яза Көньяк Корея парламентының күзләү комитеты мәгълүматларына сылтанып Yonha. Шул ук вакытта нинди инфраструктураны торгызырга җыенулары турында әйтелми.
Көньяк Корея күзләве мәгълүматынча, Төньяк Кореяда Русиягә "өстәмә хәрбиләрне җибәрүгә әзерлек кысаларында даими рәвештә яңа кешеләрне җәлеп итү бара".
Элегрәк Русия өчен Украинадагы сугышта Төньяк Кореядән ике меңләп солдат һәлак булуы әйтелгән иде. Көньяк Корея мәгълүматынча, хәзерге вакытта Русия-Украина чиге тирәсендә 10 меңләп Төньяк Корея хәрбие бар.
▪️Төньяк Корея җитәкчелеге солдатларының Украина сугышында Русия ягында катнашуларын быел апрель аенда рәсми раслады.
▪️Күптән түгел Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Украинага каршы сугышта Русия ягында катнашкан Төньяк Корея офицерларына бүләкләр тапшырды.

💩6🤬3
Тома сукыр мөселман Александр Сизиков Акмәчет Тикшерү изоляторында табылган.
Аны күз табибы һәм неврологка алып чыккан булганнар. Табиплар документларда Сизиков Тикшерү изоляторында тотыла ала дип язган.
22 октябрь төнендә Сизиков йортында тентү булды. Тентүдән соң полиция вәкилләре мөселманны тоткарлады.
Мәхкәмә Сизиковны "полициягә буйсынмаган" өчен 10 тәүлеккә кулга алды. Соңрак әлеге карар кире кагылды, әмма адвокат Сизиковны Бакчасарай һәм Акмәчет тикшерү изоляторларында таба алмады.
Элегрәк Красноярски төбәк мәхкәмәсе, быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарган иде.

🤬4💔3❤1
Русиядә салым реформасы ятимнәргә һәм инвалидларга зыян китерәчәк
2026 елның 1 гыйнварыннан Русиядә өстәмә бәягә салым (НДС) 22 процентка кадәр күтәрелә. Моннан тыш, әлеге салым еллык кереме 10 миллион сумнан артык булган барлык оешмаларга кагылачак. Элегрәк НДС еллык кереме 60 миллион сумга кадәр булган ширкәтләргә кагылмый иде.
Яңа НДС шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтүче НКОларга да кагылачак. Мәсәлән, ДЦПлы бала яки аутист үсмерне алыйк. Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы аңа канун нигезендә реабилитация уздырырга тиеш, әмма дәүләт үзәкләрендә урын юк, яисә андый үзәк теге яки бу шәһәрдә бөтенләй юк.
Шуңа күрә министрлык бу хезмәтне махсус реестрга кергән хосусый сәүдәгә корылмаган үзәк аша сатып ала. Зуррак үзәкләр өчен 10 миллион сум күп акча түгел. Аннан артып китә икән, димәк ул 22 процент салым түләргә тиеш булачак.
Хезмәт бәясен арттырырлар иде, әмма бу мөмкин түгел, чөнки тарифларны министрлык үзе раслый.
Хәйрия оешмалары җитәкчеләренең кәефләре төшенке. Кемдер бу салым реформасына яраклашырга тырышачак, кемдер оешманы берничәнә бүлеп эшләп карарга тырышачак, кемдер дәүләт белән сөйләшеп караячак. Кыскасы, мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән кеше һәм ятимне ярдәмсез калдырырга мөмкин.
Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Русиядә салым реформасы ятимнәргә һәм инвалидларга зыян китерәчәк
Русиядә яңа салымнар ятим балаларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тагын да катырак тәэсир итәчәк
❤2👍1👏1
"Ачык университет" журналистика курслары башлады
Татар телендә белем бирүче "Ачык университет" проекты танылган татар журналистлары белән берлектә журналистикага багышланган онлайн курс тәкъдим итә.
Дөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге курс татар журналистикасы белән кызыксынучылар һәм шул өлкәдә эшләүчеләр өчен әзерләнгән.
Лекторлар арасында танылган журналистлар Илфат Фәйзрахманов, Рәмис Латыйпов, Айваз Садыйров, Чулпан Галиәхмәтова һәм башкалар бар. Курсны Rutube һәм VK Видеода тыңларга була. Техник сәбәпләр аркасында курслар сайтта һәм YouTube-та соңрак эленәчәк дип вәгъдә итәләр.
"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыкты. Әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.
Тулырак 👉монда укыгыз.

❤7🔥5👍2😁1💯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸6 ноябрь Татарстан Конституция кабул ителгән көнне билгели. Татарстан Конституциясе 1992 елда Татарстан Югары шурасы тарафыннан кабул ителә. Татарстанда ул ял көне. Мәскәү таләбе белән Конституция күп тапкыр үзгәртелде.
🔸Волгоградта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Дрон бер торак йортка очып кергән, берничә фатир зыян күргән. Якындагы йортларның тәрәзәләре ватылган.
🔸Европа берлеге русияләргә күптапкырлы Шенген визаларын бирүне туктатырга җыена. Бу Русия ватандашлары бары тик бер тапкыр керү визасы гына ала алачак дигән сүз. Мультивиза бирүне чикләүләрне бу атнада ук кертмәкчеләр.
🔸Ютазы районының Димтамак авылындагы фермаларның берсендә кош кизүе чыккан, карантин игълан ителгән. «БИЗНЕС Online» язуынча, алты меңнән артык каз юк ителгән. Фермага чит кешеләр керү, кошларны алып керү һәм алып чыгу, ашлыкларны башка хайваннар өчен куллану тыелган.
🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Түбән Кама һава аланы ябылып торды. Шулай ук Башкортстанда Уфа аэропорты да вакытлыча эшләмәде.

❤2👍1
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә.
Суверенитет һәм республика мөстәкыйльлеге елларында бу документ шактый кыю язылган була. 2000 елларда Русия хакимиятенә Владимир Путин килүе белән, хакимият вертикале төзелә башлый, төбәкләрдән барлык мөстәкыйльлек билгеләрен тартып ала башлыйлар.
Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр була, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителә. Шулай да, 2023 елга кадәр Конституциядә суверенитет турында да, Татарстан ватандашлыгы турында да әле әйтелә.
Тик Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы фонында төбәкләргә тагын да көчлерәк басым ясала, бу басымга каршы тора алмыйча, Татарстан җитәкчелеге 2023 елның башында Татарстан Конституциясен тагын үзгәртә, ул гади төбәкнең төп кануны булып кала.
Бүгенге документ никадәр аерыла. Элегрәк Азатлык Радиосы моны сезгә 7 маддә мисалында тәкъдим иткән иде.
Тагын бер искә төшерәбез.

💔11❤5🥴1
❗️Ясалма акыл ярдәмендә эш итүче DeepL онлайн-тәрҗемәчесенә татар теле өстәлгән.
Моңа интернет кулланучылары игътибар иткән. Хезмәтнең үзенең моңа бәйле аерым белдерүе чыкмаган.
Азатлык Радиосы тикшергәнчә, телләр арасында татар теле чыннан да барлыкка килде.
DeepL хезмәте 2017 елда Германиянең Келн шәһәрендә DeepL GmbH ширкәте тарафыннан эшләнгән. Тәрҗемәче 30дан артык телдән һәм телгә тәрҗемә мөмкинлеген бирә. Ясалма акыл технологиясен кулланып, ул контекстка карап, төгәлрәк тәрҗемә тәкъдим итә.
Хезмәт үзен "дөньяда иң төгәл тәрҗемәче" дип атый. 1500 символга кадәр тәрҗемә кулланучыларга бушлай тәкъдим ителә. Теркәлү очрагында бер тапкыр 5000 символга кадәр тәрҗемә итеп була.
2025 елның 17 июненнән DeepL хезмәте Русиядәге һәм Беларустагы кулланучыларда ачылмый башлады. Хезмәт үзе моны рәсми шәрехләмәсә дә, бу Русиянең Украинага каршы сугыш алып бару өчен чикләүләргә бәйле булырга мөмкин диелә.

DeepL тәрҗемә хезмәтенә татар теле өстәлгән
Җәй айларыннан бирле хезмәт Русиядә VPNсыз ачылмый.
🔥13❤1🍾1
Украинадагы сугыш дәвам итә, һәм бу сугыштан Татарстан белән Башкортстанга табутлар да кайтуы туктамый.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
👌3❤2😱2
Татар шурасы Татарстанның Конституциясен искә алып мөрәҗәгать чыгарды
Чит илдә оешкан яңа татар оешмасы — Татар шурасы 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды. Үз социаль челтәрендә активистлар Татарстан республикасы, Русиягә кадәр, 1992 елда ук мөһим сүзләр язылган, халык референдумы белән ныгытылган документ кабул итте дип искәртә.
Татар шурасы заманнар үзгәрәчәк һәм Татарстан Республика Конституциясе чын мәгънәсендә халык мәнфәгатен яклап эшлиячәк дигән өмет белдерә һәм 1992 елда кабул ителгән, Путинның сәяси режимы вакытында үзгәртелмәгән чын Конституция өчен көрәшәчәк дип белдерә.
— Без 1992 елда кабул ителгән чын Конституцияне торгызу өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Нәкъ шул документ мөһим, чөнки ул халык тарафыннан язылган, аның мәнфәгатен кайгыртып кабул ителгән. Анда "суверенитет", "дәүләтчелек", "республика", "ирек", "мөстәкыйльлек" төшенчәләре алтын хәрефләр белән беркетелгән. Аларны беркем дә ни юк итә алмый, тартып та, хокуксыз дип игълан да итә алмый, — диелә Татар шурасы белдерүендә.
Бүген Татарстан Конституциясе көне. 1992 елда кабул ителгән бу документ бүгенге көнгә кадәр күп үзгәрешләр кичерде, ул гади төбәк кануны булып калды.

Яңа татар оешмасы 1992 елда кабул ителгән документы кире торгызу өчен көрәшәчәкбез дип белдерде.
❤13🔥2👍1