Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Адам Кадыров кортежы белән булган юл казасында бер кеше һәлак булган, дүрт кеше (шул исәптән Адам үзе дә) җәрәхәтләнгән.

Юл казасында һәлак булган кеше турында Кавказ.Реалии-га мәгълүматның ышанычлы чыганактан булуын әйтеп, NIYSO оппозиция хәрәкәте вәкиле сөйләгән.
«Ләкин сүз икенче машинаның йөртүчесе турындамы, яисә кортеждагы кеше турындамы — әлегә төгәл әйтә алмыйбыз», дигән.

«Новая газета Европа» язуынча, каза нәтиҗәсендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улы Адамның кортежындагы машина бәргән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган. Басма мәгълүматларынча, юл-транспорт фаҗигасе «кортежның беренче машинасы йөртүчесе юл кисешендә светофорның кызыл утына да игътибар итмәү сәбәпле» килеп чыккан.

Журналистлар үз чыганакларына сылтанып язуынча, руль артында Апти Ирасханов (республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Аслан Ирасхановның туганнан туганы) булган. Ул Адам Кадыровның сак хезмәте җитәкчесе. Машинада тагын ике сакчы да булган, аларны да хастаханәгә озатканнар. Ирасхановның җәрәхәтләре җитди — муен тирәсе сынган, калган сакчыларда ми селкенүе һәм төрле җәрәхәтләр.

Кавказ.Реалии редакциясе чыганаклары әйтүенчә, хастаханәгә тагын якынча 20 кеше китерелгән.

«Гомумән алганда 18–20 кешене алып килгәннәр, күбесенчә алар Адамның кортежыннан булган. Берсендә дә җитди җәрәхәтләр булмаган, иртәнгә хастаханәдә аларның берсе дә калмаган», диелә.

"ВЧК ОГПУ" проекты хәбәр итүенчә, Мәскәүгә җибәрелгән Адам Кадыров Боткински хастаханәсендә ята һәм аның хәле авыр.

Кавказ.Реалии сайты хәбәр итүенчә, 16 гыйнварда Чечня башлыгының улы Адам Кадыров юл-транспорт казасыннан соң Грозныйдагы республика хастаханәсенә китерелгән. Соңрак, төн уртасында, аны очкыч белән Мәскәүгә күчергәннәр.

▪️2023 елны Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты. Журавель Коръәнне яндыруда гаепләнде.

▪️Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🍾4😢1
2025 елның мартында Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды.

"Idel.Реалии" Моталлаповның – гади авыл кешесе һәм дүрт балигъ булмаган бала атасының – язмышы турында сөйли.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢6
Казакъстанның Cybernet AI дип аталган стартапы төрки телләрдә сөйләмне автоматик рәвештә танучы (ASR) беренче зур модельне тәкъдим итте.

Бу хакта Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгына сылтанып Kazinform хәбәр итә.

Әлеге модель казакъ, төрек, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗан һәм татар телләрен яхшы таный. Шулай ук ул төрки-урыс катнаш сөйләмен дә яхшы аера ала, мондый аралашу бизнес һәм дәүләт хезмәтләрендә киң таралган дип искәртелә.

Astana Hub мөдире Танат Үскембаев сүзләренчә, яңа технология төрки дөнья илләренә һәм халыкларына дигитал хезмәтләр куллануны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук төрки халыклар дөньяда таралган технологияләрдән тыш үз хезмәтләрен дә үстерә алачак, ди ул.

Моннан тыш әлеге модельнең моңарчы киң таралган инглиз телле системнардан шактый аерылганы әйтелә. "Без сөйләм телнең тере формаларын аңлаучы модельне булдырдык", ди модель авторлары.

Телләрне тануның яңа системы беренче чиратта финанс һәм дәүләт оешмаларында куллануны күз алдында тота – модель авторлары аның банклар, телеком-операторлары, контакт-үзәкләре, логистик ширкәтләргә юнәлгәнен әйтә.

Бу проект Казакъстан ясалма интеллект һәм дигитал үсеш министрлыгы ярдәмендә Microsoft ширкәтенең GPU-инфраструктурасында гамәлгә ашырылган диелә.

Азатлык Радиосы соңгы елларда ясалма интеллект үсеше һәм аның милли телләрне куллануы турында җентекле язма әзерләгән иде. Chat GPT, Claude.ai, Copilot, Deep Seek, Suno кебек хезмәтләр татар һәм башкорт телләрен яхшы таный, үзләре милли телләрдә сөйләшә һәм яза ала.

@azatliqradiosi
👏4❤1
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Иранда протестлар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 3308 кешегә җиткән, дип хәбәр итә АКШта урнашкан HRANA бәйсез кеше хокукларын яклау оешмасы. Аларның 3097се — протестларда катнашучылар, 166 кеше — хәрбиләр һәм хокук саклау оешмасы вәкилләре. Шулай ук оешма протестларда катнашмаган 23 кешенең һәм 18 яшькә кадәрге 22 баланың һәлак булуын раслаган. Тагын 2100дән артык кеше җәрәхәтләгән. Оешма мәгълүматынча, протестлар вакытында 24 меңнән артык кеше тоткарланган.

🔸Испаниянең көньягында юлчыларны ташучы ике югары тизлектәге поезд бәрелешү нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, ким дигәндә 30 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә El Pais. Поездларның берсе башта тимер юлдан чыккан, ә каршы килгән поезд аңа бәрелгән.

🔸Мәскәүдә билгесез кешеләр журналист Анна Политковскаяга куелган истәлек тактасын ваткан. Истәлек тактасы Политковская яшәгән, эшләгән һәм үтерелгән Лесная урамындагы йортта куелган иде. Журналистны һөнәри эшчәнлеге өчен 2006 елның 7 октябрендә үтерделәр.

🔸Европа берлеге илләре АКШка каршы җавап пошлиналары кертү мөмкинлеген карый, аларның гомуми күләме 93 миллиард евро тәшкил итәргә мөмкин, дип яза Financial Times.

🔸Русиядә авиаширкәтләр юлчыларны ташуны тәэмин итү өчен вакытлыча кулланыштан чыгарылган (консервацияләнгән) очкычларны яңадан кулланышка кертергә ниятли. Быел һәм киләсе елга совет чорында һәм чит илдә җитештерелгән, элек кулланыштан чыгарылган очкычларны яңадан сафка бастыру күздә тотыла, дип яза Ростехка сылтанып "Известия" басмасы.

@azatliqradiosi
🔥2
🌙Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен раслады.

Ураза гаете 20 мартта билгеләп үтеләчәк.

Корбан бәйрәме 27 май көнне узачак.

Ике көн дә Татарстанда рәсми ял көннәре.

Тагын бер айдан мөселманнар уразага керәчәк.

@azatliqradiosi
Көн язмасы: "Бүген хакимият җиңде, әмма халыкның ярсуы калды". Баймак протестларына ике ел

Ике ел элек бу вакытта Башкортстанның Баймак шәһәрендә ОМОН кешеләрне кыйнап мәйданнан таратты. Һәм активист Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне тоткарлый башлады. Нәтиҗәдә Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем ителде. Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Әле мәхкәмәләр дәвам итә, тиздән хакимият оештыручы дип санаган кешеләргә хөкем карарлары чыга башларга тиеш. Аларга хөкем карарлары тагын да куркынычрак булуы ихтимал дип саный хокук яклаучылар. Бүгенге көнгә "Мемориал" хокук яклау оешмасы "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды.

Ә бүген без Чехиянең Карл университетында укыган, "Баймак эше" нигезендә фәнни социологик тикшеренү алып баручы Илүзә Мөхәмәтйәнова белән сөйләштек. Галимә ике ел элек булган хәлләрне искә төшерә һәм ике ел эчендә кечкенә башкорт шәһәрендә ни өчен Путин режимы шулкадәр рәхимсез эш итүен аңлата. Ул үзе дә тумышы белән Баймак якларыннан һәм бу вакыйгалар эчендә кайнаган кеше. Баймактагы вакыйгалар аркасында ул туган якларыннан китәргә мәҗбүр булган шәхес. Әлеге вакытта ул Баймактагы протестлары турында фәнни мәкаләләр яза, китап чыгарырга ниятли.

"Хакимият Баймак мисалында тупланырга ярамаганны күрсәтте. Махсус сабак укыттылар. Мин монда Радий Хәбировның кулын уйнаганын сизәм. Ул Куштау вакыйгаларында халык янына чыкты, хәтерләсәгез, яңгыр астында алар белән сөйләште. Үзе турында мине сындырдылар дип кабул иткәндер, гарьләнгәндер дип уйлыйм, үч саклап калуы ихтимал. Баймакта да аны көттеләр, әмма килмәде. Ул бу юлы мине сындырмыйсыз, мин җебек түгелмен дигәнне күрсәтергә тырышты. Шуңа Путин хакимияте кебек эш итте. Алар ягына басты", ди Мөхәмәтйәнова.


Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤8👍3
Башкорстан Русиянең Украинадагы баскын сугышындагы хәрбиләргә барлыгы 170 һуманитар конвойда 19 мең тонна һуманитар ярдәм җибәргән

Башинформ агентлыгы язуынча, бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров киңәшмәдә әйткән.

Башкортстан Украинага каршы сугышны хуплау һәм аңа ярдәм итүдә – иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Башкортстан сугышта иң күп кеше югалткан төбәк булса да, республика хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә күпләп җибәрергә тырыша.

Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Башкортстаннан сугышта 8828 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
🤮7💩3🤬1
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итү өчен гаризалар кабул ителә башлады

Гаризалар 2026 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.

Бүләк Татарстан президенты тарафыннан шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә тапшырыла.

«Әлеге дәрәҗәле бүләк җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә. Монда сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше күздә тотыла. Алар югары һөнәри осталык, авторның үзенчәлекле стиле, яңалык һәм кабатланмас булуы белән аерылып торырга тиеш. Шулай ук сәнгать, шулай ук әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен дә бүләк каралган», дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгына сылтама белән “Татар-информ”.

Әсәрләр гаризалар кабул итү вакыты тәмамланганчы кимендә бер ел халык алдында башкарылган, дөнья күргән, күрсәтелгән, төзелгән яки файдалануга тапшырылган булырга тиеш.

"Ят агент" дип танылган затлар Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итә алмый. Бу хакта фәрманны 2023 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Мәрхүмә шагыйрә Нәҗибә Сафина совет чорында бары тик советка дан җырлый торган язучылар, рәссамнар һәм башка сәнгать әһелләре генә үстерелгән һәм яхшы яшәгәннәр дигән иде Азатлык Радиосына берничә ел элек.

"Шул чор белән параллель китереп була. Тарих гел кабатланып бара. Шул ук сәнгать, иҗат кешеләре элек ГУЛАГ юлларында йөреп, халык дошманы дип аталса, хәзергеләре "ят агент" дип атала, мөһаҗирлеккә китәргә яки төрмәгә утырырга мәҗбүр. Русия империясе бу җирләргә килгәннән бирле аның стратегиясе бер дә үзгәрмәде, алымнары гына үзгәрә. Урыс академигы, элек Русиядә милләтләр эшләре министры булган Валерий Тишков: "Бу илдә бер генә милләт, бер генә тел булырга тиеш", дип алдан ук кычкырып куйды. Христиан дине һәм урыс теле турында сүз бара, әлбәттә", диде Нәҗибә Сафина.

@azatliqradiosi
🔥7🥱1
“Баймак эше” нигезендә дүрт ел ярымга хөкем ителгән 59 яшьлек Фатих Әхмәтшинга мәхкәмә колония җәзасын йомшаграк җәзага алыштырган, дип яза "Idel.Реалии".

"Күрәсең, ул хәзер Салават шәһәрендә мәҗбүри хезмәт урынына күчерелгән", дип язылган Әхмәтшинны яклау төркеменең ябык Телеграм каналында.

"Idel.Реалии" Түбән Тагил шәһәренең Тагилстрой районы мәхкәмәсе сайтында (хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, Әхмәтшин җәзасын Түбән Тагилдагы 13нче санлы төзәтү колониясендә үтәгән) Әхмәтшинның җинаять эше карточкасын тапкан.

Аннан күренгәнчә, 2025 елның 29 декабрендә мәхкәмә аның ирегеннән мәхрүм итүнең үтәлмәгән өлешен «җиңелрәк җәза төре»нә алыштырган. Быелның 14 гыйнварында канун үз көченә кергән, әмма карарның тулы тексты әлегә бастырылмаган.

— Безгә хәбәр итүләренчә, Фатих Әхмәтшинга Салават шәһәрендә мәҗбүри эшләр билгеләнгән, дип сөйләгән “Idel.Реалии”гә исемен атамауны сораган Башкортстан активистларының берсе. — Ул тулай торакта яшәячәк, электрон беләзек йөртәчәк һәм эшкә йөриячәк. Якыннары белән очрашкан вакытта беләзек салдырылачак.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары 2021 елның сентябрендә Салават шәһәрендә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәргә яңа төзәтү үзәге ачылуы турында язган иде. Үзәк 2нче санлы төзәтү колониясе җирлегендә эшли.

2022 елда "Салават" телевизион ширкәте хәбәр итүенчә, әлеге үзәктә «хөкем ителгән 50 кеше яши, шул ук вакытта алар шәһәр ширкәтләрендә эшләп, хезмәт хакы ала ала, ә ял көннәрендә гаиләләре янына кайту мөмкин».

@azatliqradiosi
❤4