Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең алдынгы университеты ректоры белән Казан мәктәпләрендә гарәп теле укыту турында килешкән
Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Һуманитар фәннәр университеты ректоры, доктор Хәлифа Мөбәрәк әз-Зәһири белән очрашты. Очрашуда шулай ук Русия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да катнашты.
Тарафлар ике ил арасындагы хезмәттәшлекне һәм 2026 елда Татарстан башкаласында узачак чаралар турында сөйләшкән. Аерым алганда, алар Казанның кайбер мәктәпләрендә гарәп теле укытуны оештыру турында килештеләр, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Киләсе елда Казан рәсми рәвештә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алачак.
Шул ук вакытта Татарстан һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә Русия халыклары телләрен укыту елдан-ел кими. 2025 елның 1 сентябреннән беренче сыйныфта "Туган тел" һәм "Әдәби уку" дәресләре атнасына бер сәгатькә генә калды.

❤8👎5👍2🤡2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Татарстан белән Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, һава аланнары ябылып торды. Әлеге вакытта Уфа, Казан, Бегиш һава аланнары эшли.
🔹Киевка ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 25 кеше яраланган. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте белдергәнчә, коткаручылар 40тан артык кешене саклап калган, ким дигәндә сигез күпкатлы торак йортка зыян килгән.
🔹Украина дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә Новороссиескта «Шесхарис» нефть комплексы, яр буендагы корылмалар, сивил кораб, шулай ук биш торак йорт зыян күргән, дип белдерә шәһәр мэры һәм төбәкнең оператив штабы. Яраланучылар да бар диелә.
🔹АКШ саклану министры Пит Хегсет «Көньяк сөңге» операциясе башлануын игълан итте. Аның сүзләренчә, максат — «наркотеррорчыларны безнең ярымшардан читкә куу һәм ватанны наркотиклардан саклау». Операциянең нечкәлекләрен ул ачмады. Соңгы атналарда АКШ Венесуэла ярларында зур хәрби көч туплады.

🔥1
Сукыр активист Оксана Осадчая Кырымдагы сәяси тоткыннарны яклап ялгызы пикетка чыкты
Күрмәүчеләр хокукларын яклаучы Оксана Осадчая кырымлы Александр Сизиков һәм Ленур Халиловны яклап ялгыз пикет уздырды.
«Бүген мин Кырымнан булган ике сәяси тоткынны якларга чыктым. Саша Сизиков – минем кебек үк күрми. Мин аның өчен мөмкин кадәр ешрак чыгарга тырышам, чөнки аңа безнең ярдәм, хатлар һәм ирек бик кирәк. Күрмәүче кешенең төрмәдә булырга тиеш түгел, бигрәк тә ул гаепле булмаганда», дигән Оксана. Бу хакта RusNews яза.
Ул шулай ук Халиловны да искә алды: «Аның дүртенче стадиядә яман шеш, метастазлары бар. Башта аны авыруы аркасында иреккә чыгарганнар иде, соңыннан кабат төрмәгә утырттылар. Аның хәле дә Сашаныкына бик охшаган. Мин алар өчен бик борчылам. Алар иректә булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлисе килә».
“Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 18 елга хөкем ителгән кырымтатар сәяси тоткыны Ленур Хәлилов быел август аенда иреккә чыкты. Аны колониядән авыруы сәбәпле азат иттеләр, чөнки төрмәдә утырганда яман шеш ачыкланды. Моннан тыш аның икенче дәрәҗәдәге кан басымы авыруы, хроник С-һепатиты, бөерендә ташлар һәм бавырында кечкенә кисталар барлыгы әйтелде. Әмма 8 ноябрьдә аны кабат тоткарладылар.
Тома сукыр мөселман Александр Сизиков Акмәчет Тикшерү изоляторында утыра. Ул да быел май аенда авыру сәбәпле азат ителгән иде, ләкин соңрак Красноярски төбәк мәхкәмәсе Сизиковны кабат төрмәгә ябу карарын чыгарды.

🔥4
Татарстан шәһәрләрендә 2026 елдан җәмәгать транспорты бәясе күтәрелә
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә 2026 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү бәясе 46 сумга кадәр артачак. Ә айлык билет алган очракта бер тапкыр юл бәясe 36 сум булачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты телеграм-каналында хәбәр ителде. Барлык ташламалар да элеккечә тулы күләмдә саклана.
Мөслим, Нурлат, Лениногорски, Зәй һәм Актанышта бер билет бәясе 33 сум итеп билгеләнгән. Зәй һәм Түбән Кама районнарында шәһәр яны транспортында бер километр өчен тариф — 3,68 сум. Республиканың калган районнарында исә 2025 елгы тарифлар үзгәрешсез кала.
Казанның юлчылар ташучы ширкәтләре юл бәясен 49 сумга күтәрүне, шулай ук ташламалы пассажирлар өчен бюджеттан бирелүче компенсацияне 33 сумнан 49 сумга кадәр арттыруны сораган иде.
Казан, Әлмәт һәм Түбән Камада юл бәяләре соңгы тапкыр бер ел элек — 2025 ел башында күтәрелде. Быел Казанда юл бәясе 43 сум, ә Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә — 40 сум.
Тулырак 👉монда укыгыз.

❤2🔥2
Кем ул Данияр Абдрахманов һәм ни өчен Азат Бадрановны хакимияттән читләштерделәр
Октябрь ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы эчке сәясәт өчен җаваплы җитәкчелекне кискен үзгәртте. Үзенең күпьеллык фикердәше, "дустым" дип атап, еллар буе үргә күтәреп килгән кешесе Азат Бадрановны Башкортстан башлыгы администрациясендә эчке сәясәт өчен җаваплы беренче җитәкче урынбасары вазифасыннан азат итте.
Аның урынына киң җәмәгатьчелеккә әллә ни билгеле булмаган галим, Башкорт дәүләт хезмәт һәм идарә академиясенең элеккеге ректоры Данияр Абдрахманов килергә җыена. Бүген без Азат Бадрановның сәяси биографиясен искә алабыз, белгечләр белән аның китү сәбәпләрен анализлыйбыз. Төбәктә эчке сәясәттә үзгәрешләр булырмы?
Мәкаләне тулысынча 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Кем ул Данияр Абдрахманов һәм ни өчен Азат Бадрановны хакимияттән читләштерделәр
Октябрь ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы эчке сәясәт өчен җаваплы җитәкчелекне кискен үзгәртте. Үзенең күпьеллык фикердәше, "дустым" дип атап, еллар буе үргә ктүреп килгән кешесе Азат Бадрановны Башкортстан башлыгы администрациясендә…
🥴2🔥1
Русия юстиция министрлыгы яңа "ят агентларны" игълан итте:
🔸журналист Кирилл Кривошеев;
🔸журналист Елена Костюченко;
🔸"Русия икътисад мәктәбе"нең элекке ректоры Рубен Ениколопов;
🔸"Форпост" оешмасы.

❤1🔥1
Бүген Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәевны10 гыйнварга кадәр сак астына алу карары чыгарды.
Габделхәевны 12 ноябрьдә тоткарланды. Ул вазифа вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда шикләнелә. Бизнес Онлайн язуынча, Габделхәев Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдановка басым ясаган булырга мөмкин.
Имеш, Габделхәев үткән ел аннан авыл биләмәсендәге җир кишәрлеген фермерлык хуҗалыгы хуҗасы Армен Бакоян файдасына тапшыруны сораган. Бакоян быел мартта кулга алынды.
Куәт оешмалары мәгълүматынча, 2024 елның көзендә Бакоян, Радик Шәрифуллин һәм Рамзик Давришев исемле кешеләр саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр аша акча эшләгән: алар тормыш авырлыгына тарыган, хәрби хезмәткә яраклы ирләрне эзләшкән. Андый намзәтләрне эшкәртеп, сугышта катнашу өчен контракт төзергә күндергәннәр.
Тикшерү комитеты фаразлавынча, кайберләрен хәтта көчләп диярлек хәрби комиссариатка алып барганнар, «хәрби хезмәткә этәргәннәр». Моннан тыш, алар контракт төзүчеләрнең банк хисапларын алып, Русия саклану министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәтенең бер тапкыр бирелүче түләүләрне дә үзләштергән.
Тикшерү шуны да ачыклаган: аларны, имеш, яралану яки һәлак булу очрагында гаиләләргә тиешле түләүләр дә кызыксындырган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, яңа контрактчыларның «кичекмәстән никах теркәү» эшен Илшат Габделхәев җайлап торган — егетләрне нәкъ Актаныш районы ЗАГСында өйләндергәннәр.
Тикшерүчеләр фикеренчә, шул ярдәмен өчен район хакимияте башлыгы урынбасары 1,4 миллион сум күләмендә ришвәт алган булырга мөмкин.

😱3❤1
Быел "Татарча диктант" чарасында 30 якын чит ил ил катнаша.
14 ноябрьдә дөньяның төрле почмакларында татарлар "Татарча диктант" яза башлады.
Быел унынчы тапкыр уздырыла һәм чарада 70 якын Россия төбәге һәм 30 якын чит ил катнаша. Дөнья татар яшьләре берлеге җитәкчесе Райнур Хәсәнов белдерүенчә, быел беренче тапкыр Катарның Доха шәһәрендә дә татарлар диктант яза.
Кичә Казанда татарча диктантны төрле белем бирү оешмаларында, китапханәләрдә яздылар. Шуларның берсе Казан Федераль университетының узды. Монда Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр җыелган иде. Катнашучылар Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек язды. Ул татар телен югары дәрәҗәдә белүчеләр өчен әзерләнгән. Текстны галим, профессор, танылган диктор Фоат Галимуллин укыды.
Җиңелрәк текстлар да бар. Аларны монда тыңлап язарга мөмкин.
Диктантта язылган текстлар тикшерү өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.

❤8🔥2
Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк.
Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде.
Моның хакта тулы язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

🔥5❤1💯1
❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора
Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде.
Уфада да төнлә шундый тәртип гамәлгә керде. "Однажды в Башкирии" Телеграм каналы язуынча, кешеләргә тәрәзәләр янына бармаска, ачык урыннарда басып тормаска кушылган.
Уфа һава аланы шулай ук очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Кайбер кулланучылар мобил интернетның начар эшләвенә зарлана дип яза телеграм-канал.
▪️Төнлә Волгоград өлкәсендә дроннар торак йортларга бәрелде. Өлкә губернаторы Андрей Бочаров хәбәр итүенчә, өч кеше яраланган.
Волгоградта нефть эшкәртү ширкәте эшли. Элек ширкәткә инде берничә һөҗүм ясалды. Соңгы һөҗүм 6 ноябрьдә булган иде. Би-би-си язуынча, Бочарев әйткән йортлар ширкәттән 30 чакрым ераклыкта урнашкан.
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Уфада да төнлә шундый…
Казан һава аланында якынча 40 рейс, Уфада 30дан артык рейс тоткарлана
Казан һава аланы ябылып тору сәбәпле очкычларны җибәрү һәм кабул итү тоткарлана. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, һава аланы 00:35 сәгатьтән 07:15 сәгатькә кадәр эшләми торган.
Бизнес Онлайн язуынча, Казаннан Бишкәккә, Антальяга, Белградка, Истанбулга, Ташкентка һәм башка кайбер шәһәрләргә рейслар тоткарлана. Мисал өчен Дубайга рейс 21 сәгатькә, Белградка 14 сәгатькә, Истанбулга якынча 15 сәгатькә, Антальяга 10 сәгатькә соңарып оча.
Юлчылар шулай ук Русия шәһәрләренә дә очып китә алмый.
Казанга килүче дүрт очкыч һава аланы ябык булу сәбәпле, башка шәһәр аэропортларына юнәлтелгән.
Алдагы көнне дә Татарстанда һава аланнары ябылып торды. Соңрак Русия саклану министрлыгы Татарстанда дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте.
Аңа кадәр, 14 ноябрьдә, шулай ук Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча эшләмәде.
Ufa1 сайты хәбәр итүенчә, Уфада шулай ук һава аланы ябылып тору сәбәпле, 30дан артык очкыч тоткарланган. Һава аланы 03:15 сәгатьтә ябылды һәм чикләүләр 10:03 сәгатьтә алынды.

❤2🔥2🤬1
Татарстан иҗатчылары Кытайда татарларның гарәп имласын югалту фаҗигасен күрсәткән
"Әлиф" спектакле Кытайның Сычуан вилаяте Сичан шәһәрендә узган театр сәнгате фестивалендә күрсәтелгән. Ел саен оештырылучы форум быел 7-16 ноябрьдә җиденче тапкыр узган. Фестивальдә Кытай, Испания, АКШ, Грузия, Италия, Бразилия, Франция һәм Русия театрлары 100дән артык тамаша күрсәткән. "Әлиф" фестивальдә ике тапкыр чыгыш ясаган.
"Без монда коллективыбызга карата бик ихтирамлы мөнәсәбәт күрдек. Берничә тәрҗемәче булды, хәтта кытай теленнән урыс теленә тәрҗемә итүче театр юнәлешен дә белгән җирле белгеч тә бар иде. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки хезмәткәрләр белән дә турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды", дип сөйләгән "Әлиф"нең режиссеры Туфан Имаметдинов "Бизнес Онлайн"га.
▪️"Әлиф" татарның гасырлар дәвамында кулланылган гарәп имласын югалтуы турында. Татарның язмасы латин имласына күчүе, аны да юкка чыгарып кириллга күчү зур мәдәни мирасның юкка чыгуы, буыннар чылбыры өзелүе, телнең юкка чыгуына китереп, терелүе турында сөйли.
▪️"Әлиф"нең премьерасы 2017 елда булды. Ул беренче тапкыр Казанның уку театры сәхнәсендә күрсәтелде. Казанның бер генә театры да бу тамашаны үз сәхнәсендә күрсәтергә ризалашмады.
▪️Шул ук елны татарстанда татар теленә каты басым башланды. Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре оештырылды, татар теле бары тик гариза белән генә укытылырга тиеш, прокуратура Татарстан канунны боза диде. Татарстан җәмәгатьчелеге көрәш алып барган вакытта "Әлиф" тамашасының тәэсире дә көчәйде.
▪️"Әлиф" 2018 елда "Алтын битлек" премиясенә лаек булды. Нурбәк Батулла бүләкне алырга чыкканда татарча гына чыгыш ясады, "Бу бүләкне татар халкына багышлыйм", диде. Моңарчы "Алтын битлек" премиясенә Татарстаның бер генә театры да, иҗат берләшмәсе дә лаек булмаган иде.
▪️Узган ел "Әлиф" Төркиянең Конья шәһәрендә уза торган фестивальдә катнашты.
▪️Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкара. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләгән иде.

❤11
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5