Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан өч кеше танышларын Украина сугышына җибәреп, аның акчасын үзләштергән Шулай ук алар сугышта үлгән очракта бирелә торган 14 миллион сумга якын компенсацияне дә алырга тырышкан Ульян өлкәсе прокуратурасы хәбәр итүенчә,…
Ульян өлкәсендә депутат Газинур Тимушев һәм “Ватанны саклаучылар” фонды координаторы Илдар Курмакаевны ялган юл белән акча үзләштергән өчен иректән мәхрүм иткәннәр.

Алар Ульян өлкәсе Иске Кулатка районыннан танышларын Украина сугышына җибәрергә күндереп, аның акчасын үзләштергән. Алар сугышка барырга күндерелгән танышларының икенче банк картасын үзләренә алган һәм аннан үз кирәк-яракларына акча чыгарып барган. Барлыгы 580 мең сум туздырганнар.

Моннан тыш алар хәрбине фиктив рәвештә Алсу Абдуллинага өйләндергән, ә сугышта югалганнан соң 13,6 миллион сумга якын акчасын үзләштерергә тырышкан.

Иске Кулатканың Радищев район мәхкәмәсе Тимушевны 3,5 елга, Курмакаены 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

“Медиазона” язуынча, Абдуллинага ике елга шартлы хөкемгә тартканнар. Сугышчы белән ялган никахта торган өчен Абдуллина ирләрдән 10 мең сум акча алган булган.

@azatliqradiosi
❤4😱4😁3
Сәлам, дуслар! 4 февраль, чәршәмбе иртәсе нинди хәбәр китергән? Кыскача танышыйк:

🔵Башкортстан мәктәпләрендә буллинг очракларын тикшерәчәкләр. Радий Хәбиров кичә Уфа гимназиясендә булган һөҗүмнән соң, бу темага ревизия үткәрергә кушты. Уфа башлыгы Ратмир Мәүлиев сүзләренчә, һөҗүм иткән укучыны сыйныфташлары рәнҗеткән булганнар.

🔵Бүген һәм иртәгә Гарәп Әмирлекләрендә Русия, Украина һәм АКШ вәкилләре арасында очрашулар узачак дип көтелә. Русия вәкилләре Әбү-Дабига инде очып килгән.

🔵Казанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары гадәти эш тәртибенә кайта. Моңарчы күп кар яву сәбәпле уку дистанцион рәвештә алып барылды. Әмма салкыннар аркасында Татарстан башкаласында троллейбуслар хәрәкәте туктатылды, 7 маршрут зыян күрде диелә.

🔵Башкортстанда да каты салкыннар көтелә. Бүген төнлә кайбер районнарда һава 33 градус салкынга кадәр суытачак.

🔵Либиядә Мөәммәр Каддафиның улы Сәеф Каддафи үтерелгән – Reuters. Аны кораллы кешеләр тоткарларга тырышканда, үз өй бакчасында атып үтергәннәр, ди "Әл-Хәдәт".

Көн дәвамында бергә булыйк, Азатлыктан аерылмагыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🙏3👍2❤1
2025 елда Татарстанда ачылган ширкәтләргә караганда ябылганнары күбрәк булган

Сәбәпләр арасында – Үзәк банкның югары төп индексы, салым таләпләренең кырыслануы, административ мәшәкатьләр.

Белгечләр шулай ук чимал, энергия ресурслары һәм аренда бәяләренең югары булуын атый. Русиядә чимал һәм энергетика бәяләре аеруча зур үсешне Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кичерә.

🟠Сугыш фонында илдә салым реформасы үткәрелә. Аерым алганда, өстәмә кыйммәт салымы 20 проценттан 22 процентка күтәрелде.

🟠5 гыйнварда Русия президенты Владимир Путин 2026 елга биргән йөкләмәләр исемлегендә салым җыемнарын арттыру бурычын куйды. Русия финанс министрлыгы 2027 елга Салым кодексына чираттагы төзәтмәләр әзерли.

Бу хакта 👉 безнең хәбәргә кереп укыгыз.

#Татарстан #икътисад
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3
"Мәктәптәге милитаризм балаларга зур йогынты ясый". Укучыларны корал алуга нәрсә этәрә?

Кичә Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәптә коралдан ут ачты. Бәхеткә, корбаннар юк. Шулай да мондый хәлләр ешая бара. Күптән генә түгел Түбән Камада укучы бала җыештыручыга пычак белән һөҗүм итте.

Үсмерләрне кулларына корал алырга нәрсә мәҗбүр итә? Бу хәлләрне булдырмый калу мөмкинме? Русиядә мәктәпләрдә көчле сугыш пропагандасы да тәэсир итәме?

Болар хакында без психолог-педагог белән сөйләштек.

"Балаларга дөнья дошман итеп күрсәтелә, башка илләр дус түгел дип аңлатыла, шуның нәтиҗәсендә аларда иминлек хисе югала, изоляция, ялгызлык тойгысы барлыкка килә. Гомуми эмоциональ халәткә шундый йогынты ясау балаларда кырыслык, рәхимсезлек күренешләренә китерергә мөмкин", ди ул.


Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPN белән даими сылтама 👉 монда.

#көн_язмасы
💯3❤2
Казанда җинаятьчеләрне видеокамералар һәм ясалма интеллект ярдәмендә эзли башладылар

Нейрочелтәр Казанда урнаштырылган камералардан мәгълүматны өйрәнә һәм берничә мизгелдә кирәкле кешене таба ала, диелә Ростех белдерүендә. Кешене тану төгәллеге 99,9% тәшкил итә диелә.

Татарстан түрәләре бу "иминлек һәм комфорт" максатыннан эшләнә дип белдерә. Казанда "Имин шәһәр" програмы кысаларында видеокүзәтү камераларын арттырдылар.

🔵Белгечләр иминлектән тыш бу ысулның куркыныч яклары бар дип кисәтә һәм мисал булып Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесен китерә. Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган.

🔵Бу системны Кытай хакимияте уйгырлар һәм башка җирле мөселманнарны контроль итү, эзәрлекләү өчен киң куллана.

Ә сез видеокамералар һәм ясалма интеллектны куллану кирәк дип саныйсызмы? Бу чыннан да иминлек артуына китерәчәк дип ышанасызмы?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👎3❤1
Татарстанда бер ел эчендә яман шеш авыруларыннан үлем күрсәткече арткан

Татарстанда 2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча яман шеш авыруларыннан үлем 4,3 процентка арткан. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагоманов матбугат очрашуында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада яман шеш авырулары белән авыру очраклары 10 мең кешегә 187,7 очрак тәшкил иткән.

2024 елда Татарстанда онкологик авырулардан үлем 100 мең кешегә 168 очрактан 175,7 очракка кадәр артты. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Русия буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк калды — ил күләмендә ул 100 мең кешегә 191,5 очрак тәшкил иткән.

Моннан тыш, 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанның 26 районында беренче елда үлем күрсәткече арткан (2024 елда мондый районнар 17 иде). Әмма гомумән республика буенча бу күрсәткеч кимегән: яман шеш диагнозы куелганнан соң беренче ел эчендә вафат булган авырулар өлеше 18,27 проценттан 17,01 процентка төшкән.

Бүген дөньяда яман шешкә каршы көрәш көне
❤3
Сугыш дәвам итә, Татарстан белән Башкортстанга табутлар кайта бара...

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
@azatliqradiosi
😢2👍1
Кадерле укучылар, сез Азатлыкны нинди платформаларда укыйсыз/карыйсыз? Берничә вариантны сайлап була. Сезнең фикерегез бик мөһим!
Anonymous Poll
95%
Telegram каналы
14%
Сайт
20%
Youtube
5%
Instagram
1%
TikTok
1%
Facebook
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат. Бу хакта «Мабугат.ру» хәбәр итә. Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. Аңа 66 яшь иде.

🔸Русия югары уку йортларында урыс телен дәүләт теле буларак өйрәтергә җыеналар. Владимир Путин бу уңайдан тәкъдимнәр әзерләргә кушкан.

🔸Латвия премьер-министры һәм Эстония президенты Русия белән сөйләшүләр өчен Европа берлегенең махсус вәкилен билгеләүне сорады.

🔸Иран белән АКШ арасындагы сөйләшүләр җомга көнне Оманда узачак.

🔸АКШ Русия, Кытай һәм башка теләсә кайсы ил белән атом кораллары запасларын киметү мәсьәләсендә хезмәттәшлек итәргә әзер, дип белдерде АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс. Бүген Русия белән АКШ арасындагы СНВ-3 килешүе гамәлдән чыга.
Зеленский: сугышта 55 мең украин хәрбие һәлак булган

Украина президенты Владимир Зеленский белдерүенчә, Русия башлаган сугышта барлыгы 55 мең украин хәрбие һәлак булган.

Бу хакта ул France 2 телеканалы белән сөйләшүдә белдерде. Зеленский шулай ук хәбәрсез югалган хәрбиләр саны шактый зур булуын әйтте, әмма төгәл саннарны атамады.

2026 елның гыйнвар ахырында АКШтагы CSIS тикшеренү үзәге 2022 елның февраленнән Украина Кораллы көчләренең үлем-китем югалтуларын 140 мең кеше дип бәяләгән иде.

2025 ел башында NBC Newsка биргән әңгәмәдә Зеленский 2022 елның февраленнән алып сугышта Украина 46 меңнән артык хәрбиен югалтуын, якынча 380 мең кешенең яралануын белдергән иде.
❤3🤡1
Тубыл мәхкәмәсе "Мирас" татар оешмасына 300 мең сум штраф салган

Мәхкәмә белдерүенчә, оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова социаль челтәрләрдә "милләтара нәфрәт" уятырлык постлар калдырган.

Шәмсетдинова "Мирас" исеменнән мәхкәмә эшендә катнашырга теләмәгән, чөнки 2025 елның 4 декабреннән аның җитәкчесе булып тормавын белдергән.

Эш материалларында "Мирас" исеменә бәйле рәвештә тарихи-мемориаль комплекс җирлегендә урнаштырылган монументаль объект та телгә алына. Мәхкәмә әлеге объектны "административ хокук бозу коралы" дип танып, аны дәүләт файдасына конфискацияләү турында карар чыгарган.

Сүз Сүзге ханбикәгә ясалган һәйкәл турында барырга мөмкин. Күчем хан хатыны Сүзге ханбикәсенә әзер, ләкин урнаштырылмаган һәйкәлне Тубылдагы "Искер" мемориаль комплексыннан былтыр 30 июль төнлә машинага салып алып киттеләр. Шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез.

2025 елның октябрендә Тубыл шәһәр мәхкәмәсе Шәмсетдинованың үзен дә милләтара нәфрәт кузгату административ маддәсе буенча гаепле дип табып, 17,5 мең сум штраф салган иде.

"Мирас" оешмасына кагылышлы тагын бер эш Төмән Арбитраж мәхкәмәсендә карала. Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә. Чираттагы утырыш 6 мартка билгеләнгән.

Луиза Шәмсетдинова 20 ел эчендә 40тан артык мәхкәмә узуын белдерде: "Гел көрәш булды: йә җир бирмиләр, йә юлны казыйлар, йә сүттерәләр". Аның фикеренчә, татар җәмәгатьчеләрен ясалма рәвештә "экстремистлар һәм сепаратистлар" итеп күрсәтергә тырышалар.

Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама Русиядән VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы материалларын уку, карау, тыңлау Русия кануннарына каршы килми.
🤯6🤬4🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәктәпкә һөҗүм кылган Вадимның ата-аналары улларының уку йортындагы проблемнары турында белгән. Алар әйтүенчә, бу мәсьәләләр еш кына бәхәсләргә дә китергән. Шулай да гаилә тәртипле дип санала. Үсмернең әти-әнисе республикада салым хезмәтендә югары вазифаларда…
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрнең 19нчы санлы гимназиясенә һөҗүм иткән 9нчы сыйныф укучысын 3 апрелгә кадәр өй сагына җибәргән.

Бу хакта РБК яза.

3 февраль көнне Уфаның 16нчы гимназиясендә 9нчы сыйныф укучысы пластик коралдан ут ачты һәм петарда шартлатты. Зыян күрүчеләр юк.

Үсмергә үтерүгә омтылу турында җинаять эше ачылды.

@azatliqradioosi
😱3😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Мәктәптәге милитаризм балаларга зур йогынты ясый". Укучыларны корал алуга нәрсә этәрә? Кичә Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәптә коралдан ут ачты. Бәхеткә, корбаннар юк. Шулай да мондый хәлләр ешая бара. Күптән генә түгел Түбән Камада укучы бала җыештыручыга…
"Балаларда агрессия һәм көч куллану очракларының 85 процентында конкрет билгеләр була, һәм без аларга игътибар итә алабыз, хәтта кисәтә дә алабыз"

Азатлык Уфадагы мәктәптә һөҗүм уңаеннан мөгаллим-психолог белән сөйләште. Кайбер мөһим фикерләрне аерып күрсәтәбез.

Әңгәмәне тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз.
❤1