Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Башкортстан вице-премьеры вазифасын башкаручы Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде. Тикшерү мәгълүматынча, ул 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр арадашчы аша эшкуардан акча алып килгән. Шуның өчен Марзаев аңа юл төзекләндерү контрактларын биреп барган, диелә. Моннан тыш, Марзаевка 561 миллион сум күләмендә штраф салынган.
🔹АКШ Владимир Зеленскийның Вашингтон тәкъдим иткән тынычлык планын 27 ноябрьгә кадәр имзалавын көтә, дип яза Financial Times. Басма мәгълүматларына караганда, Дональд Трамп Киевны килешүне тизрәк төгәлләргә өнди. Украина имза куйганнан соң документ Мәскәүгә тәкъдим ителәчәк, ә сөйләшүләр декабрь башына кадәр тәмамланырга тиеш.
🔹Украина президенты Америка белән яңа тынычлык планы белән шөгыльләнергә әзер булуын раслады. Телеграм-каналында Владимир Зеленский, әлегә бу план турында зур белдерүләр ясамаячакларын, ә «анык һәм намуслы эшкә» җыенуларын язды. Аның сүзләренчә, ул шушы көннәрдә Дональд Трамп белән сөйләшү үткәрергә ниятли.
🔹Запорожьеда кичә кич Русия һөҗүме нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, дип хәбәр итте җирле хакимият. Соңгы мәгълүматларча, сигез кеше яраланган. Торак йортлар, кибет һәм базарга зыян килгән. Моннан тыш, Одессага һөҗүм вакытында тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән, дип белдерде шәһәрнең хәрби администрациясе.

❤3
🇹🇷 Төркия Югары мәхкәмәсе ТНВның элекке алып баручысы Элвира Мадиярованы Русиягә экстрадицияләү карарын кире какты
Төркия Югары мәхкәмәсе Истанбул мәхкәмәсенең блогер, ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының элекке алып баручысы, Русиядә алдашып, акча үзләштерүдә гаепләнгән Элвира Мадиярованы Русиягә тапшыру мөмкин дигән карарын кире какты. Бу хакта Төркиянең ODA TV сайты хәбәр итте.
Югары мәхкәмә Мадиярованың ире һәм ике баласы белән 2021 елдан бирле Төркиядә яшәве, аны Русиягә тапшырганда гаиләсенә зыян килү ихтималы исәпкә алынмаган дип белдергән, мәхкәмә карарында берничә фактик һәм хокукый хата барлыгына игътибар иткән. Эшне Истанбул мәхкәмәсе яңадан карарга тиеш булачак.
Шул ук вакытта Мадиярованы иреккә чыгару үтенече кире кагылды, ул тикшерү изоляторында калачак.
Русиядә ул зур күләмдә акча урлауда гаепләп, читтән торып кулга алынган.
Тикшерү фаразынча, Мадиярова 2021 елда ябылган Frendex финанс пирамидасының актив әгъзасы булган. Ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов белән пирамидага башка кешеләрне җәлеп иткән, шуның өчен акча да алган.
Төркия медиасы язуынча, 2025 елның 4 февралендә ул Төньяк Кыпрыстан Истанбулга кергәндә ялган кимлек (яшәү рөхсәте) белән кулга алынган. Быел май Истанбул җинаятьләр мәхкәмәсе аны Русиягә тапшыру карары чыгарды. Әлеге вакытта ул Бакыркөй хатын-кызлар төрмәсендә тотыла.
Эш Истанбул Югары җинаятьләр мәхкәмәсе тарафыннан кабат каралачак.
Аның әтисе Тәбриз Әхтәмов быел җәй Казанга кайтты һәм кулга алынды.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Төркиянең Югары мәхкәмәсе ТНВның элекке журналисты Элвира Мадиярованы Русиягә экстрадицияләү карарын кире какты
Түбәндәге мәхкәмә эшне яңадан карарга тиеш булачак. Шул ук вакытта Мадиярованы иреккә чыгару үтенече кире кагылды, "җинаятьнең авырлыгы" сәбәпле ул тикшерү изоляторында калачак.
👎2🔥1🥴1
Сугыш: Башкортстаннан кимендә 8 мең сугышчы үлгән
Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 8 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.
Иң күп үлүчеләр – Уфа шәһәреннән. Ләкин районнар белән аерма зур түгел:
Уфа – кимендә 692 кеше.
Белорет районы – кимендә 369 кеше.
Учалы районы – кимендә 294 кеше.
Стәрлетамак – кимендә 285 кеше.
Мәләвез районы – кимендә 248 кеше.
Туймазы районы – кимендә 243 кеше.
Баймак районы – кимендә 238 кеше.
Әбҗәлил районы – кимендә 207 кеше.
Бу ачык чыганаклардан алынган мәгълүмат кына, чын саннарны хакимият яшерә.
Тулырак👉 монда укыгыз.

😢3
Стәрлетамак көллияте студенты Булат Шаяхмәтов бераз акча эшләп алу нияте белән өеннән чыгып китә. Соңрак егетнең Донецки өлкәсендәге Русия армиясенең 137нче бригадасында булуы ачыклана.
Егетнең анасы фикеренчә, аның улын ялган юл белән контракт имзалатып сугышка җибәргәннәр.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🙈4😭3❤1
"Аспекты Башкортостан" Русиядә "ят агент" дип танылды
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
▪️рухани Павел Заякин,
▪️рәссам Антон Литвин,
▪️журналист Елена Налимова,
▪️«Аспекты Башкортостана» интернет басмасы,
▪️"Мемориал" дискриминациягә каршы үзәге («Anti-discrimination center Memorial Brussels» (ADC Memorial)
2024 елда Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде.
"Аспекты" басмасы 2022 елда Уфадагы "Эхо Москвы" радиосы журналистлары тарафыннан булдырылды. Алар 2024 елда Баймакта һәм Уфада булган протестларны актив яктыртып барды. Шулай ук ул активистларга каршы ачылган җинаять эшләре турында да сөйли. Былтыр мартта Роскомнадзор басма сайтын томалады.

🤬3🔥1
"Йә катлаулы 28 пункт, йә гаять авыр кыш": Зеленский украиннарга мөрәҗәгать итте
Украина президенты Владимир Зеленский үзенең телеграм-каналында видеомөрәҗәгать чыгарды һәм илнең Трамп тәкъдим иткән тынычлык планы аркасында “тарихтагы иң авыр мизгелләрнең берсенә” таруын әйтте.
Зеленский әйтүенчә, Украина җитәкчелеге дәүләт мәнфәгатьләренә хыянәт итәргә җыенмый һәм беректәше белән "конструктив чишелешләр эзләячәк”.
“Без АКШ тәкъдим иткән тынычлык планында украиннарның намусы һәм дәрәҗәсе саклансын өчен көрәшәчәкбез,” — дип белдерде ул.

“Сүз — дәрәҗәне югалту яки иң мөһим партнёрны югалту куркынычы турында. Яки катлаулы 28 пункт, яки гаять авыр кыш, иң авыры, һәм алдагы хәвефләр", диде ул.
Зеленский әйтүенчә, Украина җитәкчелеге дәүләт мәнфәгатьләренә хыянәт итәргә җыенмый һәм беректәше белән "конструктив чишелешләр эзләячәк”.
“Без АКШ тәкъдим иткән тынычлык планында украиннарның намусы һәм дәрәҗәсе саклансын өчен көрәшәчәкбез,” — дип белдерде ул.
❤7🔥1
Быелгы Jadidfest татар хатын-кызына багышлана
22–23 ноябрьдә Казанның Милли китапханәсендә яңа татар мәдәнияте фестивале — Jadidfest 2025 узачак. Быелгы програм төрле чорлардагы татар хатын-кызының тормышына, образларына һәм җәмгыятьтәге роленә багышлана. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль комикслар лабораториясе күргәзмәсеннән башлана: быел ул хатын-кызларның тормышын һәм шәхесен чагылдырган хисле сәнгать әсәрләрен тудырудар гыйбәрәт булган.
Шул ук көнне Татар кызына багышланган сәнгать күргәзмәсе дә узачак.
Чара кысаларында хәзерге заман татар кызы образына багышланган дискуссия, Иске Татар бистәсендә яшәгән хатын-кызлар турында лекция, шулай ук бары тик хатын-кыз артистлар катнашындагы стендап-кичә узачак.
Jadidfestның беренче көнендә хатын-кыз композиторлар иҗатын тәкъдим иткән зур концерт каралган. Анда Сара Садыйкова, Мәрьям Рахманкулова, Роза Мөхетдинова кебек композиторларның музыкасы яңгыраячак.
Икенче көнне кунаклар татар киносында хатын-кыз образлары турында видеоязма карый алачак. XX гасыр башы татар кызы язмышына кагылышлы хореографик перформанс, 1960нчы еллар мәдәни тормышында актив роль уйнаган хатын-кызлар турында "Һиммәтбанулар" спектакле һәм XX гасыр шагыйрәләренең иҗатына багышланган "Акрын уку" кичәсе күрсәтеләчәк.
Фестиваль барышында төрле илләрдә яшәүче татар телен үстерүче кызлар катнашындагы видеогид тәкъдим ителә. Ике көн дәвамында Милли китапханә фойесында милли брендлар һәм нәшриятлар ярминкәсе эшли.
🔹Jadidfest — яңа татар мәдәнияте фестивале. Ул 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм һәр чыгарылыш аерым темага багышлана: шәһәр мохите, гаилә, әдәбият, заманча сәнгать һәм башкалар.
🔹Моңа кадәр Татарстанда татарның мәшһүр хатын-кызларына багышланган "Татарча комикслар" чыккан иде.

Ике көн дәвамында Милли китапханә фойесында милли брендлар һәм нәшриятлар ярминкәсе эшләячәк.
❤2🔥2
Азатлык Радиосының Маҗар хезмәте ябылды
"Азат Европа/Азатлык Радиосы"ның (РСЕ/РС) Маҗар хезмәте 21 ноябрьгә каршы төндә эшен туктатты — бу хезмәтнең яңадан эшли башлавына нәкъ биш ел тулган көнгә туры килде. Хезмәтнең максаты Маҗарстан халкына бәйсез һәм төгәл хәбәрләр җиткерү иде.
"Без Маҗарстан тамашачысына бәйсез журналистика тәкъдим итү өчен бөтен көчебезне биреп эшләдек", — дип белдерде журналистлар.
Хезмәт тарафыннан әзерләнгән барлык материаллар онлайн рәвештә ачык булып калачак.
"Азат Европа/Азатлык Радиосы" медиакорпорациясе президенты Стивен Капус Маҗар хезмәте журналистларының эшен югары бәяләде.
"Аларның осталыгы, үз эшенә тугрылыгы һәм безнең миссиягә туктаусыз өлеш кертүе безнең уңышка да зур йогынты ясады. Ширкәткә керткән хезмәтләре өчен без аларга бик рәхмәтле", — диде ул.
РСЕ/РСның Маҗар хезмәте 2020 елда АКШ Конгрессы карары белән яңадан эшли башлаган иде. Моңа кадәр ул 1950–1993 елларда эшләде.
АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM), "Азат Европа/Азатлык Радиосы" эшчәнлеген тикшереп торучы оешма буларак, 5 ноябрьдә Конгресска маҗар телендә тапшыруларны туктату ниятен хәбәр иткән. Бу карар 2025 елның 21 ноябрендә көченә керде.

Бу карарны АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) кабул итте.
🤬4😢3❤🔥1
📚 Татарстан Милли китапханәсендә җитәкчелек алышынырга мөмкин
Милли китапханә мөдире Мәдина Тимерҗанова якын киләчәктә вазифасыннан китәргә мөмкин. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Бизнес Онлайн яза. Ул әлеге вазифаны 2020 елның августыннан бирле башкара.
🗓 Тимерҗанова 2026 елның апрелендә юбилеен билгеләргә тиеш, һәм шуннан соң мөдир вазифасыннан китәчәк, дип әйтелә. Татарстан мәдәният министрлыгында аңа бу карар инде җиткерелгән, диләр.
Үзе исә бу хакта басмага аңлатма бирмәгән.
📌 Тимерҗанова Милли китапханәгә ТНВның мәгълүмати тапшырулар буенча баш мөдир урынбасары вазифасыннан күчкән иде. Аның җитәкчелегендә китапханә элекке «Казан» милли-мәдәни үзәге урынында ачылды.
🆕 Чыганаклар әйтүенчә, мөдир вазифасына Татарстан мәдәният министрлыгының анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе, элек «Барс-Медиа»ны җитәкләгән Динә Гәрәева килергә мөмкин.
Соңгы айларда Милли музей һәм «Татаркино»да да җитәкчеләр алмашынды — әлеге оешмаларга Айрат Фәйзрахманов һәм Ильяс Гафаров килде.

🙏4
Азатлык хисабы: сугышта Башкортстаннан кимендә 8 мең сугышчы үлгән
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара.
Тулырак 👉 безнең язмада укый аласыз.

🎉3
Русия мәктәпләренә мигрант балаларының 19% гына кабул ителгән
Яңа тәртипләр кертелгәннән соң, мигрант балаларының 19% гына мәктәпкә керү өчен кирәкле документларны туплый алган һәм урыс теленнән имтиханны тапшыруга ирешкән. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев "Новости" агентлыгына белдергән.
Аның сүзләренчә, хәзер алар яңа тәртипнең мәктәп мохитенә ничек тәэсир итүен өйрәнә.
▪️2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады.
▪️Июль аенда Русия Мәгариф министрлыгы мигрантларның өчтән бере урыс телен чит тел буларак тапшыру имтиханын беренче тапкырдан уза алмавын хәбәр иткән иде. Аларның яртысы соңрак та сынауны тапшыра алмый диелде.
▪️Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек диде ул.
▪️Быел август аенда Татарстанда да мигрант балаларының һәр унынчысы урыс теле имтиханын бирә алмавы билгеле булды.
@azatliqradiosi

🤬6👍4❤2💔1