Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бер гасыр эшләгән "Татарстан яшьләре" газеты ябылу турында белдерде

Редакция "Саубуллашу сүзе" белән чыкты, аны язучы һәм журналистлар Равил Сабыр, Рәмис Латыйпов таратты.

Коллектив сүзләренчә, моның сәбәбе: газетаны чыгаруга акча булмау.

"Бу авыр хәл инде берничә ел дәвам итә. Без кулдан килгәнне эшләдек: штатны кыскарттык, мөмкин булган кадәр экономия режимына күчтек" диелгән "Саубуллашу"да.

Редакция Татарстан рәисенә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин хөкүмәттән "…газет эшчәнлеген тәэмин итү өчен Татарстан бюджетында чаралар каралмаган" дигән җавап алганнар.

Шулай ук алар Рөстәм Миңнехановның Телеграм каналында да мөрәҗәгать калдырган, ләкин моңа бер җавап та алмаган.

Киләсе ярты еллыкта "Татарстан яшьләре" Русия почтасы каталогларында юк. Соңгы тапкыр аңа декабрь өчен язылып була.

"Хәзер үк безнең һәр саныбызның соңгысы булуы ихтимал", ди редакция коллективы һәм газетны саклый алмаулары өчен гафу үтенә.

"Татарстан яшьләренең" 105 еллык тарихы бар. 1920 елның 22 гыйнварында ул "Кызыл яшьләр" исеме белән чыга башлаган.

1990 елларга газет татар яшьләренең иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмалары дәрәҗәсенә җитә. Бу еллардагы аның тиражы 300 000 данә тәшкил итә.

1990-2017 елның июленә кадәр баш мөхәррир булып танылган журналист Исмәгыйль Шәрәфиев эшли.

2017 елның июленнән газетны Атлас Гафиятов җитәкли.

"Рәсми Татарстан" порталындагы мәгълүматка караганда, 2025 елның икенче яртыеллыгына "Татарстан яшьләренә" 2868 кеше язылган.

Хәбәрне 👉 монда укыгыз.
😢17💔8❤4😱3
Журналистлар Украинадагы сугышта кимендә 145 мең Русия сугышчысының үлүен раслаган

Бу хакта "Медиазона"ның Би-би-синың урыс хезмәте белән бергә алып барган хисабында әйтелә. 7 ноябрьгә исемлектә үлүчеләр саны 145 258гә җиткән.

Сүз журналистлар һәм тикшеренүчеләр табып, раслый алган исемнәр турында гына бара. Русия хакимияте сугышта үлүчеләр санын яшерә, югалтулар турында сөйләмәскә тырыша.

Соңгы ике ике атнада үлгән хәрбиләр исемлеге 5 меңгә диярлек арткан. Моны "Медиазона" элегрәк хәбәрсез югалган дип саналган, соңрак үлемнәре расланган сугышчыларның исемнәре өстәлүе белән аңлата.

Үлүчеләрнең күпчелеге – Саклану министрлыгы белән контракт төзегән ихтыярилар. Алар арасында 18-20 яшьтәге яшьләр дә шактый, "Медиазона" кимендә 3,3 мең кешене атый.

Төбәкләргә караганда, иң күп үлүчеләр элеккечә – Башкортстаннан (кимендә 7253 кеше) һәм Татарстаннан (кимендә 6441 кеше). Өченче урында Екатеринбур (кимендә 5151 кеше) бара.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🎉2
Кыйссаи Йосыф
Әйдә! Online
"Кыйссаи Йосыф" әсәрен тыңлыйк бүген кич.
Кол Галинең бу мәңгелек әсәрен татар телен өйрәнүчеләргә Әйдә!Online проекты әзерләгән.


➡️ Текст һәм аудио монда
(VPN белән монда укып була)
🔥7❤1
❗️Кичә 58 яшьлек кырымтатар, элекке имам Ленур Хәлиловны, яман шеш белән авыруына карамастан, кабат сак астына алганнар.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге"нә аның хатыны Умида Худойбердиева хәбәр иткән.

Ленур Хәлилов яшәгән Корьбек (Изобильное) авылына дүрт кеше килгән. Алар бернинди кәгазь калдырмаган, бары кулларындагы мәхкәмә карары белән танышырга тәкъдим иткән.

"Юлга чыгар алдыннан аның тәһарәт алуын, киемнәрен алыштыруын көтеп тордылар да, алып киттеләр. Ул бит авырый, ник аны өйдән алып китәргә инде?" дип елый-елый сөйләгән Хәлиловның хатыны.

“Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде.

Архангельскиның Исакогорский мәхкәмәсе аның колониядә тотыла алмавын әйтеп, азат итү карарын чыгарды, ләкин соңрак, Хәлилов өенә кайткач, прокурор карарны шикаять итте.

Адвокат Эмил Курбединов сүзләренчә, прокурор мәхкәмәдә Хәлиловны "аеруча да куркыныч җинаятьче" булуын мәхкәмә исәпкә алмаган дип сөйләгән.

Архангельски өлкә мәхкәмәсе Хәлиловны кире колониягә кайтару турында карар чыгарды. Хәлилов өендә аппеляция карарын көтә иде.

▪️2019 елда Алуштада, Корбек, Кучюк Ламбат (Малый маяк) авылларында куәт төркемнәре дүрт кырымтатар йортында тентүләр уздырып "Алушта" җәмгыяте рәисе Ленур Халилов ревизия комиссиясе әгъзасы Руслан Месутов һәм тагын ике кешене сак астына алды. Алар Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнде.

▪️Быел Русия төрмәсендә 60 яшьлек кырымтатар Рустем Вирати үлде. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган.

▪️2023 елны 13 елга хөкем ителгән өлкән яшьтәге икенче төркем инвалиды Җемил Гафаров тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле шулай ук төрмәдә үлде.

@azatliqradiosi
🤬8🤯2❤1
🛳14 ел дәвамында беренче тапкыр Төркиянең Трабзон шәһәреннән Сочига барган Seabridge паромын Сочи портына кертмәгәннәр.

Кораб юлчылар белән кире Төркиягә кайта.

Бу хакта әлеге маршрутны оештыручы «СВС ШИППИНГ» ширкәте башлыгы Сергей Туркменян журналистларга белдергән.

"Ике көн ярым көткәннән соң, Сочи портына керергә рөхсәт итмәделәр. Хәзер паром юлчылар белән кире Төркиягә кайта", дигән ул.

"Российская газета" язуынча, юлчыларны ширкәт хисабына очкыч белән җибәрәчәкләр.

Барлыгы корабта 20 юлчы булган, аларның 18е - Русия, икесе - Төркия ватандашы.

Әлеге юлчылар алдагы көнне Change.org платформасында үзләрен ярга алып чыгуны сорап видеомөрәҗәгать тә чыгарды. Әмма нәтиҗәсе булмады.

▪️Паром Трабзоннан 5 ноябрь кузгалды. 6 ноябрь иртә белән ул Сочи ярларына килде. Ләкин портка керү рөхсәте булмауга сылтап, паромны кертмәделәр.

▪️Seabridge паромы юлын оештыручы Liderline ширкәтендә барлык документларны тиешлечә эшләүләрен белдерделәр.

▪️Төркия белән Русия арасында паром йөрешен торгызу 2024 елны ук планлаштырылган иде. Төрле сәбәпләр белән ул берничә тапкыр күчерелде. Краснодар хакимиятләре иминлек максатыннан дип аны җибәрүгә каршы чыкты.

▪️Июльдә Русия президенты Владимир Путин фәрман имзалады, документка күрә, чит илдән Русия портларына керүче барлык кораблар диңгез порты капитаныннан рөхсәт алырга тиеш. Капитан әлеге карарны ФСБ белән килештерергә зарур.

@azatliqradiosi
❤4🔥2😁1
🔹Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, рекрутка чакырылучыларны аулау бара

"Идите лесом" хокук яклау үзәге белдерүенчә, Казан, Мәскәү, Хабаровски шәһәрләрендә армиягә чакырылучыларны аулау очраклары турында билгеле.

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр арасында йөрүче автобусларны туктатып, ирләрнең документларын тикшерүе әйтелә. Бу хакта "Идите лесом"га бер студент кыз сөйләгән.

Русия хәрби идарәсе срочниклар Украина сугышында катнашмый дип белдерсә дә, аларны контракт имзаларга мәҗбүр итүләре турында билгеле. Курски өлкәсендә 2024 елның көзендә ким дигәндә 60 срочник һәлак булды, шул кадәр кеше эзсез югалды.

▪️Русиядә армиягә ел әйләнәсендә чакырылыш уздыру кануны кертелде. Сүз медицина комиссиясе узу һәм чакырылучыларны сайлап алу турында бара. Әмма рекрутка җибәрү вакытлары үзгәрешсез, ягъни 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кала.

@azatliqradiosi
💔4🤬3❤1🔥1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 ноябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹АКШ сенаторлары хакимият эшчәнлеген туктатуны (шатдаун) төгәлләргә һәм хөкүмәтне яңадан эшләтә башларга мөмкинлек бирәчәк ике фиркале килешүгә ирешкән. Шатдаун 40 көн дәвам итте һәм ил тарихында иң озыны булды. Аны тулысынча туктату өчен тагын берничә көн кирәк булачак.

🔹Украина АКШтан һава һөҗүменә каршы 27 Patriot комплексы сатып алырга ниятли, дип белдерде президент Зеленский The Guardian интервьюсында. Әңгәмә Мариинский сараенда яздырылган вакытта Киевта утны өзделәр.

🔹Бельгиядә АЭС өстендә кичә кич өч билгесез дрон күргәннәр, дип хәбәр итә Reuters Engie энергетика ширкәте вәкиленә таянып. Аның сүзләренчә, дроннар атом станциясе эшенә йогынты ясамаган.

🔹Stoptime төркеме барабанчысы Владислав Леонтьев икенче административ арест мөддәтен тулысынча утырып чыкканнан соң азат ителде. Ә менә гитарачы Александр Орловны һәм җырчы Диана Логинованы (Наоко) махсус тоту изоляторыннан чыккан җирдә яңадан тоткарлаганнар.
❤3👍3🔥1
Татарстан белән Башкортстан беренчеләрдән булып резервтагы ирләрне җыя башлаган

"Коммерсант" язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мөһим объектларны саклау өчен резервистлар җыю бара.

Татарстан мондый отрядлар җыюны канун гамәлгән кергәнче үк башлап җибәргән. Басма белдерүенчә, республикада резервистлар нефть объектларын саклаячак.

Башкортстанда исә аларны "Башнефть", "Уфанефтехим" һәм "Газпром"ның сәнәгать мәйданнарын саклауга җибәрергә җыеналар.

Хәрби җыенда (сборы) бер резервистны елына алты айга кадәр тота алалар. Бу чорда резервистлар хәрби статусы ала, социаль түләүләр дә каралган. Шул ук вакытта аларны башка төбәкләргә дә җибәрә алалар, чөнки канун текстында мондый чикләүләр юк.

Резервка ихтыяриларны куялар, моның өчен аерым килешү төзелә. Солдат һәм сержантлар 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар 60-65 яшькә кадәр резервка керә ала.

Хәлиткеч әһәмияткә ия объектларны саклау өчен резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун күптән түгел имзаланды. Сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара.
🤬4🤮2❤1🖕1
Русия халыклары телләре көне: күз буяу өчен булдырылган чираттагы бәйрәм

Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк. Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде.

Милли телләр киселгән чорда шушы бер көн кертү вазгыятьне бер тамчы булса да үзгәртә алырмы?

💬 "Мондый инициативалар еш кына декоратив функция башкара: алар милли телләрне "кайгырту" күренешен тудыра, ә шул ук вакытта урыслаштыру процесслары дәвам итә. Мисал өчен, туган телләрне укыту сәгатьләре кими", ди Башкортстаннан социаль тикшеренүче, башкорт телендә AQYL сөйләшү клубларын оештыручы Илүзә Мөхәмәтйәнова.

💬 Журналист, тикшеренүче, From the Republics медиасын оештыручы Ләйлә Латыйпова фикеренчә, Мәскәү Кремленең милли телләргә караган соңгы башлангычларның барысы да соңгы арада популярлык казанган бу теманы "үз кулына төшерү", чын активлыкны киметү максатыннан башкарыла.

Башка фикерләрне 👉безнең мәкаләдә укыгыз.
🔥4✍2💯2❤1
ФСБ хезмәткәрләре Башкортстанда сигез кешене тоткарлаган

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Башкортстанның Салават һәм Ишембай районнарында сигез кешене тоткарлаган. Бу хакта Mkset һәм "Однажды в Башкирии" Телеграм каналлары яза.

Тоткарланучылар мобил элемтә корылмаларында диверсияләр оештырырга җыенган дип белдерә ФСБ. Имеш тумышы белән Салаваттан булган ир матди файда алу өчен Телеграм социаль челтәрендә бер кеше белән языша башлаган. Әлеге кеше аңа элемтә баганаларын яндырырырга һәм мәгълүмат тапшыруны тәэмин итүче элемтәне өзәргә куша һәм корылмаларның урнашкан урыннарын һәм үтәү шартларын әйтә диелә.

Бу диверсияне үтәүче имеш ярдәмче таба, ә ул исә шартларны үзенең алты танышына җиткерә һәм аларны да диверсияләрдә катнашырга җәлеп итә. Барлык төркем вәкилләре диверсия кылырга омтылган вакытта ФСБ тарафыннан тоткарланган, диелә.

Хәзер җинаять эше ачылган.

▪️2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады.

Соңгы вакытта Башкортстанга, башкорт яшьләренә игътибар артты кебек тоелмыймы?

@azatliqradiosi
🤡2🖕1
Саклану министрлыгы белән килешү төзегән чит ил ватандашларын Русия башка дәүләтләргә бирмәячәк.

Русия контракт төзегән чит ил ватандашларын җинаять җаваплылыгына тарту өчен башка илләргә тапшырмаячак. Бу хакта үз чыганакларына таянып «Ведомости» яза.

Русиянең җинаять-процессуаль кодексына әлеге төзәтмәне кертүне хөкүмәт комиссиясе хуплаган.

Төзәтмәләр Русия армиясендә һәм башка хәрби бүлекләрдә килешү нигезендә хезмәт иткән, шулай ук алар составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затларга кагылачак.

«Ведомости»га Русия юристлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Игорь Черепанов аңлатуынча, мондый чаралар хәрби серне һәм башка мөһим мәгълүматны саклау максатыннан кертелә.

Моннан тыш, контрактчыларны илдән чыгарып җибәрмәячәкләр, аларга 1000 сумнан алып 50 мең сумга кадәр штраф салачаклар яки 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итәчәкләр. Шулай ук бу кешеләрнең Русиядә калу срокларын кыскарту, яшәү рөхсәте бирмәү, Русиягә кертмәү тыелачак.

@azatliqradiosi
🤬3
📴Русия дигитал министрлыгы чит илдән кайтучыларның мобил интернеты һәм SMS хәбәрләр алу мөмкинлеге 24 сәгатькә чикләнәчәген раслады.

Министрлыкның телеграм каналы хәбәр итүенчә, бу инде сынау рәвешендә гамәлгә кергән. Ягъни чит илдән кайткан кешенең мобил интернеты бер тәүлек буе эшләми торачак. Шулай ук SMS-лар да килмәячәк.

Моннан тыш чикләү сим картасы 72 сәгать эшләми торган кешегә дә кертелә.

«Билайн», «Мегафон» операторлары инде хезмәтләрнең сүндерелүе турындагы кисәтүләрне җибәрә дә башлаган. Бу хакта «Верстка» басмасы яза.

Шул ук вакытта «Мегафон»ның хәбәрендә әйтелгәнчә, «ак исемлек» сәхифәләренә кереп булачак. Бу интернет томаланган вакытта та эшләрен дәвам итүче сервислар. Әлеге исемлеккә "Яндекс"ның барлык хезмәтләре керә - такси, китереп бирү хезмәтләре, шулай ук иң эре банкларның сервислары, "Вконтакте" һәм Мах мессенджеры.

@azatliqradiosi
🤬2❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ Сенаты тарихта иң озакка сузылган шатдаунны туктатырга мөмкинлек бирәчәк канун өлгесен кабул итте. Федераль хөкүмәт эшен 2026 елның 30 гыйнварына кадәр финанслауны дәвам итү турындагы өлгене 60 сенатор (52 республикан һәм 8 демократ) яклап тавыш биргән, ә 40 кеше каршы чыккан. АКШ хөкүмәте бер айдан артык өлешчә эшләмәде. Хәзер әлеге канун өлгесен республиканнар контролендә булган Вәкилләр пулаты расларга тиеш.

🔸Мәскәүдә беренче тапкыр хәрби хәлне бозу турында административ эш ачылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 2023 елда кабул ителгән маддә 30 тәүлеккә кадәр сак астына алуны күздә тота. Мәскәү кешесен нәрсәдә гаепләүләре әйтелми.

🔸Сарытауда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ватандашлар инфраструктурасына зыян салынды дип белдерде өлкә губернаторы. Нечкәлекләре әйтелми. Кайбер мәгълүматларга караганда Сарытау нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан. Сарытау һава аланы ябылып торды.

🔸Казанда көллият студентының үзенең дустына пычак кадаганнан соң "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Русия Тикшерү комитеты башлыгы тикшерүне үз контроленә алган.

🔸Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген туры элемтә вакытында халык сорауларына җавап бирәчәк. Эфирны республика телеканалларында һәм социаль челтәрләрдә карап була. Башлана 19.00 сәгатьтә.

@azatliqradiosi
❤1
"Русиянең сугышка каршы комитеты" социаль челтәрендә фикер калдыру өчен штрафка тарта башлаганнар

Ростов өлкәсендәге мәхкәмәләр Дондагы Ростовта яшәүче Алисә Анисимова һәм Батайскидан Галина Зазимконы биш мең сум штрафка тарткан. Аларны Русиядә "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепләгәннәр дип яза куәт оешмаларына якын булган "Че по Ростову?" телеграм каналы.

Беркетмә төзү сәбәбе итеп "Русиянең сугышка каршы комитеты" ("Антивоенный комитет России") телеграм каналында "Русиягә каршы" комментарийлар язу күрсәтелгән диелә. Шулай ук Анисимова һәм Зазимконы әлеге каналга язылуда да гаепләгәннәр, ди "Че по Ростову?" телеграм каналы.

Әлеге мәгълүматның дөреслеген раслаучы документлар юк әлегә. "Агентство" телеграм каналы язуынча, мәхкәмә карарлары беркайда да басылмаган.

Элегрәк тарату максаты булмаса, "теләнмәгән оешма" постлары астында фикер калдыру куркыныч дип саналмый иде.

"Теләнмәгән оешма"ның материалларын тараткан, аңа язылган һәм комментарлар калдырган өчен нәрсә янаганы турында Азатлык Радиосы элек язган иде.

👉Тагын бер кереп укып чыгыгыз.

@azatliqradiosi
🤯3