Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде Төркиянең Истанбул шәһәрендә 6нчы тапкыр "Шоколад кубогы" (Çikolata kupası) бәйгесе узды. Аны Төркиянең пешекчеләр федерациясе оештыра. Ул халыкара статусына ия. Быел Төркия…
Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде

Әлеге бәйге турында кичә тәфсилләп язган идек. Бүген күбрәк фотолар карарга тәкъдим итәбез.

Татарстан кунак буларак чакырылган, бәйгедә "Тәмле булсын!" Рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәинова һәм аның ресторанындагы пешекче Айрат Хөснетдинов катнашты һәм чәкчәк белән кош теле пешерде.

👉Фотогалерея монда.
👍10🥴3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Мәскәүнең көньягында машина парковкасына шартлау булган. Тикшерү комитеты өч кешенең, шул исәптән ике полиция хезмәткәренең һәлак булуын раслады. Өченче кеше - шартлатучы үзе дип яза куәт оешмаларына якын телеграм каналлар. Юл-патруль хезмәте парковкада машиналар янында йөрүчен кешене тикшерергә туктаган булган.

🔹РБК хәбәр иткәнчә, Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе Анатолий Чубайсның һәм «Роснано»ның башка элекке менеджерларының милкенә арест салган.

🔹Доналд Трамп Казакъстан һәм Үзбәкстан лидерларын 2026 елның декабрендә Майамида үтәчәк G20 саммитында кунак буларак катнашырга чакырды. Бу хакта ул Truth Social социаль челтәрендә Касыйм-Жомарт Токаев һәм Шәвкәт Мирзиёев белән телефон сөйләшүләреннән соң язды.

🔹Төркиядә Анкарадан Триполига очкан хосусый очкыч казасында Либия Баш штабы башлыгы Мөхәммәд Али Әхмәт әл-Хаддад һәм тагын дүрт кеше һәлак булган.
❤3
❗️Азатлык хисабы: Украина сугышында Татарстаннан 7 меңнән артык сугышчы һәлак булган

Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.
Соңгы мең кеше үлеме турында хәбәрләрне Азатлык радиосы 3,5 ай эчендә җыйган иде.

Кайсы шәһәрләрдән үлүчеләр күбрәк?

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥2🎉2🌭1
Бишесенә 21 ел. Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешегә хөкем карарлары чыкты

Удмуртия башкаласы Ижауда, Индустраиль районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең: Буранбай Әбушаһмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдингә хөкем карарлары чыкты. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану"да гаепләделәр.

Аларга 22-49 яшь, күбесенең гаиләләре бар.

Азатлык Радиосы алар турында тәфсилләбрәк сөйли.
🤬6💩1
T-Invariant: соңгы өч елда Русиядә 14 галим дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән

T-Invariant басмасы китергән мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда Русия хакимияте галимнәрне сәяси маддәләр нигезендә эзәрлекләүне арттырган, беренче чиратта бу дәүләткә хыянәт турындагы маддәгә кагыла.

Бу саннарга ярашлы, 2019 елдан 2022 елга кадәрге дүрт ел эчендә биш галим дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән. Ә инде 2023 елда гына да мондый очраклар саны җидегә җиткән. 2024 һәм 2025 елларда исә гаепләүләр өч һәм дүрт галимгә карата белдерелгән.

Гомумән алганда, 2022 елдан башлап Русиядә 115 фән әһеле репрессияләргә дучар булган. Аларның 24е экстремист яки террорчы дип танылган, 39 кеше «ят агент» исемлегенә кертелгән. 34 кеше СИЗОда яки колониядә тотыла.
🤬3🔥1
Украина сугышында катнашкан ике хәрбинең Башкортстан фермерын һәм аның хатынын үтерү эше нигезендә мәхкәмә башланды

Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмә Украинага каршы сугышта катнашкан элекке ике хәрби — 50 яшьлек Василий Катков һәм 37 яшьлек Станислав Кичаевка карата җинаять эшен карауны башлады.

Аларны Башкортстаннан фермер Олег Полетавкинны һәм аның хатыны Валентинаны үтерүдә, торакка канунсыз үтеп керүдә, урлау эшләрендә, корал һәм сугыш кирәк-яракларын канунсыз куллануда, талау һәм караклыкта гаеплиләр. Моннан тыш, Кичаевка дезертирлык турында да гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Медиазона» яза.

Тикшерү версиясенә караганда, Катков һәм Кичаев узган елның декабрендә Башкортстанның Белорет районы Ишле авылында фермер Олег Полетавкин һәм аның хатыны Валентинаның хуҗалыгында эшләгән.

5 декабрьдә, бергәләп эчкән вакытта, гаепләү ягы фикеренчә, Катков белән Кичаев Полетавкиннарны үтерергә, аларны таларга һәм коралларын алып китәргә карар кылган.

Моның өчен алар Валентинаны хуҗалык бинасына чакырып керткән. Хатын кергәч, Кичаев аны эләктереп алып идәнгә бәреп еккан һәм кулларын бәйләгән. Катков исә хатын-кызның башына аяклары белән өч тапкыр типкән. Шуннан соң Кичаев хуҗалыкта балта табып, Валентинаның яңагын һәм баш сөяген сындырган — хатын-кыз шунда ук үлгән.

Аннары, тикшерү фикеренчә, ирләр фермерның йортына кереп, сейфны ватып, андагы коралны алган. Соңрак Катков белән Кичаев ангарда яшеренеп, Полетавкинны көткән. 6 декабрь төн уртасыннан соң, эштән кайткан фермерны алар ангарда сагалап торып һөҗүм иткән. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Кичаев ау мылтыгыннан Полетавкинның корсагына һәм күкрәгенә ике тапкыр аткан — фермер вакыйга урынында ук һәлак булган.

Шуннан соң хәрбиләр Полетавкинның машина ачкычын алган, йорттан кыйммәтле әйберләрне һәм Валентина Полетавкинаның Сбербанк картасын урлаган. Тикшерү версиясенә караганда, фермерларның мәетләрен капчыкларга салып, хуҗалыктан чыгарып, якындагы күлгә ташлаганнар.
😱6❤2💩1
Хәбиров сугышта катнашучыларны мәҗбүри эшкә алу турында канун имзалаган

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оешмаларга Русиянең Украинадагы сугышынннан кайткан хәрбиләрне алу квотасы турында канун имзалаган. Канунга ярашлы, оешмада яки ширкәттә 100дән артык кеше эшли икән, аларның 1% элекке хәрби булырга тиеш. Аларны эшкә турыдан туры да, мәшгульлек хезмәтләре аша да урнаштыра алалар.

Документ 10 көннән гамәлгә керәчәк.

Быел октябрьдә Башкортстанның хезмәт министры Ленара Иванова «демобилизация эшсезлек дәрәҗәсен арттырачак», республика хакимияте хәрби хезмәттән кайтучыларны каршы алырга “әзерләнә” дигән иде.

Сентябрь уртасында Reuters агентлыгы Кремльгә якын өч чыганакка таянып, Русия президенты Владимир Путин хәрбиләрнең фронттан күпләп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьтә һәм аның төзегән сәяси системында тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин дип хәбәр иттте.

Журналистлар исәпләвенчә, Русия күләмендә Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән Башкортстан беренче урында тора.
😁3❤1💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Бүген христианнар григорий календаре буенча Раштуа бәйрәм итә. Быел май аенда сайланган Рим папасы Лев Изге Петр храмында беренче Раштуа гыйбадәтен уздырды.

🔹Төн дәвамында Мәскәүгә җибәрелгән тугыз пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Краснодар краенда дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Темрюк портында нефть продуктлары саклана торган ике резервуарда янгын чыккан.

🔹Польша апрель аеннан иске үрнәктәге чит ил паспортлары белән Русия ватандашларын илгә кертмәячәк.

🔹АКШның НАТО каршындагы даими вәкиле Мэттью Уитакер белдерүенчә, Украинадагы низаг якынча 90 көн эчендә көйләнергә мөмкин.

🔹Быел Русия президентының Федераль җыенга мөрәҗәгате булмаячак, дип хәбәр итте Дмитрий Песков.

🔹Дональ Трамп Латин Америкасында наркокартельләргә каршы җир өсте хәрби операцияләре башлануын игълан итте.

🔹Free Russia Foundation Европа шурасының Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) каршындагы Русия демократик көчләре платформасына үз намзәтләрен тәкъдим итүен игълан итте: Владимир Кара-Мурза, Владимир Милов, Наталия Арно һәм Ольга Галкина.
❤1
Азатлык хисабы: Украина сугышында Башкортстаннан кимендә 8526 сугышчы һәлак булган

Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле алып барабыз.

Бу ачык чыганаклардан җыелган үлемнәр. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
😢1🎉1💩1
Бүген фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның дисквалификациясе тәмамлана

25 декабрьдән фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева яңадан ярышларда катнашу хокукын ала. 2024 елның гыйнварында билгеләнгән дүрт еллык дисквалификациясе бүген рәсми рәвештә тәмамлана.

2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарылган иде. Моңа, аерым алганда, Европа чемпионатында һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында җиңүләре һәм Русия ярышларында алган бүләкләре керде.

Аңа ярышларда катнашырга, дәүләт һәм хосусый шугалакларда күнегүләр ясарга, дәүләт акчасына уздырылган боз тамашаларында катнашырга ярамады.

Бу хәлдән соң Русиянең фигуралы шуу җыелма такымының Пекин Олимпиадасында яулаган алтын медален алдылар.
👎2🎉2❤1
Истанбулда халыкара татлы ризык бәйгесендә татарлар чәкчәк белән кош теле әзерләде 🧁⚱️

Әлеге бәйге турында кичә тәфсилләп язган идек. Бүген фотолар белән укырга тәкъдим итәбез.
❤5👎4👍2🥱1