Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды. Урам протестлары тарихта калды, әмма алар өчен җәза алу ел дәвамында тукталмады.

Кешеләргә җинаять эшләре дәвам итте, иректән мәхрүм итү карарлары чыгарылды, бәйсез матбугатка басым туктамады.

Тулырак 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.
❤2💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 2025 ел сугыш өчен иң канкоешлы ел булдымы? Татарстан һәм Башкортстан югалтулары 2025 ел – Русиянең Украинага каршы алып барылган сугышның дүртенче елы. 24 февраль көнне сугыш башлануга 4 ел тулачак. Ел дәвамында АКШ президенты Доналд Трампның…
2025 елда сугышта нигә шулкадәр күп кеше үлгән? Иң төп фактор – Русия армиясенең тактикасы үзгәрүе, дип саный "Медиазона" мөхәррире Дмитрий Трещанин.

— 2024 ел ахырына кадәр Русия армиясенең бронетехника белән һөҗүмгә баруын күреп килдек. Ул чорда бронетехника шактый күп иде, аның янганын күрсәткән видеолар да еш очрады. Бронетехника, асылда, кешеләрне уттан саклау өчен махсус эшләнә.

Ә 2025 елда фронтта бронетехника диярлек күренмәде. Русия армиясенең бронетехника югалтулары кимеде. Моның белән бергә фронт ихтыяҗлары өчен ашыгыч рәвештә үзгәртелгән гражданлык техникасы, мәсәлән, мотоцикллар арасында югалтулар кискен артты, — ди ул.


Трещанин сүзләренчә, фронтта хәтта атлы гаскәр дә пәйда булды. Әлегә бу күренеш сирәк очраса да, ул бар, ә бронетехниканың әкренләп кими баруы күренә.

— Бу бронетехниканың бетүе турында түгел. Күрәсең, Русия хәрби җитәкчелеге кешеләрне тимергә караганда күпкә азрак кыйммәткә ия дип саный башлаган.


Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.
❤2🔥1💩1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 12 гыйнвар, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Ирандагы протестларны җитәкләгән Реза Пәһләви беренче мөмкинлек булуга ук илгә кайтырга әзер булуын һәм инде күчеш хөкүмәте төзүне планлаштыруын белдерде. Бу хакта ул Fox News телеканалы эфирында сөйләде.

🔸Израил Хәмәс контролендә булган Гәззә сызыгы җирләрендә яңа җир өсте хәрби чарасын үткәрү планын эшли. Бу хакта чыганакларга сылтама белән The Times of Israel һәм The Wall Street Journal яза. Моның сәбәбе итеп Хәмәсның коралсызланудан баш тартуы атала. Коралсызлану тынычлык килешүендә каралган иде.

🔸Русия армиясенең Украинаның Одесса шәһәренә һөҗүмендә ике кеше, Днепропетровски өлкәсенә һөҗүмдә бер кеше яраланган дип хәбәр итә җирле хакимият вәкилләре.

🔸Британия хөкүмәте махсус Украина өчен яңа тактик баллистик ракетлар җитештерә башлаячагын белдерде. Алар 200 килограмм авырлыктагы атом булмаган чукмарларны йөртә һәм 500 километрга кадәр ераклыктагы һәдәфләргә һөҗүм итә алачак.

🔸Мурмански өлкәсенең Оленегорски шәһәрендәге нефть базасында АИ-95 маркалы бензинның 80 тоннасы түгелгән. Бу хакта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) идарәсе хәбәр итте. Оешма белдерүенчә, сәбәбе бензин саклау мичкәсе белән бәйле торбаның герметикасына зыян килгән.

@azatliqradiosi
❤3🔥1
Көн язмасы: Ике Татарстан. Авыл җирендә яшәүче кеше өчен сугышта һәлак булу куркынычы Казан кешесенә караганда дүрт-биш тапкырга югарырак

Сугыштан әйләнеп кайтмау куркынычы авыл-районнарда яшәүчеләр өчен казанларга караганда дүрт-биш тапкырга югарырак. Республика өчен төп югалтулар 35–44 яшьтәге ир-атларга, ягъни эшче кулларга туры килде. Алар өчен контракт хезмәте үлем куркынычы белән яный, шул ук вакытта ул социаль күтәрелү өчен бердәнбер мөмкинлек.

"Idel.Реалии" Украинадагы сугышта республикадагы югалтулар нинди булуын ачыклау максатыннан, "Погибшие из Татарстана" Telegram- каналы мәгълүматларын, үз статистикасын һәм Азатлык Радиосы мәгълүматларын анализлады.

Өч исемлектә дә үлгәннәр саны аз гына аерылып торса да, статистика охшаш. Шулай итеп, Татарстаннан һәлак булучыларның уртача һәм медиан яше сугыш башланганнан бирле — 39 яшь.

Татарстаннан һәлак булганнарның якынча 40 проценты — 35–44 яшьтәге ир-атлар. Тагын 29 проценты — 45 яшьтән өлкәнрәкләр. Димәк, төп басым хезмәткә яраклы яшьтә булган ир-атларга (35–44 яшь) туры килгән. Бу яшь төркемендә югалтулар 18–24 яшьтәге ир-атлар арасындагы югалтулардан биш тапкыр күбрәк.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз

@azatliqradiosi
😢4❤1
АКШ президенты Доналд Трамп Иран җитәкчелеге Вашингтон белән сөйләшүләр уздырырга тели дип белдерде.

Бу хакта ул 11 гыйнварда Air Force One очкычында журналистларга әйтте.

"Без алар белән очраша алабыз. Очрашу оештырыла", диде Трамп. Ул шулай ук, АКШка "очрашу алдыннан гамәл кылырга туры килүе дә ихтимал" дип өстәде, ләкин тулырак мәгълүмат бирмәде.

10 гыйнварда Трамп Truth Social социаль челтәрендә АКШ иреккә омтылган Иранга "ярдәм итәргә әзер" дип язды. The New York Times газетасы хәрби даирәләрдәге чыганакларына сылтама белән, соңгы берничә көндә АКШ президентын Иранга каршы хәрби һөҗүмнәрнең берничә варианты белән таныштырганнарын, әмма әлегә соңгы карар кабул ителмәвен хәбәр итте.

Иран хакимиятләре һәлак булганнар һәм кулга алынганнар саны турында рәсми мәгълүмат бирми. Хокук яклаучылар төрле саннар китерә. Human Rights Activists News Agency (HRANA) хокук яклау оешмасы мәгълүматларынча, 11 гыйнварга протестлар башланганнан бирле 544 кеше һәлак булган, шул исәптән сигез бала, 47 хәрби хезмәткәр һәм тәртип саклау оешмалары вәкилләре.

Массакүләм мәгълүмат чаралары чыганаклары һәм Telegram-каналлар меңләгән кешенең һәлак булуы турында яза, әмма бу мәгълүматларны рәсми рәвештә раслау мөмкин түгел.

Хокук яклау оешмалары интернетның тулысынча сүндерелүе һәм мәгълүматка керүгә кырыс чикләүләр кертелүе мәгълүмат җыюны һәм аны тикшерүне җитди кыенлаштыра дип билгели. NetBlocks сайты мәгълүматларынча, Иранда интернет инде ким дигәндә 84 сәгать эшләми.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤1👍1
Башкортстан башлыгы Украинадагы сугыштан "дистәләгән мең" кеше кайтачак дип белдерде

Башкортстан башлыгы Радий Хаәбиров республикага Украинадагы сугыштан дистә меңнәрчә кеше кайтачак дип белдерде. Бу хакта ул 12 гыйнварда хөкүмәт киңәшмәсендә кайткан сугышчыларга ярдәм итү үзәкләре темасы күтәрелгәндә сөйләде. Мондый үзәкләр һәр шәһәрдә булырга тиеш диде ул.

"Хәрбиләр кайтачак. Өч меңнән артыгы кайтты инде. 77% эшкә урнашты. Калган 23% кайда? Аларны күзәтергә кирәк. Әлегә өч мең. Дистәләгән мең булачак. Хәрбиләрне каршы алырга әзерләнергә кирәк. Әзерме без? Уйларга кирәк, - дигән Хәбиров. Аның сүзләрен Башинформ дәүләт агентлыгы китерә.

Башкортстаннан Русиянең Украинада алып барган сугышында күпме кешенең катнашуы билгеле түгел. Шул ук вакытта республика сугышта үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында тора. Моны журналистларның бәйсез тикшеренүләре күрсәтә. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмларга күрә, Башкортстаннан кимендә 8746 кеше һәлак булган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
💩3❤1
Кыпрыста Русия илчелеге вәкиле эш бүлмәсендә үле килеш табылган, «Уралкалий» ширкәтенең элекке мөдире юкка чыккан

8 гыйнварда Никосиядә Русия илчелегенең бер хезмәткәрен үз кабинетында үле килеш тапканнар, дип хәбәр итә ANT1 телеканалы. Телеканал мәгълүматларына караганда, полициягә мәет табылганнан соң берничә сәгать үткәч кенә хәбәр ителгән.

Вакыйга урынына килгән полиция төркемен илчелек вәкилләре эчкә кертмәгән, мәетне хокук сакчыларына илчелек ишегалдында тапшырганнар. Хезмәткәр үз-үзенә кул салган, хушлашу хаты калдырган дигәннәр, ләкин ул хатны полиция бирмәгәннәр, Мәскәүгә җибәрәчәкләрен белдергәннәр.

Телеканал илчелек хезмәткәренең исемен атамаган. Соңрак дипломатик миссиянең телеграм-каналында Панов фамилияле хезмәткәрнең вафаты турында хәбәр чыкты. Анда шулай ук илчелекнең Кыпрыс хакимияте белән хезмәттәшлек итеп, мәетне туган ягына кайтару эшен алып баруы әйтелә.

Кыпрыс полициясе моңа кадәр дә 7 гыйнварда утрауда «Уралкалий» ширкәтенең элекке мөдире 56 яшьлек Владислав Баумгертнерның хәбәрсез югалуын җиткергән иде. Philenews мәгълүматларына караганда, аны соңгы тапкыр 7 гыйнварда Лимассолдагы өеннән чыгып киткән чагында күргәннәр. Баумгертнерның югалуы турында аның хезмәткәре хәбәр иткән.

Эзләү эшләре яр буендагы, аның кәрәзле телефоны соңгы тапкыр сигнал биргән Писури авылы тирәсендә алып барыла. Аларга полиция хезмәткәрләре, коткару-эзләү төркемнәре һәм ирекле ярдәмчеләр җәлеп ителгән.
❤2🤔1
Миңназыйм Сәфәров Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире вазифасына билгеләнгән

Танылган журналист, «Ватаным Татарстан» газетының элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров 12 гыйнвардан Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият бүлеге мөхәррире вазифасын башкара.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, ул телевизион журналистика өлкәсеннән киткән. «Телевидениедәге эшемнән киттем, чөнки зәңгәр экраннар һәм сәхнә яшьләрне ярата. Һәр әйбернең үз вакыты бар, вакытында китә белергә кирәк», – дигән ул.

"Ватаным Татарстан"ны 15 елдан артык җитәкләгәннән соң Миңназыйм Сәфәров «Татарстан» дәүләт телерадиоширкәтендә милли тапшырулар бүлеген җитәкләде, «Хәерле көн» тапшыруын алып барды.
❤10🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне брлыйк:

🔸Харьковка Русия Кораллы Көчләре һөҗүме аркасында дүрт кеше һәлак булды, дип хәбәр итте шәһәр мэры Игорь Терехов. Аның сүзләренчә, Русиянең камикадзе-дроны шулай ук балалар шифаханәсе бинасына да төшкән. Янгын чыккан, әмма зыян күрүчеләр юк.

🔸Бу төндә Русия Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән, дип белдерде Киев хәрби администрациясе башлыгы Тимур Ткаченко. Һөҗүмнәрнең нәтиҗәләре турында әлегә хәбәр ителми. Русия саклану министрлыгы да әлегә бу хакта мәгълүмат бирмәде.

🔸Доналд Трамп Иран белән сәүдә алып баручы илләргә карата 25 процент күләмендә Америка җыемнары кертү турында игълан итте. Bloomberg Ислам Җөмһүриятенең төп сәүдә партнерлары арасында Һиндстан, Кытай һәм Төркияне атый.

🔸2025 елның ноябре ахырына Европа берлегендә украин качаклары саны 4,33 миллион кешегә җиткән. Мны Евростат мәгълүматлары күрсәтә. Качакларның иң зур өлешен Германия (1,241 млн) һәм Польшада (968,75 мең).

🔸Испания полициясе Бразилиядән Европага таба баручы корабны тикшергәндә, бортында 10 тонна кокаин тапкан. Тоткарланган партиянең бәясе 400 миллион евро дип бәяләнә. Испания дәүләт полициясе хәбәрендә әйтелгәнчә, бу ил тарихында конфискацияләнгән кокаинның иң зур партиясе.
❤5🥰1
Кырымда сәясәт белгече Ленора Дюльберга әйткән сүзләре һәм китабы өчен 33 мең сум штраф салынган

Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә.

Үзәк мәгълүматына караганда, Ленора Дюльбергә карата Русия контролендәге Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе 2025 елның 4 декабрендә үк ике карар чыгарган.

Аерым алганда, беренче эш Русия Кораллы Көчләрен куллануны "дискредитацияләү" турындагы гаепләүгә кагылган. Русия хакимияте моны Ленора Дюльбернең YouTube-тагы "Кырым инҗире" бәйгесенең туры эфиры вакытында "Крым.Реалии" каналында әйткән сүзләре белән бәйләгән. Нәтиҗәдә ул 30 мең сум штрафка тартылган.

Икенче эш "экстремистик материаллар тарату" гаебенә кагылган. Франко исемендәге Кырым фәнни китапханәсендә Ленора Дюльбер автордаш булган "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дигән китап табылуы һәм алынуы турында белдерелгән. 192 битлек бу басма китапханәгә мәҗбүри төбәк нөсхәсе буларак килгән. Мәхкәмә аңа 3 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Украин хокук яклаучы "Трибунал. Кырым эпизоды" телеграм-каналы: "Китап фәнни хезмәт булганлыктан, аңа экстремистик материал тарату турындагы гаепләүләр гомумән дә кагылырга тиеш түгел иде — моны, әлбәттә, Русия куәт оешмалары да, хөкемдарлар да яхшы белә", дип яза.

Ленора Дюльбер — сәясәт белгече, социолог, журналист һәм кырымтатар активисты. Ул популяр "Меркез" ток-шоуын алып бара, шулай ук "Сәяси киңлек трансформациясе шартларында кырымтатарлар" дип аталган социологик тикшеренү-монографиянең авторларының берсе.

Тулырак 👉монда укыгыз.
❤1🙏1
Bloomberg: Иран 2021 ел ахырыннан башлап Русиягә 2,7 млрд долларлык ракетлар тапшырган

Иран соңгы елларда Русиягә якынча 2,7 миллиард долларга баллистик һәм зенит ракетлары саткан, дип яза Bloomberg Көнбатыш махсус хезмәтләрендәге чыганагына таянып.

Тәһран Мәскәү белән килешүләрне 2021 елның октябреннән башлап төзегән. Аларга ярашлы, Иран ераклыкка оча торган йөзләрчә “Фатх-360” баллистик ракетын, якынча 500 башка шундый ук төрдәге ракетны һәм ике йөзгә якын зенит ракетын сатарга тиеш булган.

Моннан тыш, агентлык мәгълүматларына караганда, Иран Русиягә миллионлаган патрон һәм снаряд та тапшырган, шулай ук “Шахед-136” пилотсыз очкычларын биргән һәм аларны Русиядә “Герань-2” исеме белән җитештерергә мөмкинлек биргән технологияләр белән уртаклашкан.

Бу 2023 ел башында имзаланган 1,75 миллиард долларлык килешү кысаларында башкарылган. Әлеге төр дроннар Украинага каршы һөҗүмнәрдә актив кулланыла.

Гомумән алганда, Көнбатыш чыганаклары бәяләвенчә, 2021 ел ахырыннан башлап Русия Иран коралын сатып алуга 4 миллиард доллардан артык акча тоткан, дип яза “Настоящее Время”.
🤬1
❗️"Мемориал" тагын биш "Баймак эше" фигурантын сәяси тоткын дип таныды

Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын 5 кешене сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта оешма тараткан хәбәрдә әйтелә.

Сәяси тоткын дип танылган яңа исемнәр: Буранбай Әбүшахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдин.

Бу кешеләргә карата гаепләү карарларын Ижауның Индустриал район мәхкәмәсе 2025 елның 23 декабрендә чыгарды. Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип таптылар.

Мәхкәмә Әбүшахмин, Әюпов, Гыйзәтуллин һәм Исәнгилдинны дүрт ел да ике айга, Әхмәтовны дүрт ел ярымга иректән мәхрүм итте.

“Җыелган халык «[2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак районы мәхкәмә бинасы янында] массакүләм тәртипсезлек билгеләренә туры килә торган гамәлләр кылмады, дип белдерделәр “Мемориал”да. — Куәт оешмалары хөкем карарын көткән һәм шигарьләр кычкырган кешеләргә карата нигезсез рәвештә көч кулланды. <…> Без полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануны нәкъ менә протестчыларны куып таратырга тырышкан куәт оешмасы вәкилләре гамәлләре китереп чыгарды дип саныйбыз».

Хокук яклаучылар “аларны сак астыннан азат итүне, массакүләм тәртипсезлекләр турындагы җинаять эшен туктатуны һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы җинаять эшләрен яңадан карауны” дип таләп итте.

▪️Idel.Реалии мәгълүматларынча, Башкортстаннан читтә үтүче мәхкәмәләр «Баймак эше» нигезенедә 68 кешене хөкем иткән.

#Башкортстан #Баймак_эше

@azatliqradiosi
❤4
Бүген Казанда төзелешләрдәге рейд вакытында күптән түгел Русия ватандашлыгын алган һәм рекрут хезмәтенә теркәлмәгән биш эшче хәрби комиссариатка җибәрелгән

Рейдны Русия тикшерү комитетының 384нче хәрби тикшерү бүлеге Казан эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә уздырган. Татар-информ хәбәр итүенчә, рейдның максаты Русия ватандашлыгы алып та хәрби комиссариатта исәпкә басмаган кешеләрне ачыклау булган. Барлыгы унике кешене тикшергәннәр, шуларның бишесе канун бозучылар булып чыккан һәм алар шул ук көнне Казандагы хәрби комиссариатларга китерелгән.

«Узган елда һәм быел Русия ватандашлыгын алган 490нан артык мигрант хәрби исәпкә куелды. Әлеге чаралар алга таба да дәвам иттереләчәк», дип белдергәннәр Тикшерү бүлегендә.

▪️"Идите лесом" хокук яклау үзәге элегрәк Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, рекрутка чакырылучыларны аулау баруы турында белдергән иде.

▪️Русиядә армиягә ел әйләнәсендә чакырылыш уздыру кануны кабул ителде. Сүз медицина комиссиясе узу һәм чакырылучыларны сайлап алу турында бара. Әмма рекрутка җибәрү вакытлары үзгәрешсез, ягъни 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр кала.

▪️"Верстка" Русиядә резервистлар, шулай ук хезмәт итү вакыты тәмамланып килгән яшьләр көчләп Русия армиясенә алынырга мөмкинлеген искәртте. Басма чыганаклары аларга контрактны имзалату өчен "бөтен юлларны да кулланачакларын" әйтте.

@azatliqradiosi
🤬2
🇺🇸🇮🇷АКШ президенты Доналд Трамп сишәмбе көнне иранларны протестларны дәвам итәргә чакырды

АКШ президенты Доналд Трамп сишәмбе көнне иранларны бөтен ил буйлап протестларны дәвам итәргә чакырды. Ул "ярдәм инде юлда" дип белдерде, әмма нечкәлекләрен ачыкламады. Шулай ук Трамп "протестчыларны мәгънәсез рәвештә үтерүләр туктатылганчы" Иран хакимияте вәкилләре белән барлык очрашуларны да кире кагуын әйтте.

«Иран патриотлары, ПРОТЕСТЛАРНЫ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ — ҮЗ ОЕШМАЛАРЫГЫЗНЫ ЯУЛАГЫЗ!!! …», дип язды ул Truth Social социаль челтәрендә.

Элегрәк АКШ хакимияте Америка Кушма Штатлары ватандашларын Ираннан китәргә чакырды. Медиалар хәбәр итүенчә, Трамп хакимияте хәзер Иранга каршы хәрби дә, хәрби булмаган да чараларны карый. АКШ президенты шулай ук Иран белән сәүдә алып баручы илләргә карата 25 процент күләмендә Америка җыемнары кертү турында игълан иткән иде.

@azatliqradiosi
❤2🤡1