Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Краснодар крае оператив штабы хәбәр итүенчә, Темрюктагы порт корылмалары украин дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән. ASTRA телеграм-каналының OSINT-мәгълүматларына караганда, газ терминалы яна башлаган.

🔹Шулай ук дроннар Сызрань шәһәренә дә һөҗүм иткән, җирле халык нефть ширкәтендә янгын чыкканын хәбәр итә.

🔹Бүген дроннар "Грозный-Сити" бизнес-үзәге бинасына һөҗүм ясаган. Astra 2ГИС хезмәте мәгълүматларына сылтанып язуынча,, әлеге бинада Чечня Иминлек шурасы, кеше хокуклары вәкиле, хисап пулаты, сайлау комиссиясе һәм башка дәүләт оешмалары офислары урнашкан." Чечня хакимияте әлегә һөҗүмгә бәйле берни әйтмәде.

🔹Камчаткада көчле циклон, яңгырлар һәм давыл нәтиҗәсендә берничә торак пункт утсыз калган.

🔹Маҗарстанның MOL нефть-газ ширкәте АКШның рәсми затларына "Лукойл"ның санкцияләр исемлегендә булган чит ил активларын сатып алырга кызыксынуын белдергән. Бу хакта Reuters үз чыганакларына таянып яза.
🔥2
ФСБ Башкортстанда террорчылык оешмасы әгъзаларын тоткарлау турында белдерде

ФСБ хезмәткәрләре Башкортстанда Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган бер оешманың сигез әгъзасын тоткарлау турында белдерде. Оешманың исеме әйтелми. Алар дөньякүләм хәлифәт төзү идеясен тараткан һәм үз сафларына яңа кешеләр җәлеп итәргә омтылган дип әйтелә. Бу хакта ФСБның Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

ФСБ мәгълүматларына караганда, тоткарланганнарның өйләрендә Русиядә тыелган террорчылыкны пропагандалаучы материаллар, элемтә чаралары һәм электрон җиһазлар табылган һәм алынган.

ФСБның Башкортстан идарәсе Русия Җинаять кодексы 205.5 маддәсенең 1 һәм 2 өлешләре («Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешмада катнашу») нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Тоткарланганнарның исемнәре әйтелми.

🔻Быел октябрьдә Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова тоткарланып, сак астына алынды.

🔻2024 елның 16 сентябрендә Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды. Соңрак тагын бер мөслимә тоткарланды. Аларның барысы да Тикшерү изоляторында утыра.
🙈3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллин ялган юл белән акча үзләштергән һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип шикләнәләр. Төнне ул вакытлыча сак астында тоту изоляторында үткәргән. Аңа әле рәсми гаепләү белдерелмәгән. Бу хакта үз чыганакларына таянып "Бизнес…
Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинны 3 февральгә кадәр сак астына алу карары чыкты

Аны ялган юл белән акча үзләштерү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип шикләнәләр.

Тикшерү мәгълүматынча, сүз яңа контрактчыларны сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерү турында бара. Җинаять эшендә күрсәтелгән зыян күләме 30 млн сум дип исәпләнә.

Мәхкәмә утырышында Муллин рекрутерлар белән хисаплашу өчен акчаны үз кесәсеннән чыгаруын сөйләгән. Аның әйтүенчә, бюджетта акча булмаган, шуңа күрә ул дусларыннан һәм туганнарыннан якынча 20 млн сум бурычка алырга мәҗбүр булган. Муллин рекрутчыларга әле дә якынча 3,5 млн сум бурычын кайтара алмавын белдергән.

Шулай ук элекке мэр узган ел Украинадагы сушы урынына өч тапкыр баруын, үз акчасына ике УАЗ машинасы сатып алуын сөйләгән. Үз гаебен танымый.

Журналистлар хәбәр итүенчә, 3 декабрь көнне Муллинның Мөслимдәге өендә һәм аның Казандагы арендалап торган йортында тентү узган. Соңрак элекке мэрны Татарстандагы Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче алтынчы бүлегенә сорау алуга алып киткәннәр.
🤬3❤1🔥1
🏆 Татар-башкорт дөньясының 2025 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез!

Ел саен Азатлык Радиосы узып баручы елга йомгак ясауны ел шәхесен сайлау, аңа тавыш бирү белән башлый. Бу матур гадәтне быел да дәвам итәргә булдык. Һәм бу мөһим эшне сезгә тапшырабыз, кадерле укучыларыбыз.

Татар-башкорт дөньясында 2025 ел шәхесе дип кемне атар идегез? Редакциябез ел дәвамында актив эшчәнлек алып барган, татар һәм башкорт исемен яңгыраткан, аларның мәнфәгате өчен көрәшкән, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан 9 кешене тәкъдим итә. Бу – безнең тәкъдим генә, сез дә үзегез лаеклы дип санаган шәхесләрне безнең социаль челтәрләрдә тәкъдим итә аласыз.

Сораштыру безнең сайтта һәм Telegram-каналда бара, ул 29 декабрь көнне туктаячак. Фикерләрегезне безнең Youtube һәм Instagram платформаларында да яза аласыз. Тавыш бирү нәтиҗәсе сәхифәбездә 30 декабрь көнне игълан ителәчәк.

👉Тавыш бирү сайтта: https://www.azatliq.org/a/33611725.html (Русиядә булсагыз, VPN кирәк).

👉Телеграмда
өске постта
❤13🔥3💩3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы pinned «Татар-башкорт дөньясында 2025 ел шәхесе дип кемне атар идегез?»
“Госуслуги”га СМС белән керүне туктата башлыйлар

Русия дигиталь үсеш министрлыгы “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре сайтына смс аша керүдән «әкренләп баш тарту» карарына килгән.

Бу хакта министрлыкка сылтанып Русия медиасы яза. Әлеге карар «акча урлау очраклары арту» сәбәпле кабул ителгән дип әйтелә.

«Әлегә бу үзгәреш "Госуслуги"га мобиль җиһазлар аша керүгә генә кагыла», диләр.
🤮7🤡3😁2
Башкортстан Украинага каршы сугыш өчен контракт төзүчеләргә түләүне ике тапкыр киметкән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 1 миллион сумнан 500 мең сумга кадәр киметү турында фәрман имзалаган.

Бу үзгәрешләр 1 декабрьдән соң контракт төзүчеләргә генә кагыла. Көз ахырына кадәр контракт төзегән кешеләр өчен түлә элеккечә 1 миллион сум калган.

Моннан тыш, Хәбиров фәрманы нигезендә, Уфадан контракт төзүчеләргә бирелә торган өстәмә түләү дә 600 мең сумнан 100 меңгә кадәр кыскартыла.

Июнь башында Хәбиров бер тапкырлык түләүне 1,6 миллионнан 1 миллионга кадәр киметкән иде. Ул чакта Башкортстан икүтисадчылары моны төбәктәге икътисади хәлнең начараюы белән бәйләде.

Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Башта ул нибары 100 мең сум иде, аннары 205 меңгә, соңрак 505 мең сумга кадәр артты. Быел гыйнварда аны 1,6 миллион сумга кадәр күтәрделәр.

Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 8 802 кеше һәлак булган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😁7👍4❤1
Башкортстанның халык театры Казанда «Идел йорт – 2025» фестивалендә Гран-при алган

Казанда Шамил Закиров исемендәге «Идел йорт — 2025» ХХV төбәкара фестивале узды. Гран-прины Башкортстанның Дүртөйле районы Зөфәр Солтанов исемендәге халык театры яулаган.

Дүртөйле театры Наҗар Нәҗми пьесасы нигезендә язылган «Гармунчы егет» спектаклен куйган. Театрга 500 мең сум акчалата бүләк бирелгән.

Бәйге 25нче тапкыр уздырыла. Быел анда катнашу өчен Татарстаннан 50гә якын, ә Русия төбәкләреннән 20дән артык гариза кабул ителгән. Республика этабының финалына 12 спектакль чыккан. Алар арасында Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Менделеевски, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнары. Шуңа өстәп, Башкортстан, Удмуртия Республикалары, Оренбург, Пермь, Самара, Свердловск, Ульяновск өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре дә катнашкан.
👏4❤2🔥1
Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге, башкаларга караганда, мөстәкыйльлрәк булачак дип белдерде

Киләсе дүшәмбе Мәскәүдә Владимир Мединский җитәкләгән Русия язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узачак. Көн тәртибендә — иҗтимагый оешманың яңа низамнамәсен кабул итү. Соңгы вакытта бу берлеккә төбәкләрдән берничә язучылар оешмасы, шул исәптән Татарстан язучылар берлеге дә кушылды.

Шуңа күрә Мәскәүгә Казаннан беренче тапкыр Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә алты кешедән торган делегация барачак. Татарстан язучылары үз корылтайларында октябрь аенда федераль берлеккә кушылу карары чыгарган иде.

Зәйдулла «БИЗНЕС Online»га әйтүенчә, Татарстан Язучылар берлеге барыбер үзенең кайбер мөстәкыйльлген саклап калган. Аерым алганда, Русия Юстиция министрлыгының Татарстан идарәсендә әлеге вакытта килештерелүче республика берлегенең низамнамәсе Русия берлегенә кергән типик төбәк язучылар оешмалары низамнамәләреннән аерыла.

«Башта безгә тәкъдим ителгән низамнамә өлгесендә без Русия язучылар берлеге идарәсенең секретариатында үзебезнең рәис итеп тәкъдим итәчәк намзәтләрне килештерергә тиеш дип язылган иде. Ә яңартылган документта — без рәисне үзебез сайлыйбыз, ә аннары гына Мәскәү аны раслый», — дигән Зәйдулла.


Шул ук вакытта ул уставтагы кайбер пунктларны федераль берлек таләпләренә туры китерергә туры килгәнен дә таный. «Ике як та компромисска барды. Тик бездә күп нәрсә элеккечә кала: атрибутлар, башка төбәк һәм чит ил язучылар берлекләре белән әдәби хезмәттәшлек итү мөмкинлеге, шулай ук эчке чаралар үткәрү хокукы. Финанс мәсьәләләре дә безнең кулда кала», — дигән Татарстан Язучылар берлеге рәисе.

Татарстанда иң азат һәм демократик принципларны сакларга тырышкан иҗтимагый оешма – Татарстан Язучылар берлеге бәйсезлеген быел октябрьдә югалтты. Корылтайда кушылу карары күпчелек белән кабул ителде. Өч кенә язучы каршы тавыш бирде, бер кеше тоткарланып калды.
🤡5🥴3🔥1
Кышның беренче ялларын яңа подкаст видеосы белән башлыйк әле? 🪗

Әйдә!Online проектының "Татары пробуют понять" подкастында Римма һәм Айнур татар мультфильмнары турында сөйләшә. Кайсы мультфильмнар YouTube-та 10 миллионнан артык карау җыйган, кайсылары балалар өчен бик кызыклы? 📱

➡️ https://youtu.be/IxTRwU6c43I
(позже опубликуем аудио версию подкаста)
👍6🔥2
Русиядә милли телләрдәге текстларның катлаулылыгын бәяләүче корал ясаганнар

Мәскәүдә урнашкан Югары икътисад мәктәбе галимнәре Русия милли телләрендә язылган текстларның катлаулылыгын тикшерә алган махсус корал булдырды. Аның беренче версиясе татар, башкорт, бурят, адыгей, осетин һәм удмурт телләрен тикшерә.

Галимнәр бу коралны әлеге телләрнең морфологик һәм лексик үзенчәлекләрен исәпкә алучы беренче эшләнмә дип әйтә. Алар аны "текст катлаулылыгын бәяләүче калькулятор" дип атый.

Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм ми үзәге галимнәре сүзләренчә, корал текстны берничә күрсәткечкә карап анализлый. Беренчедән, сүзләр озынлыгы һәм кулланылу ешлыгы – бу күрсәткечләр тел корпуслары мәгълүматларына таянып санала. Икенчедән, 5000 иң еш кулланылган сүзләр исемлеге белән чагыштырып, лексика проценты бәяләнә. Өченчедән, тексттагы төрле сүз төркемнәрен куллану ешлыгы анализлана. Моннан тыш, корал лексик "тыгызлыкны", сүз төрлелеген, текстның динамикасын һәм тасвирлау дәрәҗәсен исәпкә ала диелә.

Һәр милли телгә проект авторлары һәм психолингвистлар "Флеш индексы"н ясап чыгарган. Ул сүзләр, җөмләләр һәм иҗекләр санына нигезләнгән, ләкин моңарчы инглиз теле үзенчәлекләренә нигезләнгән булган һәм башка структуралы телләргә ярашлы булмаган. Мисал өчен, 2025 елдагы галимнәр тикшерүендә бу индекс формуласы махсус адыгей теле өчен исәпләнеп чыгарылган. Бу текстны аңлау җиңеллеген күпкә төгәлрәк бәяләргә мөмкинлек бирә.

Азатлык радиосы яңа коралны күптән түгел чыккан мәкаләләрнең берсендә сынап карады. Ул текстның җиңеллеген 45,50 дип бәяләде (0 – катлаулы текст, 100 – бик җиңел текст). Текст "лексик төрлелек" һәм "динамика" ягыннан да югары "билге" алды.

▪️Бүгенге көндә Русиядә 155 тел бар дип санала. Милли телләрдә сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара, белгечләр моны Русия хакимиятенең тел өлкәсендә махсус сәясәте белән аңлата.

▪️2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән.

▪️Башкорт телендә сөйләшүчеләр саны шул ук чорда 6 процентка кимегән.

@azatliqradiosi
😢6❤2
Башкортстанда тагын мәчет янды

Шимбә көнне Башкортстанның Илеш районындагы Тыпый авылында бер катлы мәчеттә янгын чыкты.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре тикшерелә.

🔸Быел Башкортстанның Благовещен шәһәрендә мәчеткә ут төрткәннәр иде. Мәчетнең ун квадрат метры янган диелде.

🔸Узган ел Башкортстанның Бүздәк районы Иске Богады авылы мәчетендә Ураза гаете алдыннан ут чыккан иде.

🔸2019 елны Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында мәчеткә ут төрткәннәр иде. Зыян күләме миллион ярым сумнан артык.

📷Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

@azatliqradiosi
😢7🤔3🤬2😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русия куәт оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кырымтатар тарихчысы Энвер Сейтмеметовны тоткарлаган. Энвер Сейтемеметовның өенә якынча ун куәт оешмасы хезмәткәре килгән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте хәбәр итә. Алар Сейтмеметовка тоткарлау турындагы…
2 декабрьдә Акмәчетнең Русия билгеләнгән Татулаштыру мәхкәмәсе хөкемдары кырымтатар тарихчысы, 74 яшьлек Энвер Сейтмеметовны ике мең сум штрафка тартты

Аксакалны СССР җитәкчелеге гамәлләрен наци Германиясе җитәкчелеге җинаятьләре белән тиңләүдә гаепләделәр.

20 ноябрьдә полиция хезмәткәре “Кырым теләктәшлеге” платформасында 2020 елның 18 маенда, ягъни биш ел элек чыккан видеоны тапкан. Әлеге видеоны быел кабатлап биргәннәр. Бу видео – 18 май кырымтатар сөргене көненә багышлана.

“Халыкара җәмәгатьчелек, яки бүген “хокуклар бозыла” дип әйтүчеләр, 1948 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм кеше хокуклары турында кануннар кабул итәләр, әмма чынлап караганда – бу кануннар эшләми. Нюрнберг процессы гына түгел... Минемчә, аннан соң тагын бер халыкара мәхәкәм булырга тиеш иде, ул шул җиңүчеләрне дә хөкем итәргә тиеш булган булыр иде”, ди әлеге видеода Энвер Сеитмеметов.

Эксперт О.В. Романьконың 24 ноябрьдә әзерләгән нәтиҗәсенә күрә, Энвер Сеитмеметов әңгәмәдә имештер “1944 елның маенда кырымтатарлар, грекларны һәм башкаларны мәҗбүри күчерү белән бәйле СССР җитәкчелеге гамәлләрен наци Германиясе җитәкчелеге җинаятьләре белән тиңли”

@azatliqradiosi
🤬3
Казан һава аланы 2025 елда юлчылар агымының артуын көтми һәм узган елдагыча якынча 5,3 миллион кешегә хезмәт күрсәтергә планлаштыра.

Аэропортның баш мөдире Сергей Романцов ТАССка әйтүенчә, юлчыларның быел артмавы һава аланнарының иминлек сәбәпле еш кына ябылып торуына бәйле.

Казан һава аланы еш кына төнлә, таң белән ябыла. Ул вакытта очышлар туктатыла. Юлчылар еш кына очып китә алмый, аларның рейслары берничә сәгатькә кичектерелә. Казанга очып килергә тиешле очкычлар да вакытында утыра алмый. Алар башка шәһәргә борып җибәрелә яки берникадәр вакыт Казан тирәсендә очып йөрергә мәҗбүр була.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤3👏1
Дроннарның инфраструктура корылмаларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушкан.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күк йөзен күзәтүгә җирлек башлыкларын һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен, социаль оешмаларның, икътисад корылмаларының, авыл хуҗалыгы ширкәтләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җаваплы кизү һәм төнге сакчыларын җәлеп итәргә кирәк.

▪️Татарстанда атнасына берничә тапкыр дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелә. Кайвакыт һава аланнары да ябылып тора.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә.

Тулырак👉 монда укыгыз

@azatliqradiosi
🤡8👏1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Сумы өлкәсенә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше яраланган. Җирле хакимият вәкилләре белдерүенчә, Һөҗүм күпфатирлы йортка ясалган. Шулай ук Черниговта дрон шартлау нәтиҗәсендә ике кеше җәрәхәтләнгән.

🔸Дрон калдыклары шулай ук Волгоградта ике торак йорт янына да төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы Андрей Бочаров хәбәр итте. Беренчел мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк. Ростов өлкәсендә электр энергиясен җибәрү корылмасына һөҗүм ясалган, берничә авыл электрсыз калган.

🔸Төньяк Курил янында 5,2 дәрәҗәдә зилзилә булган. Җирле прокуратурада белдерүләренчә, җир асты селкенүләре аркасында Төньяк Курил үзәк район хастаханәсе бинасында җылыту торбасы шартлап чыккан. Фотолардан хастаханә бинасында җимерекләр күренә. Зыян күрүчеләр турында әйтелми.

🔸Шулай ук Төркиянең Анталья шәһәрендә дә зилзилә булган. Бу хакта анда яшәүче татарлар үз чатларында яза. Әлегә башка мәгълүмат юк.

🔸Татарстанда 2:40 сәгатьтә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Ул биш сәгать дәвам итте.

@azatliqradiosi
❤2
Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 151 кеше һәлак булган

Үлгән сугышчылар арасында унсигез яшьлек егетләрдән башлап 67 яшькә кадәр ирләр бар

Татарстаннан иң күп үлүчеләр, элеккечә зур шәһәрләрдән һәм көньяк-көнчыгыш районнардан.

Башкортстаннан иң күп һәлак булучылар - районнардан.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
😱3🎉2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кичә Нью-Йорктагы АТA (American Tatar Association ) Татар берләшмәсенең рәсми бинасында татар кичәсе узды.

Анда Рокыя Вафалы һәм Мәҗит Галига 100 яшь тулуны да билгеләп уздылар.

Кытайда туып-үсеп, гомернең күп өлешен Америкада яшәгән Рокыя апа Казанны үзенең Ватаны итеп саный. Бу хакта ул берничә ел элек Азатлык Радиосына сөйләгән иде.

▪️ATA Нью-Йоркның Америка татар берләшмәсе 90 елдан артык милли-мәдәни эш алып бара. Бу җәмгыять барлыгын ишеткән татарлар анда килә тора. Җәмгыятьне Русиядән Кытайга, аннары Төркиягә, соңрак Америкага күченүчеләр оештыра.

📹2016 елгы видео

@azatliqradiosi
❤9🥴1
Русия Югары мәхкәмәсе оппозиционер Илья Пономеревның «Халык депутатлары корылтае»н «террор оешма»сы дип таныды

Әлеге карар баш прокурорның шикаяте нигезендә кабул ителгән.

«Оешма мәнфәгатьләрендә чыгыш ясаган аның җитәкчеләре һәм активистларына карата Русия мәхкәмәләре террорчылык юнәлешендә җинаять эшләре буекча гаепләү карарлары чыгарды һәм алар кануни көченә керде», диелә Русия Баш прокуратурасы пресс-релизында.

«Халык депутатларының корылтае»ның беренче утырышы 2022 елның ноябрендә Польшада узды. Анда нигездә элекке Русия дәүләт думасы депутатлары Геннадий Гудков, Илья Пономарев, Марк Фейгин һәм Аркадий Янковский катнашты. Алар барысы да Русиядән китте.

2025 елның февралендә «корылтай»ны оештырган өчен көч белән хакимиятне кулга төшерү һәм террор җәмгыятен оештыру нигезендә Пономаревка җинаять эше ачтылар. Русиянең кайбер төбәкләрендә аның теләктәшләренең өйләрендә тентүләр узды.

2023 елның апрелендә Русия баш прокуратурасы «Халык депутатлары корылтае»н теләнмәгән оешма дип таныды.

@azatliqradiosi
👍1🥱1