Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. 8 гыйнвар иртәсенә булган кайбер хәбәрләр.

🔸Миннеаполиста АКШның миграция полициясе (ICE) хезмәткәрләре бер хатын-кызны атып үтергән. Эчке иминлек министрлыгы фикеренчә, ул үз автомобиле белән ICE хезмәткәрләрен таптатырга омтылган. Шәһәрдә протест чаралары башланган.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Русиягә каршы яңа санкцияләр кертү турындагы канун өлгесен хуплаган. Бу хакта Х социаль челтәрендә сенатор Линдси Грэм язды. Канун өлгесе Русиядән арзан нефть сатып алучы илләрне җәзага тарту мөмкинлеге бирәчәк.

🔸Германиядә билгесез кешеләр Эркрат шәһәрендә электр полстанциясенә ут төртергә тырышкан. Җаваплылыкны Kommando Angry Birds төркеме үз өстенә алган. Әлеге төркем 2025 елның җәендә шундый ук диверсияләр кылган иде.

🔸АКШның Сота-Лейк-Сити шәһәрендә чиркәү янындагы атышта ике кеше һәлак булган, тагын ким дигәндә алты кеше яраланган. Salt Lake Tribune газеты язуынча, атыш чиркәү янындагы машина кую урынында булган. Җирле полиция хезмәткәре Глен Миллс сүзләренчә, чиркәүдә ул вакытта җеназа барган. Парковкада низаг чыккан, шуннан соң ут ачу тавышлары ишетелгән.

@azatliqradiosi
❤1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
2025 ел дәвамында Азатлык Радиосы сугышта үлгән хәрбиләр исемлегенә Башкортстан һәм Татарстаннан 8 368 сугышчы исеме өстәде

Бу барысы да 2025 елда үлгәннәр түгел, 2024 елны һәлак булганнар да күп, шулай ук 2023 һәм хәтта 2022 елда үлүчеләр дә һаман очрый.

Әмма бу безнең бер ел элек ясаган тезисны дәлилли: ел саен сугышта үлгән кешеләр саны арта гына. Иң күп кеше Башкортстан һәм Татарстаннан үлә.

Бу хакта тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🕊2💩1
АКШ Дәүләт департаменты турист яки эш визаларына гариза биргәндә йолым (залог) кертү таләп ителә торган илләр исемлеген киңәйтте.

6 гыйнварда әлеге исемлеккә 25 ил өстәлде. Алар арасында Ангола, Җәзаир, Фиджи, Бангладеш, Куба, Нигерия, Непал, Венесуэла, шулай ук Кыргызстан һәм Таҗикстан да бар. Яңа таләпләр 2026 елның 21 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә "Настоящее Время".

Хәзер исемлектә барлыгы 38 ил бар, моңа кадәр аңа Төркмәнстан да кертелгән иде. Бу илләрнең ватандашлары 5 мең, 10 мең яки 15 мең доллар күләмендә йолым (залог) кертергә тиеш булачак. Акча күләме визага әңгәмә вакытында билгеләнәчәк. Шул ук вакытта, йолым кертү виза бирелүен гарантияләми. Виза шартлары үтәлгән очракта яки виза бирүдән баш тартканда, акчалар кире кайтарылачак.

Виза алган кешеләр АКШка керүне һәм илдән чыгуны бары тик өч халыкара һава аланы аша гына башкарырга тиеш булачак: Логан (Бостон), Кеннеди (Нью-Йорк) һәм Даллес (Вашингтон). Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, АКШка кертүдән баш тарту яки илдән чыгуның тиешенчә теркәлмәве ихтимал, дип белдерде АКШ Дәүләт департаменты.

Илдән чыгуны Эчке иминлек министрлыгы теркәячәк. Әгәр виза иясе виза шартларын бозган дип табылса, аның мәгълүматлары тикшерү өчен АКШның Ватандашлык һәм миграция хезмәтенә (USCIS) тапшырылачак.

▪️АКШ керү визаларын йолым белән бирү сынау програмын 2025 елның августында башлап җибәрде. Америка хакимияте фикеренчә, хәзер йолым таләп ителә торган илләр ватандашлары еш кына АКШка кергәннән соң калу өчен рөхсәт ителгән тору вакытын арттыра.

@azatliqradiosi
7 гыйнварда интернет-платформаларда Алсу һәм AY YOLA башкорт төркеме җырчылары башкаруында «Ay, bylbylym» җыры премьерасы булды.

Җыр трендларга эләккән.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, клипны 14-16 декабрь көнне Башкортстанда төшергәннәр. Алсу һәм AY YOLA төркеме җырчылары кышкы урманда, шулай ук тау буенда һәм елга янында җыр башкара. Клипны бурят режиссеры Баяр Барадиев төшергән.

▪️2025 елны Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры дөнья чартларының югары урыннарына менде, бөтен диярлек социаль челтәрләрне камап алды.

@azatliqradiosi
🔥4❤3👀3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
7 гыйнварда интернет-платформаларда Алсу һәм AY YOLA башкорт төркеме җырчылары башкаруында «Ay, bylbylym» җыры премьерасы булды. Җыр трендларга эләккән. "Башинформ" хәбәр итүенчә, клипны 14-16 декабрь көнне Башкортстанда төшергәннәр. Алсу һәм AY YOLA төркеме…
"Ай, былбылым" татар-башкорт халык җыры булып санала.

Аны бик күп җырчылар башкара.

Аерым алганда Илһам Шакиров, Вафирә Гыйзәтуллина, Хәния Фәрхи һәм Ренат Ибраһимов, Зөлфия Камалова һәм башкалар.

Җырны башкаручылар арасында татар-башкорт булмаган җырчылар да бар. Мисал өчен Премьер-Министр, Jukebox Trio, Алена Ланская (беларус җырчысы), ә 2021 елны аны Гарик Сукачев җырлады.

Бу хакта Әйдә!Online татар телен өйрәтү проекты язды. Шунда ук "Ай, былбылым"ны төрле җырчылар башкаруында тыңларга була.

@azatliqradiosi
❤1💩1👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
Бүгенге көндә Азатлык хисабында Башкортстан һәм Татарстаннан һәлак булган 16 044 сугышчы исеме бар.

2 гыйнварга без Татарстаннан кимендә 7 358 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 8 686 үлгән хәрби исеме бар.

Чагыштыру өчен: 2024 елның ахырына (30 декабрь) хисапта ике республикадан 7 676 һәлак булган хәрби исеме булды (Татарстаннан – 3 674, Башкортстаннан – 4002). Димәк, 2025 ел дәвамында исемлеккә Башкортстан һәм Татарстаннан 8 368 сугышчы исеме өстәлде.

Бу барысы да 2025 елда үлгәннәр түгел, 2024 ел өчен саннар күп, шулай ук 2023 һәм хәтта 2022 елда үлүчеләр дә һаман очрый. Әмма бу безнең бер ел элек ясаган тезисны дәлилли: ел саен сугышта үлгән кешеләр саны арта гына, һәм аларда иң күп кеше Башкортстан һәм Татарстаннан үлә.

Исемлеккә үлгән кешеләр исемнәре кайчан өстәлде? Тенденция кыска исемлектән ачык күренә:

👉2022 елда Азатлык Радиосы ике республикадан 500 үлүче турында мәгълүмат таба алган иде.
👉2023 елда Татарстан һәм Башкортстаннан хисапка 1 640 кеше өстәлде.
👉2024 елда тагын 5 452 кеше исеме өстәлде.
👉2025 елда Азатлык хисабында тагын 8 452 кеше үлеме теркәлде.

Кабатлап узыйк, беренчедән бу – без тапкан исемнәр генә, чынлыкта аларның саны күбрәк. Икенчедән, бу кешеләрнең төгәл шушы елда үлгән дигәнне аңлатмый, сүз шул елда табылган һәм расланган үлемнәр турында бара, алар арасында узган елларда үлгән сугышчылар да бар.

@azatliqradiosi
❤1😢1💩1
9 гыйнварга каршы төндә Русия армиясе Украина башкаласы Киев шәһәренә дроннар, канатлы һәм баллистик ракетлар белән һөҗүм итте.

Хәзерге вакытка билгеле булганча, ким дигәндә 4 кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган, 14 кеше хастаханәгә салынган. Шул исәптән бер медицина хезмәткәре үлгән, аның дүрт хезмәттәше яраланган. Алар җәрәхәтләнүчеләргә ярдәм күрсәтергә килгәч, Русия хәрбиләре ул урынга икенче тапкыр һөҗүм иткән.

Шәһәр мэры Виталий Кличко мәгълүматынча, дүрт районда торак йортлар, сәүдә үзәкләре, шифаханә, гаражлар зыян күргән. Берничә янгын чыккан. Шулай ук инфраструктура корылмалары да зыян күргән, кайбер районнарда су вә җылылык белән тәэмин итүдә тоткарлыклар бар.

Киев өлкәсе Броварски районында коткаручылар җимерекләр арасыннан бер гаиләне - ата-ана, биш яшьлек бала һәм әбиләрен коткарган. Алар хастаханәгә җибәрелгән.

Коткару хезмәте Киев өлкәсе Броварски, Обуховски һәм Бориспольски районнарында 11 җирдә янгын сүндергән.

@azatliqradiosi
🤬3😢2❤1
Хәзер кыскача кайбер башка хәбәрләр:

🔸Русия саклану министрлыгы Украинаның Львов шәһәренә "Орешник" белән һөҗүм итүен раслады. ТАСС хәбәр итүенчә, ул Киевның Валдайда Русия президенты Владимир Путин резиденциясенә һөҗүменә җавап булган. Шул ук вакытта резиденциягә һөҗүм булуы турында дәлилләр юк.

🔸Украина ракетасының Белгород өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 500 меңләп кеше утсыз, сусыз, җылысыз калган. «Пепел» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм «Сторожевая» электр станциясенә һәм "Луч" җылылык электр станциясенә ясалган.

🔸Орел шәһәрендә дә берничә шартлау булган, шәһәрдә һәм өлкәдә шулай ук электр белән тәэмин итүдә проблемнар чыккан. Украина Телеграм-каналлары җылылык электр станциясенә һөҗүм турында хәбәр итте. Губернатор Андрей Клычков электр булмауны һава торышының начараюы белән аңлатты, әмма соңрак коммуналь инфраструктурага һөҗүм нәтиҗәсендә зыян килүен раслады.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп Fox News телеканалына биргән әңгәмәсендә Русиягә каршы санкцияләрне кырыслату турындагы канун өлгесен хуплавын раслады, әмма аны «кулланырга туры килмәс» дип өметләнүен әйтте. Шулай ук Трамп Украинадагы сугышны тыныч юл белән җайга салу өчен төгәл вакыт чиге куймавын белдерде.

🔸Иранда 12 көн дәвам иткән протестлар нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә HRANA хокук яклаучылар челтәре. АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) мәгълүматларынча, 8 гыйнварда илнең 31 вилаятенең 27сендә кимендә 156 протест акциясе узган, шул исәптән Тәһранда гына да кимендә 38 чара теркәлгән.

@azatliqradiosi
❤2
Кырым мөселманы тома сукыр, "Хизб ут-Тәхрир" эше буенча гаепләнгән Александр Сизиковны Екатеринбур аша этап белән элек утырган Минусински төрмәсенә алып киткәннәр.

Мөселманның әнисе Елена "Суспільне Крим"га хәбәр итүенчә, аны февраль урталарына китерергә тиешләр.

"Узган шимбә көнне аны Екатеринбурга алып киттеләр. Яңадан элек утырган Минусинскидагы төрмәгә алып баралар. Якынча февраль уртасында анда китереп җиткерергә тиешләр. Һәрхәлдә адвокаты шулай ди. Без аны Минусинскига кире кайтарачакларын чамалый идек. Чөнки алар кешеләрне элек алып чыгып киткән шул ук төрмәләргә кире җибәрәләр", — дип аңлатты ана.


Ул улының сәламәтлеге өчен һәм аның белән элемтә булмау сәбәпле борчылуын сөйләде.

"Акмәчеттә мин аны күрә алдым. Бу этапның улым өчен бик авыр булуын беләм, аны этапта беркем дә озатып йөрми. Аңа бары тик башка тоткыннар гына ярдәм итә. Саша транзит белән Краснодарда һәм Волгоградта булды. Аннан бер-ике тапкыр кыска гына шалтыратты. Ә хәзер мин аның белән бөтенләй элемтәсез калдым. Һичьюгы берәр хәбәр — хат яисә кечкенә язу булса да көтәм. Аның сәламәтлеге нинди хәлдә, нинди шартларда булуын белмим. Хәзер мин аңа ни акча, ни кием-салым, ни дарулар да җибәрә алмыйм", дип аңлата сәяси тоткынның әнисе.


Аның сүзләренчә, Сизиковның адвокаты аны яңадан төрмәгә кайтару карарын шикаять иткән, әмма Русия ягы аны кайчан караячагы әлегә билгеле түгел.

"Ул барып җиткәч, төрмә җитәкчесе бу хакта хәбәр итәргә тиеш, ләкин рәсми хат ике айлап килергә мөмкин. Узган юлы аны Краснодарга алып киткәч, бер атнадан Сашаны кайсы төрмәгә алып барулары турында төрмә башлыгыннан хат килгән иде. Ә хәзер аның кайда булуын да, хәле ничек икәнен дә әйтә алмыйлар. Минусински мәхкәмәсе Александрны азат итү карарын гамәлдән чыгарды һәм аны яңадан төрмәгә кайтарырга карар кылды. Әмма хәзер бәйрәм көннәре, кайчан да булса җавап килерме — без белмибез", дип өстәде ана.


Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
Азатлык хисабы: Украинадагы сугышта Татарстаннан китеп һәлак булучыларның уртача яше бераз кимеде

Моңарчы ул 39,03 булса, соңгы саннарда 39га төште.

Кимендә 531 хәрби – 25тән яшьрәк.
Кимендә 2283 хәрби – 35тән яшьрәк.

Соңгы саннарны һәм анализны безнең хисапта укыгыз.

@azatliqradiosi
🎉2💔2🌭1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төзелеше 18 елга сузылган "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетендәге эш барышын күрсәтте.

Ул үз Телеграм-каналында фотолар урнаштырды.

"Озын ялларга карамастан, “Әр-Рәхим” мәчетендә эшләр дәвам итә. Гомум тырышлык һәм Ходай ярдәме белән бу изге эшне тәмамларбыз”, дип язган ул.

▪️"Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Шулай да Башкортстан Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
Мәчет төзелеше белән низаг Радий Хәбиров чорында да дәвам итте. Аеруча, Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң төзелеш белән проблемнар кискенләште.

2022 ел ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. Мәсәлән, берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде.
❤2💩1🙏1
Соңгы айларда Русиядә асаба халыклар хокукларын яклаучыларны эзәрлекләү – бу активистларның Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) белән хезмәттәшлек һәм аның чараларында чыгыш ясаулар белән бәйле булырга мөмкин.

Мондый нәтиҗәгә белгечләр һәм чыганаклар белән аралашу нәтиҗәсендә "Вот так" басмасы килгән.

Басма искәртүенчә, 2025 елның декабрендә Мәскәү, Петербур, Мурмански, Томски һәм Кемерово өлкәләрендә, Алтай һәм Краснодар крайларында, Алтай һәм Саха республикаларында асаба халыклар хокуклары мәсьәләләре белән шөгыльләнгән активистларда күпсанлы тентүләр узды. 17 декабрь көнне полиция хезмәткәрләре кимендә 17 асаба халык вәкилен тоткарлады, күпчелеге шул ук көнне азат ителде, кимендә 2 активист сак астына алынды.

Себер активистларының вәкиле "Себер. Реалии" басмасына сөйләгәнчә, барлык 17 активист БМОның экологик форумында катнашкан булган. Вазгыять белән таныш булган "Вот так" чыганагы бу мәгълүматны раслый. Аның сүзләренчә, тоткарланучыларның күпчелеге БМО мәйданчыкларында һәм чараларында күпсанлы чыгыш ясаган, асаба халыклар мәсьәләләрен күтәргән. Эзәрлекләнүчеләрнең күпчелегенең исеме ачык аталмый.

"Вот так" медиасының чыганагы сүзләренчә, барлык эзәрлекләнүче активист озак еллар дәвамында Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш асаба халыкларының хокукларын яклау белән шөгыльләнгән.

— Алар асаба халыклар телләренең юкка чыгуын, авыл мәктәпләренең ябылуын, балаларга халык мирасын тапшыру турында сөйләгәннәр. Бу ачык һәм тыныч эшчәнлек булган, — ди ул.

Эзәрлекләнүче активистлар арасында шор халкы вәкиле Алексей Чиспияков да бар. 2025 елның язында ул БМОда тайганы бетерү һәм Кузбасста шорларны эзәрлекләү турында сөйләгән булган. Тентү барышында аның компьютер һәм телефоннарын алып киткәннәр. Аңа карата эш кузгату-кузгатмау яки хокукый статусы турында берни әйтелмәгән.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2🔥1💔1
Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре Үзбәкстан башкаласы Ташкентта Казан ханлыгы чоры рухание, имам һәм шагырь Кол Шәрифнең газәлләрен тапкан.

Әсәрдә Кол Шәриф Аллаһка булган мәхәббәте турында яза. Бу мәхәббәт аны иртән-иртүк күз яшьләре түгәргә мәҗбүр итә, йөрәген тулысынча яндыра, — дип аңлата тарихчы-галим Исмәгыйль Гыйбадуллин "Татар-информ" агентлыгына.

— Ул бу фани дөньядан ваз кичәргә, аны вакытлы тукталыш кебек үтеп чыгарга кирәклеген әйтә. Кеше бөтен нәрсәдән мәхрүм булып, рухи ялангачлыкта Аллаһ каршына басарга тиеш, ди ул. Без шуны беләбез: Кол Шәрифнең гомер юлы шәһитлек белән тәмамланган. Ул туган шәһәрен яклап һәлак булган. Ул үзенең шәкертләре һәм мөридләре белән бергә Казан кирмәнендә, үз мәдрәсәсе янында, батырларча җан биргән, — дип искә төшерә ул.


Галимнәр әлегә Кол Шәрифнең бер генә яңа газәлен тапканнар. Әмма алар бу яңа табышның башы гына, киләчәктә Үзбәкстандагы кулъязма антологияләрдән Кол Шәрифнең башка газәлләре дә табылыр, дип уйлый.

— Кол Шәриф исеме Казанның һәм татар халкының иң зур символларының берсенә әйләнгән шәхес. Ул безнең өчен очраклы шәхес түгел. Аның язмышында татар халкының катлаулы һәм фаҗигале тарихы чагыла. Шуңа күрә без аның мирасын сакларга, өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы, аны бөртекләп җыярга тиешбез, — дип аңлата табыш әһәмиятен Гыйбадуллин.


Моңарчы Кол Шәриф иҗатын татар филологы Әнвәр Шәрипов өйрәнгән булган. 1997 елда ул Кол Шәрифнең дүрт газәлен чыгарган, китап нәшер иткән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤11👏3👍2💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
Азатлык хисабы: Украинадагы сугышка Башкортстаннан китеп һәлак булучыларның уртача яше арта бара

Моңарчы ул 39,27 булса, соңгы саннарда – 39,4.

Кимендә 616 хәрби – 25тән яшьрәк.
Кимендә 2330 хәрби – 35тән яшьрәк.

Соңгы саннарны һәм анализны безнең хисапта укыгыз.
🎉2💔2💩1
"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов 2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды дип саный.

"Башкортстанда репрессив режим хөкем сөрә. Быел империячел байрак тирәсендә гауга чыкты. Ул хәлне ачыклар өчен, бу эшкә Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үзе кушылды. Ишембайда, алты кешене, шул исәптән бер кыз баланы тоткарладылар, имеш, алар террорчылык җинаять кылырга әзерләнгән. Баймак эше буенча кешеләргә хөкем карарларын чыгардылар, кешеләрне төрмәләргә утыртуны дәвам иттеләр. "Марксист түгәрәгенә" йөрүчеләр эше буенча да хөкем карары чыгарылды. Болар барысы да республикада репрессив машинаның которып эшләвен күрсәтә", ди Габбасов.


Ул республика халкы арасында пропаганда корбаннары бар, алар күп, әмма кешеләрнең күзләре ачыла башлады дип саный.

"Алар Украинадан мәетләр кайтуын күрә, республика бит бәләкәй, һәр авыл зиратында яңа каберләр барлыкка килә, һәр заман җеназа намазы укыла. Әллә кем үлми бит, шул кешеләрнең ирләре, балалары, абый-энеләре китә. Шулай ук фикер өчен, сүз өчен, урамга чыккан өчен генә кешеләрне төрмәгә утыртуларын күрәләр. Әйе, халык дәшми, әмма Русиядәге сәясәт ал да гөл түгеллеген аңлый башладылар. Чөнки алар кемнәр зинданга утыртылганын күрде, гап-гади авыл эшчәннәре, тир түгеп акча эшләп, гаиләсен караучы ирләр, хатыннар", ди Габбасов.


Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💯5❤2💩1
АКШ президенты Доналд Трамп АКШка Гренландияне контрольгә алу кирәклеге турында янә белдерде.

Юкса аны Кытай яки Русия контрольга алачак диде.

Ак йортта АКШның нефть ширкәтләре җитәкчеләре белән очрашуда Трамп кемгәдер ошыймы-юкмы, аның хакимияте Гренландия белән нәрсәдер эшләргә ниятли дип ассызыклады.

Трамп Гренландияне контрольгә алуны АКШның дәүләт иминлеге белән аңлатты. «Әгәр без моны эшләмәсәк, Гренландияне Русия яки Кытай контрольгә алачак, ә без Русия яки Кытайның безнең күршеләребез булуын теләмибез», диде Трамп. Ул шулай ук Даниянең Гренландиягә хокукын шик астына куйды, «анда 500 ел элек ниндидер көймә килеп туктаган булуы утрауны аларныкы итми» дип белдерде.

Трамп Америка максатларына ирешү өчен «гади юл» барлыгын әйтте, ләкин ул кабул ителмәсә, «кырыс» вариант та булуын ассызыклады.

Даниядә һәм Европа берлеге илләрендә Трампның һәм аның хакимияте вәкилләренең соңгы белдерүләрен зур борчылу белән кабул итәләр. Сишәмбе көнне Европа берлегенең әйдәп баручы илләре һәм Британия (аларның барысы да НАТО кысаларында АКШ беректәшләре) уртак белдерү белән чыкты. Белдерүдә Арктикада иминлекне тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклап, утрауның язмышын бары тик Дания һәм Гренландия үзе генә хәл итә ала дип белдерелде.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤2🤯2😢1
Төмән рәссамы татарча өстәл уенын булдырган

Төмәндә яшәүче рәссам Нара Биккина татар мәдәниятен таныту өчен "Татарские скачки" исемле өстәл уенын эшләгән. Уенның нигезендә гади механика: катнашучылар шакмак ыргыта, ат фигурасын уен кыры буенча күчерә һәм татар теленә бәйле биремнәр башкара.

Катнашучылар уен барышында татарча төрле сүзләрне искә төшерә, табышмаклар чишә. Аерым шакмакларга туры килгәндә, "Туган тел" шигырен укырга яки "Туган як" җырын җырларга кирәк.

Биккина әйтүенчә, уен беренче чиратта үзе һәм дуслары өчен ясалган – алар татар телен камил белми, әмма өйрәнергә теләкләре бар. Аның фикеренчә, татар мәдәнияте төрле кешеләрдә кызыксыну уята ала.

"Татарские скачки" уены Төмәннең "Золото+Болото" заманча мәдәният үзәгендә даими кулланыла – теләгән һәркем килеп уйный ала.
👍10❤9🔥3👎1
2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды. Урам протестлары тарихта калды, әмма алар өчен җәза алу ел дәвамында тукталмады.

Кешеләргә җинаять эшләре дәвам итте, иректән мәхрүм итү карарлары чыгарылды, бәйсез матбугатка басым туктамады.

Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.
❤2💩1