120 ел элек татар телендә “Йолдыз” газеты чыга башлый.
Аңа күренекле мөгаллим, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди нигез сала. Ул 1918 елга кадәр, большевиклар тарафыннан ябылганчыга тиклем эшли.
Азатлык әлеге газетта чыккан мәкаләләр белән таныштырган иде.
Мәсәлән 1917 елның 17 февралендә чыккан хәбәрләр:
Казан хәбәрләре
🔸Лекция. 19 февральдә кич 7 сәгатьтә ”Новый клуб” залында университет доценты Будда җәнабләре подоходный налог хакында лекция укыячак. Лекция соңында Казанның податный инспекторларыналог хакында халыкка мәгълүматлар бирәчәкләр. Лекциягә керү һәркемгә бушка.
🔸Яшерелгән он. Ближний Архангельский урамында Ягушин йортында 4нче часть политсиясе тентү ясап, 22 капчык беренче сорт, 29 капчык икенче сорт яшерелгән богдай оны тапты. Ягушин полициягә бу оннарны пряниклар пешерергә җыеп тотканлыгын сөйләгән. Оннар шәһәр ихтиярына алынган.
🔸Телефонаграммага бәһа арту. Вилаять земствосының гомуми җыелышы земский телефонаграмм белән хәбәрләшү өчен әввәлдә алынган сүзенә 2 тиенне 3 тиенгә, еллык абонементны 60 сумга кадәр арттырырга карар биргән.
Игъланнар
🔹 Сач алучы. Сәмәрканд номерына яңадан кайтып, сач ала башладым. Җөмлә танышларымның рәхим итүләрен үтенәм. Гисмәтулла Нигъмәтуллин.
🔹Бала бирелә. Үзем гаскәрилеккә алынуым, әнкәмнең сәламәтсезлеге сәбәпле, 8 яшьлек братымны балалакка яздырып бирергә телим. Аркылы Академический урамда Куплева йортында 11нче фатирда Хәбибҗәмал Алиевадан белешергә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
"Йолдыз" газеты, 17 февраль 1917 ел
Азатлык 1917 елда татар матбугатында дөнья күргән язмалар белән таныштыра.
💔5❤2🔥1
Бүген Баймак протестларына ике ел. Барлыгы 66 кеше ирекләреннән мәхрүм ителде
Кайбер саннарга күз салыйк:
📍17 гыйнвар көненә беренче инстанция мәхкәмәләре Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем итте.
📍Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде.
📍Миңзия Әдигамовага мәхкәмә җәзаны үтәүне аның балалары 14 яшькә җиткәнче кичектерде (аңа дүрт ел бирелде).
📍Тагын бер кешене (исеме аталмый) мәхкәмә психиатрда мәҗбүри амбулатор дәвалануга хөкем итте, ул «киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру»да гаепле дип танылды.
📍2025 елның августыннан бирле Оренбур өлкә мәхкәмәсендә «Баймак эше» нигезендә ун фигурантның эше бара, аларны «киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру»да гаеплиләр.
📍Аларның алтысына шулай ук «хакимият вәкиленә карата гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану» маддәсе дә өстәлгән.
📍Бүгенге көнгә «Мемориал» хокук яклау оешмасы «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды.
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң җинаять эшләре ачылды. 80ләп кеше кулга алынды.

😱8😢2
❗️18 гыйнварда Европа Берлеге вәкилләре АКШ президенты Доналд Трампның Гренландия турындагы белдерүләре сәбәпле ашыгыч киңәшмәгә җыелачак, дип хәбәр итә Reuters.
Алдагы көнне Трамп Гренландиягә үз хәрбиләрен җибәргән сигез илгә — Британия, Франция, Германия, Дания, Нидерланд, Норвегия, Финляндия һәм Швециягә — 10% күләмендә йолым (пошлина) кертүен игълан итте. Пошлиналар 1 февральдән гамәлгә керәчәк, ә июньнән, әгәр АКШның Гренландияне сатып алу турында килешүгә ирешелмәсә, 25%ка кадәр арттырылачак.
Трамп Гренландияне контрольгә алуны АКШның дәүләт иминлеге белән аңлата. «Әгәр без моны эшләмәсәк, Гренландияне Русия яки Кытай контрольгә алачак, ә без Русия яки Кытайның безнең күршеләребез булуын теләмибез», дигән иде ул.
Кичә Даниядә Гренландиянең хәзерге статусын саклап калуны яклап акцияләр узды, аларда меңнәрчә кеше катнашты.
@azatliqradiosi

❤2
Адам Кадыров кортежы белән булган юл казасында бер кеше һәлак булган, дүрт кеше (шул исәптән Адам үзе дә) җәрәхәтләнгән.
Юл казасында һәлак булган кеше турында Кавказ.Реалии-га мәгълүматның ышанычлы чыганактан булуын әйтеп, NIYSO оппозиция хәрәкәте вәкиле сөйләгән.
«Ләкин сүз икенче машинаның йөртүчесе турындамы, яисә кортеждагы кеше турындамы — әлегә төгәл әйтә алмыйбыз», дигән.
«Новая газета Европа» язуынча, каза нәтиҗәсендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улы Адамның кортежындагы машина бәргән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган. Басма мәгълүматларынча, юл-транспорт фаҗигасе «кортежның беренче машинасы йөртүчесе юл кисешендә светофорның кызыл утына да игътибар итмәү сәбәпле» килеп чыккан.
Журналистлар үз чыганакларына сылтанып язуынча, руль артында Апти Ирасханов (республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Аслан Ирасхановның туганнан туганы) булган. Ул Адам Кадыровның сак хезмәте җитәкчесе. Машинада тагын ике сакчы да булган, аларны да хастаханәгә озатканнар. Ирасхановның җәрәхәтләре җитди — муен тирәсе сынган, калган сакчыларда ми селкенүе һәм төрле җәрәхәтләр.
Кавказ.Реалии редакциясе чыганаклары әйтүенчә, хастаханәгә тагын якынча 20 кеше китерелгән.
«Гомумән алганда 18–20 кешене алып килгәннәр, күбесенчә алар Адамның кортежыннан булган. Берсендә дә җитди җәрәхәтләр булмаган, иртәнгә хастаханәдә аларның берсе дә калмаган», диелә.
"ВЧК ОГПУ" проекты хәбәр итүенчә, Мәскәүгә җибәрелгән Адам Кадыров Боткински хастаханәсендә ята һәм аның хәле авыр.
Кавказ.Реалии сайты хәбәр итүенчә, 16 гыйнварда Чечня башлыгының улы Адам Кадыров юл-транспорт казасыннан соң Грозныйдагы республика хастаханәсенә китерелгән. Соңрак, төн уртасында, аны очкыч белән Мәскәүгә күчергәннәр.
▪️2023 елны Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты. Журавель Коръәнне яндыруда гаепләнде.
▪️Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Чечня башлыгы улы кортежы белән бәйле юл казасында бер кеше һәлак булган
Адам Кадыров кортежы белән булган юл казасында бер кеше һәлак булган, дүрт кеше (шул исәптән Адам үзе дә) җәрәхәтләнгән. Шулай ук Грозныйдагы хастаханәгә "20гә якын кеше" китерелгән дип сөйләгән Кавказ.Реалии редакциясенә төбәктәге чыганак.
🍾4😢1
2025 елның мартында Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды.
"Idel.Реалии" Моталлаповның – гади авыл кешесе һәм дүрт балигъ булмаган бала атасының – язмышы турында сөйли.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Башкортстан

😢6
Казакъстанның Cybernet AI дип аталган стартапы төрки телләрдә сөйләмне автоматик рәвештә танучы (ASR) беренче зур модельне тәкъдим итте.
Бу хакта Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгына сылтанып Kazinform хәбәр итә.
Әлеге модель казакъ, төрек, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗан һәм татар телләрен яхшы таный. Шулай ук ул төрки-урыс катнаш сөйләмен дә яхшы аера ала, мондый аралашу бизнес һәм дәүләт хезмәтләрендә киң таралган дип искәртелә.
Astana Hub мөдире Танат Үскембаев сүзләренчә, яңа технология төрки дөнья илләренә һәм халыкларына дигитал хезмәтләр куллануны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук төрки халыклар дөньяда таралган технологияләрдән тыш үз хезмәтләрен дә үстерә алачак, ди ул.
Моннан тыш әлеге модельнең моңарчы киң таралган инглиз телле системнардан шактый аерылганы әйтелә. "Без сөйләм телнең тере формаларын аңлаучы модельне булдырдык", ди модель авторлары.
Телләрне тануның яңа системы беренче чиратта финанс һәм дәүләт оешмаларында куллануны күз алдында тота – модель авторлары аның банклар, телеком-операторлары, контакт-үзәкләре, логистик ширкәтләргә юнәлгәнен әйтә.
Бу проект Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгы ярдәмендә Microsoft ширкәтенең GPU-инфраструктурасында гамәлгә ашырылган диелә.
Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде. Chat GPT, Claude.ai, Copilot, Deep Seek, Suno кебек хезмәтләр татар һәм башкорт телләрен яхшы таный, үзләре милли телләрдә сөйләшә һәм яза ала.

Казакъстанда төрки телләрне таный торган ясалма интеллект моделе булдырылды
Модель таный торган телләр арасында татар теле дә бар.
👏4❤1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Иранда протестлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 3308 кешегә җиткән, дип хәбәр итә АКШта урнашкан HRANA бәйсез кеше хокукларын яклау оешмасы. Аларның 3097се — протестларда катнашучылар, 166 кеше — хәрбиләр һәм хокук саклау оешмасы вәкилләре. Шулай ук оешма протестларда катнашмаган 23 кешенең һәм 18 яшькә кадәрге 22 баланың һәлак булуын раслаган. Тагын 2100дән артык кеше җәрәхәтләгән. Оешма мәгълүматынча, протестлар вакытында 24 меңнән артык кеше тоткарланган.
🔸Испаниянең көньягында юлчыларны ташучы ике югары тизлектәге поезд бәрелешү нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, ким дигәндә 30 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә El Pais. Поездларның берсе башта тимер юлдан чыккан, ә каршы килгән поезд аңа бәрелгән.
🔸Мәскәүдә билгесез кешеләр журналист Анна Политковскаяга куелган истәлек тактасын ваткан. Истәлек тактасы Политковская яшәгән, эшләгән һәм үтерелгән Лесная урамындагы йортта куелган иде. Журналистны һөнәри эшчәнлеге өчен 2006 елның 7 октябрендә үтерделәр.
🔸Европа берлеге илләре АКШка каршы җавап пошлиналары кертү мөмкинлеген карый, аларның гомуми күләме 93 миллиард евро тәшкил итәргә мөмкин, дип яза Financial Times.
🔸Русиядә авиаширкәтләр юлчыларны ташуны тәэмин итү өчен вакытлыча кулланыштан чыгарылган (консервацияләнгән) очкычларны яңадан кулланышка кертергә ниятли. Быел һәм киләсе елга совет чорында һәм чит илдә җитештерелгән, элек кулланыштан чыгарылган очкычларны яңадан сафка бастыру күздә тотыла, дип яза Ростехка сылтанып "Известия" басмасы.

🔥2
🌙Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен раслады.
Ураза гаете 20 мартта билгеләп үтеләчәк.
Корбан бәйрәме 27 май көнне узачак.
Ике көн дә Татарстанда рәсми ял көннәре.
Тагын бер айдан мөселманнар уразага керәчәк.

Көн язмасы: "Бүген хакимият җиңде, әмма халыкның ярсуы калды". Баймак протестларына ике ел
Ике ел элек бу вакытта Башкортстанның Баймак шәһәрендә ОМОН кешеләрне кыйнап мәйданнан таратты. Һәм активист Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне тоткарлый башлады. Нәтиҗәдә Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем ителде. Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Әле мәхкәмәләр дәвам итә, тиздән хакимият оештыручы дип санаган кешеләргә хөкем карарлары чыга башларга тиеш. Аларга хөкем карарлары тагын да куркынычрак булуы ихтимал дип саный хокук яклаучылар. Бүгенге көнгә "Мемориал" хокук яклау оешмасы "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды.
Ә бүген без Чехиянең Карл университетында укыган, "Баймак эше" нигезендә фәнни социологик тикшеренү алып баручы Илүзә Мөхәмәтйәнова белән сөйләштек. Галимә ике ел элек булган хәлләрне искә төшерә һәм ике ел эчендә кечкенә башкорт шәһәрендә ни өчен Путин режимы шулкадәр рәхимсез эш итүен аңлата. Ул үзе дә тумышы белән Баймак якларыннан һәм бу вакыйгалар эчендә кайнаган кеше. Баймактагы вакыйгалар аркасында ул туган якларыннан китәргә мәҗбүр булган шәхес. Әлеге вакытта ул Баймактагы протестлары турында фәнни мәкаләләр яза, китап чыгарырга ниятли.
Тулырак👉 монда укыгыз.

"Хакимият Баймак мисалында тупланырга ярамаганны күрсәтте. Махсус сабак укыттылар. Мин монда Радий Хәбировның кулын уйнаганын сизәм. Ул Куштау вакыйгаларында халык янына чыкты, хәтерләсәгез, яңгыр астында алар белән сөйләште. Үзе турында мине сындырдылар дип кабул иткәндер, гарьләнгәндер дип уйлыйм, үч саклап калуы ихтимал. Баймакта да аны көттеләр, әмма килмәде. Ул бу юлы мине сындырмыйсыз, мин җебек түгелмен дигәнне күрсәтергә тырышты. Шуңа Путин хакимияте кебек эш итте. Алар ягына басты", ди Мөхәмәтйәнова.
Тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Бүген хакимият җиңде, әмма халыкның ярсуы калды". Баймак протестларына ике ел
Русия Украинага бәреп кергәннән соң ил күләмендә Башкортстанда иң зур протестлар булды. Шушы хәлдән соң 80ләп кеше хакимият режимы корбаны булды. Ике ел дәвамында мәхкәмәләр бара. Хакимият җиңдеме? Төрмә хөкемнәре чыгарылган гаиләләр ничек яши? Ни өчен репрессияләр…
❤8👍3