Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Русия дәүләтчелеге нигезләре", “Русия тарихы” һәм “Фәлсәфә” югары уку йортларында мәҗбүри укытылачак

Белем бирүнең яңа моделенә күчкәннән соң, югары уку йортларында "Русия дәүләтчелеге нигезләре", “Русия тарихы” һәм “Фәлсәфә” мәҗбүри булачак һәм бердәм дәреслекләрдән укытылачак. Русия мәгариф министры урынбасары Константин Могилевский РИА Новости-га белдерүенчә, барлык бу курслар социаль-һуманитар белем бирү өлкәсенә керәчәк.

Министр урынбасары фикеренчә, бу карар студентларда “аңлы патриотизмны” һәм тәнкыйди фикерләүне формалаштырырга ярдәм итәчәк. Барлык дәресләр бердәм програм белән укытылачак һәм бердәм материаллар нигезендә бәяләнәчәк.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы Болонья програмыннан соң яңа мәгариф системына күчү 2027 елдан да иртәрәк булмаячак дигән иде.

▪️2023 елны Русия президенты Путин илнең Мәгариф һәм фән министрлыгына "Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсын эшләргә һәм аны университет програмнарына кертергә кушкан иде. Курс биш бүлектән тора: "Русия нәрсә ул", "Русия - дәүләт-цивилизация буларак", "Русиянең дөньяга карашы һәм Русия цивилизациясенең кыйммәтләре", "Русиянең сәяси системы" һәм "Киләчәк һәм ил үсеше".

▪️"Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсы максаты мәктәпләрдәге патриотик дәресләрнеке белән бер: "укучыларда Русиягә карата ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү" дип язды “Верстка”.

▪️Басма язганча, яңа дәреслектә сәясәт һәм тарих Көнбатышка каршы тору күзлегеннән яктыртыла.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, РФ хакимиятләре студентларга һәм мәктәп укучыларына "патриотик тәрбия" бирү максатында мәгариф системына үзгәрешләр кертә башлады. Мәктәпләрдә "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дәресе кертелде. Югары уку йортларында кайбер укытучылар пропагандистик лекцияләр укырга мәҗбүр ителде.

@azatliqradiosi
🤮4🔥1
Казанда торак алуда алданучылар митингка чыкты

Каршылык чарасында Татарстаннан тыш тагын 23 төбәктән, аерым алганда Башкортстан, Самар, Чиләбе, Свердлау һәм башка яклардан да зыян күрүчеләр катнашты.

Татарстанда өлешләп түләп торак алу базарында алданучылар "Вечерняя Казань"га сөйләвенчә, алар инде үз торакларын еллар буе көтә. Вәгъдә ителгән торакларын ала алмаучылар арасында күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, ана капиталын кулланучылар да бар.

"Без бүген Татарстан түгел, ә Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәбез. 2024 елгы "туры элемтә" вакытында сезгә балалы гаиләне алдау турында сорау бирделәр. Сез: "Берәү дә тораксыз калмаячак, мәсьәлә хәл ителәчәк", дидегез. Ил буйлап меңләгән экран каршында елады. Без ышандык, без президентның йөкләмәсе үтәләчәк дип уйладык", дигән өч бала анасы Наталья Дементьева. Ул төзелми калган йорт өчен инде икенче ел ипотека түли.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта ике кеше һәлак булган, җиде кеше яраланган. Украинаның гадәттән тыш хәл хезмәтенә сылтама белән "Суспильне" язуынча, һөҗүмнәр шәһәрнең берничә районында ясалган. Күп катлы торак йортларга зыян килгән.

🔸 Таганрогта һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше үлгән. Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слосарь хәбәр итүенчә, сигез кеше яраланган. Шулай ук Неклиновский районда да ике күп катлы һәм бер шәхси йортка зыян салынган. Моннан тыш хакимиятләр Краснодар төбәгенә көчле һөҗүм ясалуы турында хәбәр итте. Анда алты кеше яраланган, 20ләп йортка зыян килгән. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамина Кондратьев хәбәр итте.

🔸АКШ һәм Русия вәкилләре Абу-Дабида сөйләшүләр уздырган дип хәбәр итә АКШ медиалары. CBS News һәм Financial Times чыганаклары мәгълүматларына күрә, АКШ армиясе министры Дэн Дрисколл Русия вәкиллеге белән кичә очрашкан. Бүген сөйләшүләр дәвам итә.

🔸Казанда инвалид балалы гаиләләрне яклау өчен 4,4 миллион сум акча бүленәчәк. Уртача һәрбер гаиләгә якынча 10 мең сум туры килә. Казанда 84 мең инвалид яши, аларның 6,5 меңе балалар.

🔸Уфа район мәхкәмәсе Русиядә теләнмәгән дип саналган Украина оешмасын финанслаган өчен бер хатын-кызны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иткән. Башинформ язуынча, хатын-кыз "Возрождение» украин рухи үзәге һәм "Возрождение» хәйрия фондына барлыгы 40,5 мең сум җибәргән
❤4
Башкортстанда Украина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай 278 җир кишәрлеге бирелгән.

Бу хакта Башкортстанның төбәк белән идарә итү үзәгенә биргән әңгәмәдә республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская әйткән.

"Федераль канунга күрә, Русия каһарманнары, Русия орденнары белән бүләкләнгән СВОда (Русия хакимияте Украина сугышын шулай дип атый) катнашучыларының, ә алар һәлак булган очракта -гаиләләренең мондый хокукы бар", дигән Полянская.

▪️Сугышта катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләрен Башкортстан белән аннексияләнгән Кырымда инде күптән өләшәләр. Башкортстанда бу хактагы канунны республика парламенты 2023 елның ноябрендә кабул итте. Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләргә өләшер өчен буш җирләр юк дигән иде элегрәк республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

▪️Башкортстан хакимияте республикадагы ирләрне төрле юллар белән Украина сугышына җибәрергә тырыша. Шул ук вакытта республикага көн саен диярлек мәетләр кайтарыла. Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче урында бара. Русия Украинага каршы башлаган сугышта Башкортстаннан 8 меңнән артык кеше һәлак булган.

Бу хакта 👉Азатлык Радиосында яздык.

@azatliqradiosi
🤮5
⚡️Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кырымтатар тарихчысы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаган.

Энвер Сейтемеметовның өенә якынча ун куәт оешмасы хезмәткәре килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә. Алар Сейтмеметовка тоткарлау турындагы карарны укып, аны Бакчасарайдагы йортыннан Акмәчеткә алып киткәннәр.

”Э” үзәге хезмәткәрләре Сейтмеметов өстеннән административ беркетмә төзегән. Аннары аны район мәхкәмәсе утырышына алып барачаклар.

▪️Галимгә 74 яшь, ул өч сәяси тоткын – Сейтумер, Осман һәм Абдулмеджит Сейтумеровларның туган абыйсы.

▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.

@azatliqradiosi
🤬4😢4
Кичә Казанда Милли Шура утырышы узды.

Бу җыенда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2025 елда узган чаралар буенча хисап тоткан.

«Татар-информ» язуынча, Шакиров аерым игътибарны узган елда конгрессның махсус хәрби операциядә (Русия хакимиятләре Украина сугышын шулай дип атый) ярдәм оештыру мәсьәләләренә юнәлткән.

Ул Русиядәге татарларның Путинның башлаган сугышына һуманитар ярдәм җыюлары турында сөйләгән.

«Узган елда да татар иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләребез, гомумән татар халкы – Җиңүне якынайту эшенә үз өлешләрен кертте", дигән ул

Шакиров әйтүенчә, эшмәкәрләребез илне саклаучы хәрбиләргә ярдәм итү кампанияләре оештырып, ел буена һуманитар йөкләрне даими рәвештә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" җибәреп торган.

"Дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе җитәкчелегендә, Милли Шура әгъзалары катнашында делегацияләр быел гына да өч тапкыр – апрель, июль, октябрь айларында Донецки һәм Луһански Халык Республикаларына барып, җирле татар оешмалары эшчәнлеге белән танышып, һуманитар ярдәм илтеп кайтты», – дип китерә аның сүзләрен "Татар-информ".

Шакиров 10-13 октябрь көннәрендә татар конгрессы вәкиллегенең Ростов өлкәсе, "ДНР" һәм "ЛНР"га эш сәфәре кылуы турында да әйткән. Аның сүзләренчә, делегация составында булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын җирле татарлар бик җылы кабул иткән.

"Сәфәр кысаларында хәрби хезмәткәрләргә һуманитар ярдәм йөге тапшырылды. Чираттагы эш сәфәребез Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә декабрь аена планлаштырыла», дигән ул.

▪️2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде.

▪️Финляндиянең "Исламия" җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин Милли шурага әгъза буларак сайланып куелуын белгәч:

— Мин Милли шурага керер өчен үз намзәтемне куймадым. Украина сугышын хуплаган оешмада тора торган кеше түгелмен. Без Финляндиядә сугышны хупламыйбыз. Америка, Көнбатыш илләрендәге татарлар да якламый. Мин моңа ышанмыйм. Бу оешма сәяси мәсьәләләрне күтәрмәскә тиеш. Ни өчен Украина мәсьәләсе кабул ителде? Аңлый алмыйм. Күңелем төште. Бу татар эше түгел. Минемчә, мондый карар кабул ителгән очракта бу дөнья татар конгрессы түгел, ә Русия татар конгрессы булып чыга. Дөнья татарларын сәяси мәсьәләләргә катнаштырырга ярамый. Минемчә, татар конгрессы беренче чиратта Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны күтәрсен. Татар теле югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк, дигән иде.


@azatliqradiosi
🤬6❤3🤮2
21 ноябрь, җомга кичендә, Русиянең Юстиция министрылыгы чираттагы "ят агент"лар исемлеген чыгарды.

Аңа "Аспекты – Башкортостан" басмасы өстәлде.

Редакция Русия кануннарын үтиячәк, әмма үз позицияләренә хыянәт итмәячәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
Энҗеле калфак
Бүген кич Фатыйх Хөснинең "Энҗеле калфак" хикәясен тыңлыйк.

Әйдә!Online проекты аның аудиосын әзерләгән

Текст һәм аудио монда

@azatliqradiosi
🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 ноябрь, иртәнге якка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Запорожьега Русия һөҗүме нәтиҗәсендә 18 кеше зыян күргән. Өлкә администрациясе мәгълүматларына караганда, дистәләп күпкатлы йортларга зыян килгән. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми.

🔹Украина дроннары Чабаксарга һөҗүм иткән. Алар «ВНИИР-Прогресс» ширкәтенә җибәрелгән булырга мөмкин, дип фаразлана — анда дронга каршы тору системнары җитештерелә. Республика башлыгы Олег Николаев халыкны эвакуацияләү турында белдерде. Хакимиятләр әйтүенчә, ике кеше, шул исәптән бер үсмер җәрәхәтләнгән.

🔹АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф киләсе атнада Мәскәүдә Путин белән очрашачак. Бу хакта Дональд Трамп журналистларга хәбәр иткән. Очрашуда Трампның киңәшчесе һәм кияве Джаред Кушнер да катнашырга мөмкин.

🔹Камчаткада Безымянный янартавы сөрем чәчә башлады. Күккә күтәрелгән көл баганасы 50 километрга сузылган. Вулканологлар бу шартлау авиациягә комачауларга мөмкинлеге турында кисәтә.

🔹Кичә, 25 ноябрьдә, Русия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат булган. Аңа 98 яшь иде. Ул Татарстан Конституциясен һәм Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне әзерләүдә катнашкан кеше.
❤3
Путин урыс халкы мәнфәгатьләре һәм "россиян" милләтен алга сөрүче яңа милли сәясәт стратегиясен имзалады

61 пункттан торган әлеге документ илдә киләсе унъеллыкта халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенең төп юнәлешләрен билгели. Стратегиянең төп максаты — дәүләт бердәмлеген һәм Русиянең бербөтенлеген саклау, ил эчендәге тотрыклылыкны ныгытү һәм уртак россиянлык гражданлык үзбилгеләвен формалаштыру.

Документка күрә, милли сәясәтне гамәлгә кертү этник нигездәге каршылыкларны киметергә, эчке тотрыклылыкны көчәйтергә һәм Русия җәмгыятен ныграк берләштерергә тиеш. Әлеге вакытта Русиядә халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр "тотрыклы" дип бәяләнә.

❗️"Дәүләт коручы" халык - урысларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклауга аерым бүлек багышланган. Элекке стратегиядә ул юк иде.

❗️Тагын бер яңалык: Русиянең милли сәясәтен алга сөрүдә җаваплылык төбәкләргә дә салынган.

2036 елга ил халкының ким дигәндә 95 проценты үзен иң беренче чиратта россиян дип тоярга тиеш, диелә документта (әлеге вакытта 92% тирәсе). Моннан тыш, хакимият 11 елдан халыкның кимендә 75 проценты илдәге халыклар арасындагы вазгыятьне уңай дип бәяләр дип өметләнә.

Алдагы милли сәясәт стратегиясе 2012 елда кабул ителгән иде һәм быел тәмамлана.

"Россиян" милләте идеясе белән галим-этнолог Валерий Тишков чыкты.

2023 елда Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Хәзер республика хакимиятенең төп максаты — "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү".

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤮18❤3👎2
Токиода татарлар төзегән беренче мәчеткә тиздән 88 ел тула. Төркиядә инде чаралар оештырыла башлады

Бу көннәрдә Истанбулның хосусый Ибн Халдун университетында (бу һуманитар фәннәр белән шөгыльләнүче университет һәм аны коручы — Билал Эрдоган) Токио мәчетенә 88 еллыгына багышланган чара уздырды һәм аның кысаларында ислам дине галиме, Токиодагы мәчеткә нигез салучы Габдерәшит Ибраһимовка багышланган конференция узды. Чараны оештыручы - Төркиянең Милли Мәҗлесе, Япония һәм Төркиянең икътисад, мәдәни багланышлар өчен җаваплы эшмәкәрләр берлеге.

Мәчетне Япониягә килеп урнашкан мөһаҗир татарлар 1938 елда оештыра һәм төзи. Ул агачтан салына. Архитекторы - татар кешесе Абдулбасыйр Дейкиров.

Мәчеткә урынны Япония хөкүмәте бүлеп бирә, рөхсәт алуны, түрәләр белән сөйләшүләрне дин галиме Габдерәшит Ибраһимов алып бара. Мәчеткә урын Токионың Ояма-чо районында бирелә. Төзелешкә акчаны татарлар үзара җыя, махсус фонд булдырыла. Мәчет каршында татарлар татар мәктәбе дә оештыра. Мөһаҗир татарларның балалары барысы да бишенче сыйныфка кадәр шушы мәктәптә белем ала. Уку-укыту тулысынча татар телендә була. Мәчетнең беренче имамы - дин галиме Габдерәшит Ибраһимов була. Соңыннан аның эшен Мөхәммәт Габделхәй Корбангали дәвам итә.

Вакытында татар мәчете дип аталса да, бүген әлеге атама төшеп калган. Хәзер анда имам төрек кешесе, чөнки мәчет Төркиягә карый.

Истанбулдагы Мимар Синан исемендәге сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглы мәчеткә Габдерәшит Ибраһимов исемен бирү гадел булыр иде дип саный.

"Бүген Токиода мәчет тора икән, аның һәм йөзләгән татарның тырышлыгы, көче, хәләл акчасы файдаланганын белсеннәр иде. Аның кабере, татарлар җирләнгән зират еракта, һәр кеше бара алмый, ә мәчеттә аның исеме булса, дога да кылу гадәткә керер иде. Кемдер кызыксыныр, тирәнрәк өйрәнергә теләр аның турында, татарлар турында", ди ул.

Мәчет турында тулырак 👉безнең мәкаләдә укыгыз.
❤11👍2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кырымтатар тарихчысы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаган. Энвер Сейтемеметовның өенә якынча ун куәт оешмасы хезмәткәре килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә. Алар Сейтмеметовка тоткарлау турындагы…
Кичә тоткарланган 74 яшьлек Энвера Сеитмеметовны СССР белән наци Германиясе гамәлләрен тиңләүдә гаепләп беркетмә төзегәннәр

20 ноябрьдә полиция хезмәткәре “Кырым теләктәшлеге” платформасында 2020 елның 18 маенда, ягъни биш ел элек чыккан видеоны тапкан. Әлеге видеоны быел кабатлап биргәннәр. Бу видео – 18 май кырымтатар сөргене көненә багышлана.

Әлеге видеода тарихчы Энвер Сеитмеметов сөйли.

“Халыкара җәмәгатьчелек, яки бүген “хокуклар бозыла” дип әйтүчеләр, 1948 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм кеше хокуклары турында кануннар кабул итәләр, әмма чынлап караганда – бу кануннар эшләми. Нюрнберг процессы гына түгел... Минемчә, аннан соң тагын бер халыкара мәхәкәм булырга тиеш иде, ул шул җиңүчеләрне дә хөкем итәргә тиеш булган булыр иде”, ди видеода Энвер Сеитмеметов.

Эксперт О.В. Романьконың 24 ноябрьдә әзерләгән нәтиҗәсенә күрә, Энвер Сеитмеметов әңгәмәдә имештер “1944 елның маенда кырымтатарлар, грекларны һәм башкаларны мәҗбүри күчерү белән бәйле СССР җитәкчелеге гамәлләрен наци Германиясе җитәкчелеге җинаятьләре белән тиңли”.

Сеитмеметов Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә язмача аңлатма бирүдән баш тарткан. Аның янында адвокат булмаган.

Шуннан соң аксакалны Акмәчеттә татулаштыру мәхкәмәсе бүлегенә алып киткәннәр. Аның эшен карауны хөкемдар 2 декабрьгә күчергән. Сеитмеметовны әлегә җибәргәннәр.

@azatliqradiosi
❤2❤‍🔥1
Уфада элек Салават Юлаев һәйкәле торган урында хәзер шундый яктылык инсталляциясе урнаштырылган.

Матурмы?

Салават Юлаев һәйкәлен күптән түгел сүттеләр. Хәзер ул төзекләндерелә. Һәйкәлне үз урынына 2027 елны кайтарырга тиешләр.

Фото: Уфа с огоньком телеграм каналы

@azatliqradiosi
❤11😁2🤯2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кичә, 25 ноябрьдә, Русия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат булган.

Ул Татарстан Конституциясен һәм Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне әзерләүдә катнашкан кеше.

Железнов элек Азатлык Радиосына Мәскәү Конституцияне дә, республика статусын да таный, әмма телләрне укыту һәм шартнамә кебек принципиаль мәсьәләләрдә Татарстан белән килешеп эшләүне кирәк тапмый дип сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
❤3👍1🔥1😢1