Бүген кич утырып матур фотогалерея карарга тәкъдим итәбез🎄
Татарстан башкаласы Казан Яңа елга матур итеп бизәлде❄️ Шәһәр аеруча кичке вакытларда, төрле гирляндалар кабынганнан соң, матур күренә.
Килешәсезме?
Күбрәк фотоларны👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә карагыз.
@azatliqradiosi

❤7🔥4👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Киевның Оболонский районындагы хосусый медицина оешмасына һөҗүм нәтиҗәсендә 30 яшьлек бер кеше һәлак булган. Район хакимияте башлыгы Кирилл Фесин белдерүенчә, дүрт катлы бинага зыян килгән. Барлыгы 25 кеше эвакуацияләнгән, 42, 77 һәм 97 яшьлек өч хатын-кыз яраланган.
🔸Шулай ук Русия армиясенең Киев өлкәсе Фастовски районында һөҗүмдә 1951 елгы бер ир кеше һәлак булган. Өлкәнең хәрби идарәсе белдерүенчә, барлыгы җиде шәхси һәм бер күп катлы йортка, гаражларга, ике машинага һәм сәнәгать келәтләренә зыян килгән.
🔸Казан һава аланында бүген дә очкычлар тоткарлана. Барлыгы 11 очкыч вакытында китә алмаган, шул кадәр үк очкыч соңга калып килә.
🔸Берлинда сул карашлы активистлар электр станциясенә ут төртү сәбәпле, киңкүләм электр энергиясе өзелгән. Нәтиҗәдә 45 мең хуҗалык һәм 2 мең 200гә якын ширкәт утсыз калган. Шулай ук кайбер өйләрдә җылы да юк.
🔸Иранның югары рухани җитәкчесе аятулла Али Хаменеи декабрь ахырында башланган илкүләм протестларга беренче тапкыр фикер белдерде. Ул «тәртипсезлекләрдә катнашучыларга» карата кырыс чаралар күрелергә тиеш дип әйтте. Иранда протестлар 28 декабрьдә — иран риалының кискен очсызлануы һәм инфляциянең тиз үсеше сәбәпле башланды.

❤2
Көн язмасы: Башкортстан-2025: хөкем карарлары, сугыштан кайтарылган табутлар
2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды. Урам протестлары тарихта калды, әмма алар өчен җәза алу ел дәвамында тукталмады. Кешеләргә җинаять эшләре дәвам итте, иректән мәхрүм итү карарлары чыгарылды, бәйсез матбугатка басым туктамады.
2025 елның төп вакыйгасы — "Баймак эше" нигезендә кешеләрне төрмәләргә утырту. Ачылган җинаять эшләре мәхкәмәләрдә каралды. Башкортстан кешеләрен Ижау, Самар, Оренбур һәм башка шәһәрләрдә хөкем иттеләр.
Шул ук вакытта бәйсез журналистларга басым да көчәйде. Уфадагы журналист Ольга Комлева "экстремизм" һәм Русия гаскәрләре турында "ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Хокук яклаучылар республикада репрессив практика кырыслануын теркәде.
Бу уңайдан без "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов белән сөйләштек. Ул узган ел Башкортстандагы сәяси хәлләргә үзенең бәясен бирде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

"Башкортстанның, Русиянең икътисады начарлана баруын күзәттем. 2025 елда бу ачык күренә башлады. Хәлләрнең артка тәгәрәвенең бер дәлиле — Башкортстан хакимияте "Башнефть"нең дәүләткә караган өлешен сатачакбыз дигән сүзе. Бу республикада хәлләрнең мөшкел булуның төп күрсәткече. Республика бюджеты да зур дефицит белән кабул ителде. 2026 ел бик авыр булачак", ди Габбасов.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Башкортстан-2025: хөкем карарлары, сугыштан кайтарылган табутлар
2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды. Урам протестлары тарихта калды, әмма алар өчен җәза алу ел дәвамында тукталмады. Кешеләргә җинаять эшләре дәвам итте, иректән мәхрүм итү карарлары чыгарылды…
❤1💩1
Татарстанда саклану министрлыгы белән килешү төзү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме янә артты.
Хәзер килешү төзегән кеше Татарстан хакимиятеннән 2,5 млн сум, ә Русия саклану министрлыгыннан тагын 400 мең сум алачак. Барлыгы - 2,9 миллион сум. Бу хакта Татарстан оперштабы Телеграм-каналы хәбәр итә.
Узган ел июль ахырында, Украинага каршы сугышта катнашкан элекке хәрби һәм Татарстан дәүләт шурасы депутаты Расим Баксиков республикадан Украинада сугышучылар күп, башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан беренче урында, дип белдерде.
Июль уртасында Миңнеханов республикадан 45 мең кеше Украинадагы сугышты катнаша яки катнашты дип белдергән иде.
▪️Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 7358 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша.

🖕6🤮5💩2❤1
Русиядә 31 галим төрмәдә утыра, аларның җидесе 2025 елда кулга алынган
Шуларның арасында Татарстанда туып-үскән, аннары МДУда белем алган математик Азат Мифтахов та бар. Ул инде җиденче ел төрмәдә утыра.
2025 елда Русиядә ким дигәндә җиде галим иректән мәхрүм ителгән — аларны тикшерү вакытында яисә хөкем карары чыгарылганнан соң сак астына алганнар. Бу мәгълүматны T-Invariant (бу галимнәр җәмгыятен берләштерүче, алар турында язучы медиа, аны оештыручылар Русиядән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗирләр - ред.) медиасы китерә. Аларның мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Русиядә җинаять эшләре нигезендә эзәрлекләнүче ким дигәндә 31 галим төрмәдә утыра. 2025 елда кулга алуларның нигезе дип «Русия гаскәрләре турында фейклар» тарату, дәүләткә хыянәт, чит дәүләт белән «конфиденциаль хезмәттәшлек итү», шулай ук икътисадка бәйле җинаять эшләре бар.
2025 елда җиде галим кулга алынган яки хөкем карары чагырылган, алар арасында доктор, профессор, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия булучылар бар. Шул ук вакытта, T-Invariant мәгълүматларына караганда, 2025 елда фән өлкәсендә эшләүче ким дигәндә өч кеше иреккә чыккан. Кемдер штраф түләп котылган, кемдер тулы елларын тутырып азат ителгән.
Шулай ук T-Invariant мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ким дигәндә 31 галим һәм фәнни тикшеренүләр алып баручы иректән мәхрүм ителгән. Аларның күпчелеге дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләр буенча эзәрлекләнә, кайбер галимнәргә берьюлы берничә маддә буенча гаепләүләр белдерелгән. Мондый эшләрнең гомуми саны — 16.
Русиядә төрмәдә утыручы галимнәр арасында татарстанлы Азат Мифтахов та бар. Ул инде җиденче ел төрмәдә утыра. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар. Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул бүгенге көндә Сембер өлкәскенең Мәләкәс төрмәсендә утыра. Күптән түгел ул өч елга беренче тапкыр бертуган сеңлесе белән очраша алды.

❤5🤬4
❗️2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр Русия мәхкәмәләре 100 кешене гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткән.
Бу хакта Югары мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Бу соңгы 20 елда гомерлек җәза карарларының рекордлы саны. Моңа кадәр иң югары күрсәткечләр 2005 һәм 2012 елларда теркәлгән —84шәр хөкем карары чыгарылган. 2005–2024 еллар арасында мәхкәмәләр барлыгы шундый 1 316 карар чыгарган.
ТАСС язуынча, соңгы берничә елда Җинаять кодексының тагын берничә маддәсенә гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы кертелгән. Аерым алганда, ул дәүләткә хыянәт, теракт оештыру яки теракт гамәленә җәлеп итү турындагы маддәләрдә каралган.
«Беренче бүлек» («Первый отдел») хокук яклау проекты мәгълүматларына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышы чорында Русия мәхкәмәләре дәүләткә хыянәт һәм шымчылык маддәләре нигезендә меңнән артык хөкем карары чыгарган. 2025 елга шундый 468 карар туры килә. Бу 1997 елдан бирле иң зур сан. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, сугыш башланганнан бирле дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы маддәләр Русиядә сәяси репрессияләрнең төп коралының берсенә әверелгән.

❤5🤬3😢2🤯1
Кышкы Стәрлетамак
Стәрлетамак —Башкортстандагы сәнәгать шәһәре. Монда нефть химиясе, машина төзелеше, төзелеш материаллары һәм башка авыр сәнәгать җитештерәләр.
Соңгы елларда шәһәрдә экология торышына даими зарланалар.
Күбрәк фотоларны 👉монда күрә аласыз.

❤9👍1🔥1💩1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 гыйнвар, сишәмбе. Әлегә булган кыскача яңалыклар. Алар нигездә төнлә булган дроннар һөҗүме турында.
🔹Сишәмбегә каршы төндә Башкортстанда алты, Татарстанда бер дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә.
🔹Төнлә Татарстан һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлгә кертелде. Казан һәм Түбән Кама, шулай ук Уфа һава аланнары вакытлыча эшләми. Аэропортлар очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Уфада юлчыларга һава аланына юл алганчы, рейслар статусын тикшерү киңәш ителгән.
🔹Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә шартлаулар тавышы ишетелгән дип яза ASTRA телеграм каналы. Шәһәрдә нефтехимия ширкәте урнашкан һәм анда һөҗүмнәр элек дә булды.
🔹Тверь өлкәсендә дрон торак йортка бәрелү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган. Әлеге йорт Тверь вагон төзелеше ширкәтеннән бер чакрым гына ераклыкта урнашкан һәм һөҗүмнең максаты шул ширкәт була ала дип яза ASTRA. Бу Русиядә тимер юл өчен вагоннар җитештерүче иң алдынгы ширкәт санала.
🔹Липецки өлкәсендәге Усман бүлгесендә дә сәнәгать корылмасына дрон төшкәннән соң янгын башланган. Өлкә губернаторы сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк. Җирле халык чатларда язуынча, сүз нефтебазага һөҗүм турында бара ала.
🔹Пензада да төнлә шартлау тавышлары ишетелгән дип яза ASTRA телеграм каналы. Дрон "2нче йөк автотранспорты ширкәтенә" (ГАТП-2) эләккән булуы ихтимал. Әлеге ширкәт башка төрле оешмаларга арендага биналар бирү белән шөгыльләнә. Дронның нәкъ кайсы бинага эләгүе билгеле түгел.

🔥1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 гыйнвар, сишәмбе. Әлегә булган кыскача яңалыклар. Алар нигездә төнлә булган дроннар һөҗүме турында. 🔹Сишәмбегә каршы төндә Башкортстанда алты, Татарстанда бер дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы…
❗️Казан һава аланы янә эшли башлады
Барлык чикләүләр алынган.
Бизнес Онлайн хәбәр итүенчә, Казан һава аланы ябык булганда өч очкыч башка аэродромнарга җибәрелгән. Гомумән барлыгы Казаннан китү һәм килүгә 30 рейс тоткарлана.
▪️Русия саклану министрлыгы элегрәк Татарстан күгендә бер дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте.

Азатлык Радиосы төрекмән редакциясе журналистлары югалган блогер Дидар Амансәхатовның каберен тапкан.
34 яшьлек Амонсәхатов социаль челтәрләрдә Хитровский тәхәллүсе белән язган. Ул TikTokта Төркмәнстан хакимиятен, илдәге икътисади хәлне һәм азык-төлек бәяләренең югары булуын тәнкыйтьләгән. Амонсәхатов 2025 елның ноябрь ахырында кинәт югалган.
18 декабрьдә Азатлык Радиосының төрекмән хезмәте журналистлары үз чыганакларыннан Амонсәхатовның Төрекмәнстан куәт оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы һәм аларның газаплаулары аркасында һәлак булуы турында белгән. Әмма хакимият блогерның кайда булуын да, аны тоткарлау сәбәпләрен дә рәсми рәвештә шәрехләмәде.
Исемен атамауны сораган төрекмәнстанлы Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Хитровскийның битендә блогерның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашуыннан соң, аны да сорау алуга алып киткәннәр. Төрекмәнстан дәүләт иминлеге хезмәте эшчесе ир-атка янап, блогерның язмышы Төрекмәнстан хакимиятен тәнкыйтьләүчеләрнең һәркайсы өчен сабак булырга тиеш дип белдергән.

😢7❤2🤬2💔2
Мәскәүдәге интеллектуаль хокуклар мәхкәмәсе «Национальные игрушки» ширкәтенә Шүрәле исемен үзләштерүгә рөхсәт бирмәде.
Мәхкәмә моны намуссыз көндәшлек дип тапкан. Бу хакта Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте сәхифәсе хәбәр итә.
Шулай итеп мәхкәмә монополиягә каршы көрәш хезмәтенең карарын яклаган. Элегрәк хезмәт «Национальные игрушки» ширкәтен «Көндәшлекне яклау турында» федераль канунны бозган дип таныды.
Ширкәт Шүрәлене тауар билгесе буларак теркәп, аны куллану өчен компенсация таләп иткән иде. Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте бу республика мәдәни мирасына яный һәм креатив индустриия үсешен чикли дип саный.
👉2024 елда «Национальные игрушки» «Су анасы», «Камыр батыр», «Шүрәле» тамга билгеләрен патентлап, «Әкият»тән ике тапкыр 500 мең сум сорады. Спектакльләрдә бу персонажлар телгә алынган саен – 1 сум таләп ителде.
Азатлык бу хакта язган иде кереп укыгыз.

Бүген — Шүрәле, иртәгә Тукай исеме белән акча эшләрләрме?
Шүрәле — милләт мирасы, аның белән аерым кешеләр кесә калынайтырга тиеш түгел дип саный Азатлык Радиосы сораштырган белгечләр. Мондый хәлнең барлыкка килүендә алар Татарстан мәдәният министрлыгы белән парламентын да гаепли. Милли каһарманнарга патент алу…
❤6🖕3👎1