Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.14K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Мәктәптәге милитаризм балаларга зур йогынты ясый". Укучыларны корал алуга нәрсә этәрә? Кичә Уфада 9нчы сыйныф укучысы мәктәптә коралдан ут ачты. Бәхеткә, корбаннар юк. Шулай да мондый хәлләр ешая бара. Күптән генә түгел Түбән Камада укучы бала җыештыручыга…
"Балаларда агрессия һәм көч куллану очракларының 85 процентында конкрет билгеләр була, һәм без аларга игътибар итә алабыз, хәтта кисәтә дә алабыз"

Азатлык Уфадагы мәктәптә һөҗүм уңаеннан мөгаллим-психолог белән сөйләште. Кайбер мөһим фикерләрне аерып күрсәтәбез.

Әңгәмәне тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз.
❤1
Татарстанның берничә мәктәбендә укучыларның социаль челтәрләрен күзәтү өчен балалар турында мәгълүмат җыя башлаганнар

"Еду в Татарстане" телеграм-каналы язуынча, республикада 5–11 нче сыйныф укучыларының социаль челтәрләрен караячаклар. Күзәтү кысаларына язмаларның текстлары, комментарийлар, репостлар, лайклар, төркемнәр исемлеге, шулай ук ихтимал язышу үзенчәлекләре керә.

Әлеге чара соңгы вакытта Русия мәктәпләрендә һөҗүм очраклары арту белән аңлатыла. Ел башыннан мондый биш очрак теркәлгән, шуларның берсе — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә, тагын берсе — Башкортстанның Уфа каласында.

Татарстанда ким дигәндә өч мәктәптә ата-аналардан балаларының телефон номерларын һәм социаль челтәрләрдәге битләренә сылтамалар сораганнар. Максат — хәвефле билгеләрне вакытында ачыклау һәм ихтимал инцидентларны булдырмау, диелә.

Шул ук вакытта Татарстан мәгариф министрлыгында бу чараның мәҗбүри күзәтү булмавын ассызыклыйлар һәм ата-аналарның ризалыгы нигезендә генә үткәрелә торган "дигитал киңлекне мониторинглау" дип атыйлар.

Моңа ничек карыйсыз? Ата-аналарның ризалыгы белән генә эшләнә дигәнгә ышанасызмы?

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сан-Франциско татарлары милли ризыклар ярминкәсен оештырды

Татар ашларын бергәләп ясап пешерү һәм аны сатып акча эшләү гадәте инде 60 ел дәвам итә. Бу татар оешмасының йортын тәртиптә тоту өчен ярдәм итә.

Әлеге чара турында мәкаләне иртәгә укый аласыз.
❤12👍1🥴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 февраль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Италиядә 2026 елгы XXV Кышкы Олимпия уеннары башлана. Ачылу тантанасы кич белән Миландагы «Сан-Сиро» стадионында узачак һәм Казан вакыты белән 22:00дә башланачак.

🔸Ракет һөҗүменнән соң Белгород шәһәренең бер өлеше утсыз, җылысыз һәм сусыз калган. Astra басмасы язуынча, һөҗүм җирле җылылык электр үзәгенә туры килгән.

🔸ТАСС чыганагы раславынча, Украина тынычлык килешүе кысаларында Одесса өчен аерым иминлек гарантияләре бирүне сорый. Украина ягы бу мәгълүматны расламады.

🔸АКШ үз ватандашларын Ираннан кичекмәстән китәргә чакырды. Мондый белдерү Америка илчелеге сайтында урнаштырылган. Дипломатлар Ираннан коры җир аша Әрмәнстанга яисә Төркиягә чыгу мөмкинлеген карарга киңәш итә.

🔸Венесуэла парламенты гомуми амнистия турындагы канун проектын беренче укылышта бертавыштан кабул итте. Документ 1999–2026 еллар чорын колачлый һәм, шул исәптән, дәүләткә хыянәт, террорчылык һәм нәфрәткә өндәү белән бәйле гаепләүләргә дә кагыла.
❤4
Сан Франциско татарлары татар ризыкларын сатып татар йортын төзекләндерәләр

Бу ялларда АКШның Сан Франциско шәһәрендә яшәүче татарлар татар ашларын сату эшен оештырды. Алар бу эштән кергән акчаны Сан Франциско татарларының йортына ремонт ясарга һәм татар чараларын уздырырга тотылачак. Бу хакта шундагы татар активисты Илхан Садри хәбәр итте.

— 1966 елда бинабызда ризыклар сатып, аларны теләгән кешеләргә сату эшен башладык. Менә инде 60 ел шул гадәт дәвам итә. Ул системга салынган. Җәмгыятьнең идарәсе бар, казнасы бар. Үзебез тапкан акчаны шунда салып барабыз. Кирәк чакта кулланабыз. Ул казна өчен җаваплы ышанычлы кешеләребез бар. Ул акча ничек кайчан тотыла — идарә хәл итә. Акчаның зур өлеше Сан Франциско татарлары җыела торган татар йортын тәртиптә тоту өчен тотыла. Бу — безнең бина, аны Америкага килгән беренче татарлар үзара җыелышып сатып алды. Аны карап торырга кирәк, — дип аңлатты Илхан Садри. — Менә быел идәннәрне алмаштырырга булдык, чиратта тәрәзәләрне ныгыту.


Бәяләр болайрак:
💰Итле пәрәмәч - $4,50
💰кәбестәле бөккән — $2,50
💰кабак бәлеше кисәге — $6.

Пешерелгән ризыкның барысы да сатылып беткән.

Сан Франциско татарларында өмә күренеше сакланып калган. Алар алдан сөйләшеп җыела, күмәкләшеп пилмән ясый яки чәкчәк пешерә. Монда өлкәннәр дә, урта буын кешеләре дә, яшьләр дә була.

Татар йорты кайчан алынган, анда ниләр бар, яшьләр ни сөйли: барысы да бүген чыккан мәкаләдә. 👉 Менә бу сытлама белән кереп укыгыз:
🥰11❤4🔥1🥱1
Исламабадта җомга намазы вакытында мәчеттә шартлау булган, 30дан артык кеше үлгән

Пакъстан башкаласы Исламабадның Тарлай районында урнашкан Хадиҗат-ул-Кубра исемле шигый дини үзәктә шартлау булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, ким дигәндә 31 кеше һәлак, тагын 101 кеше яраланган.

AFP язуынча, биредә бер кеше үз-үзен шартлаткан дигән фараз бар. Әмма әлеге мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмаган.

Исламабад полициясе сүзчесе Таки Җавад сүзләренчә, шартлауның табигате әлегә ачык түгел.
😱2
Казанның «Әминә» мультсериалы Русиядә милли проектлар бәйгесендә җиңгән

Казан мэриясенең «Әминә» проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә үткәрелгән VIII Русиякүләм иң яхшы практикалар бәйгесендә җиңгән. Татар телендә 32 мультфильмнан торган цикл «Дәүләт хакимияте оешмаларының иң яхшы практикалары» номинациясендә беренче урынны яулаган.

Бу — әлеге конкурста Казанның инде өченче җиңүе. Моңа кадәр «Туган телләр поезды» һәм «Тормыш агачы» проектлары да җиңгән иде.

«Әминә» — иң кечкенәләр өчен төсләре бай, истә кала торган җырлар белән баетылган 32 өйрәтүче мультфильмнан торган цикл. Җырларның авторлары — шагыйрә Резеда Гобәева һәм композитор Миләүшә Хәйруллина. Видеоларның төп каһарманы — Әминә исемле кызның тавышын «Апуш» балалар татар театр студиясе шәкерте Мәликә Бариева яңгырата. Мультфильмнарны «Татармультфильм» такымы әзерләгән.

2024 елда «Әминә» «Алтын минбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы милли кыска метражлы фильм» номинациясендә җиңү яулады. 2025 елда проектның сайты эшли башлады: анда мөльтфильмларны карарга, шулай ук җырларны, шигырьләрне һәм җырларның “минус”ларын йөкләп алырга мөмкин.

Азатлык Радиосының Әйдә!Online проекты исә татар телен өйрәнергә теләүче төрле яшьтәге һәм төрле тел дәрәҗәсе өчен тулы курслар тәкъдим итә. Аның материалларын түбәндәге сылтамалар аша кереп карый аласыз:
👉Сайт
👉Телеграм
👉YouTube
👉Инстаграм
👉ТикТок
❤7
Бардада татар галиме һәм милли хәрәкәт ветераны Рәшит Ягъфәровны искә алдылар

Бүген Пермь краеның Барда мәдәният һәм ял үзәгендә татар галиме, милли хәрәкәт ветераны, фольклорчы Рәшит Ягъфәров иҗатына багышланган XIII "Ягъфәр укулары" төбәк бәйгесе узды.

6 февральдә милләтпәрвәр галимгә 80 яшь тулган булыр иде. Ул 2008 елда вафат булды.

Рәшит Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының Күчтәнти Баш авылында туган. 1973 елда исә Казанга килә һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Төрле елларда югары уку йортларында укыта.

Ягъфәров – татар милли хәрәкәте лидерлары һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1999–2005 елларда аның рәисе.
Ягъфәров Бөтентатар мәгариф берлеген оештыруда катнаша, 1992–2000 елларда аның рәисе булып эшли

«Шигърият чишмәләре», «Татар халкының уен кораллары» дигән гыйльми монографияләр, «Балалар фольклоры», «Татар халык уеннары», «Уеннар» кебек егермеләп фольклор җыентыгы, 600дән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы. 2006 елда «Тулпар моңы» дигән шигырьләр китабы нәшер ителде.
❤7🙏2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
7 февраль — Татарстан туграсы көне.

Ак барс — республика халкын яклаучы, ә кашкарый чәчәге — яшәү чишмәсе, озын гомер символы. Ә менә алтын, кызыл, ак һәм яшел төсләр нәрсәне аңлатканын беләсезме?
❤12👍4
КАМАЗның 2025 елда чиста зыяны 11 тапкыр арткан

КАМАЗ ширкәтенең 2025 елдагы чиста зыяны 37,03 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 11 тапкырга күбрәк: ул чакта зыян 3,35 млрд сум булган. Бу хакта ширкәт хисабында әйтелә.

Хисап чорында керем 2,5%ка кимеп, 315,2 млрд сумга төшкән. КАМАЗның тулаем табышы якынча 32 тапкырга азайган — 757 млн сумга кадәр. Сату эшчәнлегеннән килгән зыян 22,9 млрд сумны тәшкил иткән, бер ел 909 млн сум табыш алынган булган.

Декабрь аенда КАМАЗ алдагы ун елга исәпләнгән ачык стратегиясен тәкъдим итте: автогигант 2036 елга кадәр керемне якынча 60%ка арттырып, 977 млрд сумга җиткерергә, ә чит ил базарларындагы сату өлешен 17%ка кадәр күтәрергә ниятли. Документтан күренгәнчә, йөк автомобильләре сату күләме дә 2024 елдагы 35 меңнән 2036 елда 56 меңгә кадәр үсәргә тиеш.

Стратегияне яңарту, шул исәптән, Русия базарында зур йөк машиналарына ихтыяҗның кискен төшүе белән бәйле: 2024 елда 111 мең машина сатылган булса, 2025 елда бу күрсәткеч 52 меңгә калган. Алдагы елларда исә ихтыяҗның әкренләп кенә артуы фаразлана.
😢3👏2
❗️Уфада бер ир медицина университеты тулай торагы студентларына пычак белән һөҗүм иткән

Бу хакта җирле медиа хәбәр итә. Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми мәгълүматларына караганда, биш кеше яраланган, һөҗүм итүче тоткарланган. Вакыйганың сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

Baza һәм Mash телеграм-каналлары алты кеше зыян күрүе турында яза, алар арасында бер бала да бар. Куәт оешмаларына якын «112» каналы мәгълүматларынча, ике кеше авыр хәлдә, өчәүнең хәле уртача. Бала да уртача хәлдә хастаханәгә озатылган. Baza хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр арасында студентлар һәм полиция хезмәткәре бар.

Һөҗүм чит ил студентлары яшәгән тулай торак корпусында, Репин урамы, 6нчы йорт адресы буенча булган.
🤬3🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Уфада бер ир медицина университеты тулай торагы студентларына пычак белән һөҗүм иткән Бу хакта җирле медиа хәбәр итә. Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми мәгълүматларына караганда, биш кеше яраланган, һөҗүм итүче тоткарланган. Вакыйганың сәбәпләре әлегә…
Уфада тулай торакка һөҗүмне 15 яшьлек үсмер кылган

Уфада тулай торакта студентларга һөҗүм итүдән соң 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше ачылган. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә. Тоткарлау вакытында үсмер үз-үзен яралаган, хәзер ул хастаханәдә.

Һөҗүмдә ике полиция хезмәткәре дә зыян күргән.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин хәбәр итүенчә, барлыгы алты кеше яраланган.

Зыян күргән ике кеше шәһәрнең 18нче хастаханәсенә, берәр кеше — 13нче һәм 21нче хастаханәләргә китерелгән. Аларның барысы да тотрыклы хәлдә. Тагын бер кеше хастаханәгә ятудан баш тарткан.

Һөҗүм итүче 17нче балалар хастаханәсенә озатылган, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

Кайбер басмалар һөҗүм итүчеләр икәү булган дип язган иде, бу мәгълүмат расланмады.

Тулай торакта башлыча чит ил студентлары яши.

Әлегә Уфа шәһәре башлыгы да, Башкортстан башлыгы да вакыйга урыныа килмәде, алардан рәсми белдерү булмады.

Тулырак монда: https://smarturl.click/5ZYjD
❤3🤯3🤔1🤬1
Зеленский: АКШ Русия белән Украина арасындагы низагны июньгә бетерергә тели

АКШ быелның июненә кадәр Русия белән Украина арасында тынычлык килешүенә ирешергә омтыла. Бу хакта шимбә журналистлар белән аралашканда Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

Элегрәк Reuters агентлыгы үз чыганакларына сылтанып, АКШ тынычлыкка март аена ук ирешүне максат итеп куя дип язган иде. Әмма басма белән сөйләшкән кайбер белгечләр бу чынбарлыктан ерак дип саный.

Reuters чыганаклары да, Зеленский да АКШның ашыгуын быел көз узачак Конгресс сайлаулары белән бәйли. Трамп эчке сәясәт мәсьәләренә игътибар бирергә мәҗбүр булачак.

Зеленский сүзләренчә, сөйләшүләрдә Русия вәкилләре риторикасы үзгәргән.
«Русия делегациясе инде буш “тарихи альманахлар” һәм экскурсларсыз чыгыш ясый. Хәзер сүзләр конкретрак: нәрсә эшлибез, нәрсә эшләмибез; нәрсәгә әзербез, нәрсәгә әзер түгел; утны туктатуны ничек күзәтәбез һәм башка шундый ачык мәсьәләләр турында бара», — диде ул.

Шул ук вакытта Зеленский Русиягә ышанмавына басым ясый.

Reuters агентлыгы 4-5 февральдә Абуз-Дабидагы сөйләшүләрдән соң язганча, АКШ майда Украинада сайлаулар һәм территория мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим итә. Әмма Reuters әңгәмәдәшләре моңа шикләнеп карый, чөнки Абу-Дабида территорияләр һәм Запорожье атом электр станциясенең киләчәге турында килешүгә ирешелмәгән.

Зеленский да бүген Украина гаскәрләрен Донецки өлкәсеннән чыгаруны кире какты. Киев моны кабул ителмәслек дип саный, әмма демилитаризацияләнгән зона яисә махсус икътисади зона кебек «стандарт булмаган карарларны» тикшерергә әзер. Шулай ук Зеленский АКШ белән Украинада референдум үткәрү мөмкинлеге турында да сөйләшүләр баруын раслады.

Украина президенты хәбәр итүенчә, өч яклы сөйләшүләр киләсе атнада Майами шәһәрендә узачак. Шул ук вакытта кичә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков сөйләшүләрнең АКШта узуы турында миңа билгеле түгел дигән иде.
❤5
Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар

Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә сәгать вакыт узганнан соң гына республика башлыгы Радий Хәбиров пост чыгарды.

Ул белем бирү йортларын саклауны көчәйтәбез диде. Яраланучыларның конкрет кайсы илдән булулары әйтелмәде, ләкин аларның туганнарын Русиягә китерүдә ярдәм итәрбез диде Хәбиров.

Вакыйга урынына Башкортстан хөкүмәте вице-премьерлары Урал Килсенбаев һәм Ирек Сәгыйтов, эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге, медицина университеты ректоры Валентин Павлов килгән.

Килсенбаев сүзләренчә, 15 яшьлек һөҗүм итүче Уфаның 111нче гимназиясендә 9нчы сыйныфта укыган.

Аның бу адымга ник баруының сәбәпләре турында әйтмиләр.

Журналист Ксения Собчакның "Осторожно медиа" телеграм каналы язуынча, егетнең исеме Александр "ул кискен уңчыл карашлы булган, шуңа күрә Африка, Һиндстан һәм башка илләрдән чыккан кешеләр яшәгән тулай торакны махсус сайлаган", дип яза.

Шулай ук канал тулай торак диварына кан белән ясалган свастика фотосын да чыгарды.

Куәт оешмаларына якын Baza телеграм каналы үсмер NS/WP неонаци оешмасы тарафдары булган дип язды.

Тулрай торакта бу вакытта сакчы булмаган, ул кичке 11дә генә килә.

Көндез анда вахтер гына утыра, аның ашыгыч хезмәтләрне чакыру өчен махсус төймәсе бар. Вахтер яралы, хастаханәдә.

Былтыр декабрьдә Мәскәү өлкәсендәге Горки-2 бистәсендә урнашкан мәктәптә 9нчы сыйныф укучысы Таҗикстан ватандашы булган 10 яшьлек баланы пычак кадап үтерде. Һөҗүм итүче ультрауңчы карашларда булган диделәр.
😈2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тулай торакта һөҗүм: Хәбиров вакыйга урынына килмәде, һөҗүм итүче неонаци оешмасы тарафдары булган дип язалар Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының башлыча Һиндстан һәм Африка илләре студентлары яшәгән тулай торактагы һөҗүмнән соң берничә…
Уфадагы тулай торакка һөҗүм иткән үсмер бары тик чит ил студентларын гына сайлаган.

Моңа кадәр Һиндстаннан килгән студентлар инде талаулар, кыйнаулар һәм эзәрлекләүгә дучар булган. Бу хакта ASTRAга Башкорт дәүләт медицина университетының (БДМУ) Һиндстаннан булган өч студенты сөйләгән. Алар сүзләренчә, берничә ай элек бер төркем яшьләр студентларның паспортларын тартып алган, аларны кыйнаган һәм акча таләп иткән.

"Без беркая да мөрәҗәгать итмәдек, чөнки бу — башка ил, һәм теләсә кайсы очрак безне уку йортыннан куу белән тәмамланырга мөмкин дип курыктык. Әмма уку йорты бу турыда хәбәрдар иде һәм моны тикшерде. Алар бу егетләрнең фотоларын тапты, безгә сак булырга чакырган белгертү тараттылар", дип белдергән студентларның берсе.

Тагын бер БДМУ студенты ASTRA-га әйтүенчә, күптән түгел аның дусларына да һөҗүм иткәннәр. Бу «Сытый батыр» кафесы янында булган. Билгесез затлар студентларны таларга маташкан.

"Аларны юл буе куып барганнар, беркем дә ярдәм итмәгән. Ярый әле, алар качып котыла алган", дип сөйләгән ул.

Өченче студент сүзләренчә, узган елдан башлап чит ил студентларына каршы һөҗүмнәр саны сизелерлек арткан.

"Башта акча таләп итеп янаулар булды, аннары салкын корал кулланып һөҗүм итүләр башланды... Хәзер инде алар тулай торакка бәреп кереп, студентларны рәхимсез рәвештә кыйнады" дигән ул.

БДМУ ректоры Валентин Павлов Уфада чит ил студентлары тулай торагына һөҗүм вакытында дүрт һинд студенты зыян күрүен хәбәр иткән иде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та һөҗүмнең нәкъ менә чит ил студентларына каршы юнәлдерелгән булуын белдерде. Хакимиятләр Һиндстан илчелегенә инде хәбәр иткән һәм яраланучыларның туганнары белән элемтәгә кергән.

Һөҗүмнән соң, студентлар сүзләренчә, иминлек максатында аларга тулай торактан чыкмаска киңәш ителгән.

Элегрәк студентларга һөҗүм иткән 15 яшьлек үсмернең үз корбаннарының берсенең каны белән тулай торак диварына свастика ясаганы әйтелде.

▪️ 2024 елны Уфада узган тәре йөрешендә "Башкортстанның Урыс җәмгыяте" ("Русская община Башкирии») хәрәкәте дә катнашкан иде. Алар Русия байрагы, империя байрагы, Гайсә пәйгамбәр рәсеме төшерелгән байрак, шулай ук «искупление через бой» дип язылган, баш сөяге төшерелгән билгесез байрак күтәреп бардылар.

@azatliqradiosi
🤬6❤3
Литва татарларының Тракай районындагы җәмгыяте илнең төрле халыкларын берләштерүче Икмәк бәйрәмендә катнашты.

Чарада нигездә кырымтатар ризыклары тәкъдим ителде. Аерым алганда пәхләвә, катлама һәм башка ризыклар.

Шулай ук чарада Литва татарлары такмаклар, җыр-биюләр дә яңгырады.

Литва татарларының тамырлары Алтын Урда чорына тоташа. Аларның иң якын "кардәшләре" — кырымтатарлар. Алар бирегә XIV гасырда — Литва кенәзе Витовт (Витольд) идарә иткән чорда ук җирләшкән. Татарлар Бөек Литва кенәзлегендә сыену урыны һәм яңа йорт тапкан, җирле халык белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырган.

Алар үзләренең яңа Ватанына тугъры хезмәт иткән һәм аның чикләрен дошманнан саклаган. Үз чиратында Витовт татарларга үзләре яши торган җирләргә хокуклар һәм дин тоту иреге биргән.

Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Фото: Seit-Yahya Kazakov Facebbok бите

@azatliqradiosi
❤7❤‍🔥3🔥2
Казанда Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27нче гимназия түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән.

Бу хакта Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарын башлыгы Альберт Салихов үз телеграм-каналында язды.

Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк.

Әлеге бина республикада мәдәни мирас корылмасы статусына ия. Гимназиядә 731 бала белем ала. Ата-алар Салихов телеграм-каналына иртәгә балаларга укырга барасымы, әлеге бинада уку иминме дип кызыксына.

Әле бу атнада башында гына Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылындагы 1нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелгән иде.

Шул ук вакытта Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерә. Республика әлеге төбәкләр өчен җаваплы итеп билгеләнде һәм даими рәвештә һуманитар ярдәм җибәрә.

▪️2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде.

@azatliqradiosi
😱5❤1🤔1🤬1