Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдәге татар мәктәбен ликвидацияләү тизәйтелгән Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше белем комплексы белән кушу мәсьәләсе тизәйтелгән тәртиптә бара. «БИЗНЕС Online» хәбәр итүенчә, мәктәпкә күрше 2010нчы мәктәп…
Шәйхразыев Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе турында: «Мәктәпнең исемен дә, дә асылын саклап калырга өметләнәбез»

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге №1186нче татар теле укытылган бердәнбер мәктәпне саклап калу мөмкинлеге бар, әмма әлегә конкрет карарлар кабул ителмәгән. Бу хакта 19 декабрьдә йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразыев белдерде.

«Мәскәүдәге татар мәктәбен саклап калу өчен күп эш алып барыла: анда безнең премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева барып кайтты. Әйе, кыенлыклар бар, шул ук вакытта мәктәпнең дә исемен дә, дә асылын саклап калырга өметләнәбез, әмма әлегә рәсми карар юк», — дип китерә вице-премьер сүзләрен «БИЗНЕС Online» хәбәрчесе.

Азатлык элегрәк язганча, Мәскәүнең мәгариф һәм фән идарәсе Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпне күрше мәктәпкә кушарга җыена. Бу эш инде 2025 ел ахырына кадәр башкарылырга мөмкин.

Мөгаллимнәр һәм ата-аналар мәктәп берләштерелгән очракта татар мәктәбенең күпьеллык традицияләре һәм Муса Җәлил исеме югалыр дип борчыла. Татар мәктәбен башка мәктәпкә кушуны Мәскәү татарлары да, Татарстан җитәкчелеге дә ошатмый, моңа каршы сөйләшүләр бара.
❤7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Язучы Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсе алдыннан прокуратурага алып киткәннәр һәм соңрак мәхкәмә аңа 10 мең сум штраф салган Бүген, 18 декабрьдә Казанда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага алып киткәннәр. Казанның Вахитов районы…
"Казанда беренче һәм, бәлки, соңгы гомер бәйрәмедер". Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсеннән мәхкәмәгә ничек алып киткәннәр

Язучы Фәүзия Бәйрәмова үзенең Телеграм-каналында 18 декабрь көнне аны үз иҗат кичәсеннән ничек алып китүләрен, нәрсәдә гаепләүләрен һәм татар зыялыларына нәсыйхәтен язып чыкты. Үз чиратында "Татар шурасы" аны эзәрлекләүне туктатырга таләп итте.

Элек без язганча, Бәйрәмовага "милләтара ызгыш" уяту өчен 10 мең сум штраф салынды.

Гаепләү "Ирек мәйданы" газетасына 30 август турында биргән әңгәмәгә карый. Әңгәмә 28 августта басылган булган, тикшерү фикеренә күрә, Бәйрәмова шунда "милләтара ызгыш һәм нәфрәт тудыру" сүзләрен әйткән. Текстка КФУ галимнәре экспертиза ясаган һәм "милләтара ызгыш" тапканн ди җәмәгать эшлеклесе.

— Мин прокурор күз алдында ул язманы яңадан укып чыктым, әммә хөкем итәрлек берни тапмадым, юк анда милләтара нәфрәт! Юк! Бик тырышып эзләсәң дә, юк! Булса, аны газета бастырмый да иде! Ә кирәк булгач, табалар икән һәм хөкем дә итәләр! Ә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында минем 75 еллык гомер бәйрәмемә багышланган кичә бара, ләкин миннән башка гына... Ркаилга шалтыратып, гел әйтеп торам, мин киләм, халык таралмасын, дим, — дип яза ул.


Язучы прокуратурада да, мәхкәдә дә вакытны суздылар, Ркаид Зәйдуллига кичәне тәмамларга куштылар ди.

"Инде гомеремнең ахырында, алдына килеп, соңгы тапкыр рәхмәтемне әйтергә ашыкканда, халык инде юк, таралган, диләр ... Яралы арысландай ыңгырашып, язучылар йортына ыргылам, ә халык анда! Таралмыйча, аста басып тора, әйтерсең лә, нигәдер өметләнеп, мине көтә... Мин бит, менә, каршыгызда басып торам, бәгырьләрем, мин исән, без исән, утлар-сулар кичкән милләтебез исән!" — ди Бәйрәмова.


Шуннан соң инде бетергә дип торган иҗат кичәсе дәвам иткән. Бәйрәмова үзе чыгыш ясаган, Ркаил Зәйдулла, аны котлаган, килгән кешеләр чәчәкләр бүләк иткән.

Фәүзия Бәйрәмовага каршы оештырылган кампания һәм аны эзәрлекләүне туктату таләбе белән чит илдәге "Татар шурасы" чыкты. Шура мөрәҗәгатендә Русиянең иҗтимагый һәм сәяси даирәсендә көчәюче шовинизм һәм ксенофобия дулкыны уңаеннан тирән борчу һәм ачу белдерелә.

Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.

.
💔20❤8👍3😢2🙏1
Кыш Бабай и Урман иясе: татар кышы мифлары

Татар мифологиясендә нинди персонажлар бар? Ни өчен татарлар буран вакытында дога кыла? Татарларның кышкы бәйрәме ничек атала? Бу хакта "Әйдә.Online" проекты "Татар мифологиясе" рубрикасы өчен яңа материал әзерләгән.

Әлеге язма татар телен өйрәнүчеләр өчен дә, гомумән, татар мифологиясе белән кызыксынучылар өчен дә кызыклы була ала.

👉VPN-сыз укырга: https://smarturl.click/B4XeM

👉VPN кирәк: https://www.azatliq.org/a/33626651.html
❤8
2025 елда русияләр кыйммәтле ризыкларны азрак сатып ала башлады 🥩🍤🧈

Аеруча ак май, ит һәм балык азрак сатып алына башлады. Шул ук вакытта арзанрак, калорияле ризыкларга ихтыяҗ арткан.

Русия статистика хезмәтенә күрә, 2025 елның тугыз аенда чагыштырма бәяләрдә ак май продуктларын сату 8,2%ка, балык сату 3,9%ка, ит сату 2,7%ка кимегән.

Шул ук вакытта бәясе түбәнрәк, әмма туклыклы ризыкларга сорау арткан. Икмәк сату 6,8%ка, токмачлар 4,5%ка, ярмалар 2,8%ка күбрәк сатып алынган.

💬 Сез соңгы арада бәя артуны сизәсезме? Нәрсәне әзрәк, нәрсәне күбрәк сатып ала башладыгыз?
💯7❤1
Азатлыкта "Ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә. Сез тавыш бирдегезме инде?

Намзәтләр белән якынрак танышуны дәвам итик. Бүген Энгел Фәттахов, Рәмис Лайтыйпов һәм Ишморат Хәйбулланы тәкъдим итәбез.

Тавышны безнең сайтта һәм Telegram-каналда биреп була.

@azatliqradiosi
❤6💩1
Мәскәүдә Русия аз санлы асаба халыклар хокукларын яклаучы Дарья Егерева кулга алынган

Аны "Абориген форум" эшчәнлегендә катнашуда гаеплиләр. Сүз Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы асаба аз санлы халыклар хокуклары белән шөгыльләнүче белгечләр берләшмәсе турында бара.

Русия хакимияте "Абориген форум"ын башта экстремистик, ә соңыннан террорчы оешма дип таныды. Моңа сәбәп итеп әлеге берләшмәнең киңрәк "сепаратист структуралар"га керүе күрсәтелә.

Егерева 17 декабрьдә Мәскәүдә тоткарланган, аның фатирында тентү уздырылган. 18 декабрьдә аны сак астына алу чарасы буенча мәхкәмә утырышы булган. Шул ук көнне тагын бер активист та тоткарланган диелә, аның исеме әлегә аталмый.

Дарья Егерева – аз санлы селькуплар халкы вәкиле. Селькуплар – Көнбатыш Себернең төньягында яши торган асаба халык. 2021 елгы җанисәпкә күрә, Русиядә 3458 селькуп калган.


Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
🤬9❤3😢3
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4👍2💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 декабрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Мәскәүнең Орехово-Борисово районында иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә KIA автомобиле шартлаган. Аны йөртүче ир авыр җәрәхәтләр алган.

🔹«Тамань» портындагы терминалларның берсендә дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә торбаүткәргечкә зыян килгән дип хәбәр итә рәсмиләр. Шлай ук ике причал һәм ике корабка зыян килгән, янгын чыккан, аның гомуми мәйданы 1,5 мең дүртел метрга кадәр җиткән. Зыян күрүче кешеләр юк диелә.

🔹Майамида Украина белән АКШ арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә Рустем Умеров һәм Стив Уиткофф бертөрле текстлар чыгарды, анда очрашуны «нәтиҗәле һәм конструктив» дип атадылар. Алар сүзләренчә, 20 пункттан торган тынычлык планы, иминлек гарантияләре турында ике яклы һәм күп яклы килешүләр, шулай ук икътисади үсеш планы тикшерелгән.

🔹Путинның махсус вәкиле Кирилл Дмитриевның Уиткофф һәм Трампның кияве Джаред Кушнер белән ике көнлек очрашуны тәмамлады. Уиткофф «Русия һаман да Украинада тынычлыкка омтыла» дип белдерде, ә Дмитриев социаль челтәрләрдә: «Киләсесендә— Мәскәү» дип язды.

🔹Нигериядә 21 ноябрьдә католик мәктәбендә урлап алып кителгәннән соң әсирлектә тотылган 130 укучы азат ителде, дип хәбәр итте ил президенты сүзчесе. Барлыгы 303 укучы һәм 12 хезмәткәр урланган булган: аларның 50се качып котылган, тагын 100 кеше элегрәк иреккә чыгарылган.
Мәскәүдә машина шартлауда генерал-лейтенант Фәнил Сәрвәров һәлак булган

Ул Русия Кораллы көчләре Баш штабының оператив әзерлек идарәсе башлыгы булган.

Шартлаткыч машина астына куелган. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Русия саклану министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга караганда, Сәрвәровка 56 яшь, ул Пермь краеның Гремячински шахтачылар шәһәрендә туган, Казан танк училищесын тәмамлаган.

2024 елның маенда аңа генерал-лейтенант исеме бирелгән. Төрле елларда Русиянең Чечня, Сүрия сугышларында катнашкан.

Шартлаудан соң «җәмәгать өчен аеруча куркыныч ысул белән кылынган үтерү; шартлаткыч матдәләрнең канунсыз әйләнеше» маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган. Украина эзе дә карала диелә. Украина ягы бу уңайдан әле берни белдермәде.

Хәрбинең машинасы бүген иртәнге сәгать җиделәрдә шартлады. Медиа язуынча, Сәрвәров кинәт тормозга баскан һәм шуннан соң шартлау булган. Нәтиҗәдә хәрби машина эчендә кысылып калган.
🎉7🔥3❤1
Прокуратура Энгел Фәттаховның, аның гаиләсенең милеген тартып алырга тели. Элеккеге министр мәхкәмәдә көрәшен дәвам иттерә

Узган атнаны Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фаттаховка карата прокуратура дәгъвасы каралды. Мәхкәмәгә Энгел Фәттахов килмәде, ул видео аша гына тоташты. Ул үзе әлегәчә Минзәлә шәһәренең тикшерү изоляторында утыра.

Республика прокуратурасы мәхкәмәдән Энгел Фәттаховтан ачыкланмаган акчага сатып алынган милекне дәүләт файдасына тартып алуны таләп итә. Ә милек 651 млн сумга бәяләнә. Монда Фәттахов һәм аның гаиләсе яшәгән йорт та, барлыгы 66 күчемсез милек объекты, якынча 30 транспорт та һәм тулысы белән "Чишмә" агрофирмасы керә.

Энгел Фәттахов дәгъваны танымый. Изолятордан видео аша чыгыш ясап, ул прокуратура күрсәткән сумма махсус арттырылган, прокуратура дәгъвалары җәмәгатьчелек күзендә аны "эре коррупционер" итеп күрсәтүгә юнәлтелгән дип белдергән.

"Гаепләү ягу сөйләгән фактларның яртысы — ялган. Сез республика халкы алдында чыгыш ясап, мине ришвәт алуда гаепләдегез. Үзем бик яхшы беләм: мин беркайчан да беркемнән дә ришвәт алмадым. Тикшерү комитеты минем турында әкият уйлап чыгарды, бу — заказлы эш. Боларның нәтиҗәсендә кешеләрнең язмышлары җимерелә", дигән Фәттахов.

Мәхкәмә барышы турында тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬10💔1