Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк.
Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде.
Моның хакта тулы язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

🔥5❤1💯1
❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора
Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде.
Уфада да төнлә шундый тәртип гамәлгә керде. "Однажды в Башкирии" Телеграм каналы язуынча, кешеләргә тәрәзәләр янына бармаска, ачык урыннарда басып тормаска кушылган.
Уфа һава аланы шулай ук очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Кайбер кулланучылар мобил интернетның начар эшләвенә зарлана дип яза телеграм-канал.
▪️Төнлә Волгоград өлкәсендә дроннар торак йортларга бәрелде. Өлкә губернаторы Андрей Бочаров хәбәр итүенчә, өч кеше яраланган.
Волгоградта нефть эшкәртү ширкәте эшли. Элек ширкәткә инде берничә һөҗүм ясалды. Соңгы һөҗүм 6 ноябрьдә булган иде. Би-би-си язуынча, Бочарев әйткән йортлар ширкәттән 30 чакрым ераклыкта урнашкан.
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️ Казан һәм Уфаның һава аланнары эшләми тора Төнлә Казан һава аланында вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиация хәбәр итүенчә, очкычлар кабул ителми һәм җибәрелми. Аңа кадәр Татарстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелгән иде. Уфада да төнлә шундый…
Казан һава аланында якынча 40 рейс, Уфада 30дан артык рейс тоткарлана
Казан һава аланы ябылып тору сәбәпле очкычларны җибәрү һәм кабул итү тоткарлана. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, һава аланы 00:35 сәгатьтән 07:15 сәгатькә кадәр эшләми торган.
Бизнес Онлайн язуынча, Казаннан Бишкәккә, Антальяга, Белградка, Истанбулга, Ташкентка һәм башка кайбер шәһәрләргә рейслар тоткарлана. Мисал өчен Дубайга рейс 21 сәгатькә, Белградка 14 сәгатькә, Истанбулга якынча 15 сәгатькә, Антальяга 10 сәгатькә соңарып оча.
Юлчылар шулай ук Русия шәһәрләренә дә очып китә алмый.
Казанга килүче дүрт очкыч һава аланы ябык булу сәбәпле, башка шәһәр аэропортларына юнәлтелгән.
Алдагы көнне дә Татарстанда һава аланнары ябылып торды. Соңрак Русия саклану министрлыгы Татарстанда дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте.
Аңа кадәр, 14 ноябрьдә, шулай ук Казан һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча эшләмәде.
Ufa1 сайты хәбәр итүенчә, Уфада шулай ук һава аланы ябылып тору сәбәпле, 30дан артык очкыч тоткарланган. Һава аланы 03:15 сәгатьтә ябылды һәм чикләүләр 10:03 сәгатьтә алынды.

❤2🔥2🤬1
Татарстан иҗатчылары Кытайда татарларның гарәп имласын югалту фаҗигасен күрсәткән
"Әлиф" спектакле Кытайның Сычуан вилаяте Сичан шәһәрендә узган театр сәнгате фестивалендә күрсәтелгән. Ел саен оештырылучы форум быел 7-16 ноябрьдә җиденче тапкыр узган. Фестивальдә Кытай, Испания, АКШ, Грузия, Италия, Бразилия, Франция һәм Русия театрлары 100дән артык тамаша күрсәткән. "Әлиф" фестивальдә ике тапкыр чыгыш ясаган.
"Без монда коллективыбызга карата бик ихтирамлы мөнәсәбәт күрдек. Берничә тәрҗемәче булды, хәтта кытай теленнән урыс теленә тәрҗемә итүче театр юнәлешен дә белгән җирле белгеч тә бар иде. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки хезмәткәрләр белән дә турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды", дип сөйләгән "Әлиф"нең режиссеры Туфан Имаметдинов "Бизнес Онлайн"га.
▪️"Әлиф" татарның гасырлар дәвамында кулланылган гарәп имласын югалтуы турында. Татарның язмасы латин имласына күчүе, аны да юкка чыгарып кириллга күчү зур мәдәни мирасның юкка чыгуы, буыннар чылбыры өзелүе, телнең юкка чыгуына китереп, терелүе турында сөйли.
▪️"Әлиф"нең премьерасы 2017 елда булды. Ул беренче тапкыр Казанның уку театры сәхнәсендә күрсәтелде. Казанның бер генә театры да бу тамашаны үз сәхнәсендә күрсәтергә ризалашмады.
▪️Шул ук елны татарстанда татар теленә каты басым башланды. Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре оештырылды, татар теле бары тик гариза белән генә укытылырга тиеш, прокуратура Татарстан канунны боза диде. Татарстан җәмәгатьчелеге көрәш алып барган вакытта "Әлиф" тамашасының тәэсире дә көчәйде.
▪️"Әлиф" 2018 елда "Алтын битлек" премиясенә лаек булды. Нурбәк Батулла бүләкне алырга чыкканда татарча гына чыгыш ясады, "Бу бүләкне татар халкына багышлыйм", диде. Моңарчы "Алтын битлек" премиясенә Татарстаның бер генә театры да, иҗат берләшмәсе дә лаек булмаган иде.
▪️Узган ел "Әлиф" Төркиянең Конья шәһәрендә уза торган фестивальдә катнашты.
▪️Спектакльнең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Төп рольне биюче Нурбәк Батулла башкара. "Әлиф"не журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль дип бәяләгән иде.

❤11
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, ун кеше яраланган. Бу хакта Харьков өлкәсе Балаклея шәһәренең хәрби хакимият башлыгы Виталий Карабанов хәбәр итте. Шулай ук яраланучылар Днепропетровски, Черниговски һәм Херсон өлкәләрендә дә бар, дип белдерә җирле хакимият.
🔸Украина дроннары Ульян өлкәсендә подстанциягә һөҗүм иткән. Төбәк башлыгы Алексей Русских белдерүенчә, дроннар бәреп төшерелгән. Электр белән тәэмин итүдә үзгәрешләр юк, диде ул.
🔸 Польшада билгесез кешеләр тимер юлларга зыян салган. Аларның кайберләре Украинага корал ташу өчен дә кулланыла. Польша премьер-министры Доналд Туск бу диверсия булырга мөмкин, дип белдерде.
🔸АКШ Конгрессы Русия белән бизнес алып баручы илләргә карата "бик кырыс санкцияләр" кертү турында канун өлгесен карый. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп белдерде дип хәбәр итә Reuters.
🔸Русиядә хәзер студентлар алты ел укыячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Бу системга күчү 2026-2027 уку елында башланачак. Яңа тәртип нигезендә туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә белем бирү програмнары өчен дүрт еллык, инженерлар, табиблар һәм укытучылар өчен - биш еллык, ә тагын да катлаулырак һәм фәнни тиешернүгә нигезләнгән юнәлешләр өчен алты еллык уку каралган.

❤2
Татарстандагы 8нче санлы төзәтү колониясе биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновка җибәрелгән хатларны кабат тапшырмый башлаган.
Бу хакта "Протестная Казань" телеграм каналы яза. Бояршинов соңгы тапкыр хатларны 7 июльдә алган.
Хатлар килмәү турында Бояршинов адвокатына җиткергән.
Шулай ук ул адвокатка колониядә теш табибы булмавын һәм шуңа күрә тешләрен дәвалата алмавын да әйткән.
▪️Элегрәк Бояршиновка шулай ук хатлары тапшырылмаган иде. Тавыш купканнан соң Әлмәт колониясендә утыручы Андрей Бояршиновка бөтен хатларын таршырдылар.
▪️Ул вакытта да хатларны бирмәүләре турында Бояршинов адвокатына хәбәр иткән иде.
▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе Бояршиновка каршы җинаять эше ачты.
▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."
▪️Узган елны мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте
▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

🤬5
Көн язмасы: Резервтагы ирләрне ни өчен җыялар: "Украинадагы сугышка җибәрмәсләр дигән гарантия юк"
Русиядә резервистларны җыеннарга җәлеп итү турындагы канун имзалангач, резервтагы ирләрне хәлиткеч әһәмияткә ия корылмаларны саклау өчен җыя башладылар. Әһәмияткә ия корылмалар дигәндә сүз энергетика һәм транспорт инфраструктурасы объектларын саклау хакында бара.
"Коммерсант" язуынча, Русиянең 20 төбәгендә мондый корылмаларны саклау өчен резервтагы ирләрне җыю инде бара. Алар арасында Татарстан белән Башкортстан да бар.
"Гражданин һәм армия" хокук яклау төркеме мөдире Сергей Кривенко сүзләренчә, резервистны контракт имзалаган төбәк җирлегендәге корылмаларны саклау гына түгел, сугышта катнашу өчен дә җибәрергә мөмкиннәр.
"Формулировкалар да йә хәлиткеч корылмаларны саклау, йә хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен (резервистларны үгетлиләр) диелгән. Аларны Украинадагы сугышка җибәрүне тыя торган бер генә кагыйдә дә юк", ди ул.
Кривенко фикеренчә, Русиядә сугышка җибәрү өчен кешеләр җитми.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Резервтагы ирләрне ни өчен җыялар: "Украинадагы сугышка җибәрмәсләр дигән гарантия юк"
Резервистлар мөһим корылмаларны нигездә дроннар һөҗүменнән саклау белән шөгыльләнәчәк диелсә дә, белгеч аларны Украинадагы сугышка җибәрмәсләр дигән гарантия юк ди.
🤬2💯1
Татарстан белән Башкортстанга табутлар кайтарыла.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.
▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.
#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
❤1🎉1💔1
❗️Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев дүрт елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
Шулай ук ул 6 миллион сум штраф түләргә тиеш булачак. Бу хакта Бизнес Онлайн хәбәр итә.
Камаев узган ел 18 апрельдә тоткарланган иде. Аны башта 1,3 миллион сум ришвәт алуда гаепләделәр, тик ул аны акчалата түгел, әйберләр белән алган диелде. Соңрак Татарстан тикшерү комитеты Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклады. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән диелде. Ул башта сак астында тотылды. 2024 елның ноябрендә Тикшерү изоляторыннан азат ителде һәм өй сагына җибәрелде. Камаев мәхкәмә белән килешүгә барырга ризалашкан диелде. Аның Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы күрсәтмәләр биргәнлеге әйтелде.
▪️Фаил Камаев тумышы белән Мөслим районыннан. Ул үзенең карьерасын 1992 елда туган авылында тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Бик кыска вакыт эчендә мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары була, ә бер елдан мәктәп мөдире итеп куялар.
▪️2000 елларда Мөслим районында авыл җирлеге башлыгы була. Актив түрәне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов күреп ала һәм 2002 елда социаль мәсьәләләр урынбасары итеп Актанышка чакыра. Соңрак аны шундук диярлек районның мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куялар.
▪️2005 елда Камаев Фәттаховның урынбасары һәм уң кулы була. Энгель Фәттаховка Татарстан мәгариф министры булырга тәкъдим ителгәч, ул 2012 елда үзе урынына Камаевны калдырды.
▪️Фәттахов мәгариф министры булган вакытта аны чыгышы белән Мөслимнән булган Фаил Камаев алыштыруын халык артык җылы кабул итмәде. Аның белән эш авыр барды дип билгелиләр.
▪️Актаныш белән Камаев биш ел җитәкчелек итте. 2017 елда районга Фәттахов кире кайтты, ә Камаевны Тукай районы башлыгы итеп куйдылар.

❤2🎉1
"Ростех" дәүләт корпорациясе Казанның чүп яныдру корылмасы файдалануга тапшыру вакытын кичектерүне сорады.
Сәбәбе - акча булмау.
"Санкцияләр, югары төп ставка һәм төзелеш материалларының бәяләре сизелерлек артуы сәбәпле, проект объектив төзелеш авырлыклары белән очрашты һәм дәүләт ярдәменнән башка аларны җиңеп чыгу мөмкин түгел. Җәза санкцияләре проектны бөтенләй юкка чыгарыр иде", дип белдергәннәр ширкәттә.
▪️Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Коронавирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.
▪️2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.
▪️2023 елның августында Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте – 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
▪️Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов чүп яндыру заводы Кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип сөйләгән иде. Экологлар чүп яндыру заводы төзелешенә каршы пикетка да чыкты.

"Ростех" Казанның чүп яныдру корылмасын файдалануга тапшыру вакытын күчерергә сорады
Корылманы башта 2025 елны ачарга планлаштырганнар иде, аннары бер елга кичектерелде.
👏2😁2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 17 яшьлек кыз һәлак булган, тугыз кеше яраланган дип хәбәр итте өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов.
🔸Сишәмбегә каршы төндә Донецки өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендә Зуевский һәм Старобешевский җылылык электр станцияләренә зыян салынган. "ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин хәбәр итүенчә, кайбер җирлекләрдә электр энергиясе өзелгән.
🔸Украина Франциядән якынча 100 хәрби очкыч һәм заманча һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) сатып алачак.
🔸Русия президенты Владимир Путин медицина уку йортларын тәмамлаучы студентларны өч ел дәүләт оешмаларында эшләргә мәҗбүр итә торган канунны имзалады. Табиблар һәм студентлар бу башлангычны тәнкыйть итә.
🔸Русиядә нефть бәясе соңгы 2,5 елда иң түбән дәрәҗәгә төште. Бу хәл АКШның "Роснефть" һәм "Лукойл"га санкцияләре кертүеннән соң күзәтелә. Чикләүләр 21 ноябрьдә гамәлгә керә.
🔸Татарстанда 03:41 сәгатьтә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, һава аланнары ябылмады.