Уфада элек Салават Юлаев һәйкәле торган урында хәзер шундый яктылык инсталляциясе урнаштырылган.
Матурмы?
Салават Юлаев һәйкәлен күптән түгел сүттеләр. Хәзер ул төзекләндерелә. Һәйкәлне үз урынына 2027 елны кайтарырга тиешләр.
Фото: Уфа с огоньком телеграм каналы
@azatliqradiosi

❤11😁2🤯2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кичә, 25 ноябрьдә, Русия Фәннәр академиясе академигы, юридик фәннәр докторы, профессор Борис Железнов вафат булган.
Ул Татарстан Конституциясен һәм Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүне әзерләүдә катнашкан кеше.
Железнов элек Азатлык Радиосына Мәскәү Конституцияне дә, республика статусын да таный, әмма телләрне укыту һәм шартнамә кебек принципиаль мәсьәләләрдә Татарстан белән килешеп эшләүне кирәк тапмый дип сөйләгән иде.

❤3👍1🔥1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 ноябрь, әлеге сәгатькә дөнья хәбәрләрен барлыйк:
🔹Дональд Трамп Вашингтонда дәүләт гвардиясе хәрбиләренә ясалган һөҗүмне «террор гамәле» дип атады. Ул һөҗүмченең Әфганстаннан диде һәм АКШта яшәүче барлык әфганнарны яңадан тикшерүне таләп итте. Ак йорт янында кичәге атышта ике хәрби яраланды.
🔹Украина дроннары Новокуйбышевски нефть эшкәртү заводына һөҗүм ясаган. Җирле халык шәһәр өстендә ким дигәндә ун шартлау яңгырады дип хәбәр итә. Самар хакимияте әлегә бернинди дә белдерү ясамады.
🔹Һонконгтагы күпфатирлы торак комплексында чыккан янгында һәлак булучылар саны 44 кешегә җитте. 66 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 279 кешенең хәле билгесез.
🔹Перуның элекке президенты Мартин Вискарра ришвәтчелек өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аңа 2011–2014 елларда губернатор булып эшләгән вакытта якынча 700 мең доллар ришвәт алуда гаепләү белдерелә.
🔹Бүген Рим папасы Лев XIV үзенең беренче чит ил сәфәренә юл тота. Ул Төркиядән башланачак, анда понтифик президент Эрдоган белән очрашырга ниятли.

❤5👍1
Татарстанның 2026 елгы бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Киләсе елларда дефицит тагын да артачак
Татарстан Дәүләт шурасы республиканың 2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга исәпләнгән бюджеты турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
🔻2026 елга Татарстан казнасы керемнәре 552,2 миллиард сум, ә чыгымнары 566 миллиард сум булачак дип фаразлана. Дефицит 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк.
🔻2027 елга бюджет керемнәре 578,9 миллиард сум, ә чыгымнары 595,8 миллиард сум күләмендә планлаштырылган. Дефицит – 16,9 млрд сум.
🔻2028 елга бюджетның керемнәре 620,9 миллиард сум, ә чыгымнары 639,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Дефицит – 18,7 млрд сум.
1 ноябрьгә Татарстанның дәүләт бурычы 98,9 млрд сум тәшкил итә. Аның 91% - федераль бюджетыннан алынган кредитларга, 9% дәүләт гарантияләренә карый.

😡4👏2
Мәскәүдә "Беренчеләр хәрәкәте"нең җитәкче урынбасары Марат Закиров тоткарланган
Казанда туып-үскән, «Беренчеләр хәрәкәте»нең элекке җитәкче урынбасары Марат Закиров дәүләт акчасы урлауда шикләнелеп тоткарланган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, Бизнес Онлайн яза. Эшне Русия ФСБсы тикшерә. Аңа инде сак чарасы билгеләнгән, ләкин Мәскәү мәхкәмәләре базасында рәсми мәгълүмат күренми.
Чыганаклар әйтүенчә, Закиров эше Татарстаннан чыккан тагын бер кеше — Русия яшьләр берлегенең республика филиалы җитәкчесе, элекке Студентлар лигасы президенты Элкин Искәндәров эше белән бәйле. Искәндәров аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепләнеп быел 28 гыйнварда Казаннан Мәскәүгә китерелде, Лефортово мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм СИЗОда утыра.
Басма язуынча, тикшерү вакыйгалар чылбыры 2023 елның 19 октябрендәге сатып алудан башлана. Ул вакытта «Беренчеләр хәрәкәте» 133,7 млн сумлык брендлы сувенирлар китерүгә тендер үткәрә. Тендерны Казанның «ДПВ Групп» ширкәте җиңә. Тикшерү фаразлавынча, шушы контракт нигезендә хәрәкәтнең 25 млн сум акчасы «урланган».
«ДПВ Групп» хуҗасы Марат Хәйруллин да Искәндәров белән бер көнне тоткарланган һәм хәзер ул да сак астында.
Закировка 40 яшь. Югары белемне КФУда алган, хезмәт юлын Казан башкарма комитеты аппаратында дәүләт хезмәтендә башлаган. Казанда мэриясе белән төрле дирекцияләрендә җитәкче вазифаларында була.
2018 елда парклар һәм скверлар дирекциясе мөдире итеп билгеләнә, 2020 елда — Казан шәһәр Думасы депутаты, 2021 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы була. 2022 елда Мәскәүгә күчә һәм бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте («Беренчеләр хәрәкәте») җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта аның исеме «Беренчеләр хәрәкәте» сайтында юк.

👏2❤1
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе актоактивист Урал Байбулатовны 20 мең сум штарфка тарткан
Ул административ кодексның 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү) нигезендә гаепле дип табылган. Байбулатовка "Вконтакте"да "Клип. Башкиры против русских на стрелке" һәм "Казахи ... чеченцев" дигән видео өчен беркетмә төзелгән. Мәхкәмә белдерүенчә, әлеге видео урысларга һәм чеченнарга карата тискәре караш уята.
Байбулатовка басым Кырктытаудан бакыр чыгаруга каршы чыгыш ясаудан соң башланды. Быел апрельдә Байбулатовка "ялган мәгълүмат тарату" турында җинаять эше ачылды.
Шулай ук быел август аенда мәхкәмә Байбулатовны 15 ел элек чыккан видео өчен бер мең сум штарфка тарткан иде.
▪️2020 елның көзендә Куштау шиханына яклау протестларыннан соң Байбулатов "Юлдаш" радиосыннан ("Башкортстан" телерадиоширкәтенә карый) дикторлыктан китте. "Үземне экология проблемнарын чишүгә багышлыйм", диде ул.
▪️Куштау протестлары вакытында активистларның "Координация шурасын" җитәкләде, аның исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда шиханны яклаучылар "Манифестын" укыды.
▪️2021 елның гыйнварында Байбулатов "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәткә нигез салды. 2021 елның 23 гыйнварында Уфада Алексей Навальный тарафдарлары йөрешендә катнашты, "Ак йорт" янында митинг оештырды. Берничә көннән аны тоткарлап, рөхсәт ителмәгән чара оештыруда гаепләп, 10 тәүлеккә административ сак астына алдылар.
▪️2021 елның декабрендә Байбулатов Баймак районы 1нче Төркмән авылында мал чире чыгуы турында видорепортаж чыгарды.
▪️2022 елның мартында Русиянең Украинага бәреп керүен хуплады, аерым алганда "Ни өчен бу 2022 елда бара, ни өчен 2014 елда, Русия җәмгыятендә эйфория һәм патриотик кәефләр күтәрелгәндә, Украина халкы әле бик нык берләшмәгән вакытта булмады", дип әйтте.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстанда мәхкәмә актоактивист Урал Байбулатовны 20 мең сум штарфка тарткан
Быел август аенда мәхкәмә аңа 1 мең сум штарф түләтү карары чыгарган иде.
❤1🥰1
Токиода татарлар төзегән беренче мәчеткә тиздән 88 ел тула.
Төркиядә инде чаралар оештырыла башлады.
Бу тарихи вакыйганы Истанбулдагы университетта искә алып, махсус фәнни конференция уздырылды. Татарстаннан галимнәр килә алмаган.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

🔥9❤1👍1
Петербур мәхкәмәсе, югалган чечен кызы Седа Сөләйманованың дусты Елена Пятаеваны, полиция бүлеге янында ялгыз пикет үткәргән өчен ун тәүлеккә сак астына алган.
Бу хакта "Слово о защите" проекты яза.
Хокук яклаучылар белдерүенчә, Пятаеваны җәмәгать чарасын оештыру һәм уздыру тәртибен кабат бозуда гаепле дип тапканнар.
«Мин гаебемне таныйм, әмма ачыклап әйтәсем килә: участоктан нинди арада пикет үткәрергә мөмкин икәнен белми идем, мондый мәгълүматны да таба алмадым. Ә мәҗбүри эш мәсьәләсенә килгәндә, 20 сәгать эшләргә тиеш булуым турында адвокатым әйтүенчә, мәхкәмә приставлары чакырыр дип көттем, әмма алар элемтәгә чыкмады», дип белдерде мәхкәмә утырышында Пятаева.
Аны 25 ноябрьдә Красносельски районында 54нче полиция бүлеге янында «Сез аны үләргәр бирдегез. Шуның белән яшәгез» ("Вы отдали ее на смерть. Живите с этим") дигән шигар тотып торган өчен тоткарлаганнар.
Гомумән, Пятаева Петербур һәм Грозныйда дустының югалуын ачыклауны таләп итеп ким дигәндә җиде тапкыр ялгыз пикетка чыккан. Гыйнвар аенда ул Петербурдагы Кадыров күперенә дә пикетка чыккан иде – аны 20 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр.
2022 елның октябрендә Седа Сулейманова өйеннән качкан иде. 2023 елның 23 августында чечен куәт оешмалары аны Петербурдагы фатирыннан урлап, Чечняга алып китеп туганнарына тапшырган. Шуннан соң кыз элемтәгә чыкмаган.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Сарытау һәм Энгельс шәһәрләренә төнлә дрон һөҗүм иткән. Җирле халык аларның саны күп булды дип белдерә, ләкин хакмиятләр әлегә берни әйтмәде.
🔹Украина үз җирләреннән баш тартып, тынычлык килешүенә килергә җыенмый, дип белдергән Украина президенты офисы җитәкчесе Андрей Ермак The Atlantic журналына биргән әңгәмәсендә. Аның сүзләренчә, мондый шартлар Конституцияне боза, шуңа күрә Киев бары ике як контрольдә тоткан җирләрне бүлеп торучы сызык турында гына сөйләшергә әзер.
🔹Вашингтонда 27 ноябрьдә атылган ике гвардияченең берсе хастаханәдә вафат булган, дип хәбәр итте Дональд Трамп. Икенчесенең хәле «шактый авыр». Шикләнелүче — АКШтан сыену алган 29 яшьлек Әфганстан кешесе.
🔹Британия февраль азагына кадәр "Лукойл" ширкәтенең халыкара активларын санкцияләр исемлегеннән чыгарган.
🔹Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Мәскәүдә җомга көнне Владимир Путин белән очрашырга өметләнүен әйткән, дип яза Reuters. Аның сүзләренчә, әңгәмәнең төп максаты — нефть һәм газ тәэминатын дәвам итү. Шулай ук ул Украинада тынычлыкка ирешү юллары турында да сөйләшергә планлаштыра.

❤3
"Мемориал" тагын 13 "Баймак эше" фигурантын сәяси тоткын дип таныды
"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын 13 кешене сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта оешма тараткан хәбәрдә әйтелә.
Сәяси тоткын дип танылган яңа исемнәр: Идел Кәримов, Юнир Исламголов, Өметбай Дәүләтбирдин, Газизьян Хәйбуллин, Кәбир Сөярголов, Инсаф Исламов, Иршат Ульябав, Юнир Хисаметдинов, Сәгыйтъ Юлмөхәммәтов, Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дим Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаев.
Бу кешеләргә карата гаепләү карарларын беренче инстанция мәхкәмәләре быел сентябрь-октябрь айларында чыгарды.
Быел август аенда хокук яклаучылар инде «Баймак эшндә" гаепләнеп, ул вакытка мәхкәмәдән гаепләү карары алган 46 кешене сәяси тоткын дип таныган иде. Шулай итеп, бүгенге көнгә сәяси тоткын дип танылган фигурантлар саны 59га җитте.
Idel.Реалии мәгълүматларынча, Башкортстаннан читтә үтүче мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезенедә 63 кешене хөкем иткән. Аларга 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелгән (апелляция шикаятьләре каралуын да исәпкә алып). Аларның күпчелегенә хакимият вәкилләренә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый торган көч куллану һәм киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу гаепләре йөкләнгән.

😭3
"Коймакны бәлеш дип булмый" Социаль челтәрләрдә ТНВның сыйфаты турында бәхәс бара
Татарстанның төп милли телеканалы – ТНВ соңгы атнада фикер каршылыклары үзәгенә эләкте. Бу юлы бәхәснең төп мәйданы булып журналист Линар Закиров алып бара торган "Әйтче" телеграм каналы һәм ВКонтакте төркеме чыкты. Анда ТНВның хәзерге юнәлеше, проектлар сыйфаты, каналның милләт өчен әһәмияте хакында күпсанлы язмалар, хисле фикерләр пәйда булды. Каналның нишләп мондый хәлгә төшүе, ни өчен тамашачының канәгатьсезлеге артуы һәм киләчәктә нәрсә көтелүе хакында сүз куерды.
"ТНВны мәңге сүккәннәр, сүгәләр һәм сүгәчәкләр дә", дип башлады сүзен Линар Закиров. - Ләкин соңгы арада ачылган проектлар — "Музыкаль сабантуй", "Кызган казан", "Мин беләм", "Сөйләшергә вакыт" — берсе дә гади халык турында түгел. Һәркайсында җырчылар гына. Тамашачы җыяр өчен, артистларны кертеп тутырабыз да вәссәлам, рейтинг безнең кесәдә, дип уйлыйлардыр, күрәсең".
Аңа шулай ук Альберт Шакиров, Рүзәл Әхмәдиев, Гөлназ Шәмси кебек башка журналистлар да кушылды.
Әйткәндәй, киләсе елга Татарстан казнасыннан татар телендәге тапшырулар өчен 92,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу сан инде кимендә 2016 елдан бирле үзгәрми диярлек.
Социаль челтәрләргә күзәтүне 👉 монда укыгыз.

"Коймакны бәлеш дип булмый"
Социаль челтәрләрдә ТНВның сыйфаты турында бәхәс бара

Татарстанның төп милли телеканалы – ТНВ соңгы атнада янә җәнҗал һәм фикер каршылыклары үзәгенә эләкте. Бу юлы бәхәснең төп мәйданы булып журналист Линар Закиров алып бара торган "Әйтче" телеграм каналы һәм ВКонтакте төркеме чыкты. Анда ТНВның хәзерге юнәлеше…
❤9👍2
Якут журналисты Саша Александрова терроризмга чакыру маддәсе нигезендә өч ел колониягә хөкем ителгән.
Аңа бу гаепләүнең ни өчен бирелгәне рәсми рәвештә хәбәр ителмәде. «Sakhaday» басмасы фаразлавынча, моңа журналистның интернеттагы тәнкыйть язмалары сәбәп булырга мөмкин. Террорчылыкка чакыруда гаепләүләр Украинаны яклау сүзләре өчен дә ачыла.
Украинада сугыш башлангач, Александрова Русиядән Казакъстанга китеп, ZIMA дип аталган сайт ача, ләкин 2024 елда кире кайта.
Аны март аенда тоткарлап тикшерү изоляторына яптылар һәм күп тә үтми Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегенә керттеләр.
Фото: «Вести Якутии»

❤2🤬1😢1
❗️Башкорт активисты һәм журналисты Айгөл Лайон Мәскәү режимы тарафыннан “ят агент” дип танылды
Русия юстиция министрлыгы “ят агентлар” реестрын яңартты. Исемлеккә озак еллар АКШта яшәүче башкорт активисты һәм журналисты Айгөл Лайон да кертелгән.
Моннан тыш, шагыйрә, антрополог Василина Орлова, сәясәтче Евгений Савостьянов, чечен сәясәтчесе Аслан Масхадовның улы Анзор “ят агент” дип танылган.
Исемлеккә шулай ук DOXA басмасы кергән. Былтыр гыйнварда ул “теләнмәгән оешмалар” реестрына кертелгән иде.
Министрлык “теләнмәгән оешмалар” исемлеген дә яңартты. Аңа кеше хокуклары үтәлүен күзәтүче Human Rights Watch халыкара оешмасы эләкте.

🤬5❤3🤮3😱2
Татарстанның яман шеш авыруларына дару өчен бүлгән акчасы Башкортстан белән чагыштырганда дүрт тапкырга азрак
Татарстан онкология авыруларын дарулар белән тәэмин итүгә, Петербур белән чагыштырганда, ун тапкыр азрак акча бүлә. Самар өлкәсе һәм Башкортстанга караганда да бюджет күпкә түбән. Бу хакта Татарстанда яман шешне дәвалау проблемнарына багышланган мәкаләсендә Бизнес Онлайн яза.
Татарстанда бүген яман шеш белән авыручы 127 меңләп кеше исәпләнә. Шул ук вакытта республика онкодиспансерының (РКОД) еллык бюджеты якынча 8,3 миллиард сум тәшкил итә. Ә онкология авыруларын дарулар белән тәэмин итүгә нибары 711 миллион сум каралган.
Чагыштыру өчен: Башкортстанда яман шеш белән чирләүче 105 меңләп авыру теркәлгән, ләкин аларны дарулар белән тәэмин итүгә 3,8 миллиард сум юнәлтелә. Самар өлкәсендә дә күрсәткечләр шундыйрак: 2024 ел ахырына онкология регистрында 107 меңләп кеше булган. 2024 елда онкология юнәлешендә медицина ярдәменә 6,1 миллиард сум тотылган, ә төбәк дару ташламасы Татарстандагыдан ике тапкыр күбрәк — 1,2 миллиард сум. Өстәвенә, төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елда онкология авыруларын дару белән тәэмин итү өчен тагын 1,2 миллиард сум өстәмә акча бүленәчәген белдергән.
Иң зур аерма Петербург белән. Анда онкология авырулары Татарстанга караганда 1,4 тапкыр күбрәк, әмма 2025 елга дәүләт гарантияләре програмының күләме Татарстанныкыннан 2,5 тапкыр зуррак. Шәһәр казнасыннан 109 миллиард сум бүленә — бу да Татарстан күрсәткеченнән өч тапкыр артык. Петербург онкология авыруларын дару белән тәэмин итүгә Татарстаннан ун тапкыр күбрәк — 7,8 миллиард сум юнәлткән. Моннан тыш, анда төбәк медицина оешмаларыннан кала берничә федераль онкология фәнни-тикшеренү үзәге эшли, һәм алар авыруларны дәвалау өчен турыдан-туры федераль бюджеттан да финанс ала.

❤4🤬3