Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кремль Украинаны «Путинга гына түгел, Трампка каршы да һөҗүм итәргә омтылу»да гаепләде

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның Валдайдагы утарына дрон һөҗүме турындагы хәбәрләргә карата Киев бу рәвешле тынычлык сөйләшүләрен өзәргә тели дигән фикер белдерде.

«Бу шәхсән президент Путинга гына каршы юнәлтелмәгән <…> ул Трампка каршы да юнәлтелгән, президент Трампның Украинадагы низагны тыныч юл белән җайга салу өчен куйган тырышлыкларын өзәргә омтылу», — диде Песков.

«Можем объяснить» телеграм каналы Валдай халкысоңгы көннәрдә шәһәр тирәсендә бернинди дә дроннарны да, шартлауларны да күрмәгән дип яза. Шулай ук төбәк хакимиятләре дә пилотсыз очкычлар куркынычы турында кисәтүләр ясамаган.
🤮4🤔1🤡1
Казанда 2,5 миллиард сумга пилотсыз технологияләр әзерләүче фәнни-җитештерү үзәге төзеләчәк

Татарстанда пилотсыз авиация системалары (ПАС) юнәлешендә фәнни-җитештерү үзәге төзү рәсми рәвештә расланды. Объект Казанда, Тэц урамында, КНИТУ-КАИ нигезендә барлыкка киләчәк.

Татарстан хөкүмәтенең комплекслы планына ярашлы, фәнни-җитештерү үзәген төзү 2026 елга планлаштырылган. Проектны финанслау федераль һәм төбәк казналы исәбеннән башкарылачак: Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 1 миллиард 474 миллион сум бүлеп бирәчәк, тагын 550 миллион сумны республика үз өстенә ала. Проектның гомуми бәясе 2,5 миллиард сум дип бәяләнә.

🔸 2025 елның 9 августында еракка оча торган пилотсыз очкычлар Татарстанда урнашкан терминалга һөҗүм ясады. Анда «Шахед» һөҗүм дроннары һәм алар өчен чит илдә җитештерелгән өлешләр сакланган. Әлеге склад Кызыл Юл бистәсендә, «Шахед»лар җыелган Алабугадан якынча 30 км ераклыкта урнашкан.

🔸 2025 елның 5 июнендә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, тагын 13 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.

🔸 2024 елның 2 апрелендә дроннар «Алабуга» аерым икътисади мәйданына һөҗүм итте. Һөҗүм тулай торакка туры килде. Рәсми мәгълүматка караганда, Алабугада пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында җиде кеше зыян күргән, шул исәптән ике үсмер дә бар.

🔸 2024 елның декабрендә Украина күзләве Татарстанда «Шахед» дроннары өчен өлешләр сакланган склад юк ителде, дип белдергән иде.
🤬6❤2🤯2💩1
Русия мәхкәмәләре сайтларыннан кешеләрне хәбәрсез югалган яки һәлак булган дип тану турындагы карточкалар юкка чыга башлаган.

Бу хакта Медиазона хәбәр итә. Хәзерге вакытта Русиянең 50 төбәгендәге мәхкәмә сайтларында 2025 елда югалган дип тану турында бер генә эш тә юк. Декабрь башына мондый дәгъвалар саны 44 меңгә якын иде.

Журналистлар исәпләвенчә, соңгы өч елда теркәлгән эшләргә кагылышлы 70 меңнән артык карточка бетерелгән.

Медиазона чыганагы сөйләгәнчә, Мәхкәмә департаменты идарәсе мәхкәмәләргә хәбәрсез югалганнар турында эшләрне сайтларда чыгармаска дигән карар төшергән.

➡️ Тикшеренүчеләр мондый мәхкәмә эшләре турындагы мәгълүматны Украинадагы сугышта Русия армиясенең югалтуларын исәпләү өчен куллана. Медиазона иәпләүләренә караганда, декабрь башына Русия мәхкәмәләренә теге яки бу хәрбине һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип тану турында барлыгы 88 мең шикаять бирелгән.

➡️ Журналистлар белдерүенчә, моңа кадәр эш карточкаларын Мәскәү мәхкәмәләре генә яшергән, анда эшләр картотекасы аерым систем аша күрсәтелә.

➡️ Медиазона һәм Би-би-синың Урыс хезмәте волонтерлар төркеме белән берлектә, ачык чыганакларда чыккан хәбәрләргә таянып, сугышта һәлак булган русияләр исемлеген алып бара. Бу иң мөһим бәйсез тикшеренүләрнең берсе.
❤3👍1🤬1
2025 ел сурәтләрдә кала

Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм фотографлары һәм журналистлары һәм башкалар Радио эшләгән илләрдә һәм төбәкләрдә төшергән фотолар узып баручы елның төп яңалыкларын һәм ис китәрлек мизгелләрен күрсәтә.

Тулы фотогалереяне монда карагыз.
✍1
🎄Яңа ел котлы булсын, кадерле укучыларыбыз! Имин, тыныч һәм шул ук вакытта күңелле вакыйгаларга, сөенечле мизгелләргә тулы бәхетле ел килсен!

Быел да бергә булырга язсын!
❤26🔥1
1 гыйнвар шартлаулары

🔸Бүген иртән Әлмәттәге нефть саклагычы паркына дрон һөҗүме булган, янгын чыккан дип хәбәр итте Татарстан рәсмиләре. Украина мониторинг каналлары янгын урыныннан видеолар чыгарды.

🔸Херсон өлкәсенең Русия контролендә булган өлеше башлыгы Владимир Сальдо Украина кораллы көчләре Кара диңгез буендагы Хорлы авылында кафе һәм кунакханәгә һөҗүм итте дип белдерде. Сальдо сүзләренчә, нәтиҗәдә 24 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 50дән артык кеше яраланган. Украина ягы бу хәбәргә карата берни белдермәде.

🔸Швейцариянең Кран-Монтана тау курортындагы Le Constellation барында шартлау һәм янгын чыгу нәтиҗәсендә кимендә 40 кеше һәлак булган, 100ләп кеше яраланган. Курорт Валь кантонында, Маттерхорн тавыннан якынча 40 км ераклыкта урнашкан.
❤2
Узып баручы ел Татарстан өчен нинди ел булды? Бу хакта сәясәт белгече, Дөнья татар шурасы әгъзасы Руслан Айсин белән сөйләштек.

Тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.
😢4🤬2👍1💩1