Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең Украинага баскын сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 15 мең кеше һәлак булган.

Үлгән сугышчылар арасында унсигез яшьлек егетләрдән башлап 67 яшькә кадәр ирләр бар.

Тулырак 👉 безнең хисапта укыгыз.
🔥2🎉2💩1
Мөхәммәтшин: мигрантлар урыс теленнән тыш үз туган телләрен дә өйрәнергә тели. “Мөмкинлекләрен табарбыз”.

Татарстанда чит ил мигрантлары урыс телен генә түгел, үзләренең туган телләрен дә өйрәнергә тели. Бу хакта Татарстан рәисе каршындашы милләтара һәм дин-ара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы вакытында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Аның сүзләренчә, хакимият мигрант балаларына туган телләрен өйрәтү мөмкинлеген дә караячак.

«Бүген инде безнең республикада яшәүче үзбәк, таҗик, казак, кыргыз ветераннары үз балаларына һәм оныкларына туган тел өйрәтү мәсьәләсен күтәрә. Әлбәттә, без Татарстанда дәүләт телләрен өйрәнүне беренчел дип саныйбыз, әмма мондый сораулар да бар. Хәзер моны ничек җайга салырга икәнен уйлыйбыз. Алар да борчыла: балалары туган телләрендә начар яза, начар аңлый. Татарстанда туып-үскәннәр исә урысча һәм татарча яхшырак белә. Бу мәсьәләне карауны планга керттек», — диде ул.


Билгеле булганча, 2026 елда «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» програмына 4,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Шушы програм кысасында мигрантлар өчен мәдәни адаптация үзәкләре булдырылачак пилот проект бара. Проектта биш төбәк, шул исәптән Татарстан да катнаша.

Моннан тыш, Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларының мәктәпкә кабул ителүен тыючы канунны имзалады. Мәктәпкә алу өчен урыс телен тикшерү 2025 елның 1 апреленнән ил күләмендә эшли башлады.

Шул ук вакытта милли республикаларда милли телләрне өйрәнү чикләнгән. Аларны бары тик ата-ана гаризасы белән, мәктәпнең мөмкинлеге булган очракта гына өйрәнеп була.
❤6👍2💩2🙊2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Украина АКШка Донбасс җирлегендә демилитаризацияләнгән ирекле икътисади мәйдан булдыруны тәкъдим иткән, дип яза Politico чыганакларга сылтама белән.

🔹Axios хәбәренчә, 13 декабрьдә Парижда АКШ, Украина, Франция, Германия һәм Британия вәкилләре катнашында Русия-Украина низагын тыныч юл белән көйләү планы турында фикер алышу узачак.

🔹Һава һөҗүменнән саклану көчләре Мәскәү тирәсендә дүрт дронны бәреп төшергән. Тверь шәһәрендә торак йортка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә җиде кеше яраланган, дип хәбәр итә Русия рәсмиләре.

🔹Халыкара чаңгы һәм сноуборд федерациясе Русия паралимпия спортчыларын флаг һәм гимн белән ярышларга катнашырга рөхсәт иткән. Бу карар Спорт арбитраж мәхкәмәсенең (CAS) декабрьдә чыгарган, Русия һәм Беларус спортчыларын ярышларга кертмәүне канунсыз дип таныган карарыннан соң кабул ителгән.
❤4
Украинадагы сугышта 155 меңнән артык русияләнең һәлак булуы расланган

Абсолют саннар белән иң күп һәлак булучылар Башкортстан һәм Татарстаннан.

Журналистлар Русиянең Украинага каршы һөҗүме башланганнан бирле һәлак булган 155 368 хәрбинең исемнәрен ачыклаган. Югалтуларны Би-би-синың Урыс хезмәте һәм Медиазона волонтёрлар белән бергә саный.

Һәлак булучыларның өчтән бере — сугыш башланганнан соң Русия армиясе белән контракт төзегән ихтыярилар. Тикшеренүчеләр искәртүенчә, бер ел элек бу төркемгә барлык югалтуларның нибары 15%ы туры килгән. Журналистлар моны ихтыяриларны хәзер сугышның иң авыр урыннарына — иң беренче чиратта Донецки өлкәсе юнәлешенә җибәрү белән аңлата.

Һәлак булучыларның 13% — колонияләрдән һәм тикшерү изоляторларыннан фронтка җибәрелгәннәр,
11% — мобилизацияләнгәннәр.

Тикшеренүчеләр исемлекләрне ачык чыганаклар нигезендә туплый: матбугаттагы хәбәрләр, җирле хакимият белдерүләре, туганнарның социаль челтәрләрдәге постлары һәм зиратлардан алынган мәгълүмат. Журналистлар бәяләвенчә, Русия ягыннан чын югалтулар 239 000 белән 345 260 кеше аралыгында булырга мөмкин.

Мәскәү дә, Киев та Украинадагы сугыштагы югалтуларын ачып күрсәтми, бары тик каршы як югалтулары турында гына хәбәр итә. Сугышучы яклар гадәттә үз уңышларын арттырып, югалтуларын киметеп күрсәтергә омтыла.

Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстаннан булган үлемнәрне туплап бара. Бүгенге көндә безнең исемлектә Башкортстаннан 8 257, Татарстаннан 6 894 кеше бар. Чын саннар күпкә югары.

Азатлык Радиосы, Idel.Реалии, Би-би-си һәм Медиазона тикшеренүе — һәлак булучылар санын исәпләүдә иң төп бәйсез чыганакларның берсе.
🔥2❤1
"Әфганстаныңа кит!" Беларуста хиҗаптан йөрүчеләр ничек көн күрә

Беларуста чагыштырмача мөселманнар аз яши. Аларның саны бер процеттан да азрак. Әмма алар әкренләп арта. Моңа бер яктан төрекләргә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка ислам илләре кешеләренә кияүгә чыккан беларус хатын-кызлары сәбәпче булса, икенче яктан – илгә килеп эшләүче мигрантлар йогынты ясый.

Беларус халкы, хәтта башкала Мински шәһәрендә дә мөселманнарга карата бик дустанә мөнәсәбәттә дип әйтеп булмый. Моны якын көннәрдә Беларус социаль челтәрләрендә булган бер хәл шактый ачык күрсәтте. Минскига Одессадан күченгән хатын-кыз мөселман яулыклары белән сәүдә итүче кибет ачуын игълан итте. Аның бу Threads-тагы посты тәнкыйть утына тотылды, гаепләүләр китте. Менә язуларның кайберләре:

"Кибетнең адресын әйтегез, мин янында дуңгыз ите сатыла торган кибет ачарга тырышачакмын".

"Ни өчен сез христиан иленә киләсез дә үзегезне эзәрлеклиләр дип зарланасыз? Әфганстан яки Мисырга барыгыз, анда сезне туганнар кебек кабул итәчәкләр"

Хәзерге вакытта кибет турындагы пост астында дүрт мең ярым комментарий җыелган.

"Мин һич кенә дә аптырамыйм. Кызганычка каршы, беларуслар альтернатив фикерләрне кабул итәргә әзер түгел, шулай дип әйтик", — дип сөйләде беларус мөслимә Анна. Аның сүзләренчә, бу хәл мөслимәләрнең традицион киеме һәм чәчләрен каплап йөрүенә дә карый".

Ул үзенең мөслимә буларак Минскида күргәннәре турында сөйли.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз.
😡7❤3🤬2🥱2
Рушания Билгелдееваны хәрәмләшеп акча урлауда гаепләп, 4 ел колониягә хөкем итте.

Җинаять эше дүрт ел элек ачылган иде. Билгелдиеваны ялган юл белән акча үзләштерүнең 11 эпизодында гаеплиләр.

Тикшерү мәгълүматына караганда, ул күчемсез милек агентлыгы хуҗасы буларак, коттедж авыллары төзегәндә 38,3 млн сум күләмендә акча үзләштергән, вәгъдә ителгән эшләрне башкармаган.

Быел августта аңа карата ришвәтчелектә арадашчылык итү турында яңа җинаять эше ачылды. Анысы әле мәхкәмәдә каралмады.
👎3❤1
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.
Бу юлы түбәндәге кешеләр кертелде:

🔸журналист Михаил Гуревич;
🔸бурят активисты Доржо Дугаров;
🔸блогер Виталий Егоров;
🔸Краснодар краенда элекке муниципаль депутат Александр Коровайный.
🔥3
Алтынай Вәлитов Баймактагы зур протестлар аркасында эзәрлекләүдән куркып, бер ел ярым элек АКШка күченде. "Окно" проектына биргән әңгәмәсендә ул соңгы елда тормышы ничек үзгәрүе, нинди өметләр баглавы, Русиядә һәм Башкортстанда барган вакыйгалар турында ни уйлавы хакында сөйләде.

Әңгәмәне тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз. Рәсемнәрдә исә кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.
❤6👍3
Рәсмиләр Сарытауга дрон һөҗүмендә ике кеше һәлак булын белдерде. Матбугат шартлаулар һәм янгын турында яза

Сарытауда пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Роман Бусаргин хәбәр итте. «Коммерсант» мәгълүматларына караганда, күпкатлы торак йорттагы берничә фатир зыян күргән.

Төбәк башлыгы әйтүенчә, һөҗүм вакытында балалар бакчасында һәм поликлиникада да берничә тәрәз ватылган.

Элегрәк ASTRA Сарытау халкының шәһәрдә шартлаулар ишетелүе һәм аннан соң янгын чыгуы турында хәбәр итүен язган иде.

Русия саклану министрлыгы белдерүенчә, узган төндә Сарытау өлкәсе күгендә 28 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

Төнлә Росавиация Сарытау һәм Пенза һава аланнарына вакытлыча чикләүләр кертелүен хәбәр итте.

Соңгы тапкыр шәһәргә һөҗү бер атна элек булган иде.

8 ноябрьдәге һөҗүмдә Украина кораллы көчләре Сарытаудагы нефть эшкәртү заводы зыян килде дип белдерде.
🎉3🤬1